Өйдә кем баш?

КатегорияИл һәм дөнья хәбәрләре, Кызыклы мәгълүмат
Автор Администрация сайта

news_11649Хәзер хатын-кызлар бар нәрсәне үз кулларына алырга омтыла. Ирләр кебек киенүне әйтеп тә торасы юк инде. Кирәк икән, машинасын да йөртә, атын җигә, тракторын да иярли хатын-кыз. Югыйсә гүзәл затларның урыны өйдә ашарга пешереп, йортны тәртипләп тоту булырга тиеш тә бит. Әмма хәзерге хатын-кызлар ирләргә аркаланып утырырга өйрәнмәгән шул.

Күптән түгел мәктәптә ремонт эшләрен башкарыр өчен ир-ат кирәк булды. Ата-аналар арасыннан электр эшен белгән кешене эзли башладым. Укытучы, фәлән баланың әтисенә шалтыратып карарга кирәк дигәч, шул ке­шенең хатынының номерын җый­дым. Өйдә иренең дә тавы­шы ишетелеп тора. “Ирегез иртәгә сыйныфтагы утны башкачарак куеп бирмәс микән?” – дим. “Бирә, ник бир­мә­сен. Тәк, ул бүген эштән кайтты, иртәгә кичкә генә бара. Ярар, килер”, – диде. Ире өчен хатынының болай җавап бирүен заман хатын-кызы булсам да, аңлап җиткерә алмадым.

Ни өчен ирләрнең дәрәҗәсе шулай кинәт кенә төшеп китте соң? Моңа кем гаепле? Бар гаеп хатыннардамы? Әлеге сорауларга җавап табар өчен психолог Эльвира Сафинага мөрәҗәгать иттек.
– Элеккеге кебек ирләрне хөрмәт итеп яшәү бетте инде ул. Хәзер акчаны кем күбрәк эшли, шул гаиләдә баш булып санала. Хәзер хатын-кыз дилбегәне үз кулына алган. Миңа еш кына гаи­ләдә үзен кирәксез дип саный башлаган ир-атлар да килгәли. Андыйларның күбесенең эшлисе килми, күңеле төшкән, үзен гаи­ләдә чит кеше итеп хис итә. Әм­ма шул вакытта бар тормышын хатынына тапшырган ир-атлар күп. Арада чын ир булып калганнары да җитәрлек. Мондыйлар укымышлы кешеләр арасында оч­рый. Соңгы елларда хатын-кыз­лар арасында таксист булып эшләүчеләр дә бар. Күбесе акча җитмәгәнгә күрә төннәрен эшли икән. Ирләрнең күбесе эчүгә сабышу аркасында да гаиләдә ышанычны югалталар. Шунлыктан хатын-кыз бар эшне үзе башкара. Баласын мәктәпкә дә илтә, тү­гәрәкләргә дә йөртә, эшендә дә эшли, өендә дә бар эшкә өлгерә. Әмма әзергә-бәзер булып, күп еллар эшләмичә ятучы хатын-кыз­лар да юк түгел. Элегрәк ирләр үзләре белән хатыннары идарә иткәнне яратып бетермәсә дә, хәзер ияләнделәр булса кирәк. Дөрестән дә, хатын артына ышык­ланып яшәү авыр түгел бит. Тик мондый гаиләләрдә тавыш еш чыга. Хатын-кыз үзен хуҗа ро­лендә тота. Аны күреп, кыз балалары да ирләргә шундый мө­нәсәбәт булырга тиеш дип сең­дереп үсә. Әмма ир кеше ир булып калырга тиеш. Моның өчен ул бар яктан үрнәк, тәртипле, гаиләсен хөрмәт итә торган булсын. Хәзер кайбер хатын-кызлар ирләргә караганда акчаны да күп эшли. Әмма моңа карап ирне кимсетергә ярамый. Байлык, муллык тәрбиянең нигезе булып тормый. Ир белән хатынның бер-берсенә булган хисләре, сүзләре, гамәлләре балаларына күчә бара. Гаиләдә әти кешене түбәнсетергә ярамый. Тормышның төрле вакытлары була. Кайчак ирең тормышны тарта, кайчак дилбегә хатынга күчә. Шуңа күрә вакытлыча авырлыкларны уза белеп, татулыкта, аңлашып, бер-береңә юл куеп яшәргә кирәк.

Наилә (3 бала анасы):
– Икенче бала белән декретта утырганда акча җитмичә тилмердек. Ирем ике көнгә бер генә эшли иде. Эшкә бармаган көн­нә­рендә гел ял итә. Еш кына акча җитмәгәнлек аркасында тавыш та чыккалады. Безнең гаи­ләдәге проблеманы олы кызым да белеп алды. Уенчык сораганда: “Акчаң җитсә генә ал”,– ди торган иде. Иремә, тагын берәр эш тап, дип тә әйткәләдем. Тик ул ашыкмады. Шуннан үземә ир булырга туры килде. Башта өйдә торт пешереп сата башладым. Аннары бәйләүгә күчтем. Соңыннан, кечкенә баламны бакчага биргәч, үз эшемә түгел, таксист булып урнаштым. Эш графигым ирекле. Акчасы да җитәрлек. Камыр ашлары, кул эшләремне дә ташламадым. Ирләрне көтеп ятсаң, булмый икәнен аңладым.
Лилия (2 бала анасы):
– Декретка чыкканда вузның соңгы курсында идем. Улым тугач, бернинди мохтаҗлык ки­чермәдем. Ирем бар эшләгән акчасын өйгә алып кайтып торды. Декреттан соң эшкә урнашырга уйламадым да. Ирем бу хакта әйткәләсә дә, берәр сылтау таптым. Озакламый икенчегә авырлы икәнне белдем. Кызыбыз туды. Аңа хәзер өч яшь тула. Бар тормышны иремә тапшырдым мин. Ул өч эштә эшли. Бар белгәнем – ашарга пешерү минем.
Рамил Шириев (“Иман нуры” мәчете хәзрәте):
– Әлбәттә, гаиләдә ир кеше баш булырга тиеш. Хатын-кызның эше – өйдә балалар карау, йорт эшләрен алып бару. Әгәр ире генә гаиләне туендыра алса, бу бик тә яхшы. Хатын-кыз иренә караганда күбрәк акча эшли икән, аның гаилә башлыгына карашы үзгәрә. Нәтиҗәдә, йә бу гаилә аерылыша, йә инде ир кеше эчүгә сабыша. Ирен хөрмәт иткән хатын-кыз гаиләсенә ярдәм итү нияте белән эшли икән, моның гаебе юк. Алар алтын урталыкны таба белергә тиеш. Хатын-кыз кияүгә чыкканда алга таба эшләү, эшләмәү мәсьәләсен алдан ук әйтеп куйсын иде.
http://matbugat.ru/

Фикер калдыру