Очар өчен ике канат кирәк

КатегорияДини кызыклы мәгълүмат, Кызыклы мәгълүмат
Автор Администрация сайта

Бала тәрбияләү хатын-кыз әхла­гына турыдан-туры бәйле. XX га­сырның ахыры хатын-кыз обра­зына гаять зур тәэсир ясады. Бер яктан, хатын-кызны рульгә утыр­тты, кулына тәмәке тоттырды, чалбар кидерде. Чикләр ачылды. Чит илләргә йөри башладык. Үз гореф-гадәтләребез югалып, оныты­лып торганда яшәешкә чит тради­цияләр кереп оялый. Бу бездә дә тулысынча диярлек чагылыш тап­ты. Туташ һәм ханымнарыбызның гарәп һәм төрек киемнәренә, хиҗапларына төренүе дә – шушы хәлләрнең нәтиҗәседер. Ни өчен бүген мәктәп балалары­на яулык бөркәндерү мәсьәләсенә шулкадәр зур игътибар бирелә, ул мәхкәмәләргә куела, матбугат битләре шул хакта төрле язмалар белән тула?

Мин бу күренешләрнең асылын яшәешебездә гармония югалу белән бәйлим. Дини гыйлемнәр белән дөньяви гыйлемнәрнең ка­мил пропорцияләре җимерелүдә күрәм.

Бөек мәгърифәтчебез Фатих Кәрими: “Өстеңдә Аурупа костю­мы, калебеңдә Ислам булсын”, – дигән. Шушындый кыска форма­да, безгә, киләчәк буыннарга әйтә ул: Аурупа костюмы – образ, дөньяви белемең булсын, мәдәни­ятең булсын, ә әхлагың Исламча булсын, ди. Башка сүзләр белән әйткәндә, тормышта ике канаты­гыз да нык килеш (белемең тирән, әхлагың чиста) очышта булыгыз, ди мәгърифәтче. Дөньяви белемгә төрле кеше төрлечә килә: хезмә­тем, яшәешем буенча аралашкан ханым-туташларның берише дөньяви белемгә өстенлек бирә, дөньяви белемне тормыштагы төп кыйммәтләр рәтенә кертә. Чын, тирән, белем алган туташ-ханымнар, Ислам тәгълиматына да аңлы рәвештә, җиңелрәк, тизрәк килә. Бүгенге көндә тормышта андый ха­нымнар 50-60 процент тәшкил итә. Аларның эш урыннары бар, күбесе тормышта үз урыннарын тапкан, балаларын тыңлаулы итеп үстерәләр, киңкырлы белем бирәләр. Гомумән, белемле, зыялы һәм дини белемнәргә йөз белән борылган ханымнар бүгенге көндә җәмгыятьтә төп көчне тәшкил итә. Алар киенү, хиҗап мәсьәләләрендә дә мөгез чыгармый, конфликтка керми, җәмгыятьтә анарга, анарның хезмәтенә ихтыяҗ зур. Фатих Кәрими васыятенә тугрылыкны мин шу­лай аңлыйм. Аурупа һәм Азия то­ташкан җирлекнең хатын-кыз йөзе, ким дигәндә, без яши торган гасыр­да шундый булыр кебек.

Әйдәгез, башка образга күз са­лыйк: хиҗап һәм кием безнеңчә түгел, гарәпчә яки төрекчә. Бу төркем туташ-ханымнар да шактый күп. Әмма кием – тышкы образ. Мондый образны яшәү рәвешенә әйләндергән ханым-туташлар еш кына, безне эшкә алмыйлар, безгә социумда үзебезне табу авыр, без­нең хокукларыбызны чиклиләр, дип зарлана. Юк, хиҗаплы ханымнар арасында да уңышлы көн күрүчеләр бар. Әмма монда инде алар 50-60 процент түгел, 5-6 про­цент тәшкил итә. Хикмәт нидә? Дөньяви белемнәргә ти­ешле дәрәҗәдә игътибар җитмәүдә. Шуның нәти­җәсендә дини гыйлемнә­рнең дә аксавы, тышкы форманың өстенлек итүе, мондый очракта кешегә тәкәбберлек чире, үпкәләү, кеше өйрәтергә азаплану гадәте “йога”. Гомумән, тышкы кыяфәт – ул әле эчке әхлагың төзек, дигән сүз түгел.

Хиҗапка төренү еш кына, киресенчә, эчке проблемаларның күп булуыннан, аларны чишү юлларын таба алмаудан килеп чыкмыймы икән?

Ничек кенә булмасын, берьяклылык бу. Ә тормыш үзе күп яклы. Мөселманга рәсем төшерергә, музыка белән шөгыльләнергә ярамый, дип сөйләнүчеләргә Ш.Мәрҗани, Г.Исхакый кебек акыл ияләребез боларның берсе дә хәрәм булмавын аңлатып кал­дырган. Милли сынлы сәнгатебезгә нигез салучы рәссам, Коръән-хафиз Бакый Урманче бөек шәхесләребезнең образларын сьннарда җанландырып калдырган. Бүген балаларын мәктәпкә я тубыкка җиткән көрән күлмәкләрдән, гарәпчә бәйләнгән яулыклардан йөртүче, физкультура дәресләрен, театр сәнгатен һәм башка бик күп мәдәни байлыкларны, дөньяви гыйлемнәрне инкяр (отрицать) итүче гаиләләрне аңлау авыр, әлбәттә. Ә инде балаларын мәктәпкә бөтенләй җибәрмичә,  гаилә мәктәбе корып азаплану  (“азаплану”, чөнки гаилә мәктәпләре дә бүген каршылыклар белән, киләчәге ачыкланмаган сораулар белән җан асрый)    шулай ук аңлашылмый.

Шушы турында Фатих Кәриминең әтисенең улына язган хатын китерәсем килә. (Гыйльман хәзрәт – хаҗи, имам, Ризаэтдин Фәхретдиннең җизнәсе. Фатих Кәриминең әнисе – Мәгъсүмә абыстай. Р.Фәхретдиннең олы апасы була. Риза казый хәзрәтләре үзенең галим булып формалашуына нык тәэсир ясаган остаз итеп нәкъ менә җизнәсе Гыйльман хәзрәтне саный).

“Әссәламегаләйкем, углым Фа­тих!

Бабаң, анаң һәм барча туганнарың сәлам, диләр. Хатларыңны алып торабыз. Укуларың яхшы  баруын беләсебез килә. Шулай  язышып тору тиеш.

Углым! Мин сине, гыйлем алып кеше булыр өчен, ерак җирләргә  җибәрдем. Киләчәктә милләтеңә  файдалы кеше булуыңны телим. Сине җибәрүем байлыгым артканлыктан түгел. Синнән башка яным­да биш балам һәм карт атам бар. Юуларның өлешеннән аерып, сиңа кирәклек җибәреп торам. Дөньяда яшәргә гыйлем, төзек әхлак, тырышлык кирәк. Бер сәгать гомереңне дә  бушка үткәрмә. Анда да ишаннар, суфи­лар, яраксыз бушка гомер кичерүчеләр булыр. Кеше сүзенә алда­нып, алар тирәсенә сырышма. Андыйлардан файда күрә алмассың. Сүзләремне хәтереңнән чыгарма! Укырга, күп белергә ялкауланма! Ялкау кеше тере кешеләр арасын­да йөрүче мәет, үлек кебек. Тик кабергә генә күмелми. Уку яшендә әхлагыңны бозсаң, белемнән читтә калсаң, синең өчен һәртөрле бәланең башыңа килүен исеңдә тот! Җанымны фида итәрлек дәрәҗәдә тырышып алган наму­сымны каралтырлык булма! Ялкау һәм бозык иптәшләр белән арала­шуыңны ишетеп белсәм, миннән бер төрле дә ярдәм, мәрхәмәт көтмә.

Ата-анаңның синең өчен бөтен көнкүрешләрен кызганмый­ча игелек иткән фидакярлекләренә каршы эштә булсаң, көфране нигъмәт булыр. Безне шатланды­рырлык, киләчәктә халкыңа үз эшең, гыйлемең белән файда китереп, илгә йолдыз төсле якты би­реп торырлык угыл булып кайту­ыңны телибез. Тагын шуны да хәтереңә төшерик дип уйлыйм: Истанбулның гали уку йортын яхшы тәмам кылып, яхшы имти­хан белән бетерә алсаң, бәлки, Аурупаның берәр мәмләкәтенә барып, гыйлем алырга теләрсең. Германияме, Францияме – үзең  сайлап язарсың. Әгәр һөнәр, тех­ника белән кызыксынсаң, минемчә, Германиягә бару мәслихәт.  Әгәр матур тормыш, матур көнкүрешләр һәм әдәбият китаплары белән танышуны теләсәң, Парижга баруны сайларсың. Кайсына барып укырга теләсәң, безгә мәгълүм кылырсың. Чит телне, мөмкин кадәр, яхшы белеп кайту кирәк дип беләм. Сиңа вәгъдә биргәнемчә, расходлык акча барып торыр.

Күп хәер-дога белән, әткәң Гыйльман Ибраһим улы. Бөгелмә өязе, Миңлебай авылы, 1892 ел, шәүвәл аеның 12се”.

Әйе, бездән эшчәнлегебезне дөрес оештыру сорала. Аның өчен тирән анализ кирәк. Җомга вәгазьл­әрен дә, чыгышларны да күпьяклы итеп алып барырга кирәк. Га­иләләргә дөрес юнәлеш бирү җитми, гомумән, юнәлеш бирү  зәгыйфь дәрәҗәдә бездә. Халкыбызны үзебезнең халкыбыз юлыннан алып бару максаты куярга тиешбездер.

Камәрия Хәмидуллина,

Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе директоры

tatarlarsamara.org

Фикер калдыру