Нәселдән килгән балта остасы

КатегорияПохвистнево районы, Өлкә татарлары
Автор Администрация сайта

Хәзерге вакытта һәр авылда үз эшен башлап, ярыйсы гына уңышларга ирешүчеләр бар. Похвистнево районының Иске Мәчәләй авылында яшәүче Наил Фәрит улы Субеев әнә такта ярдыру кәсебенә алынган.

Авылда күмәк хуҗалык таркала башлап, эшсезлектән аптырап йөри торгач, аңа хезмәт биржасына басарга туры килә.

- Ләкин анда миңа ошаган эш табылмады. Биржа хзмәткәрләре грант алу өчен конкурста катнашырга тәкъдим ясадылар, бизнес-план төзергә дә булыштылар. Миңа шунда бәхет елмаеп, грант алуга ирештем. Шул акчага, такта ярдыруны башлап җибәрү өчен, кирәкле эш кораллары сатып алдым. Авылдашларым Рәшит Иваев, Наил Исмәгыйлев, Вәлиулла Апкалимовлар минем белән эшләргә риза булдылар, - дип сөйли бу турында Наил Субеев. - Мин үзем яшьтән балта остасы һөнәрен күреп, өйрәнеп үскән кеше, чөнки әтием дә үзебездә һәм тирә-як авылларда халыкка өйләр салып көн күрә иде.

Аның төркемендә эшләүчеләр үзләре урманга барып, кирәкле агачлар кисеп кайталар да аларны тактага ярып киптерәләр. Әгәр заказ булса, авыл халкына теләгән әйберне ясап, төзетеп тә бирә алалар.

Гаиләсеннән дә уңган Наил. Хатыны Әлфия ханым мәктәптә математика фәнен укыта, уллары Рамил элемтә техникумында белем ала. Шулай итеп, алтын куллы балта остасының дөньясы түгәрәк бүген. Үзе яраткан эшне эшләп, хәләл акчасын алып, мул тормышта яши.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

Мәчәләй авылының балта осталары – такта яручылар (сулдан уңга) Рәшит ИВАЕВ, Наил СУБЕЕВ, Наил ИСМӘГЫЙЛЕВ.

“Бердәмлек”.

 

Фикер калдыру