Өлкә олимпиадасына рәхим итегез!

КатегорияБелдерүләр, Өлкә татарлары
Автор Администрация сайта

Ел саен өлкәбездә татар теле буенча олимпиада үткәрелә. Менә бу юлы да, милли хәрәкәт вәкилләре бу бәйгене уздыру турында үзара сөйләшеп, уртак уңай карарга килделәр. Быел татар теле буенча өлкә олимпиадасы 8 февральдә Камышлы урта мәктәбендә үтәчәк.

Биредә 9-11 сыйныф укучылары катнашуы каралган. Елдагыча, әлеге чара кысаларында балалар арасында сәнгатьле уку конкурсы һәм татар теле укытучылары арасында “Ел укытучысы” исеменә бәйге үткәрү дә планлаштырыла.

Быелгы олимпиаданың үзенчәлеге дә бар: анда татар теле укытылган мәктәпләрдән генә түгел, ә татар телен белүче шәһәр мәктәпләрендә укучы балалар да катнаша ала. Мондый укучылар 1 февральгә кадәр tugantelsamara@bk.ru электрон адресына яисә 443067, Самара шәһәре, Киров проспекты, 206, “ИПОЗЕМбанк” адресы буенча Данияр Ирек улы Сәйфиев исеменә гариза язып җибәрергә тиешләр. Гаризалар санына карап, Камышлыга барып кайту өчен укучыларга автобуслар биреләчәк.

8 февральдә 10 сәгатьтә олимпиадада катнашучыларны теркәү оештырыла. Ә бәйге 11 сәгатьтә башлана. Самара өлкә олимпиадасында җиңгән укучылар февраль азагында татар теле буенча Казан шәһәрендә үткәреләчәк регионара олимпиадада катнашачаклар.

Ана телебезгә, татар тормышына битараф булмаган эшкуарларны әлеге бәйгегә матди ярдәм күрсәтергә чакырабыз!

Данияр СӘЙФИЕВ,

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте директоры.

 

 

Фикер калдыру