Нәсел шәҗәрәсен ничек төзергә?

КатегорияТөп яңалыклар
Автор Администрация сайта

шэңэрэСирәк күренеш булса да, кайбер йортларда диварны затлы келәм түгел, ә нәсел агачы ясалган картина бизәвен күрәсең. Кунакларның күзләре дә нәкъ шуңа төшә. Минем, шәхсән, өй түрләрендә дүрт картина эленеп торганын да күргәнем бар. Ни өчен дүрт дип сораучы булмас кебек, андый сорау бирүче табылса, һәр кешенең ике әбисе, ике бабасы барлыгын исенә төшерәм. Нәселеңнең дүрт тармагы. Гомумән, нәсел тармагы гел икегә тапкырланып бара. Әти-әни – 2, әби-бабайлар – 4, карт әби-бабайлар – 8. Димәк, 7 буынга әби-бабайлар саны 254 кә тула.

Картина рәвешендә эшләнгән нәсел шәҗәрәсен күргәч, күпләрдә «Эх, минеке дә булсын иде!» дигән тойгы-теләк уяна торгандыр. Кемнәрдер кызыксынып кына калмый, тәвәккәләп, нәселен барларга ният тә кыла.

Архивларга берәр кешене эзләп мөрәҗәгать итәр өчен, аның турында өч төрле мәгълүматны белү зарур: кем, кайчан һәм кайда туган? Тулырак итеп әйткәндә, эзләнүче кешенең исеме (фамилиясе), атасының исеме, туган елы, туган урыны турында төгәл мәгълүмат кирәк. Әгәр туган елы төгәл билгеле булмаса, эзләнүче кешенең эш урыны да ярдәмгә килергә мөмкин. Кайсы елларда һәм кайда эшләгәнлеге билгеле икән, шул оешма яки предприятиенең архивында сакланган «личное дело»лар аша эзләнүче кеше турында шәхси мәгълүмат табып була. Кешенең туган елын ачыклауның тагын бер юлы бар: метрикәләрдә язылышу турында мәгълүмат теркәлгәндә, егетнең дә, кызның да яше күрсәтелгән. Арифметиканы эшкә җигеп, язылышкан елларыннан яшен алсак, туган еллары килеп чыга. Архив хезмәткәрләре: «Без кешенең туган елы якынча гына билгеле булганда, алдагы һәм соңгы ике елны кертеп эзлибез», – диләр.

Метрикәләргә нәрсә язылган?

Мәгълүм булганча, мәчетләрдә элек метрикә кенәгәләре алып барылган. Анда, гадәттә, мөселман кеше турында дүрт төрле мәгълүмат теркәлгән:

  1. туучылар;
  2. никахлашучылар;
  3. аерылышучылар;
  4. үлүчеләр.

Архивларның уку залларында Метрикә кенәгәләренең цифрлашкан вариантын компьютер аша укып була. Әмма алар иске имлядә яки гарәп хәрефләре белән язылган.

Кайда мөрәҗәгать итәргә?

ТР Дәүләт архивына мөрәҗәгать итүчеләр өчен ике төрле гариза-анкета гамәлдә:

  1. Факт ачыклау (Бер конкрет фактны гына, мәсәлән, йә туу турындагы, йә язылышу, йә үлем турындагы мәгълүматны ачыклау һ.б.)
  2. Нәселне барлар, ачыклар өчен генеалогик мәгълүматлар эзләү.

Шунысын да әйтик, ТР Дәүләт архивында нәсел шәҗәрәсен төзү, ачыклау өчен күрсәтелгән хезмәтләр түләүле. Бер архив белешмәсенең бәясе (яки бер факт ачыклау) 730 сум тора.

Генеалогик тикшерүләргә килгәндә, бу эш килешү нигезендә башкарыла. Тикшерүнең масштаблары мөрәҗәгать итүченең теләгеннән тора. Ул әнисе яки әтисе ягыннан гына яки ике яктан да эзләтергә мөмкин. Бәяләре 10 меңнән башлап 30 мең сумга кадәр. Эшләп бирү вакыты өч ай эчендә һәм күбрәк.

ТР Дәүләт архивының ике бинасы бар: берсе – Казан шәһәренең Декабристлар урамы, 4 нче йортында, икенчесе 8 Март урамы, 5А йортта урнашкан.

Гариза белән мөрәҗәгать итү урыны – 8 Март урамындагы бина. Шулай ук Дәүләт архивының рәсми сайты, ТР Архив эшләре буенча Дәүләт комитетының интернет-кабул итү хезмәте аша да элемтәгә керергә була.

(Бу хакта тулырак язманы “Гаилә һәм мәктәп” журналының октябрь саныннан (2018) укый аласыз).

Фикер калдыру