Өлкә хатын- кызларның “Ак- калфак” бүлегенең җитәкчесенә Разия ханым Аюповага!

236342Разия Газимжановна!

Сезне ихлас күңелдән туган көнегез-юбилеегыз белән тәбрик итәбез. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, кайгы- хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел булып, бәхетле озын гомер кичерүегезне телим. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнар һәрвакыт нурлы, күк йөзе һәрвакыт аяз булсын.
Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшәгез!

Иң изге теләкләр белән,

Бөтендөнья Татар Конгрессының Бюро әгъзасы,

Самара региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы Президенты

Ф.Б. КАНЮКАЕВ

 

“Күрше хакы – Тәңре хакы”

Самара өлкә “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Разия ӘЮПОВА үзенең “Татар кафесы”нда ифтар мәҗлесе үткәрде

Самарада күптән түгел генә оешкан “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Разия Әюпованың эше уң булырга охшаган. Чөнки ул аны ничек хәер-дога белән башлап җибәргән булса, шулай дәвам итә дә. Рамазан аенда ул оешманың беренче зур эше итеп үзенең “Татар кафесы”нда ифтар мәҗлесе үткәрде. Мәҗ­лескә Ульян өлкәсенең “Ак калфак” оешмасы рәисе Асия Мөлекова, “Өмет” газетасы хәбәрчесе Рузия Хәлимова, өлкә милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин һәм өлкә Татар мәдәнияте йорты җитәкчесе Рамилә Сафина чакырылган иде. Кунаклар ифтар мәҗлесенә генә түгел, гомумән, Самараны күрергә, биредә яшәүче күпсанлы татарлар тормышы белән танышырга килгәннәр иде.

Ф.Б.Канюкаев дин кардәшләребезне Рамазан ае белән котлады

Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Сезне Рамазан ае белән тәбрик итәм. Раббыбыздан, безгә, барчабызга, барлык халыкларга да тынычлык вә шатлык, бәхет-сәгадәт, һәр йортка иминлек, иркен һәм мул тормыш бүләк итүен сорыйм. Ураза аен бар фазыйләтләрен дә үтәп, чын ихлас күңел, сабырлык белән уздырырга насыйп әйләсә иде. Һәркемгә муллык, тынычлык телим. Рамазан ае мөбарәк булсын!

Һәр мөселманның тормышында түземсезлек белән көтеп алган вакыйга – Изге Рамазан, ураза вакыты, барлык гөнаһлардан арыну, кичерү, рухи яктан чистарыну ае башлана. Чын мәгънәсендә Аллаһ бүләк иткән көннәрдә, Рамазанның һәр сәгате, минутының кадерен белик, югары бәялик, кылган гамәлләребезнең асыл-мәгънәсен аңлап, зур җаваплылык белән үткәрик. Һәм һәрвакыт исебездән чыгармыйк, кылган барлык изгелекләребез өчен Раббыбызның безләргә рәхим-шәфкате киң булыр.

 

Проблемалар буенча фикер алышу

 

12 нче март көнне халыклар дуслыгы йортында татар җәмгыяте лидерлары, ”Дуслык“ Президенты Фәхретдин Бәдретдинович Канюкаев, СОТКА рәисе Әнвәр Имранович Горланов, ”Бердәмлек “ газетасы баш мөхәррире Рәфгать Нәбиуллович Әһлиуллин белән очрашу узды. Очрашу барышында татар телле Самара өлкәсе укучыларының иң яраткан газетасы өстендә еллар буена торучы проблемалар буенча фикер алышынды. ”Бердәмлек” газетасы баш мөхәррире Рәфгать Нәбиуллович Әһлиуллин бәян иткән проблемалар төрле иде. Шуларның бер өлешен көчле иганәчеләрне җәлеп итеп чишеп була. Иганәче ролендә шәхси инвестор да, дәүләт структурасы да була ала. Соңгы елларда газетага дәүләт тарафыннан матди ярдәм ел саен күрсәтелеп килә. Моның өчен җирле хакимияткә рәхмәт белдерергә кирәк. Әмма дәүләт предприятие чыгымнарының нибары чиреген генә каплый.

)
)
)

Самара мөселманнары Мәүлид бәйрәмен билгеләп үтте

Самара региональ «Дуслык» иҗади-иҗтимагый оешмасы, Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте белән берлектә узган елның февраль аенда мөселманнарның зур бәйрәмен – Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.с.) туган көнен үткәргәннәр иде. Әлеге традицияне дәвам итеп, быел, 25 гыйнварда В.Я. Литвинов исемендәге мәдәният йортында Мәүлид бәйрәме уздырылды. Чараның максаты – милләттәшләребезгә рухи һәм дини тәрбия бирү. Быел да Мәүлидне зурлап билгеләп үттеләр. Бәйрәмгә тамашачылар зал тутырып килгән иде. 

Ана теле осталары

Салям 2 дек – 8

“Туган телне үстерү һәм саклап калу – илебезнең киләчәктәге мәдәнияте һәм тарихы” исемле бәйрәмнән күренешләр (видео)

Ватан, патриотизм-бу төшенчәләр туган тел,милли мәдәният, традицияләр һәм Россия халыкларының тарихы белән тыгыз бәйләнгән

2 нче ноябрь көнне В.Я.Литвинов исемендәге мәдәният йортында Самара өлкәсенең татар теле укытучыларын хөрмәтләү кичәсе узды.Бәйрәмне Самара өлкәсе хакимияте һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты ярдәме белән “Дуслык” (“Дружба”) региональ иҗади иҗтимагый оешма уздырды.Бәйрәмгә тулаем Самара губерниясеннән укытучылар җыелды. Чараның тантаналы өлешен “Дуслык” оешмасы президенты,Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бюросы әгъзасы Ф.Б.Канюкаев ачты. Ул Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов һәм Татарстанда яшәүче бар халыкның 17 ноябрьдә Казан шәһәрендә булган авиакатастрофа уңаеннан кайгысын уртаклашты.Һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетыннан бюро әгъзасы Ф.Б. Канаюкаевка телефонограмма

 

Бәйрәм искиткеч булды!

Кичә Самара шәһәренең Литвинов исемендәге мәдәният сараенда туган тел укытучыларын хөрмәтләү буды. Өлкәнең татар, башкорт, чуаш, мордва һәм рус мәктәпләре укытучыларына багышланды бу бәйрәм.
Бәйрәмне оештыручылар: Самара өлкәсе хакимияте һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты ярдәмендә Самара региональ “Дуслык” һәм Самара шәһәр “Ак бәхет” иҗади-иҗтимагый оешмалары.
Кич буе тамашачылар күңелен «KAZAN» бию ансамбле һәм татар эстрадасы йолдызлары чыгышы күрде. Әлеге бәйрәм тамашачылар тарафыннан югары бәяләнде.

Укучы өчен иң гыйбрәтле, иң якты үрнәк – укытучы

Самара региональ “Дуслык” иҗади – иҗтимагый оешмасы инициативасы һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты булышлыгы белән 2013 елның 22 ноябрендә Самара шәһәренең Литвинов исемендәге мәдәният сараенда туган тел укытучыларын хөрмәтләү була. Өлкәнең татар, башкорт, чуаш, мордва һәм рус мәктәпләре укытучыларына багышлана бу бәйрәм. Бәйрәмнең темасы: “Туган телне үстерү һәм саклап калу – илебезнең киләчәктәге мәдәнияте һәм тарихы”. Бәйрәмдә әйдәп баручы педагоглар, ветеран укытучылар катнашачак.

Туган телне үстерү һәм саклап калу- илебезнең киләчәктәге мәдәнияте һәм тарихы

2013 елның 22 ноябрендә Самара шәһәренең Литвинов исемендәге мәдәният сараенда «KAZAN» бию ансамбле һәм татар эстрадасы йолдызлары концерты булачак. Бу концерт Самара өлкәсенең туган тел укытучыларына багышлана. Оештыручылар: Самара региональ “Дуслык” һәм Самара шәһәр “Ак бәхет” иҗади-иҗтимагый оешмалары һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты. Бәйрәмдә алдынгы  укытучылары бүләкләү һәм мактау грамоталары, рәхмәт хатлары тапшыру планлаштырыла.

Бәйрәм программасында «KAZAN» бию ансамбле төрле фестивальләрдә югары бәя алган биюләре белән беррәттән яңа биюләрен дә тамашачыга тәкъдим итәчәк. 15 ел дәверендә бу ансамбль Казан шәһәренең визит карточкасына әйләнде.

“Татар-дуслык” сайты күтәренке рух белән яңа үрләр яуларга әзер!

“Татар-дуслык” сайты җитәкчелеге укучыларын сөендерергә ашыга! Күп санлы укучылар мөрәҗәгатен канәгатьләндереп, күп телле “Татар-дуслык” сайты эшчәнлеген яңарта. Сайтның баш редакторы итеп Гөлфия Ринат кызы Кәримова билгеләнде. “Татар-дуслык” сайты күтәренке рух белән яңа үрләр яуларга әзер!

«Татар-дуслык» сайты укучылары белән хушлаша

Күп телле «Татар-дуслык» сайты ике ел дәвамында татар халкына хезмәт итте. Самара татарларының иҗтимагый, милли, мәдәни тормышында зур роль уйнады, аны киң аудиториягә танытты. Укучылар белән теге яки бу темаларга актив фикер алышты. Шушы көннәрдә сайтның җитәкчелеге, башка эш форматына күчү сәбәпле, сайтны ябу турында карар кабул итте.

Милләтара мөнәсәбәтләрне “гармонияләштерделәр”

 Август ахырында “Валерий Чкалов” теплоходында “Милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү: бүгенге хәл һәм перспективалар” дип аталган фәнни-практик конференция үткәрелде. Форумны Самара өлкә губернаторы администрациясе һәм өлкәбезнең Халыклар дуслыгы йорты оештырган иде.

Конференциядә губернатор администрациясе вәкилләре, милли-мәдәни оешма җитәкчеләре, галимнәр, дин әһелләре, Халыклар дуслыгы йорты әгъзалары һәм журналистлар катнашты.

Форумда татар җәмәгатьчелеген мөфти, Региональ Диния нәзарәте рәисе Талиб хәзрәт ЯРУЛЛИН, Самара региональ «Дуслык» һәм шәһәр “Ак бәхет” иҗади-иҗтимагый оешмалары вәкилләре Идеал ГАЛӘҮТДИНОВ һәм Римма НУРЕТДИНОВА, Сызран шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Илсур ГЫЙЛЬМАНОВ, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте әгъзасы Фәрхәт МӘХМҮТОВ тәкъдим иттеләр.

Конференция күтәргән мәсьәләләр пленар утырышта һәм “түгәрәк өстәл”ләр барышында каралды, милләтара дуслыкны булдыру буенча тәкъдимнәр әзерләнде.

Самара региональ “Дуслык” иҗади – иҗтимагый оешмасы волейбол командасы “Халыклар дуслыгы – 2013” дип аталган II региональ ачык турнирда 3 урынны яулады

16 июнь көнне “МТЛ – Арена” спорт комплексында ир-атлар арасында “Халыклар дуслыгы – 2013” дип аталган II региональ ачык турнир  үткәрелде. Әлеге чараның максаты – милләтара бәйләнешне ныгыту, спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, физкультура һәм спорт белән шөгелләнү өчен уңай шартлар тудыру.

Самара өлкәсе “Дуслык” иҗади – иҗтимагый оешмасы волейбол командасы бу турнирда 3 урынны яулады. Татар оешмасыннан булган бу команданы котлыйбыз һәм  уңышлар телибез.

Нурлат делегациясе Самарада Боз озату йоласында катнашты

Узган шимбә көнне Самара шәһәрендә “Боз озату” йола бәйрәме узды. Ерак гасырлардан бәйрәм торгызуның үзен дә халкыбызның гореф-гадәтләрен яңарту юнәлешендә боз кузгалуга тиңләргә була иде.

Өлкә татарларының бердәмлеген, гөрләп торган тормыш белән яшәвен Бөтендөнья татар конгрессы бюро әгъзасы, Самара өлкәсенең “Дуслык” һәм шәһәрнең “Ак бәхет” мәдәни-иҗтимагый оешмалары Президенты Фәхретдин Канюкаев исеме белән бәйлиләр. Бу олы бәйрәм дә аның идеясе һәм иганәчелеге белән оештырылган. Шәһәрнең 3 мең кешелек Спорт сарае бу көнне чын бәйрәм рухында яшәде. Тамашага килгән һәркемне фойеда оештырылган күргәзмәләр, милли киемнәр, бизәнү әйберләре һ.б. сату, еракларга яңгырап торган милли көйләребез каршы алды.

Самара татарлары “Боз озату” бәйрәмен уздырды

30 нчы март көнне Самараның Спорт сараенда татар халкы бергәләп “Боз озату”, ягъни язны каршы алу бәйрәмен билгеләп үтте. Әлеге зур чараны, Самара өлкәсе хакимияте һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты фатыйхасы белән, Самара өлкәсе “Дуслык” иҗтимагый иҗади оешмасы оештырды.
Халкыбызда бик матур бәйрәм йолалары  сакланып, милләтебезне рухи яктан баетып, җанын чисталап, дәвалап, буыннарны тоташтырып тора. Шул йолаларыбызның берсе – “Боз озату” йоласын борынгы бабаларыбыз юкка гына уйлап тапмаганнар. Аннан сихәт, зур чистарынулар күргәннәрдер. “Боз озату” йола бәйрәме борынгы бабаларыбыз мирасы кабат халкыбызга әйләнеп кайтты.

«Боз озату» бәйрәме күңелле үтте

30 март көнне Самара шәһәрендә гаҗәеп вакыйга- Беренче өлкә татар халкының “Боз озату” бәйрәме узды. Әлеге грандиоз бәйрәмне Бөтендөнья Татар Конгрессының Бюро әгъзасы, Самара региональ “Дуслык”  һәм Самара шәһәр “Ак бәхет” иҗади-иҗтимагый оешмалары Президенты Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаев оештырды.

Шәһәрнең 3 мең кеше сыешлы боз сарае кунаклар белән тулды. Залда Самара өлкәсе халкы гына түгел, ә күрше регионнардан килгән кунаклар да байтак иде. Һәркемнең йөзендә елмаю, күтәренке кәеф иде.

“Боз озату”га килегез!

Эх тала, тала, тала…

Тала ике беләгем…”

Бу татарча җырны Россиянең халык артисты Надежда Бабкина һәм аның “Русская песня” ансамбле Беренче өлкә татар халкының “Боз озату” бәйрәмендә башкарачаклар. Чара 2013 елның 30 мартында Самара шәһәренең Боз сараенда үтәчәк. Ул көндезге 12.00 сәгатьтә башлана. 

Самара шәһәренең Спорт сараенда “Боз озату” бәйрәме үтәчәк

Самара региональ «Дуслык» һәм шәһәр “Ак бәхет” иҗади-иҗтимагый оешмалары, Самара хакимияте, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты ярдәмендә татар халкының “Боз озату” дип аталган милли бәйрәме узачак. Ул 30 март көнне Самара шәһәренең Спорт сараенда үтәчәк.

Боз озату” – табигатьнең кышкы йокыдан уянуын, Идел елгасының бозлары күтәрелүне, әйләнә-тирәнең язгы яңаруын тасвирлый.

“Мондый чараларның максаты -мөселманлыгыбызны, татарлыгыбызны арттыру бит”

Бу фикернең авторы танылган журналистыбыз Эльмира Шәвәлиева. Сүз күптән түгел Самараның Киров мәйданындагы Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда уздырылган “Мәүлид-ән Нәби”-ягъни Пәйгамбәребезнең туган көненә багышланган чара турында бара. Бәйрәмнең күпкырлы яхшы сыйфатларына бәя биреп, автор “дөрес, яхшыртасы яклары да юк түгел” диеп, бу тамашаның җитешсезлеген “дәүләт телебез рус теле булганлыктан, бәйрәм рус телендә алып барылачак” дигән сүзләрдән гаеп табарга тырыша. Һәм инде бәйрәмне алып баручыны гаепләргә тырышып, “Бу, бәлки, залда утыручы бердәнбер рус кешесе-шәһәр администрациясе вәкиле өчен эшләгәндер”,-диеп кырыс нәтиҗәгә килә.

БТК БК Бюросының 2013 елда беренче утырышы узды

Агымдагы елның 5 февралендә Бөтендөнья татар конгрессының V съездында яңа сайланган Башкарма комитеты Бюросының утырышы узды. Утырышны БТК БК рәисе Ринат Закиров алып барды. Анда БТК бюро әгъзаcы, Самара региональ  “Дуслык” оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев та катнашты. Әлеге утырышта БТК БКның 2013 елга эш планы каралды.

Бюро әгъзаларын сәламләп, Ринат Закиров татар дөньясында булган кайбер вакыйгаларга тукталды. Аның әйтүенә караганда, декабрь аенда узган съезд алдагы эш юнәлешен билгеләргә ярдәм иткән, 2013 елның эш планы да съезда яңгыраган тәкъдимнәрне исәпкә алып төзелгән.

Уйнат әле гармуныңны…

Бөтендөнья татар конгрессының бишенче съезды барган көннәрдә кем генә шулай дәшмәде икән якташыбыз Идеал Галәветдиновка?

Үзенең тугры юлдашын – РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибгатуллин буләк иткән гармунын бер генә шәрәфле вакыйгадан да калдырмаган отставкадагы полковник, татар җанлы Идеал Муса улы съезд чараларында да иңеннән төшерелмәде бит. Шуның белән съездның үзәгендәге җан елымлы кешесенә әверелеп куйгандыр да әле ул, мөгаен.

Мәүлид бәйрәменә багышлана

Самара мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, өлкә мөфтие Талип хәзрәт Яруллин җитәкчелегендә Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте башлыгы, баш мөфти Шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдинның вәкиле Мөхәммәд хәзрәт Таҗетдин, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бюросы әгъзасы, “Дуслык” Самара региональ иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев катнашында өлкәбездә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (г.с.в.с.) туган көнен – Мәүлид-ан-Нәби бәйрәмен билгеләп үтү турында киңәйтелгән киңәшмә үткәрелде. Анда 2 февральдә сәгать 10да Самараның Киров мәйданындагы Мәдәният сараенда, 3 февральдә Камышлы районының Иске Ярмәк авылында һәм Похвистнево шәһәрендә бәйрәм чаралары уздыру турында карар кабул ителде.

«Дуслык» һәм «Ак бәхет» оешмаларының яшьләр бүлегендә – яңа җитәкче!

Дуслык” һәм “Ак бәхет” оешмаларының яшьләр бүлегенә яңа җитәкче буларак Гөлфия Ринат кызы Кәримова билгеләнде. Ул әлеге оешмалар оешуының беренче көннән үк аларның әгъзасы булып тора һәм аларның эшчәнлегендә актив катнаша. Гөлфия күптапкырлар “Дуслык” оешмасын өлкә, регионара милли бәйгеләрдә тәкъдим итте, аларда призлы мактаулы урыннарга ия булды.

Гөлфия Кәримова Идел буе дәүләт социаль-гуманитар университетта – рус теле һәм әдәбияты укытучысы, Самара дәүләт иктисад университетында юрист белгечлеген үзләштерә. Кияүдә, ире – Рушан Каримов.

Г.Р.Кәримова – аралашучан, барысы белән дә уртак тел табучан. Ул үзе тирәли фикердәшләрен туплый алыр, дип өметләнәбез. Йөкләнгән бурычларын үтәр, дип ышанабыз.

Похвистнево районының Мәчәләй авылы халкы башка төбәкләрдә яшәүче мәчәләйлеләр белән очрашачак!

БТК әгъзасы,

Самара региональ “Дуслык”иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Ф.Б. Канюкаевка

Хөрмәтле Фәхретдин Бәдертдинович!

 Тарихи мәгълүмәтләрдә расланганча Россиядә берничә Мочәли авылы бар:

- Түбән Новгород өлкәсе Пильнә районында Иске һәм Яңа Мочәли авыллары,

- Самара өлкәсе Похвистнево районында Мәчәләй авылы,

- Пенза өлкәсе Каменка һәм Вадинка районнарында Мочалейка авыллары,

- Татарстан Республикасы Чүпрәле районында Мочәли (Мунчәли) авылы.

Бу авылларның башлангычы булып Ниҗгар өлкәсендәге Иске Мочәли авылы, аннан чыккан кешеләре тора дигән мәгълүматлар да бар тарихта. Чүпрәле районында урнашкан Мочәли (Мунчәли) авылы турында тарихи китап чыгару максатында бер төркем район активистлары, язучылар Түбән Новгород өлкәсе Пильнә районында урнашкан Иске һәм Яңа Мочәли авылларында, Самара өлкәсе Похвистнево районында урнашкан Мочалеевка авылында булып, материаллар туплаганда без моңа тагын бер кат инандык. Бу авылларда башлыча мишәр халкы яши, кешеләрнең күбесенең фамилияләре охшаш, ошаган кешеләр дә юк түгел. Бүгенгесе көндә шушы авылларда яшәгән милләттәшебез охшаш телебезне, гореф гадәтләребезне саклап яшиләр.

Изге айда изге гамәлләр

Рамазан шәриф аенда көн яктылыгы дәвамында аш-сулардан тоелу Аллаһыбызның Адәм балаларына бер сынавы булса, аның икенче ягы – изге гамәлләр кылу, Коръән аятьләрен укып, үзеңнең мөселманлыгыңны ныгыту. Шул изге гамәлләрнең берсе – ифтар мәҗлесе уздыру, ягъни үзеңнең туганнарыңны, мөселман кардәшләреңне чакырып, аларны хөрмәт итү, безнеңчә “авыз ачтыру”. Рамазан аеның өченче тәүлегендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, «Дуслык» оешмасы Президенты Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаев бу вазыйфаны үз өстенә алып, Самара өлкә мөселманнары Диния нәзарәте карамагындагы “Нур” мәдрәсәсе ашханәсендә ифтар мәҗлесе уздырды.

Балалар Сабантуе – күңелле бәйрәм

Быел Кинел-Черкасс авылының «Колос» санаторий-лагерында 130 татар-мөселман баласы ял итә. Алар ике отряд булып Самараның «Нур» мәдрәсәсе мөгаллимнәре, шәкертләр кулы астында дини мохиттә тәрбияләнәләр.

Җәйге ялда балалар күңеленә кыска вакыт эчендә зур тәрбия һәм гыйлем сеңдерелә. Алар хәләлне хәрәмнән аерырга, намаз кагыйдәләренә, мөселманча тормыш рәвеше алып барырга, олыларны хөрмәт итәргә өйрәнәләр.

5 июльдә “Колос” санаториясенең бөтен сменасы (250 бала) өчен өлкә Диния нәзарәте, Самара региональ «Дуслык», Самара шәһәр “Ак бәхет”  иҗади-иҗтимагый оешмалары тарафыннан татар милли Сабантуй бәйрәме оештырылды. Икенче ел рәттән “Дуслык” оешмасы җитәкчесе — «Алияфарм» даруханәләр челтәре генераль директоры, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаев бәйрәм бәйгесендә катнашучылар өчен бүләкләр тәкъдим итте.

«Барлык көчебезне дә туган Мәчәләй авылыбызны күтәрергә кызганмыйк!”

Похвистнево районы Мәчәләй авылында үткән Сабантуй беркемне дә битараф калдырмады. Мәчәләйлеләр әле дә безгә рәхмәтләрен белдереп торалар, Татарстан Республикасыннан килгән артистлар катнашындагы мондый күләмле чараны биредә алар әлегә кадәр күргәннәре булмады шул.
Мәчәләй авылы поселениесе башлыгы Сафиулла Насыйбуллович Максутов безгә – Самара региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасына милли бәйрәмне бергәләп үткәрергә кирәк, дигән тәкъдим белән мөрәҗәгать итте. Без озак уйлап тормыйча, Сабантуйны оештыручы эшче төркемне булдырдык. Мине аның рәисе итеп билгеләп куйдылар. Бу зур чараны ике атна эчендә әзерләргә тиеш идек. Бик авыр булды, әмма авылдашларым белән бергәләп бу эшне башкарып чыгара алдык.

Матбугат көне сабаклары

Россия Журналистлар берлегенең Самара өлкә оешмасы Струковлар паркында XIX “Матбугат-2012” фестивален уздырды. Быел фестиваль өлкә Журналистлар берлегенең 55 яшьлегенә багышланган иде.

Матбугат чараларына битараф булмаган меңләгән кеше өчен самаралыларның яраткан бәйрәме бу юлы да программа төрлелеге һәм милли төсмерләре белән шатландырды.

Бәлки, хәтерлисездер, үткән елгы фестивальдән соң безнең газета “Струковлар паркының “телсез күкеләре” мәкаләсе белән ачуын баскан иде. Дөрестән дә, 17 ел буе үзебезнең мәйданчыкны оештырып, дистәләгән укучыларыбызга да, үзебезгә дә бәйрәм ясаган газетаны телсез калдырсыннар, ди, инде.

Без исән һәм яшибез әле бу дөньяда…

Мин әле һаман быелгы Бөек Җиңү бәйрәмендә алган тәэсирләремә һәм хисләремә чумып яшим. Балачагымнан ук мәктәбебезнең укучылары, укытучылары бергәләшеп беренчеләрдән булып авылыбыз уртасына сугышта һәлак булганнар хөрмәтенә куелган истәлек ташына чәчәкләр куярга бара торган идем. Быел да Җиңү бәйрәме Самара шәһәренең Дан мәйданындагы обелиск янына барып, һәлак булганнарны искә алырга ният кылдым. Бәлки, өлкәбезнең һәм шәһәребезнең милли татар оешмалары да бу эштә катнашырлар дип өметләнсәм дә, моны белүчене таба алмадым. Шуңа күрә чарага үзебезгә, аерым гына барырга туры килде.
8 май иртәсендә күршем, өлкә башкорт Корылтаеның актив әгъзаларының берсе, озак еллар “Ыргыз” башкорт газетасының мөхәррире булып эшләгән Сәлимә ханым Краснова-Игенбетова белән матур киемнәребезне киеп, бәйрәмчә ясандык та, чәчкәләребезне тотып, Дан мәйданына киттек.
Көне шундый матур – күк йөзе аяз, кояш елмая. Мәйданга якынлашкан саен музыка тавышы ныграк яңгырый башлады. Без барып җиткәндә аерым-суырым әби-бабайлар, орден-медальләрен таккан сугыш һәм тыл ветераннары бер-берсе белән күрешеп, хәл-әхвәл сорашып, үзләренең кайсы районнан, кайсы оешмадан икәнлекләрен белдереп, сөйләшеп торалар иде.

Идеал бит ул!

Исеме җисеменә туры килеп тора Идеал ага Галәүтдиновның. Әтисе белән әнисе бигрәкләр дә белеп кушкан. Һәр нәрсәгә җитешә, һәр нәрсәне булдыра – кыскасы, эш-гамәлләре бар кешегә өлге итеп куярлык. Ул үзе – Нурлат районы Бикүле авылында туып үскән гап-гади татар улы. Бүген Самара шәһә­рендә яши. 35 ел гомерен хәрби хезмәткә багышлаган.

Бу көннәрдә Идеал Муса улының 75 яшьлек юбилей көннәре. Самарада беренче чиратта бигрәк тә милләттәшләребезнең яшәү рәвеше, аларның үзара дуслыгы, бердәмлеге күзгә чалына. Идеал ага исә һәр эшнең үзәгендә кайный. Аның белән шәһәр мэры да, “Дуслык” татар иҗ­ти­магый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев та киңәш-табыш итә. Укытучы­ларның белемен күтәрү институтында “Ислам тарихы һәм культурасы” дигән темага лекция дә укый ул. Һөнәрләре дә күп аның. Тальян гармунда сыздырып уйнап җибәрсә, чын ар­тистларың бер читтә торсын. Язу-сызу өлкәсендә дә күпләр белән ярышырлык әле. Китап­лар авторы. Талантлы җитәкче Фатыйх Сибагатуллин белән дә туган ягына багышлап китап нәшер иттеләр.

Татар гаиләсе – тамырлы никах

Катнаш никах безнең милләтебезнең үсешенә киртә булып тора, дип фикерлиләр Самара региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы әгъзалары һәм  татар гаиләсе сагында торалар. Әнә бу көннәрдә оешманың активистлары – Мәчәләй авылында туып-үскән  татар яшьләре – Самара шәһәренең дәүләт һәм муниципаль идарә итү академиясе студенткасы Эльмира Нургали кызы Субеева һәм Көнчыгыш дәүләт унивеситетының юридик факультетында белем алучы Рафаэль Мөхәммәтгали улы Мөрхәбинов гаилә корып җибәрәчәкләр. Алар бу хакта  “Дуслык” оешмасы президенты Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаевка да җиткерделәр һәм үзен мөхтәрәм кунак буларак туйларына да чакырдылар.

Йөрәкләрдә мәңгелеккә калыр

Татарстанның халык артисткасы Фирдәүс Әхтәмованың вафат булуына менә инде айдан артык вакыт үтеп тә киткән. Татар тамшачысының хәтеренә уләле яшь чагында Галиәскар Камал пьесасы буенча куелган “Беренче театр” спектаклендә Биби ролен башкаручы буларак кереп калган иде.
Самара региональ “Дуслык” татар иҗади-иҗтимагый җәмгыяте активистларына да Фирдәүс апа бик якын. Чөнки 2011 елда Казанда узган XXI Татар яшьләре көннәрендә безгә аның белән танышып, аралашырга насыйп булды.

Безнең команда бары тик уңышларга гына ирешергә ниятли!

Безнең “Дуслык” оешмасының  үз командасы да мини-футбол буенча II “Халыклар дуслыгы-2012” турнирында катнашты, сайлап алу турында икенче урынны яулады.

Гомумән Мәчәләй авылы егетләреннән торган “Дуслык” командасы сайлау турнирында “Кайрат” казах, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе яшьләренең “Идел” , үзбәк һәм әрмән җыелма командалары белән уйнады.

Ә нәтиҗәләр болай булды: “Дуслык” – “Идел” (3:4), “Дуслык” – “Кайрат” (8:2), “Дуслык” – үзбәк җыелма командасы (9:2), “Дуслык” – әрмән җыелма командасы (1:4).

Милли кием тегү – күңелем ихтыяҗы

Милли кием һәр халыкның аермасы булып тора. Татар халкы да, башка милләтләр кебек үк, элек-электән үзенең киемнәре белән аерыла. Аларда халыкның рухи байлыгы, милли үзенчәлекләре чагыла.
Билгеле, гасырлар үтү белән, татар халкының киенү рәвеше зур үзгәрешләр кичерде. Бүгенге көн модасы күбесенчә Көнбатыштан килә. Әмма кайберәүләр үзләренең тамырларын истә тотып, дини таләпләргә туры китереп, милли мәдәниятебезнең үсүен дәвам итәләр һәм, традицион костюм элементларын кулланып, киемнәр дә тегәләр икән. “Дуслык»  оешмасы активисты Алсу БАЯҖИТОВА нәкъ шундый осталардан санала. Аның үз һөнәрханәсе бар, биредә ул кием ремонтлау белән шөгыльләнә. Төп эше бик күп булуга карамастан, оста кыз үзенең яраткан мавыгуына да вакыт таба – татар милли һәм дини киемнәр тегә.

Укытучылар дин тарихын өйрәнәләр

Россиянең берничә төбәгендә эксперимент рәвешендә дин дәресләре укытыла башлады.Ә 2012 елның сентябреннән илебезнең бөтен мәктәпләрендә дин тарихын, дини әхлак һәм мәдәният кагыйдәләрен өйрәнү мәҗбүри булачак.
Яңа курс, мәктәптәге башка предметлар кебек үк, дөньяви булып санала, һәм аны объектив карашлы укытучылар гына алып барырга тиеш. Шуңа күрә Самара өлкә мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү институтында традицион диннәр нигезен укыту өчен укытучыларны әзерләү башланды. Биредә ислам дине нигезләрен укыту “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасының киңәшчесе, институтның приват-укытучысы, “Ислам: тарих һәм мәдәният” дип аталган әсбап авторы Идеал Галәветдиновка йөкләнгән.

Гүзәл затларга булган җылы теләкләр җыр-биюләр аша юлландылар!

Бәйрәмнәрдә – бәхет тантанасы,
Җан сафлыгы, күңел яктысы.
Гомер буе озатып бара безне
Бәйрәмнәрнең көрсез ак төсе.
Ел саен җылы кояшлы көн һәм күтәренке кәеф белән бергә яз безгә нәкъ шундый саф, күңелле, якты Халыкара хатын-кызлар көнен алып килә. 2 мартта Самараның Киров мәйданындагы Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда шушы матур 8 Март бәйрәменә багышланган зур концерт узды. Гүзәл затлар хөрмәтенә бу чараны Самара региональ “Дуслык” һәм Самара шәһәр “Ак бәхет” иҗади-иҗтимагый оешмалары үткәрде. Шәһәребезнең “Яктылык” татар мәктәбе укучылары һәм  “Дуслык” оешмасы активистлары ике бүлектән торган өч сәгатьлек карап туймаслык тамаша күрсәтте. Гүзәл затларга булган җылы теләкләр җыр, бию, шигырьләр аша юлландылар. Бу кичне тамашачы залы шыгрым тулы иде.

Бүген ТР Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә!

Татарстан Республикасы Президенты
 Рөстәм Нургали улы МИҢНЕХАНОВка

Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич!

Самара өлкәсе татарлары һәм шәхсән үз исемебездән Сезне 55 яшьлек юбилеегыз уңаеннан йөрәк түрләребездән чыккан ихласлылык белән тәбрик итәбез.
Сез Татарстанны җитәклисез, дәүләт эшендә олы вазыйфаны башкарасыз. Татарстан – милләтара һәм динара тынычлык үрнәге, һәрьяклап үсештә булган республика. Шуңа да Сезнең һөнәри осталыгыгыз, сәяси зирәклегегез олы хөрмәткә лаек.

Самарадан делегация Шамил Зиннур улы Закиров белән хушлашу мөрәсимендә катнашты

27 февральдә татар халкының сәнгате бик зур югалтуга дучар булды. Гомерен милли мәдәниятебезне үстерүгә багышлаган күренекле шәхес – Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры мөдире Шамил Зиннур улы Закиров арабыздан вакытсыз китеп барды. 28 февральдә театрның зур сәхнәсендә аның белән хушлашу җыены узды.

“Туган мәктәп” проекты өметле булырга охшаган

Самараның Халыклар дуслыгы йортында өлкәбездә милли мәгарифне үстерү буенча 2013-2017 елларга каралган “Туган мәктәп” дип аталган максатлы программа проекты тикшерелде

Эш шунда ки, былтыр 7 октябрьдә Самараның “Як­тылык” татар мәктәбендә Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаев җитәкләгән “Дуслык” Самара региональ, “Ак бәхет” шәһәр иҗади-иҗтимагый оеш­малары инициативасы белән полимәдәни мохитта татар те­лен саклау һәм үстерү пробле­маларына багышланган фәнни-практик конференция уздырыл­ган иде. Аның резолюциясе бу­енча Самара өлкәсе губернато­ры Владимир Артяковка регио­ныбыздагы милли мәгарифнең үтә дә мөшкел хәлдә бу­луы турында хат юлланып, конференциядә катнашучылар исеменнән өлкәбездә милли мәгарифне үстерү буенча мах­сус программа төзү  кирәклеге турында әйтелгән иде.

Мәчәләйдә кунакта

Иманлы халык

Самара Региональ «Дуслык» иҗади иҗтимагый оешмасының вице-президенты Рафыйк  Габдулла улы Бадамшин тәкъдиме һәм ярдәме белән аның төп йортында – Мәчәләй авылында яшәүче әти-әнисе Габдулла Габсаләм улы һәм Миңлегөлсем Сәүбән кызының өендә Мәүлид мәҗлесе узды. Авыл халкы мул табын тирәли Коръән укып, салаватлар, мөнәҗәтләр әйтеп, Пәйгамбәребезнең туган көнен бәйрәм итте.
Мин дә әлеге дини чарага чакырылып, бик матур җирдә урнашкан  Мәчәләй авылында кунакта булып кайттым. Милләттәшләремне күреп бер сөенсәм, биредәге халыкның динлелегенә хәйран калып, күңелем тагын да үсте сыман.
Мәҗлестә миңа авыл мәчете мулласы Таһир Булатов белән аралашып алырга да мөмкинлек туды. Ул Мәчәләйдә тәртип хөкем сөрүе, авылда дүрт мәчет туктаусыз эшләп торуы хакында сөйләде. Аның сүзләренчә, һәр гыйбадәтханәгә 12-18 карт йөри, җомга көннәрендә намазга халык тагын да күбрәк җыела икән.

Мәхәббәтсез яшәү ярамый

Cамараның Халыклар дус­лыгы йортында татар яшьләре өчен Гашыйклар көненә ба­гышланган кичә булып үтте. Аны “Дуслык” Самара регио­наль иҗади-иҗтимагый оешма­сы оештырды.

“Халкым минем” иҗат бәйгесе рухи кыйммәтләрне саклау юлында

Самара өлкәсенең Похвистнево районы Гали авылында “Халкым минем” IV иҗат фестивале узды. Аны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы, Похвистнево районы “Туган тел”, “Бөтенроссия татар авыллары” оешмалары, “ТНВ” телерадиокомпаниясе берлектә оештырды. Фестивальдә Самара өлкәсенең татар авыллары үзешчәннәре катнашты.

Гали авылы бу көнне бик күп мәртәбәле кунакларны каршы алды. Алар арасында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының мәгълүмат һәм аналитика бүлеге җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлназ Шәйхи, Бөтендөнья татар, Татарстанның “Яңа гасыр” телекомпаниясе журналисты, “Халкым минем” тапшыруының авторы Ләйсәнә Садретдинова, Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәләхов һәм башкалар бар иде.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Самара өлкәсенең татар авыллары белән кызыксына

Самара өлкәсе “Дуслык”
иҗади иҗтимагый
җәмгыяте рәисе
Ф.Б.КАНЮКАЕВка

Хөрмәтле Фәхретдин Бәдретдинович!

      Мәгълүм булганча, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты агымдагы елның март аенда Бөтенроссия татар авыллары вәкилләре җыелыш үткәрергә планлаштыра. Әлеге уңайдан мәгълүмат базасын яңарту зарур.
Сездән, 2012 елның 20 февраленә кадәр, түбәндәге мәгълүматларны тулы һәм төгәл рәвештә, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына юллавыгызны сорыйбыз:
1. Өлкәгездәге (республикагыздагы, краегыздагы) татар авыллары исемлеге (русча, татарча исемнәре).
2. Һәр авылдагы халык саны.
3. Авыл табигый газ челтәренә тоташтырылганмы?
4. Катнаш (төрле милләт вәкилләре яшәгән) авыллар. Халык саны, татарларның ничә процент тәшкил итүе.
5. Авылларга нигез салыну еллары.
6. Җирле үзидарә җитәкчеләренең исемнәре, адрес, e-mail, факс һәм телефоннары (булган очракта авылның сайты).

Ихтирам белән,
Р.З. ЗАКИРОВ,
Бөтендөнья татар конгрессы
Башкарма комитеты рәисе.

«Ак бәхет»кә – ак юллар

Шушы көннәрдә өлкә татар «Дуслык» иҗади иҗтимагый җәмгыятенең кече туганы бу­лып саналган Самара «Ак бәхет» шәһәр татар иҗади иҗтимагый җәмгыяте утырышы булып үтте. Киңәшмәдә аның эшчәнлеге тикшерелде.

Тукай теле башка милләтләрдә дә кызыксыну уята

Татар кешесенең рус телен өйрәнүенә исебез дә китми кебек, ә менә башка милләт вәкилләренең ана телебезне үзләштерергә теләвенә битараф калып булмый. Андыйлар бик сирәк очраганга соклануыбыз югары дәрәҗәдәдер инде. Нәкъ менә шундый гаҗәеп кешеләр белән таныш региональ татар «Дуслык» иҗади иҗтимагый оешмасы әгъзалары  да.

Matbugat.ru һәм Тatpressa.ru дайджест-порталларда үз сайтыбызның бүлекләрен булдырдык!

Хәзерге кызу заманда дөньядан калышмый, мәгълүмат агышы артыннан ияреп барырга кирәк. Шуңа да яшьләр яңалыкларны күбрәк кызу темпта эшләүче интернет челтәрләреннән карарга ияләнде. Моны исәпкә алып без «Дуслык» һәм “Ак бәхет” оешмаларының уртак сайтын (http:// tatar-duslyk.ru) булдырдык һәм аны кызыклы һәм оператив мәгълүматлар белән баетып торырга уйлыйбыз.
«Дөнья пәрәвезе»ндә татар газеталарын һәм сайтларын берләштерүче Matbugat.ru һәм Тatpressa.ru дайджест-порталлары белән дә бергә эшләргә керештек: хәзер бу сайтларда безнең бүлекләребезне дә таба аласыз:

«Алда безне зур эшләр, кызыклы вакыйгалар көтә»

Юмарт булу, хәләл малыңны мохтаҗлар белән бүлешү – мөселман кешесенең иң күркәм сыйфатларыннан саналган һәм санала да. Шуңа күрә дә татар халкы арасында хәйриячелек, меценатлык көчле булган. Алар рәтендә тарихта онытылмас эз калдырган Акчуриннар, Рәмиевлар гаиләләрен күрсәтергә була.

Үзгәртеп кору заманнары үз байларын, үз меценатларын тудырды. Самарада шундыйларның берсе – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, Татарстан республикасының атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре исеменә ия булган эшмәкәр, «Алия-фарм» даруханәләр челтәре президенты, өлкә татар «Дуслык» иҗади иҗтимагый җәмгыяте һәм шәһәр татар «Ак бәхет» иҗади иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Бәдретдинович Канюкаев. Ул халкыбызның тарихи һәм мәдәни мирасын үстерүгә өлеш кертүне үзенең бурычы итеп саный.