Намазлы Сабантуй

КатегорияӨлкә татарлары, Өлкәбездәге дин
Автор Администрация сайта

22 июньдә Похвистнево районының Гали авылында Сабантуй үткәрелде

Быел Гали авылы Сабан туе соңлап килде. Гадәттә июнь башында уздырыла торган милли бәйрәм төрле сәбәпләр аркасында 22 июньгә – Хәтер һәм кайгы көненә күчерелде. Россиядә бу көнне күңел ачу чаралары үткәрелмәсә дә, Сабан туе өчен кагыйдәдән тайпылыш ясарга булганнар, күрәсең. Шуңа күрә дә бу бәйрәм яу кырларында ятып калган һәм кайткач вафат булган сугыш ветераннарын бер минутлык тынлык һәм Коръән сүрәләре белән искә алудан башланып китте.

Халыкны авыл җирлеге башлыгы Идрис Муллабаев, Похвистнево районы башлыгы Юрий Рябов, “Самаратрансгаз” җәмгыяте җитәкчесе Владимир Субботин котлап, галилеләрнең уңганлыгын-булганлыгын бил-геләп үттеләр, ел саен берәр яңалык китереп чыгарып, башкаларга үрнәк булулары турында сөйләделәр, бәйрәм белән котладылар. Ә районның “Туган тел” татар җәмгыяте рәисе Расих Латыйповның теләге аермалы яңгырады:

- Кичә картларыбыз Морат бабкай чишмәсе янына төшеп, догалар укып, Ходайдан яңгыр сораганнар иде. Бүген һава болытлабрак торса да, яңгыр әле күренми. Чәчкән бакчаларыбыз да, бөтен халык та тилмереп яңгыр көтә. Мин бүген барыбызга да Аллаһының рәхмәтен – яңгыр телим! – диде.

Сабан туе – ул җирдә эш-ләгән крестьяннарны, авыл тормышына үз өлешен керткән эшмәкәрләрне, яхшы укыган балаларны, үзешчән сәнгатьтә катнашучы нәфис күңелле-ләрне зурлау өчен махсус уйлап чыгарылган бәйрәмдер. Үткән елда шушы сәхнәдән алдынгы механизаторларны һәм кырчыларны зурлаган булсалар, бу юлы аларга эш бирүче фермерларга – Наил Баһаутдиновка, Камил Исхаковка, Расих Латыйповка чират җитте. Гали авылының атаклы гармунчылары: авылны Казан, Оренбург, Чабаксар, Тольятти, Самара калаларында таныткан Кави Алтынбаев, Әсхәт Гарифуллин, Рәфгать Гарифуллин, Дәрҗеман Салихов, алтын хәрефләр белән язылган шәмаилләргә ия булдылар. Шулай ук икмәк пешерүчеләрне дә, сатучыларны да, спортчыларны да, мәктәпне медальгә тәмамлаучыларны да онытмадылар бүген, барысын да сәхнәгә мендереп, һәрберсенә бүләк тапшырдылар.

Ә югарыда әйтеп үтелгән иҗат кешеләре Галидә байтак. Мәсәлән, бөтен бәйрәмнәрне бала чагыннан үзенең моңлы тавышы белән бизәүче, хә-зер яшүсмер егет Ислам Кәлимуллин, һәр чарага багышлап шигырь язучы һәм чигеш остасы Саимә апа Морзаханова, рәссам һәм язучы Хәким Насыйров…

Яр Чаллыдан бу бәйрәм-гә махсус кайткан Хәким Насыйровның “Упкын төбен-дә”, “Күз яшьле балачак” әсәр-ләре туксанынчы елларда “Бердәмлек” газетасында да басылып чыкканнар иде. Шуннан соң ул әле тагын бик күп китаплар язган, шуларның бер-ничәсе бүген дә нәшер ителүгә әзерләнеп ята икән.

- Мин яшьли, туган авылымнан Яр Чаллыга китеп эшли башлаганчы ук, хикәяләр яза башлаган идем.

Карлыгачлар тагын кайтырмы?” дип аталган беренче әсәремне танылган язучы Ямаш Игәнәйгә укып күрсәт-кәч, ул бик тәэсирләнеп: “Телең бик матур. Яз да, яз, иркәм, беркемгә дә карама”, – дип канат куйган иде, һәм мин аңа ышанып, тәнкыйтьчеләрне дә тыңламадым, беркемгә дә ярарга да тырышмадым, яздым да яздым. Минем әсәрләр Татарстанның калын журналларында бастырылды, хәзер менә соңгысын китап итеп чыгарып булмасмы икән дип, иганәчеләр эзлим, – дип сөйләде миңа Хәким ага. Ул әле бик матур итеп җырлый да икән. Быелгы Сабан туе сәхнәсендә яңгыраган ике җыры халык күңеленә бик тә хуш килде.

Котлаулар тәмамлангач, сәхнәгә Татарстанның күре-некле җырчылары Хәмдүнә Тимергалиева һәм Зөфәр Хәйрет-динов хуҗа булдылар.

Шул арада көрәш мәйданы-на Хәйдәр Гәрәевнең көрәш секциясендә шөгыльләнүче малайлары чыгып, көч сынаша гына башлаганнар иде, шул чакта өйлә намазына чакырган Азан тавышын ишетү белән алар шып булдылар. Ирләр, үләнгә җәеп куелган келәм, хатын-кызлар, үзләре белән алып килгән намазлык, яулык, ә кайберләре “Бердәмлек” газетасы өстенә утырып, намазга оедылар. Бу күренешкә сокланып карап торучылар да күп иде. Тик бөтен татарларыбыз да шулай намаз укырга әзер түгел шул әле.

Төшке аштан соң көрәш яңа көч белән дәвам итте. Шул арада ат чабышлары да булып алды. Татарстанның Әлмәт шәһәре һәм Иштирәк, Яшел Үзән авылларыннан, Самара өлкәсенең Иске Ярмәк, Татар Әбдекие авылларыннан, Оренбург өлкәсенең Богырыслан шәһәреннән кил-гән чабышкылар өч төркемгә бүленгәннәр иде: ярышка өлгергән чабышкылар, ике яшьлек чабышкылар һәм аргамаклар. Беренче чабышта Татар Әбдекие атлары хуҗасы Габделхәй Вә-лиевның Минфисы, икенче-сендә Богырысланнан Хәмзә Газизовның Вармасы, өченче чабышта Гали авылы эшмәкәре Әсхәт Гайнуллинның Вербасы беренче булып килделәр. Аларга кыйммәтле призлар бирелгән булса, бишенче булып килгән Бисның муенына Флера Туктамышева үзе чиккән сөлге элде. Бу инде юату призы иде.

Ат чабышлары тел-теш тидермәслек итеп үтсә, көрәш ахырында тамашачылар ка-нәгатьсезлек күрсәттеләр. Ник дисәгез, көрәшчеләр ике төркемгә – Самара өлкәсендә яшәүчеләргә һәм читтән килү-челәргә бүленеп көч сынаштылар. Ә ахырда судьялар бу ике төркемнең җиңүчеләрен үзара көрәштермәгәч, халык канәгатьсезлек белдереп кычкыра башлады. Күп ярышларда җиңү яулаган Әлмәт көрәшчесе Фәнил Минһаҗев, абсолют батыр булып Гали авылы батыры Рифат Саликов калсын, сарык та аңа бирелсен, дип бәхиллеген белдергәч кенә, тамашачылар тынычланды.

Шулай итеп, безнең өлкә көрәшчеләре арасында 70 килограммнан артык үлчәүдә – Фаил Нуриев, 80 килограммнан артык үлчәүдә – Ринат Кәлимуллин, 90 килограммлы үлчәүдә Рифат Саликов җиңүче булып танылдылар. Абсолют батыр исемен алу өчен Рифат Саликов белән Ринат Кәлимуллин көрәштеләр. Егетләрнең икесе дә көчле булып, алар бик озак тартыштылар һәм, ниһаять, Рифат Ринатны аркасына әйләндереп сала алды.

Гадәттәгечә, башка төрле бәйгеләр дә күп булды. Колга башына 1 минут 30 секунд эчендә менеп, сөлге алып төшкән Рузил Кәримов җитезлек буенча, 61 тапкыр гер күтәргән Илнур Заманов көч буенча җиңүче дип табылдылар. Ә хатын-кызлар арасыннан Камышлы спорт сөючесе Җәмилә Мингалимова гына гер күтәрергә чыкты һәм аны 20 мәртәбә күтәреп, приз алу бәхетенә иреште. Шулай ук аркан тартышу, катыктан вак акча эзләү, капчык киеп йөгерү кебек уеннарда да катнашучылар күп булды. Тик Зөфәр Хәйретдинов халыкны күпме генә биергә чакырса да, биюче табылмады. Бу да үзенә күрә традиция инде.

… Сабан туе тәмамланганда күк йөзе кара болытлар белән капланган иде. Бу төнне дә галилеләр йокламыйча яңгыр көттеләр. Ә ул ашыкмады, халыкның бәйрәм итеп, яшьләрнең күңел ачып туйганын көткән кебек, иртәнге якта гына башланды. Көнозын яуган яңгырга, картларның догаларын ишеткән Ходайга шөкер итеп, әбиләр тәрәзәдән күзләрен дә алмыйча, рәхмәт укыдылар.

Эльмира Шәвәлиева.

Хәмзә МОРТАЗИН фотосурәтләре.

“Бердәмлек”

 

 

Фикер калдыру