Оештыру җыелышы

КатегорияБелдерүләр, Өлкә татарлары
Автор Администрация сайта

Самарада “Ак калфак” оешмасы булачак

Самараның “Дуслык” региональ оешмасы каршында өлкә хатын-кызларының “Ак калфак” бүлеген оештыру буенча инициатив төркем булдырылган иде. Ниһаять, оештыру комитеты бу яңа оешманың оештыру җыелышын үткәрергә карар кылды. Ул 5 июньдә 17 сәгатьтә Самараның Халыклар дуслыгы йортының тамаша залында уздырылачак.
Җыелышның көн тәртибенә оештыру мәсьәләләре – оешманың эш тәртибен (положениесен) раслау, әгъзалар кабул итү, совет һәм бюро әгъзаларын сайлау, җитәкчеләрен – рәисен, рәис урынбасарын, бүлекчәләр мөдирләрен билгеләү, 2014 елга эш планын тикшерү һәм башкалар кертелгән.
Оештыру җыелышына өлкәбезнең һәм шәһәребезнең бөтен иҗтимагый татар милли-оешмаларында эшләүчеләрне һәм милләтебезгә кагылышлы проблемаларга битараф булмаган хатын-кызларыбызны чакырабыз.
Килегез, күрегез, фикер алышуларда катнашыгыз!

Разия Әюпова,
Самараның “Розалина” татар кухнясы хуҗабикәсе, өлкә “Ак калфак” бүлеген оештыру буенча инициатив төркем җитәкчесе.

Фикер калдыру