“Намаз вакытлары” программасының рус телле варианты эшләнде

КатегорияДини кызыклы мәгълүмат
Автор Администрация сайта

Татарстан Республикасының Диния назәрәтенең “Хузур” нәшрият йорты белгечләре тарафыннан мобиль җайланмалар өчен “Намаз вакытлары”ның русча варианты эшләнде. 

Татарстан өчен генә төзелгән “Намаз вакытлары” исемле бу программа Android һәм Ios өчен яраклаштырылган. Аны Интернет челтәрендә үз телефоныңа күчерергә мөмкин. Программада намазның нәрсә икәне аңлатылган, гыйбадәт кылу вакытлары күрсәтелгән, компасы да бар. Рамазан аена багышланган матбугат очрашуында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин “Республика шәһәр-районнарында кояш төрле вакытта чыгып, төрле вакытта батканлыктан, намазга керү вакытлары да аерыла. Аерма хәтта 20 минутка кадәр җитә. Шунлыктан бу программаның әһәмияте зур. Анда көненә биш тапкыр укыла торган намаз вакытын якынлашуны белдерткән рингтонглар да бар”, – дип, журналистларны әлеге программа белән якынрак таныштырган иде.

Хәзер программаның Россиянең 50дән артык шәһәренә яраклы рус теллесе эшли башлады. Программаларны төбәндәге сылтамаларга кереп күчереп алырга мөмкин.

Смартфон һәм планшетлар өчен кушымталарны түбәндәге сылтамалар буенча алырга була:

 

Android системасы өчен

IOS системасы өчен

“Намаз вакытлары” (татар телендә)

 

intertat.ru

 

Фикер калдыру