Өчпочмак + Салават = милләтме? (Тарих фәннәре кандидаты Лилия Сәгыйтова белән интервью)

КатегорияИл һәм дөнья хәбәрләре, Кызыклы мәгълүмат
Автор Администрация сайта

Соңгы елларда үзләрен кимсетелгән дип санаган рус милли хәрәкәте тынычланырга мөмкин: күптән түгел уздырылган социологик тикшеренү рес­публикада мыскыл ителгәннәрне таба алмаган. Ә менә татар теленең торышы ничегрәк? Ни өчен татар мәктәп­ләренә баручылар кимегән? Татарларны һаман да мәгърифәтле халык дип санап буламы? Читек­ләр киеп, өчпочмак ашап Салават концертына йөрүчеләрне мил­ләтне саклаучылар дип әйтергә нигез бармы?

Без бу турыда Тарих инс­титутының этнология бүле­генең өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Лилия СӘГЫЙ­ТОВА белән сөйләштек.

– Лилия ханым, сез уздырган социология тикшерүнең нәтиҗәсе нинди булды: утырып еларлыкмы, әллә инде азмы-күпме үсеш бар дип сөенәсеме? Барыбыз да рус милли хәрәкәте вәкилләре чыгарган шау-шуны хәтерли.
– Баштан ук шуны әйтик: бу сораштыру Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы белән уздырылды. Аңа ярыйсы гына акча бүлеп бирелде, шуңа күрә социологлар эзлекле тикшеренү уздыра алды. Сораштыруда Татарстанда яшәүче 1200 кеше катнашты, аларның яртысы – татар, яртысы – руслар, төрле яшьтәге һәм социаль статуста булучы авыл һәм шәһәр кешеләре иде. Моңа өстәп төрле юнәлештәге экспертлар белән әңгәмә корылды, фокус төркемнәр булдырып дискус­сия­ләр оештырылды. Үзегез әйттегез, соңгы елларда безнең Татарстанга таш атулар күп булды. Шикле экспертлар, социологлар фаразлар чыгарды, нәтиҗәләр ясады. Безгә татар теле генә түгел, рус теленең торышын белү дә мөһим иде.

Татарстанда рус теле ким­сетелә дип урам җыеннары уздырылса да, социологик тикше­ренүләр киресен исбатлады. Рус теле кулланылышта һәм үсештә. Сораштыруда катна­шучыларның берсеннән дә рус теле мыскыл ителә дигән сүзләр ычкынмады. Мәгълүмат кыры рус телле, телевидение, Интернет, матбугат, әдәбият, аралашу даирәсе – барысы да рус телле мохит. Шуңа тел торгынлыкта дип әйтеп булмый.
Тикшеренү шуны ачыклады: руслар татар теленә каршы түгел, киресенчә, балаларның татарча белүен телибез дип әйтә. Әмма алар, укытуның нәтиҗәсе юк, ди. Билгеле, бу ачуны кабарта. Вакыт та, көч тә юкка сарыф ителә, дәүләтнең акчасы да исрафка китә булып чыга. Татар телен укытуда методика начар, телне өйрәнүдә аралашу нигезе сайланмый. Югый­сә безгә русларны аралашырга өйрәтү дә җиткән. Сөй­ләш­сеннәр генә!
Монда методикадан тыш кадр­лар мәсьәләсе дә бар. Сер түгел, фәнне укыткан белгечтән дә күп нәрсә тора. Яңа технологияләр кулланылмый икән, телгә, әдә­биятка кызыксыну уяту авыр. Советлар Союзы вакытында иң кәттә дип кайсы укытучылар санала иде? Дөрес, инглиз теле укытучылары. Алар башкалардан аерылып торды. Алар чит телне белүдән тыш, матур ыспай киенде, гомумән, киң карашлы шәхесләр булды. Татар теле укытучыларын үпкәлә­тәсем килми, әмма патриархаль система кысаларыннан чыгарга вакыт. Аларның башка телләрне дә белүче, дөнья гизгән киң карашлы шәхес булулары мөһим. Татар теле укытучыларын чит ил университетларына, белемнәрен арттырыр өчен, стажировкага җибәрү кирәк. Республика сыйфатлы бел­геч­ләрне әзерләр өчен бөтен көчен сала алмыймы? Теләге булганда, ала. Ата-аналар: “Бәй, сезнең мәктәптәге татар теле укытучысы Гарвардта укыганмыни? Алайса, балам аңарда белем алсын иде”, – дип фикер йөртәчәкләренә иманым камил.
– Методика, китаплар һ.б. аңлашыла. Әмма татар теленә ихтыяҗ юк икән, татар мәктә­бендә Билл Гейтс укытса да, балаларын татар уку йортларына бирер өчен чират торулары ике­ле. Ихтыяҗ турында ни диләр соң?
– Балалар арасында сораштыру уздырганда “Татар теле – дәүләт теле”, – дип җавапладылар. Аны өйрәнергә кирәк дигән аңлау бар, тик мотивация җитешми. Яшь­ләргә социаль үсеш мөһим, алар эш урынын, яхшы хезмәт хакын кайгырта. Тел ул – корал. Бүген рус һәм инглиз телләрен белүчеләр ота, татар теле “бесплатное приложение” булып кесәдә йөри. Татар теленең үсеш карьерасында кирәге чыкмаячагын белә торып, ата-аналар үзләренә каршы килә алмый. Аз­мы-күпме аралашу таләп ителгән һөнәр ияләреннән татар телен белү таләп ителсә, өстәмә акча да түләнсә, татар телен өйрәнүгә стимул булыр иде бу. Бүген, чыннан да, татарлар милли мәктәпкә балаларын бирергә атлыгып тормый, чөнки әҗере юк.
– Респондентлар бу уңайдан дәүләткә нинди дә булса дәгъва белдердеме?
– Дәүләт татар теленә карата игътибарсыз дип әйтүчеләр булды. Түрәләрнең телне белеп тә аны кулланмаулары турында зарландылар. Кулланган очракта да татар теле бары тик мәгариф, мәдәният өлкәсенә генә яраклы булганына борчылалар, телнең киңрәк кулланылуын телиләр. Хөкүмәт, Дәүләт Советы утырышлары күбесенчә урысча барганы, документация эшләрендә татар теле төшеп калуын әйтә. Электрон Хөкүмәттә дә татар теленең аксавын билге­ли­ләр. Балык башыннан чери дигән әйтем бар, түрәләргә ки­рәкмәгәч, без тел өчен җавап тотарга тиешме дигән сорау куялар.
Абруй, телгә карата уңай караш төрле кыйпылчыклардан җыела. Мәсәлән, Универсиада халыкта горурлык хисен уятты. “Бу – татарларның эше”, – дигән уңай караш бар. Казанда Иске Татар бис­тәсе уенчык формасында төзек­ләндерелсә дә, ул да уңай тәэсир итә. Юлларның яхшыруы, инфра­структураның уңайлы булуы ке­ше­ләрнең кәефләрен күтәрә. Татар­ның үзаңы күтәрелә. Борынгылыкны саклау да мөһим, әмма ул заманга яраклаштырылган булсын. Менә Шотландиягә карагыз. Алар бәйсезлек өчен көрәшеп, “без” дип чәчрәп чыкты. Борынгы тарихларына чат ябышып, искелекне бүгенге көндә дә акту­альләштерде. Милли кием­нәре – килтны бүгенге тормышка керт­теләр, аны модалы итә алдылар. Без дә татар читекләре белән дөнья мода индустриясен шартлата алабыз. Татарның өчпоч­магы, пәрәмәче, вак бәлеше – шәп фастфуд. Әмма популярлаштыру юк.
– Сез белүемчә, татар телле матбугатны, радио, телевиде­ние­ны тикшергәнсез, укыйлармы, карыйлармы дигәндәй. Без­­нең турында ниләр сөйлә­деләр?
– Татарларга, русларга да “Нинди телдә матбугат укыйсыз? Радио, телеканаллар карыйсыз?” дигән сорау бирелде. Радиолардан татарчасын гына тыңлаучылар саны 2,7 процент тәшкил итә, татарча да, русча да тыңлаучылар – 34 процент. Боларны да татарлар дип исәпләргә кирәк. Соңгы елларда газеталар бетә, актуаль түгел, ябарга кирәк дигән фикерләр ешрак яңгырый, әмма безнең тик­шеренүләр киресен исбатлады. Сораштыруда катнашучы­ларның 76 проценты укыйбыз диде, бу – гомуми сан. Татарча басма матбутны 36 процент авыл кешеләре укуы ачыкланды, шәһәрдә яшәүче укучыларның саны 8 процентка тиң. Шәһәрдә яшәп татарча да, русча да укучылар саны 38 процентны тәшкил итсә, авылда яшәүчеләр 44 процент булуы ачыкланды. Бары тик русча гына укучы авыл ке­шеләре – 20 процентны тәшкил итә. Күрүегезчә, укый торган аудитория зур.
Татар басмаларын гаилә газеталары дип атарга мөмкин. Аларга язылу – озак еллар дәвам иткән традиция. Татарлар гаилә, мәхәб­бәт тарихларын укырга ярата. Бер яктан, бу самимилек булып тоела, ә икенче яктан, халыкның бу темага игътибар бирүе татарларда гаилә институтының көчле булуы турында сөйли. Моны татарга гына хас булган “фишка” дип саныйм. Русларда бу күзәтелми. Күрәсең, татар матбугаты менә шул темаларны куертып, абунә­челәр санын саклый да.
Шәһәрдә яшәп татарча укырга теләгән, әмма үзенә яраклы матбугатны сайлап укый алмаучылар белән проблема бар. Шәһәрдә яшәүче татарлар: “Укыр идек, әмма кызык эчтәлекле матбугат, телеканал, радио юк”, – дип зарланды. Бу сыйфатка барып тоташа. Татар телле журналистлар үзләре үк рус телле журналистлардан калышуларын таный. Икътисад, сәясәт, социаль проблемаларны, ТХК, коррупция темаларын укучыларга кызык­лы һәм файдалы итеп яктыртучы журналистлар юк диярлек. Татар, Татарстанның үсеше турында аз языла. Фаразлау, аналитика язарлык кадрлар берничә кеше белән чикләнгән. Татар журналис­тикасына керәм дип атлыгып торучылар саны кискен кими бара. Сәбәбе – рус әдәбиятыннан БДИ тапшыру. Бу имтихан бик катлаулы. Аны рус балалары да сирәк тапшыра. БДИны рус телендә генә бирергә мәҗбүр булу – безнең өчен зур киртә.
Милли кадрлар – милләт нигезе. Татар телле журналистлар халыкка ниндидер идеяне җиткерер өчен кирәк, бары тик алар ярдә­мендә генә иҗтимагый фикер, милли үзаң формалаша. Кадрларны әзерләү, сыйфатлы контент булдыруда аерым программалар да ярдәм итәр иде. Журналистлар көчле икән, эчтәлек яхшыра дигән сүз, телнең бәясе дә күтәрелә. Моңа игътибар итмәү, аларны кулланмау – ялгышлык.
– Ә китап уку белән ниче­г­рәк?
– “Матур  әдәбият  укыйсыз­мы?” дигән сорауга русча укучылар 78 процент булуы ачыкланды, татарча укучылар саны 5,6 процент кына, татарча да, русча да укырга яратучылар – 16,5 процент. “Нинди телдә җырлар тыңлыйсыз?” дигән сорау да бар иде. Халык татар эстрадасын ярата. Татарча гына тыңлаучылар (авыл кешеләре) 29,4 процентны тәшкил итә, ә шәһәрдәгеләр – 7,4 процент. Русча да, татарча да тыңлаучылар авыл “меломаннар”ның саны 65,3 процентны тәшкил итә, 71,1 процент – шәһәрдәгеләр.
 
– Бездә Татарстан техно­логия­ләр буенча алга киткән рес­публика дип сөйләргә яраталар. Кулланучылар артамы, Интернетта үзлә­ренә кирәклене табалармы?
– 2004 елда республикада кулланучылар саны 16 процентны тәшкил итсә, хәзер бу сан 60 процентка якынлашкан. Авыл кеше­ләренең 40 проценты Интернеттан актив файдалана, шәһәрдә бу сан – 60 процент. Бу уңайдан халыкның мәгълүмат алу өчен татар сайтларын ни кадәр куллану дәрәҗәсен тикшердек. “Интернетта мәгълүматны нинди телдә укыйсыз?” дигән сорауга бары тик татарча гына укыйм дип җаваплаучы 1 кеше булды, татарча да, русча да укыйм диючеләр 3 процентны тәшкил итә, Интернеттан бары тик русча гына мәгълүмат алаучылар – 57 процент.
“Татар телле сайтларга их­тыяҗыгыз бармы?” дигән сорау куелды. 16 процент кеше уңай җавап бирде. 84 процентка кирәкми булып чыкты. Күбесе Интернетны күңел ачу өчен куллана, бу яктан татарча контент начар түгел кебек. Татарча газеталарның язмаларын Интернет аша да укыйлар, әмма сайт­лар­ның сыйфаты начар. Шул сәбәпле Интернетта утырган яшьләр татар газеталарында язылган мәгъ­лү­мат­тан мәхрүм кала. “Матбугат.ру” бу уңайдан яшь­ләрне татар язмаларына кызыксыну уятучы чыганак булып тора. Иң камил татар телле мәгълүматлы сайт булып “Азатлык” сайты кала бирә.
– Лилия ханым, галимнәр зур эш башкарды, көчле һәм зәгыйфь урыннарны ачыклады. Хәзер эш ничек дәвам итә­чәк?
– Дәүләт заказ биргәч, аны тозлап яткырмас, булган тикшеренү­не кулланып эш итәр дигән ышаныч бар. Ничек булыр дип фаразлау авыр, бу сәяси вәзгыятьтән дә, хөкүмәт башында торучыларның ихтыяр көченнән дә тора, икътисадый хәлгә дә бәйле. Карашым болайрак: татар җәмгыяте конфрон­тациядә була икән, алга китеш буласын көтү авыр. Дискуссия булырга тиеш. Түрәләр белән уртак тел табарга кирәк. Дөрес, алар арасында да төрлесе бар. Әмма Рөстәм Миңнехановтан эшләргә, мәсьәләне хәл итәргә кирәк дигән таләп бар. Күпчелек кешенең тавышын ишетү мөһим. Тик идарә­челәр моңа әзерме?
Яңа кызыклы, нәтиҗәле эш­ләгән проектлар бар, әмма алар­ның күпчелеге коры энтузиазм нигезендә башкарыла. Дәүләт үзе нинди проектлар бар дип мониторинг уздырырга, инициативалы яшь­­ләрне йодрык итеп тупларга тиеш. Коры сүз белән түгел, дәүләт казнасыннан акча да тамызырга кирәк. Шәһәр татар мәдәниятен үстерү мөһим, тик аның белән дәүләт шөгыльләнми. Мәсәлән, “Калеб” бар. Бик кызыклы, кирәкле проект, күпме тартып барырлар, белмим. Азмы инициативалы татар яшь­ләре?! Алар янып эшли башлый, Татарстанга файдалы булсын дип тырыша, ләкин үсеш алмыйча проект үлә. Чөнки дәүләт мобиль эшләми. Дәүләттә татар проектларыннан курку да бардыр, Шотландия, Каталония фонында үсеп китәр дип шикләнәләрдер. Әмма күрмәмешкә салышу, аерым шә­хесләрне читкә этәрү радикаль­ләшүгә китерергә мөмкин. Милли кадрлар, руслар әйтмешли, “штучный” товар. Аларны туплап бергә эш итәргә кирәк.
http://matbugat.ru/news/?id=10818

Фикер калдыру