Мөхәммәтфатыйх хәзрәт Мортазин – халкыбыз горурлыгы

КатегорияӨлкә татарлары, Өлкәбездәге дин
Автор Администрация сайта

Алмагачның алмасы

Туксан яшькә үрмәләүче Адибә апа Рәхмәтуллинаның бүлмәсенә үткәч, иң беренче чиратта күземә газета-китаплар белән тулган өстәл өсте ташланды.

- Мин өемә 7-8 басма яздырып алам. Дөнья һәм ил күләмендәге вакыйгаларны даими күзәтеп барам. Берәр көн газета укымыйча, соңгы хәбәрләр белән танышмый калсам, үз-үземне кая куярга белми аптырап бетәм: тамагымнан ризык үтми, йокым йокы түгел, дигәндәй…

Әнә, минем кебек карчыклар “сабынлы” сериалларын көтсә, миңа даими рәвештә сәясәт, икътисад, татар һәм динебез Ислам тормышы турындагы хәбәрләр кирәк, – дип көлемсерәп үзе белән таныштырырга кереште Адибә апа өстәлдәге газеталарны җайга салырга маташканда.

Алма алмагачтан ерак тәгәрәми”, икән шул, дип уйлап куйдым мин бу мизгелдә. Әйе шул, атаклы “Икътисад” журналы мөхәррире, мәгрифәтче, укытучы, җәмәгать эшлеклесе, милли лидер һәм дин әһеле Мөхәммәтфатыйх хәзрәт Мортазинның  кызы менә нәкъ шундый булырга тиештер дә ул. Адибә апага әтисеннән туган илебезгә, халкыбызга, динебезгә мәхәббәте, аларның язмышы өчен борчылып яшәве күчкән булса кирәк.

Мөхтәрәм Мөхәммәтфатыйх хәзрәт Мортазинның бердәнбер исән калган кызы инде олы яшендә булуына карамастан, бик актив яши: өен тәртиптә тота, аш-суын әзерләп тора, соңгы яңалыклар белән даими таныша, әдәби китаплар укый, газета-журналарда чыккан сканворд-кроссвордлар өстендә дә баш ватырга өлгерә.

Тынгысыз ханым күп еллар радиокомитетта, өлкә исполкомында машинистка булып, 20 ел подшипник заводында станок артында эшләгән. Ире Ризабик ага белән 50 ел бергә гомер кичергәннәр, хәләле 2004нче елны бакый дөньяга күчкән. Бүгенге көндә Адибә апа улы Равил белән яши, аның оныклары Илдар һәм Ринат даими хәлләрен белеп торалар.

Адибә ханым – XXнче гасыр башындагы күпсанлы тарихи документларны, фотосурәтләрне саклап калучы һәм аларны яңа буынга тапшыручы да. Аның акылы камил, хәтере әйбәт. Ул әтисенең ни рәвештә эзәрлекләнүләрен, репрессиягә юлыгуларын бәйнә-бәйнә сөйли…

Заманының прогрессив карашлы шәхесе

Мөхәммәтфатыйх Мортазин 1875нче елны Сембер өлкәсендә авыл мулласы гаиләсендә дөньяга аваз сала. Буа шәһәрендәге дини уку йортында, Казан шәһәренең Юныс мәчете каршындагы мәдрәсәдә белем ала. Үзлегеннән укып, заманының зур белемле, прогрессив карашлы кешесе була. Унбер телдә, шул исәптән төрекчә һәм гарәпчә, аралаша.

Самар шәһәренә аны якташы Шиһабетдин хәзрәт Минюшев чакырып ала. 1902нче елны ул Сембер бае Тимербулат Акчурин тарафыннан Казан (хәзерге Алексей Толстой) урамында төзелгән мәчеткә имам булып билгеләнә.

Мортазин биредә эшли башлагач, Аллаһы йорты татар-мөселман тормышының үзәгенә әверелә. Мәчет каршында эшләп килүче (моңа кадәр Шиһабетдин хәзрәт тарафыннан ачылган) балалар мәктәбендә һәм имамнар әзерләүче мәдрәсәдә укыту процессы камилләштерелә. Мәдрәсәдә әхлак, Коръән, хәдис, ислам тарихы дәресләре белән беррәттән гарәп, фарсы, төрек, рус, татар телләре, тарих, арифметика, геометрия, физика, астрономия, география, медицина фәннәре алдынгы рус һәм Европа уку йортлары дәрәҗәсендә укытыла башлый.

Мәктәп-мәдрәсәнең эш дәверендә биредә меңләгән кеше белем ала. Мәдрәсәгә күрше төбәкләрдән дә килеп укучылар була. Аны тәмамлап чыгучылар тирән фикерле, белемле, киң мәгълүматлы шәхесләр булып формалаша.

М.Мортазин “Хәйрия” фонды әгъзалары арасында.

М.Мортазин Самар кредит җәмгыяте әгъзалары арасында.

1906нчы елны дин әһеле Мөхәммәтфатыйх хәзрәт, Самар губернасыннан делегат буларак, Петербургта үткән II Бөтендөнья мөселман корылтаенда да катнаша.

1907нчы елда Мөхәммәтфатыйх Мортазин өлкәбездә беренче татар мәдәни-агарту оешмасын булдыра һәм бертавыштан аның рәисе итеп сайлана. Әлеге оешманың максаты – татар-мөселман халкы арасында аң-белем тарату, агарту эше. Аның эш планнарында яңа мәктәпләр ачу, халык алдында лекцияләр уку, әдәби кичәләр үткәрү каралган булган.

Шулай ук бу елларда Казан урамындагы мәчет каршында, Самарның дистәдән артыктатарбайларыхисабына,Хәйриядипаталганфондтаачыла. Попечительләр шурасырәисе итеп эшкуар, шәһәр Думасы депутаты Мәхмүд Бәишев сайлана. Шура мәдәни-агарту үзәге белән тыгыз элемтәдә эшли башлый.

Шушы ике оешма, кыска гына яшәү дәверләрендә, бергәләп күп кенә файдалы гамәлләр кылып калганнар: мөселманнар өчен түләүсез китапханә һәм ашханә ачканнар, мәчет каршында рус теле дәресләре оештырганнар, аеруча интеккән халыкка дәреслекләр бушлай таратылган. Соңырак, 2013нче елны, Самар шәһәрендә дүрт рус-татар мәктәбен ачуга ирешә алганнар. Әлеге мәктәпләрдә татар укытучылары дөньяви белем биргән, уку йортлары шәһәр идарәсе тарафыннан финансланган. Аларда 90 малай һәм 70 кыз белем алганнар.

Милли хәрәкәт лидере, дин әһеле Мөхәммәтфатыйх Мортазин шулай ук Самар кредит җәмгыяте һәм шәһәр мәгариф кооперативы әгъзасы булып та тора. 1911нче елны Алихан Букейханов дигән милләттәше белән бергәләп Бөтенрәсәй халык сәламәтлеген саклау комитетына да керәләр һәм ачлыктан интеккән дин кардәшләренә ярдәм күрсәтәләр.

1908нче елны Мөхәммәтфатыйх Мортазин татар телендә “Икътисад” дип аталган 70-150 битле калын журнал чыгара башлый. Ул Ырынбур шәһәрендәге татар агалы-энеле Хөсәеновлар типографиясендә гарәп шрифты белән басыла.

“Икътисад” журналының берничә саны Адибә апада сакланган, хәзер алар Самара Җәмигъ мәчетенең музеена алынганнар.

Журнал аена бер тапкыр 3 мең экземпляр тираж белән чыга һәм губерниягә генә түгел, Рәсәйнең башка төбәкләренә дә таратыла.

Басмада татарларга сәүдә итү, эш башлап җибәрү өчен кирәкле мәгълүматлар белән беррәттән ил сәнәгате, авыл һәм урман хуҗалыгы, икътисад өлкәләренә кагылышлы эшлекле материаллар бастырыла. Анда Самар татарлары тормышын яктырту өчен дә урын табыла.

Икътисад” журналының авторлары сәүдәгәрләр, экономика һәм финанс белгечләре була. Шулай ук мөхәррир Габдулла Тукай, Фатыйх Әмирхан, Муса Бигиев кебек татар мәдәниятендә зур эз калдырган шәхесләр белән аралаша-очраша (алар Тарихи мәчеттә кунакта да булганнар), бөек рус язучысы Алексей Толстой белән хатлар алыша. Журналист басмада әлеге хезмәттәшләренең фикерләрен, иҗат җимешләрен дә бастырып тора. 1910 елда, Лев Николаевич Толстой үлгәч, журналда Муртазинның бөек язучы белән булган соңгы әңгәмәсе дә чыга.

Әлбәттә, әлеге фәнни-публицистик журналны бастыру бик кыйммәткә төшә. Адибә апаның сүзләренә караганда, аның әтисе муеныннан бурычка батса да, басманы саклап калырга тырыша. Кызганычка, 1913нче елны журнал хөкүмәт боерыгы буенча ябыла… Шушы ук елны милли оешмалар да эшләрен туктатырга мәҗбүр булалар…

Мөхәммәтфатыйх Мортазин һәм мәхәлләнең актив кешеләре Мәхмүт Баишев, Алихан Букейханов Казан урамындагы мәчетне үзгәртеп кору, аңа манара кую эшләре белән дә янып йөриләр. Әмма, кызганычка, революция бу эшләргә дә чик куя…

Дингә каршы көрәш

Егерменче еллар ахырында Совет хөкүмәте дингә каршы көрәш башлый. Ничек кенә Советлар хөкүмәтенә ярарга тырышсалар да, Самар руханилары шәһәр мәчетләрен саклап кала алмыйлар. Коммунистлар аларны ябалар һәм Казан урамындагы мәчет бинасын балалар бакчасына бирәләр, ә Мөхәммәтфатыйх Мортазинны, хөкем ителгән имамнар өчен хәйрия җыйганга, сөргенгә җибәрәләр. Ул аннан тиз арада кайта, ә 1937 елда аны һәм тагын кырыклап татар кешесен янә кулга алалар һәм “контрреволюцион ислам оешмасы” оештыручылар исемен тагып, үлем җәзасына хөкем итәләр…

Моңа кадәр мәчет бинасында яшәгән Мортазинның гаиләсе: хәләле Мәрьям абыстай һәм җиде баласы Халидә, Адибә, Җәүдәт, Фәһимә, Илһамия, Лотфия, Адип төрле почмакларда каңгырап йөрергә мәҗбүр булалар. Туган-тумачалары, дуслары һәм танышлары аларга яшерен рәвештә ярдәм итәргә тырышалар.

Мортазиннар гаиләсе.

Мөхәммәтфатыйх хәзрәтнең хәләле Мәрьям абыстай Мортазина.

Мөхәммәтфатыйх хәзрәтнең соңгы фотосурәте.

1942нче елны Куйбышев шәһәренең берничә татар байлары Мортазинның гәиләсенә яшәү урыны – иске өй өлешен алып бирәләр. Шулай Мөхәммәтфатыйх хәзрәтнең гаиләсе күпъеллык фатирсыз яшәүләреннән арыналар.

- Әнием – Мәрьәм абыстай – әтине гомере буена көтте… Без бит аның атып үтерелүе хакындагы хәбәрне үзгәртеп-кору елларында гына алдык… Аңа кадәр аның кайда булуын да, исәнме-юкмы икәнен дә белмичә яшәдек…, – дип искә ала Адибә апа авыр сулап…

Менә шулай сәяси репрессияләр корбанының – мөхтәрәм Мөхәммәтфатыйх хәзрәтнең тормышы шәһитләрчә өзелә. Әмма ул безгә калдырган рухи байлык, аның хезмәтләре яши, халкыбызга горурлык хисе бирә. Аллаһы Тәгаләдән репрессияләр тәгәрмәченә эләккән мәгрифәтче Мөхәммәтфатыйх хәзрәт Мортазинның рухын шат кылуын сорыйбыз, шушы мәкалә аңа садака сыйфатында бетмәс савап чыганагы, җәннәт бакчаларына керүенә тагын бер сәбәпче булса иде.

Римма НУРЕТДИНОВА.


 




Фикерләр

  1. Илдар

    Исәнмесез. Минем бабам Җәләлетдин Шамсетдинов та член первого мусульманского общества г.Самары була. Сез чыгарган фотосурәтләрдә минем дә бабам юк микән. Бәлки алар артында ниндидер язмалар бардыр. Мөмкин кадәр белегез пожалуйста!!

Фикер калдыру