Мулла булса шундый булсын

КатегорияИлдәге һәм дөньядагы дин, Камышлы районы, Өлкә татарлары
Автор Администрация сайта

Самар төбәгендә йөзгә якын мулла. Халкыбызны динебез ислам юлына бастыруда алар гаҗәеп зур көч куялар. Һәрберсенең үз ысулы. Һәммәсенең үз юлы. Алар яшьләре белән дә аерылалар, тормыш тәҗрибәләре дә төрле, дөньяви белемнәре  буенча да кызыклы шәхесләр.  Ләкин дә, имам вазыйфасы өстенә әле әдәбият, тарих белән дә тирәнтен мавыгу сирәк ирләр һөнәре. Иске Ярмәк авылында яшәүче Габдулла хәзрәт Мөхәммәдкәрим шундыйлардан.

Хәзрәтнең тагын бер сыйфаты – ул мәш килеп бала-чагаларга ислам тәрбиясен бирә.

Әңгәмәбез Габдулла  хәзрәт Мөхәммәдкәрим  белән.

Хәзрәт, авылыгыз тарихына кыскача гына кагылыйк әле.

Самар өлкәсенең Камышлы районындагы Иске Ярмәк авылы тирә якта кунакчыллыгы һәм бердәмлеге белән аерылып тора. Моңа, бәлкем,авыл халкының мөһаҗирлеге, чукындырудан качып , динен һәм милли гореф- гадәтләрен югалтмас өчен төрле төбәкләрдән монда тынычрак урынга килеп изге нигез салулары да , аларның изге догалары да сәбәбчедер. Үзләренә йорт төзегәнче, алар беренче итеп кечкенә генә булса да гыйбадәт йорты да салып куйганнар. Шушы дәвер буена йолаларын үтәү генә түгел, бабаларыбыз үз тарихларын югалтмыйча теркәп килгәннәр. Бөтен авылның , хәттә кайберләренең 10 буынга кадәр шәҗәрәләре дә төзелгән. Инкыйлабка кадәр авылда 4 мәсҗид гөрләп эшләп килгән, алар каршында һәрберсенең, кечкенә генә булса да, үз мәктәбе дә булган. Шулай ук данлыклы Ахун Хөснулла  хәзрәт Баһаутдинның мәдрәсәсе тирә якка гыйлем нуры чәчкәннәр. Дәһрилек вакытында да авылда мәсҗидләрне ябып төрле максатларда кулланылса да, дини йолалар үтәлеп килде.

Авылыгыздагы матур мәсҗид кайчан калыкты?

Хәбәрдарлык җилләре килү белән авылдашлар, моннан 22 ел элек кыска гына вакыт эчендә манаралы зур мәсҗид тә салып куйдылар.

2000 елда Ахун хәзрәт мәсҗиден мәктәп йортыннан мәсҗид йортына күчереп салгач ул бина авыл халкына мәдрәсә буларак хезмәт итә башлады.

Кайчан килеп керсәң дә бүлмәләрдән хуш ис килеп тора. Бинада тагын нинди чаралар уздырасыз?

Бу бинада дәресләр бирү белән беррәттән, ифтар һәм корбан мәҗлесләре уздырабыз. Соңгы елларда зурлап Мәүлид бәйрәмнәре дә үткәрелә башлады. Бина буш тормый. Даими, мөселманча, халкыбызның гореф-гадәтләренә туры китереп, мәҗлесләр оештырыла.

Зал бала-чага тавышыннан гөжләп тора. Дәрескә теләп киләләрме?

Авылдагы урта мәктәп укучы балаларга дәресләргә килегез диеп иглан бирелгәчтен , балалар, хәттә өйләренә кайтып та  тормыйча, турыдан-туры  мәсҗид каршындагы мәдрәсә бинасына киләләр.

Тартылуның сәбәбе дә бардыр бит?

Бала күңелен күрә белергә кирәк. Монда алар өчен дәрес алдыннан атнасына ике тапкыр, сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә алар теләгән (махсус балалар заказы буенча) төрле-төрле ризыклар әзерләнә. Шуңа күрә аш-су әзерләүчеләребезгә эш өстәлә.

Дәресләрне кем алып бара инде?

 Дәресләрне Зөһрә абыстай Кәримова өйрәтә. Ашап эчкәннән соң алар бергәләп кычкырып дога кылалар һәм дәрескә утыралар.

Балалар сораулар бирергә тартынмыйлармы?

Шулай бервакыт дәрес вакытында дөньяны юктан бар кылган Аллаһы Раббемез турында аңлаткан чагында , балалар арасында Дилия Сәлимова дигән өченче сыйныф укучысы сорау биреп куймасынмы. “Безне Аллаһы Тәгалә яраткан, ә ул үзе кайдан булган?”, дип сорап куйды. Моңа җавап итеп 10 санынан башлап кирегә санарга куштык. Һәм ул бер санына җиткәч туктап калды.”Нигә дәвам итмисең, нигә тукталдың?”  дигәчтен. “Башкача сан юк бит”, диде. Менә инде син үзеңнең соравыңа үзең үк җавап та таптың дидем.

Шулай ук тагын бер кызыклы хәл булган иде. Анысы моннан өчел элек балаларга иман төшенчәсен аңлаткан чакта.”Әгәр кеше бу дөньяда бик тә зур гөнаһлар белән вафат була икән, яки бердә изгелексез үлеп китсә, кабер фәрештәләре ул бәндәне җәза кылалар, зур чукмарлар-гөрзиләр белән кыйныйлар. Шуңа күрә гөнаһлы эшләрдән ерак торыгыз, начарлыклар эшләмәгез”,  дигәчтен , балалар арасыннан Рузилә Вәлиева дигәне: “Үлгәчтен кабердә тынычлап яталар инде диеп уйлаган идек , безнең ишеләргә анда да пакой(тынычлык) юк икән”,  диеп куйгач , үзебездә әллә нишләп куйдык.

Менә шулай итеп төрлечә аралашып, балалар дәресләр арасында бераз тәнәфес вакытында уйнап та алгач,  ике сәгать  дәресләрдән соң,  өйләренә теләр теләмәс кенә таралышалар.

Киләчәктә бу сабыйларга тормышта үз юлларын табып, милләтебезгә, газиз ватаныбызга файда китерүче, тәүфиклы, әти-әниләренә игелекле булсыннар иде дигән теләктә каласы килә. Тормыш сукмаклары кая гына илтсә дә,  туган төбәкләрен, яшлекләренең матур вакытларын онытмасыннар иде.

Хәзрәт, сез олылар белән дә, балалар белән дә тыгыз элемтәдә яшисез. Кайсылары белән эшләргә җиңелрәк?

Һәммәсенең үз үзенчәлеге бар. Балалар өчен күбрәк борчыласың. Алар әле тормыш сукмагына чыгып кына киләләр. Һөнәр сайлыйсылары бар. Гаилә корасылары бар. Милләтебезне һәм динебезне саклыйсылары бар. Милләт буларак сакланып каласыбыз килсә, бар көчебезне балаларга бирергә тиешбез.

Мулла психолог сыйфатларына ия булырга тиешме?

Һәр тәрбияче нәзберек психолог булырга тиеш. Психолог булмаган кеше тәрбияче дә була алмый.

 

 Шамил Баһаутдин

tatarlarsamara.org

Фикер калдыру