Нурлатта яңа башлык

КатегорияТатарстан хәбәрләре
Автор Администрация сайта

Татарстанның тагын бер төбәгендә район башлыгын алмаштырдылар. Нурлат районының яңа җитәкчесе итеп бүгеннән әлеге төбәккә эшкә күчерелгән Равил Кузюров билгеләнер дип көтелә. 

 Нурлатта район җитәкчесен алмаштыралар дигән хәбәр бераз көтелмәгән булып чыкты. Гәрчә, Наил Шәрәповны эштән алу турындагы фаразлар булса да. Нурлат – икътисадый яктан республиканың иң алдынгы төбәкләреннән санала. Ә менә социаль өлкәдә килеп туган шактый гына проблемалар турында күп язылды. Бигрәк тә дини-милли каршылыклар буенча гына да Нурлат иң “кайнар нокта”ларның берсенә әверелде. 2010 елда биредә авыл йортында бикләнеп калган террорчыларга каршы чын-чынлап сугыш барды. Курманай дигән авылда җирле халык белән бирегә килеп төпләнгән таҗиклар арасында барган соңгы каршылыклар турында да Intertat.ru битләрендә шактый язылды.

Хәер, быел шәһәрнең үзендә дә тынычлык бетте. Район яшьләре белән шул ук читтән, Кавказдан килгән кешеләр арасында массакүләм сугыш булып алды. Тынычлык урнаштыру өчен районга ОМОН хезмәткәрләре килеп тупланды. Кайбер җитәкчеләргә эшләреннән китәргә туры килде. Әлеге вакыйгалардан соң район җитәкчесенең дә вазифасыннан китәчәге фаразланды.

Гомерен үз туган төбәгендә эшләүгә багышлаган Наил Шәрәпов Нурлат муниципаль районы башлыгы булып 2008 елда бирле эшләде. Әлеге вазифаны ул шушы төбәкне үстерүгә зур өлеш керткән, Дәүләт Думасына депутат булып киткән Фатих Сибагатуллиннан кабул итеп алды.

 Күрше районнан

 Әлегә исә Нурлат районы башлыгы вазифаларын башкаручы итеп Равил Кузюров билгеләнде. Яңа җитәкче Нурлат белән чиктәш Аксубай районында 1973 елда туган. Казан дәүләт архитектур-төзелеш академиясен тәмамлый. Аксубайда шәхси эшмәкәр, аннан  төзелеш өлкәсе өчен җаваплы җитәкче булып эшли, 2010 елда Татарстан Президенты аппаратына эшкә алына. Тагын бер елдан республиканың экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары вазифасына билгеләнә. Өйләнгән, ике улы бар.

intertat.ru

Фикер калдыру