Нурлат делегациясе Самарада Боз озату йоласында катнашты

КатегорияТатарстан хәбәрләре, Өлкә татарлары, “Дуслык” һәм “Ак бәхет” оешмаларының яңалыклары
Автор Администрация сайта
Узган шимбә көнне Самара шәһәрендә “Боз озату” йола бәйрәме узды. Ерак гасырлардан бәйрәм торгызуның үзен дә халкыбызның гореф-гадәтләрен яңарту юнәлешендә боз кузгалуга тиңләргә була иде.

Өлкә татарларының бердәмлеген, гөрләп торган тормыш белән яшәвен Бөтендөнья татар конгрессы бюро әгъзасы, Самара өлкәсенең “Дуслык” һәм шәһәрнең “Ак бәхет” мәдәни-иҗтимагый оешмалары Президенты Фәхретдин Канюкаев исеме белән бәйлиләр. Бу олы бәйрәм дә аның идеясе һәм иганәчелеге белән оештырылган. Шәһәрнең 3 мең кешелек Спорт сарае бу көнне чын бәйрәм рухында яшәде. Тамашага килгән һәркемне фойеда оештырылган күргәзмәләр, милли киемнәр, бизәнү әйберләре һ.б. сату, еракларга яңгырап торган милли көйләребез каршы алды. Ә төп бәйрәм – 6 сәгатькә якын дәвам иткән театрлаштырылган тамаша һәм сәнгать осталары концерты милләтпәрвәр хәйрияченең халкына ясаган гаҗәеп зур бүләге булды. Әлеге тантанада Самара губернасы Думасы рәисе Виктор Сазонов, өлкәнең һәм шәһәрнең башка рәсми затлары катнашып, чыгыш ясап, бәйрәмне оештыручыга да, халкыбызга да  олы ихтирам  күрсәттеләр.
“Боз озату”да Чувашиядән мишәр фольклор ансамбле, Самара өлкәсенең Ярмәк авылыннан “Ак каен” һәм Оренбург өлкәсеннән “Чишмә” фольклор  ансамбльләре килү бәйрәмнең  Россиядә яшәүче татарларның уртак вакыйгасы  буларак кабул ителүен күрсәтә иде. Бу көнне Татарстаннан бик күп сәнгать осталары сәхнә тоттылар. Надежда Бабкина һәм аның “Русская песня” ансамбле, милләтебез горурлыгы булган Динә Гарипованың чыгышларын алкышларга күмделәр.
Әлеге чарада ут күршеләр буларак шәхси чакыру буенча бездән дә  Нурлат районы башлыгы урынбасары Ф.Ногманова җитәкчелегендә  делегация катнашты. Флюра Рәшитовна  Татарстаннан читтә яшәүче татарларның бердәмлеге, оешканлыгы, милли традицияләребезгә ихтирамы турында сокланып чыгыш ясады һәм мондый традициянең таралыш алып, гомерле булуын теләде.
 
 

С.Хәйруллина

nurlat-tat.ru

Фикерләр

  1. Нурия

    Безне чит тобэклэр дэ ярата икэн. Особенно Татарстан!!! Мы очень рады!!!

  2. Руслан

    ООо, Нурлат йолдызлары Россия йолдызы янында!!!

Фикер калдыру