Өч килен

КатегорияӘкиятләр
Автор Администрация сайта

Борын заманда булган, ди, бер карт, аның булган, ди, өч улы. Улларын өйләндергән бу. Олы килене — бай кеше кызы, уртанчысы — урта хәлле, кечесе ярлы кеше кызы икән. Карт: «Минем малларым да күп, эшемне эшләр», — дип, яратып, үз янына ярлы кеше кызын алган.
Бу карт йөз егерме яшендә булган. Ул киленнәрен җыеп әйткән:
— Миңа үләргә вакыт җитә инде, минем сезгә өч соравым бар. Шул сорауларга дөрес җавап биргән кешегә өч йөз сум акча бирәм, — дигән.
Шуннан олы киленен чакырып алган.
— Атай, ни соравың бар, әйт, — дигән килен.
— Бу дөньяда нәрсә симез, килен? — дигән. Килен:
— Нәрсә симез булсын, абзарда симез үгезең бар, суйсаң, биш пот май чыгар, аннан симез нәрсә булсын?! — дигән.
Карт аңа сул кулын гына селтәгән дә икенче сорауны биргән:
— Бу дөньяда нәрсә якты? — дигән карт. Килен әйткән:
— Ярминкәдән алып кайткан көзгене ишегалдына чыгарсаң, бөтен дөнья күренер, аннан якты әйбер булмас, — дигән.
Карт аның бу җавабына да сул кулын гына селтәгән, ди.
Өченче сорауны биргән инде карт:
— Бу дөньяда нинди тавыш иң көчле? — дигән. Килен әйткән:
— Абзарда син җигә торган айгыр кешнәп җибәрсә, бөтен дрнья селкенә, — дигән.
Карт бу җавапка да сул кулын гына селтәгән дә, «сиңа өч йөз сум түгел, өч тиен дә юк» дип, киленвн чыгарып җибәргән.
Хәзер карт уртанчы киленне чакырган да аңа биргән сорауларны. Ул да кайсына җавап биргән, кайсына — юк. Аны да, «сиңа өч йөз сум түгел, өч тиен дә юк» дип, сул кулын гына селтәп чыгарып җибәргән, ди, карт.
Инде карт кече киленне чакырган да әйткән:
— Киленем, — дигән, — сиңа өч төрле сүзем бар, шул өч сүзгә җавап бирсәң, өч йөз сум акча сиңа булыр, — дигән.
Килен:
— Атай, телдән килгәнне әйтеп карыйм, — дигән.
— Кызым, бу дөньяда нәрсә симез? — дигән карт. Килен уйлап торган да:
— Бу дөньяда җирдән дә симез нәрсәне таба алмыйм, — дигән. — Алаймы, бик яхшы, — дигән карт.
Аннан тагын:
— Бу дөньяда нәрсәнең тавышы көчле? — дип сораган. Килен әйткән:
— Ипи-тоз авазы көчле дип беләм, атакай, — дигән.
— Бу дөньяда нәрсә якты? — дигән карт.
— Бу дөньяда ай, кояш якты дип беләм, — дигән килен. Шуннан соң карт килененнән сораган:
— Ни өчен җир симез? — дигән.
— Җирнең симезлеген шуннан беләм, — дигән килене, — җиргә икмәк чәчәбез, шуннан ризыкланабыз, үзебез дә шул җир өстеннән йөрибез.
— Алай булса, ни өчен икмәк-тоз авазы көчле? — дигән карт. Килен әйткән:
— Син бик күп кешеләрне туйдырдың, бик юмарт булдың, ерактан килгән мосафирларны сыйладың. Синең юмартлык хәбәреңне йөз чакрымнан килгән кеше мең чакрымга алып китте. Менә шуңа күрә икмәк-тоз тавышын көчле дип беләм, — дигән.
Ярый, килен, — дигән карт, — инде монысын да әйт: ни өчен соң ай, кояш якты? — дигән.
Килен әйткән:
Ай, кояш бөтен җирне, бөтен илне яктырта, шуннан да якты әйбер таба алмыйм мин, — дигән.
Карт:
— Ярый, килен, бик дөрес җавап бирдең. Шуның өчен мә сиңа өч йөз сум акча, ана сөтеннән хәләл булсын, — дип, аркасыннан сөеп чыгарган, ди.
Шулай итеп, ярлы гаиләдән алган килен башкаларга караганда акыллырак булып чыккан, ди.

Фикер калдыру