Мохтарият юлбашчысы намазлыкка басты

КатегорияӨлкә татарлары, Өлкәбездәге дин
Автор Администрация сайта

Самар өлкә татар милли-мәдәни мохтариятенә өч ел тулды. Мохтариятнең җитәкчесе – Мидхәт углы Минәхмәт Хәлиуллов. Самарда татар хәрәкәтенә чирек гасыр. Шул чорда зур эшләр башкарылды, һәм бу уңышлар татарларның дәрәҗәсен күтәрде. Соңгы өч елда милләт гөмбәзендә яшь эшбатырлар калкып чыкты. Бу – бик куанычлы күренеш.

Өлкә мохтариятенең өстенлеге бар. Аның юлбашчысы эшкуар гына түгел, әле Самар шәһәр Думасының депутаты да.

Ләкин дә күрсәтелгән ике сыйфат мактауга лаек булса да, төп фактор булып тора алмыйлар.

Минәхмәт Хәлиулловның өстенлеге шунда ки, ул – гаиләдә тирән тәрбия алган егет. Чын ирләр уза торган юлдан тайпылмаган шәхес. Ул олыларны олы итә белә, кечеләрне кече итә белә торган нәзберек психолог.

Салкын канлы.

Кайнар йөрәкле.

Хисләрен яшерә белүче дипломат. Тирә-юнендәгеләрнең фикерен тыңлап, иң дөрес карар кабул итәргә сәләтле җитлеккән ир заты.

Дәүләт күләмендәге сәясәтче буларак, аңа милләтебез ихтыяҗларын аңларга яңа офыклар ача.

Үзеннән өстә булганнарга буйсына белгәнгә, фикердәшләренең тәкъдим­нәрен тыңлый белгәнгә, ул һәрвакыт иң уңышлы карарлар кабул итә.

Минәхмәт әфәнде үз тирәсенә акыл­лы, тырыш, милләт җанлы шәхесләрне туплый алды һәм алар белән дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыруга иреште.

Ул җәмәгать оешмасының рухын аңлап эш итә.

Бу очракта диктаторлык ысулы оешманы озын гомерле итә алмый. Хәлиуллов һәр кешенең потенциалын сиземләп, аңа хәленнән килгән хезмәт­не йөкли. Татарга хезмәт иткәндә һәр катламның кирәклеген аңлый.

Мидхәт углы Минәхмәт Хәлиуллов бик тиз үзендә булган бер кимчелекне жиңеп чыкты. Динебез Ислам таләпләрен үтәмәгән ир халыкның әйдаманы була алмый. Бүген ул инде дөнья куып кына яшәми – ул намазчы да. Малның зәкяте акча булса, акылның зәкяте намаз икәненә төшенеп, Ходай Тәгалә кушканнарны үтәргә тырышып яши. Милли лидерның сыйфатлары – ул идеология!

Һәр әгъзага тукталмыйча гына, оешманың мөдире булган Мөхәм­мәтгали углы Равил Галимовны искә алмый мөмкин түгел. Равил әфәнде -олуг чиновник вазыйфаларының юлын уңышлы үткән булдыклы һөнәрмәнд.

Милли җәмгыятьнең генераторы.

Оператив сыйфатларга ия.

Таләпчән.

Туры сүзле.

Самар өлкә мохтарияте җитәкчесе Минәхмәт Хәлиулловның намазлыкка басуы яшьләребезгә матур күчергечкә әйләнсен иде. Шулай булган очракта Самар мәчетләрендә татар саны артуына шик юк.

Шамил БАҺАУТДИН.

“Ислам-Нур”.

Фикерләр

  1. Мадиня

    Шамиль кая памятник куябыз бу кешегэ?

  2. Туплидан

    Шамиль белмизес ни язырга индэ . Отчет бирегез кая булса тагын , намазны шыпырт кына укылар мин белгянгя

Фикер калдыру