Бергә булганда, без тагын да көчлерәк

закиров и миннехановРөстәм Миңнеханов (уңнан сулга) һәм Ринат Закиров пленар утырышта.

Казанда авыл эшмәкәрләре җыены булып узды. Аның эшендә катнашырга Россиянең 41 төбәгеннән 700дән артык кече бизнес, фермер һәм крестьян хуҗалыклары вәкилләре кил­гән иде. Самара өлкәсеннән дә кырыклап кеше булып, араларында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре дә, шәхси эшмәкәрләр дә, кырчылык һәм терлекчелек продуктларын эшкәртү һәм сату белән шөгыльләнүчеләр дә бар иде. Күбрәк Похвистнево районыннан килүчеләр күзгә ташланды. Атаклы Гали авылы җирлеге җитәкчесе Идрис Муллабаев үзе белән авылның алдынгы крестьян-фермер ху­җалыклары баш­лыкларын – Камил Исхаковны һәм Халит Йосыповны алып килгән. Ә менә Сәйфулла Маннанов сәүдә тармагында эшли икән.

Аның бөтен тормышы көрәш иде

Гаряев 3Якташыбыз, классик кө­рәш буенча ике мәртәбә СССР, өч мәртәбә РСФСР чемпионы, СССР хәрби көчләренең XII җәйге спартакиадасы, Иван Поддубный истәлегенә узды­рылган турнир, Болгария, ГДР, Финляндия, Швециядә уздырылган ярышлар җиңү­чесе Наил ГӘРӘЕВнең тууына – 22 мартта 85 яшь, вафатына – 4 апрельдә 1 ел тула.

Җитмеш чакрым җирдән килдек без…

IMG_9858“Ак калфак” оешмасы әгъзаларының бер төркеме Айсылу Әбдиевага кушылып җырлый.

Ай, әле бик еракта идек без,

Җитмеш чакрым җирдән

                             килдек без…

Бу көнне нәкъ менә шулай, җырда җырланганча, сагынып, ашкынып өлкәбезнең төрле авыл-шәһәрләрендә яшәүче хатын-кызларыбыз “Дуслык” һәм “Ак калфак” оешмалары тарафыннан оештырылган фәнни-гамәли конференциягә үз­ләре алдында торган зур бурычлар турында сөйләшү өчен килгәннәр иде. Мәртәбәле кунаклар арасында Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин да,“Дуслык” оешмасы пре­зиденты, Бөтедөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы Фәхретдин Канюкаев та, өлкә администрациясендә җәмәгать фикерен өйрәнү департаментының милли һәм конфессиональ сәясәт ида­рәсе җитәкчесе, баш консультант Надежда Осиповада, Татарстанның ТНВ каналының “Халкым минем” тапшыруын төшерүче һәм алып баручы Ләйсәнә Садретдиновада бар. Бөтенроссия “Ак калфак” оешмасы рәисе Кадрия ханым Идрисованың килүен көткән булсак та, бу юлы ул, башка ашыгыч эшләре булу сәбәпле, видеокотлавын гына җибәргән.

Гүзәл, күңелебезне кайтарма инде

ГузельБүген татар эстрадасында җырчылар, кем әйтмешли, төрле тәмгә – кайсын телисең, шунысын тыңла. Самарага да Казан артистлары еш килеп, концертлар куеп торалар. Без инде тәмам иркәләнеп беттек: “Миңа бу башкаручы ошый, тегесе ошамый”, – дип, концертларга сайланып кына йөрибез. Бәлки шуңа да соңгы вакытларда бу концертлар ярым буш залда үтәдер.

Ринат Закиров татар авылларын үстерү өчен яшьләрне эшмәкәрлек итәргә чакырды

Ринат Закиров татар авылларын үстерү өчен яшьләрне эшмәкәрлек итәргә чакырдыБөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Татарстанда татар милләтен үстерү юнәлешендә башкарыла торган эшләр турында сөйләде
(Казан, 6 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Беренче форумнарга килгән яшьләр бүгенге форумга килгән яшьләрдән шактый нык аерыла. Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре әнә шундый фикердә. Бүген бу хакта БТК Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров форумның пленар утырышын тәмамлап ясаган чыгышында белдерде. “Барыбызның да фикере бер – татар яшьләре шактый төпле фикерле”, – дип, ул яшьләрнең күбесенең милли хәрәкәттә катнашкан ата-бабаларының дәвамчылары булуын билгеләп узды.

Ринат Закиров Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының төрле төбәкләрдәге яшьләр тормышына игътибарлы булуын ассызыклады. “Яшьләр хәрәкәте куәтле булмый икән, Бөтендөнья татар конгрессының 25 еллык эшчәнлегенең мәгънәсе булмаячак”, – диде ул. Аның сүзләренчә, Россия төбәкләрендә 100 дән артык татар яшьләре оешмалары бар.

Ринат Закиров татар авылларын торгызу, саклау буенча махсус проект – Татар авыллары эшмәкәрләре җыены уздырылуы турында сөйләп узды. “Бөтен төбәктән татар эшмәкәрләре килә, алар авылларның икътисадын булдыручылар”, – диде ул һәм татар авылларында яшәүче яшьләрне авылны үстерү өчен эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә өндәде.

Шулай ук һәр елны татар дин әһелләрен очраштыру җыеннары уздырылуын да әйтеп китте. “Бу бик мөһим. Халкыбыз иманга килмәсә, аның киләчәге икеле”, – диде ул һәм ил буенча соңгы елларда илдә 3 меңнән артык, шул исәптән Татарстанда 1 меңгә якын мәчет төзелүен хәбәр итте. Ринат Закиров мәчетләрдә, янәсе, татарлардан тыш анда башка милләт вәкилләре дә йөри дигән сылтау белән, вәгазьләрне рус телендә уку гадәткә кереп киткәнен дә әйтте. “Бу алай булырга тиеш түгел. Вәгазьләр татар телендә укылырга тиеш. Яшьләр бу мәсьәләдә аеруча сизгер булсын иде. Мәчетләр – милләтне саклый торган урыннарның берсе”, – диде.

Ринат Закиров Казанда татар хатын-кызлары форумын үткәрүне дә күркәм гадәткә әйләнеп киткәнен искәртте. “Гомер-гомергә татар хатын-кызлары милләтне саклау юлында булган”, – диде. Ул шулай ук читтән килгән ватандашларны уку йортларына кертү буенча эш алып барылуын да әйтте һәм яшьләрне Казанга укырга чакырды.

Татар яшьләре форумы һәр ике ел саен 5-6 татар гаиләсе барлыкка килүгә сәбәп була

Татар яшьләре форумы һәр ике ел саен 5-6 татар гаиләсе барлыкка килүгә сәбәп булаФото:Салават Камалетдинов

 Быел форумда катнашачак делегатларның 85 проценты – парсызлар. Бөтендөнья татар яшьләре форумыннан соң, гадәттә, 5-6 татар гаиләсе барлыкка килә. Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы үткәргән матбугат конференциясендә Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин шул хакта сөйләде.

Искәртеп үтик: 4-7 августта Казанда уздырылачак VII Бөтендөнья татар яшьләре форумында 30 чит илдән, Россиянең 60 төбәгеннән һәм Татарстанның барлык районнарыннан, шәһәрләреннән 900ләп делегат катнашуы көтелә. Шуларның 15 проценты гына гаиләле, калган 85 проценты – ялгызлар, диде Тәбрис Яруллин.

Форум рәисе сүзләренчә, шул рәвешле, җыен дөньяның төрле кыйтгаларында яшәүче парсыз татар егетләрен, кызларын үзара таныштыру, кавыштыру мәйданчыгы булып та тора. Әйтик, 2 ел элек үткәрелгән форум Санкт-Петербург егете Әнвәр белән Кырым кызы Зәнифәне кавыштырган. Алар, гаилә корып, бүген Кырымда яши. Форумда тиң ярын тапкан татар яшьләре арасында соңрак Казанга күчеп килүчеләр һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы белән эшчәнлекләрен дәвам итүчеләр дә аз түгел, диде ул.

“Бу үзенә күрә бер матур гадәткә әверелде. Нәтиҗәләр сөенерлек. Кызларны, кияүләрне алып китеп торалар. Гөрләтеп туйлар уздыралар. Узган җәйдә генә Австралиядә яшәүче татар яшьләре Татарстанга килеп, берсе кияү, берсе кыз алып китте”, – дип билгеләп үтте Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Данис Шакиров.

VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы турында “Татар-информ”да белергә була

Матбугат конференциясенә журналистлар чакырыла

(Казан, 27 июль, “Татар-информ”). 28 июль көнне 11.00дә “Татар-информ” агентлыгында VII Бөтендөнья татар яшьләре форумына багышланган матбугат конференциясе була.

Чарада Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Данис Шакиров һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзраханов катнаша.

Матбугат конференциясенә журналистлар чакырыла. Аккредитацияне pr@tatar-infom.ru электрон адресы буенча узарга мөмкин.

Бары – бергә, югы – уртак бездә…

“Килен – каенана туфрагыннан”, – дип әйтәләр бит. Халык әйтсә, хак әйтә шул. Камышлы авылында яшәүче каенанасы Тәнзилә белән килене Заринә Гатауллиналар бер-берсенә шулкадәр охшаганнар, хәтта аптырап:

- Сеңелем, син Тәнзилә апаның кызы буласыңмы әллә? – дип сорамыйча булдыра алмадым. Ул:

- Әйе, Раилгә кияүгә чыкканчы ук күпләр миннән: “Тәнзиләгә охшагансың, син аның кызы түгелме?” – дип сорыйлар иде. Тәкъдир каләме язган булгандыр инде, аның килене булып куйганымны сизми дә калдым, – дип көлеп җибәрде Заринә ханым.

Әниле-кызлы кебек берсен-берсе хөрмәт итеп яшәүләренә унбиш ел узып та киткән инде.

Танышу тарихына килгәндә, бик кызык булган бу. Тәнзилә апа азык-төлек сату кибетенә баргач, анда эшләүче чибәр, ачык йөзле татар кызын күреп, аның кайдан һәм кем булуы белән кызыксынган. Заринә Таҗикстаннан кайтып, биредә төпләнүләре, әти-әнисенең Дәүләткол авылыннан булуларын сөйләп бирә.

Тәнзилә Минзәки кызы өенә кайтып, бу турыда сөйли. Раил кибеттә яңа кыз эшләвен колагына элгән булса кирәк. Ул кибеткә бара һәм бу мөлаем кызга бер күрүдә гашыйк була. Егет тә Заринаның күңеленә хуш килә. Бераз очрашып, сөйләшеп йөргәннән соң алар өйләнешергә булалар.

Шул вакыттан бирле күп сулар аккан инде. Әтиләре Гази ага да вафат булган.

- Мине бу йортта бик җылы кабул иттеләр. Әткәй мәрхүмнең урыны оҗмах түрендә булсын. Ул, әнкәй кебек үк, миңа карата бик тә миһербанлы, сабыр, ярдәмчел булды, – дип каенатасын искә ала Заринә.

Яшь гаиләнең дәвамчылары да бар. Кызлары Айгөл – тугызынчы, Альбина алтынчы сыйныфта укыйлар.

Тәнзилә апаның яшьлек елларын барлап утырганда, мин аның каенанасы турында да сораштым. Ул:

- Каенанам, мәрхүм, бик таләпчән, ут чаткысыдай тере карчык булса да, бик тә ипле кеше иде. Мин шуны аңладым – беркайчан да улың һәм киленең белән идарә итәргә, өстенлек күрсәтергә ярамый. Чөнки алар инде җитлеккән кешеләр, үзләре гаилә төзеп, балалар үстерәләр, димәк, бөтен нәрсәне дә үзләре хәл итәргә тиеш, – дип каенана белән килен мөнәсәбәтләренең серен ачты. Ә килене:

- Яшь чакта күп нәрсәне аңлап бетермисең бит, шуның өчен өлкәннәр киңәшенә колак салырга, тыныч яшәргә тырышырга, бер-береңә юл куя белергә кирәк. Монда гаиләдә алган әти-әни тәрбиясе, әбиемнең акыллы сүзләре дә бик ярап куйды.

Бездә минеке – синеке юк, бары – бергә, югы – уртак.

Классик әсәрләр бүген дә популяр

Самараның 5 санлы балалар китапханәсендә инде берничә ел рәттән

әдәби марафон үткәрелеп килә

- Әдәби марафон нәни укучыларыбызны китап укырга кызыксынуларын үстерү теләге белән оешты-рылган иде. Максатыбызга ирештек, дип уйлыйбыз, чөнки марафонда беренче елларда Киров районының өч мәктәбе укучылары гына катнашса, быел Совет, Промышленность районнарыннан да берничә мәктәп укучылары кушылды, – дип сөйли китапханә җитәкчесе Елена Садовникова.

Чара узган вакыт эчендә бу китап йортында Самараның берничә иҗади коллективы кунакта булып киткән. 115 санлы интернат-мәктәпнең курчак театры түгәрәгендә шөгыльләнүче бер төркем китапханә укучыларына “Теремок” әкиятен, ә “Кентавр” яшүсмерләр клубы әгъзалары язучы Самуил Эйдлинның “Бөтен дөньяның байлыгыннан да кадерлерәк” (“Дороже всех сокровищ мира”) әсәрен күрсәткәннәр. Бер атнага якын барган бу әдәби бәйге матур бәйрәм белән тәмамланды. Анда кунакларны китапханә методисты Ирина Паршикова сәламләде.

- Быелгы марафон Россия кино елына багышланганга балалар сайлаган китапның эчтәлеге буенча кинофильм төшерелгән булуы шарт иде. Рәсемнәр, афоризмнар белән бизәлгән рефератлар, презентацияләр безгә яңгыр кебек яуды, шуңа алар арасыннан җиңүчеләрне сайлап алу да бик кыен булды. Иң шәп эшләр тәкъдим иткән укучыларыбыз бүген сезнең алда чыгыш ясаячак, ә жюри әгъзалары алар арасыннан җиңүчеләрне сайлап алыр, – диде ул.

«Ак калфак»лылар эшсез утырмыйлар!

Кичә, 24 Рамазан ае кичендә,  «Дуслык» иҗади-иҗтимагый оешмасы канат астында эшләп килгән  «Ак калфак» оешмасы әгъзәлере мастер-класста очраштылар. «Ак калфак» оешмасының рәисе Разия-ханым Аюпова, җыелган хатын- кызлар өчен кулъяулыклар чегү һәм кулъяулыкның очларын крючок белән бизәргә өйрәтте. Бу җыелыш, «Ак калфак» оешмасының Бөек җиңү көненә әзерләнү максатыннан, чөнки чегү бик тиз эш түгел, шуңа күрә  хәзердән әзерләнә башларга кирәк, дип ачыклады Разия-ханым.

S1340019

S1340042Разия-ханым игътибарлы итеп бар хатын-кызларга күрсәтеп- өйрәтте

Йөз еллык юбилееңда әле тагын очрашырбыз, Дәүләткол!

Камышлы районының Дәүләткол авылында Сабан туе үткәрелгән көнне иртәнге якта яңгыр сибәләп торса да, бераздан болытлар таралып, ялтырап кояш чыкты. Милли бәйрәмнең шушы авылның 95 еллык юбилеена багышлануын аңлаткандай, агачтан-агачка кунып, кошлар сайрый башлады. Ә тау өстендә урнашкан Сабан туе мәйданы тәмле урман исләренә күмелде.

Мәйдан тирәли җыелышкан дәүләтколлылар, читтән кайткан авылдашлар, тирә-яктан килгән кунаклар үзара көлешеп, сөйләшеп торганда, тау башыннан күңелләрне җилкендереп, сихри гармун тавышы ишетелде. Җанга газиз ата-бабаларыбыз моңы яңгыраган шул якка борылып карасак, ни күрик, матур милли киемнәрдән Дәүләткол авылы клубының “Дисәнә” фольклор ансамбле коллективы гармунчы Рәшит Дәрҗемановның гармун моңына кушылып, җырлый-җырлый таудан төшеп килә иде. Кулларына тоткан колгага сөлгеләр бәйләгәннәр. Менә алар кунаклар янына Сабан туе мәйданына килеп керделәр.

Бергәләп биешеп алганнан соң, ниһаять, мәйданда тамашаны алып баручы Зөлфия Дәрҗеманованың ягымлы тавышы яңгырады. Ул килгән кунакларны, тамашачыларны сәламләгәч, бүгенге Сабан туеның Дәүләткол авылының 95 еллык юбилеена багышланып үткәрелүе турында әйтеп, Габдулла Тукайчалап:

“Ак калфак” иҗтимагый оешмасы Актанышка юл тота

“Ак калфак” иҗтимагый оешмасы Актанышка юл тота

Биредә милли йолалар, авыл туризмы юнәлешендә бик күп чаралар үткәреләчәк

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының чираттагы күчмә утырышы Актанышта булачак. Әлеге оешманың Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты каршында барлыкка килгәнен искәртик. 13, 14, 15 июль көннәрендә Актанышта узачак чаралар турында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә оешманың рәисе Кадрия Идрисова сөйләде.

Актанышка сәфәрдә Татарстанның 32 районыннан, Россиянең 22 төбәгеннән вәкилләр, Таҗикстан, Австралия, Беларусь, Польша, Казакъстан, Төркмәнстаннан 10 кунак катнашачак. Барлыгы 150 ләп делегатның авылларга 5 төркемгә бүленеп баруы ниятләнә.

“Безнең максат – бу җирлектәге йолаларны, татар халкының яшәешен өйрәнү, танылган шәхесләрен барлау һәм авыл туризмы өлкәсендә чаралар уздыру”, – дип белдерде Кадрия Идрисова.

Ислам университеты төзелә башлады

19 – 21 майда Татарстан башкаласы Казанда “Милли тормыш һәм дин” дип аталган

VII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы үткәрелде

Форумда Татарстан Республикасыннан һәм Россия Федерациясенең 67 төбәгеннән 900 делегат катнашты. Самарадан да җыенга тулы бер автобус – 45 дин әһеле барып кайтты. Аннан кайткач, Региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт ЯРУЛЛИН белән очраштык.

- Быел форумга әлегә кадәр Болгарны күрмәгән мөфтиләрне, имамнарны һәм мәчетләребезнең актив әгъзаларын алып бардык. Шулай эшләгәндә, борынгы Болгарыбызны күбрәк кешеләр күрә ала, татарның кайдан чыкканы, тамыры кайдан булуын белә башлый. Гомумән, үзен татар дип белгән һәр кеше Болгарга барып, борынгы бабаларыбызга зиярәт кылып кайтырга тиеш, дип уйлыйм.

Безнең автобус Казанга барып җиткәндә иртәнге тугызлар тирәсе булгандыр. Кунакханәләргә урнашып беткәч, безне төрле биналарда – “Казан” үзәге, Университет, Мәдәният министрлыгы, Фәннәр академиясендә урнашкан секцияләргә бүлделәр. Без “Татар яшьләре һәм ислам дине” секциясенә туры килдек. Җитәкчебез дә бик зыялы, бик укымышлы имам Җәлил хәзрәт Фазлыев иде. Ләкин Самара татарлары да төшеп калганнардан түгел. “Яктылык” татар мәктәбе директоры Радик Рифкать улы Газизов сүз алып, яшьләр арасында уздырыла торган чаралар, конференцияләр һәм форумнар, җәйге лагерьларда алып барыла торган дини тәрбия эшләре турында тәфсилләп сөйләгәч, Җәлил хәзрәтнең хуплавын ишеттек. Казаннан читтә яшәп тә татар мәктәпләре, мәчетләр, мәдрәсәләр булдырасыз, дин һәм мәгариф өлкәсендә хәерле хезмәт күрсәтәсез, дип күңелләребезне үсендерде ул.

Тольяттида Татарстан җитештерүчеләренең күчмә ярминкәсе ачылды

Тольяттида Татарстан җитештерүчеләренең күчмә ярминкәсе ачылды

 Анда Яр Чаллының 8 җитештерүчесе үз продукциясен тәкъдим итә
 (Казан, 21 июнь, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов). Бүген Тольяттиның үзәк мәйданында Татарстан җитештерүчеләренең беренче күчмә ярминкәсе ачылды. Бу хакта Чаллы шәһәре һәм “Кама аръягы” төбәге Сәүдә-сәнәгать палатасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чаллы шәһәре һәм “Кама аръягы” төбәге Сәүдә-сәнәгать палатасы шәһәрнең башкарма комитеты белән бергә Татарстан Республикасы предприятиеләре продукцияләрен этәрү буенча “Алга, Татарстан” яңа проектын ачтылар.

23 майда Чаллы һәм Тольятти шәһәрләре җитәкчелеге парнерлык турында килешү имзалау сәбәпле, беренче ярминкәне дә тугандаш шәһәрдә оештырырга булганнар. Анда автошәһәрнең 8 предприятиесе үз продукциясен тәкъдим итә. Алар – икмәк, ит продукцияләре, туңдырма, алкогольсез эчемлекләр, шулай ук кием-салым, сумкалар, тун һәм пәлтәләр.

Проектның төп максаты Татарстан Республикасы товар җитештерүчеләренең продукциясен Россия Федерациясе төбәкләренә этәрү дип белдерде Чаллы шәһәре һәм “Кама аръягы” төбәге Сәүдә-сәнәгать палатасы генераль директоры Иван Шигин . Аның сүзләренчә, бу төрле продукция җитештерүчеләрнең Татарстаннан читтә беренче тапкыр уртак ярминкә уздырулары. “Безнең максат – Татарстан продукциясен республикадан читтә тәкъдим итү. Безнең җитештерүчеләр ярминкәгә бара. Без аларны урын, палатка, сак хезмәте, реклама белән тәэмин итәбез. Алар бары тик саталар гына. Бу аларга хәзерге катлаулы вакытта өстәмә акча эшләү чыганагы”, – дип аңлатты Иван Шигин.

Төбәк сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе сүзләренчә, эшмәкәрләр ярминкәдән канәгать калган. Беренче көнне үк 8 предприятиенең 2се бөтен продукциясен диярлек сатып бетергән. Оештыручылар фикеренчә, беренче ярминкәләрдә катнашучыларның тәҗрибәсе ярминкәләр уздыру юнәлешен үстерүгә этәргеч булырга тиеш. Ел ахырына кадәр Сәүдә-сәнәгать палатасы Башкортстан, Пермь крае шәһәрләрендә 40 тан артык компания катнашында 10 күчмә ярминкә планлаштыра, ә киләчәктә чит илләргә бару да күздә тотыла.

Мәскәүдәге татар дизайнерлары Тукай әкиятләре буенча комикслар әзерләгән

Мәскәүдәге татар дизайнерлары Тукай әкиятләре буенча комикслар әзерләгән

 Комиксларны беренчеләрдән булып ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка күрсәткәннәр
(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Мәскәүдә яшәп иҗат итүче татар дизайнерлары Айдар һәм Ләйсән Мәрданшиннар татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның “Су анасы” һәм “Шүрәле” әкиятләре буенча комикслар проектын тәкъдим итте.

Бу хакта “Татар-информ” вәкиленә Ләйсән Мәрданшина үзе хәбәр итте. Аның сүзләренчә, комикслар татар һәм рус телләрендәге аерым җыентыклар рәвешендә дөнья күргән. Сүз уңаеннан, беренчеләрдән булып татарча комиксларны Халыкара балаларны яклау көнендә Казанда ачылган “Бала-сити” балалар бакчасында ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка күрсәткәннәр. Дизайнерлар җыентыкларны күптән түгел Мәскәүнең Бөтенроссия күргәзмәләр үзәгендә (ВДНХ) үткәрелгән “Күпмилләтле Россия” фестивалендә дә тәкъдим итәргә өлгергән.

“Татар телендәге комикслар юк дәрәҗәсендә, ә балалар, яшьләр арасында бу жанрга ихтыяҗ бар. Хәзер, әйтик, Американың “Marvel Comics” оешмасы комикслары буенча төшерелгән фильмнар бик популяр. Боларның барысын исәпкә алдык та, бу эшкә алынырга булдык. Комикслар Габдулла Тукай иҗатын популяштыруга да хезмәт итә”, – дип сөйләде Ләйсән Мәрданшина. Аның әйтүенчә, татар телен аңламаучы яки аны начар белгән кеше дә комикс рәсемнәренә карап, әсәрнең нәрсә турында икәнен аңлый ала. 12 битлек җыентыклар чикләнгән тираж белән дөнья күргән. Киләчәктә аларны күпләп бастыру планлаштырыла.

Айдар һәм Ләйсән Мәрданшиннар традицион татар бизәкләрен һәм орнаментларын заманчалаштыра һәм шуларны файдаланып, свитшотлар, футболар, телефон тышлыклары, постерлар, открыткалар, календарьләр әзерли. Төп теләкләре – татар дизайнын дөнья күләмендә таныту. Башкортстанның Октябрьск шәһәре егете Айдар белән Казан кызы Ләйсән Санкт-Петербургта укыганда танышып кавышканнар. Татар дизайны белән дә шул чакта кызыксына башлаганнар. Бу юнәлештә эшләүләренә дә быел 10 ел була. Хәзерге вакытта татар гаиләсе Мәскәүдә яши.

“Милли стиль чагылыш тапкан продукциягә ихтыяҗ шактый зур. Аеруча яшьләр арасында”, – дип билгеләп үтте Ләйсән Мәрданшина.

Исәнлек – зур байлык

амиржанМашина йөртүче кешеләрнең ярты гомере руль артында, шушы игелекле хезмәтне башкарып үтә.
Әмирҗан Ибраһимов бүген Пох­вистнево районының Яңа Мансур авы­лы табиб офисында “Ашыгыч ярдәм” машинасында эшли. Әгәр аның шушы авылның күмәк хуҗалыгындагы хезмәтен дә кушып санасаң, руль артында эшләвенә 45 ел килеп чыга.
- “Ашыгыч ярдәм” машинасында эшләве бик зур түземлек, сабырлык таләп итә. Миңа авыл белән район арасында гына түгел, шәһәргә дә бик еш барырга туры килә, – дип үзенең хезмәте белән таныштырды Әмирҗан әфәнде.
- Әгәр төнлә берәрсе авырып китсә, төн уртасында да өеңнән чыгып китәргә, шәфкать туташын авыру янына алып барырга, ә кайчагында, беренче ярдәмне күрсәткәч, авыруны район үзәгенә дә илтергә туры килә. Көндезләрен өйгә кайтып, ашарга утырасың гына, тагын шалтыраталар һәм тагын чыгып китәсең.
Коллективыбызга килгәндә, ул зур түгел. Биредә шәфкать туташлары булып Алия Гыйззәтуллина белән Фәнилә Фәтхуллина эшли. Болар үз эшләренең чын осталары.
Тик шунысы начар – ун елга якын бездә табиб булып эшләгән Илья Фетчун авылдан шәһәргә китеп барды. Белмим, укымышлы, зур тәҗрибә туплаган табиблар нигә авылда эшләргә калмыйлардыр?
“Исәнлек – зур байлык”, – диләр бит. Без менә нәкъ шул байлыкны саклыйбыз да инде. Киләчәктә кешеләрнең сәламәтлеген саклауга тагын да күбрәк игътибар бирелер дип өметләнәбез, – дип сүзен тәмамлады Әмирҗан Касыйм улы Ибраһимов.

Тямаевка кушылып

Үткән ял көннәрендә Камышлы районының Мәдәният йортында татар эстрадасында популярлык казанып өлгергән автор-башкаручы Фирдүс Тямаев төркеме ике көн рәттән үзенең концертын күрсәтте. Тамаша ике көндә дә тулы заллар җыйды. Хәтта өстәмә урындыклар, эскәмияләр куярга да туры килде.
Җырчыны тыңларга һәм ка­рарга безнең район халкы гына түгел, күрше районнарда яшәүче милләттәшләребез дә җыелды һәм моңа берсе дә үкен­мәде. Концерт про­грам­масы кү­ңелләрне җил­кен­дереп, күтә­реп җибәрердәй итеп төзелгән иде. “Язмыштан узмыш”, “Дусларга”, “Сөям, җаным”, “Аллар күрдем — алмадым, гөлләр күр­дем — өзмәдем”, “Буран мәхәббәте”, “Түз йө­рәгем”, “Көймә”, “Бер­гә булыйк, җаным”, «Ялгызларга кагылмагыз», «Әнкәйләргә, әткәйләргә», «Гомер үтә» кебек җырларга тамашачылар да кушылып җырладылар, ә кай­берәүләр хәтта биеделәр дә.

Галилеләр изге сәфәрдән кайтты

Хаҗ – ислам диненең бишенче баганасы ул. Мөмкинлекләре булган һәр мөселман гомерендә бер тапкыр Зөлхиҗҗә аенда хаҗга барырга тиеш. Безнең Похвистнево районы Гали авылыннан да ел саен 8 – 10 кеше, Аллаһыга тапшырып, шушы изге сәфәргә чыга.
Быел да 11 авылдашыбыз Мәккәгә барып, хаҗ кылып кайтты. Бу бәхеткә Нәүфән Латыйпов, Кәүсәр Шәйхетдинова, Фәнүзә Латыйпова һәм Нә­фисә Исхакова ирештеләр. Ә менә авылыбызның юмарт ирләре Расих Латыйповка – әтисенең сеңелесе Саҗидә Гарифуллинаның, Ринат Мортазинга әнисе Рәшидәнең хаҗ кылу чыгымнарын үз өсләренә алганнары өчен савабы икеләтә булыр, мөгаен.
Хаҗилар арасында читтә яшәүче авылдашларыбыз – Самарадан – Наҗия Сәлимова, Похвистневодан ирле-хатынлы Расих һәм Илһамия Кәри­мовлар, Мөдәррис һәм Розалия Латыйповлар да бар иде.
Хаҗи-хаҗияләребез изге җирләребезгә барып, Коръән иңгән мәгарәләрне күреп, догалар кылып кайтуларына без – аларның авылдашлары да, чиксез шатбыз. Аларның һәр­берсенең хаҗларын Ал­ла­һы Тәгалә кабул итсен иде. Хаҗ сәфәрләренә тагы да күп ке­шегә барырга язсын.

ТР Президенты Хэйлунцзян провинциясе компанияләренә Татарстанда производстволарын локальләштерергә тәкъдим итте

rustam-minnihanov-pozdravil-zhiteley-tatarstana-s-nastupayuschim-dnem-znaniy_1Татарстан Президенты ике төбәк арасында алга таба хезмәттәшлек юнәлешләрен билгеләү өчен Килешү имзаларга тәкъдим итте

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”).  Хэйлунцзян провинциясе компанияләре Татарстанда производстволарын локальләштерсәләр, республикада шат булачаклар. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хэйлунцзян провинциясе (КХР) губернаторы Лу Хао белән очрашуда белдерде.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Харбин шәһәренә (КХР) эш визиты кысаларында узды. Визитның төп максаты – Икенче Россия-Кытай ЭКСПОда катнашу.

Яклар сәүдә-икътисадый, мәгариф, туризм, мәдәният һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек итү турында сөйләштеләр. Губернатор Татарстан делегациясен сәламләп ассызыклаганча, ул республиканың үсеш дәрәҗәсе белән яхшы таныш. “Кытайда Татарстан Республикасы турында Россиянең алдынгы регионы буларак беләләр. Безгә сезне бүген шәһәребездә каршы алу шатлыклы. Ышанам ки, бу очрашу регионнарыбыз арасында дәвамлы хезмәттәшлек итүгә этәргеч бирәчәк”, – дип ассызыклады Лу Хао.

Ул хәбәр иткәнчә, Хэйлунцзян провинциясе күптәннән Россия белән чиктә хезмәттәшлек үстерә, ләкин әлегә Кытай регионы Ерак Көнчыгышта гына билгеле. Без Россия базарында киңрәк тәкъдим ителергә телибез, аерым алганда, Татарстан белән багланышлар аша, диде губернатор.

Ул ассызыклаганча, Хэйлунцзян – авыр сәнәгатьнең мөһим үзәге: биредә 600ләп эре һәм урта предприятие исәпләнә. Бу провинциягә Кытайның оборона сәнәгате үзәкләренең берсе булырга мөмкинлек бирә. Лу Хао сүзләренчә, күпчелек заводлар күп еллар элек совет белгечләре катнашында төзелгән.

“Безнең провинция территориясендә 80нән артык вуз һәм берничә тикшеренү үзәге бар. Хэйлунцзян университетында 2 меңләп Россия студенты белем ала”, – диде ул.

Чаллы театры Самарага, Мәскәүнеке Чаллыга гастрольга җыена

Чаллы театры Самарага, Мәскәүнеке Чаллыга гастрольга җыенаЧаллылылар Смарада һәм Камышлыда комедия тәкъдим итмәкче
(Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”). 24 октябрь көнне 18 сәгатьтә Чаллы татар дәүләт драма театры Самара шәһәренең «Чайка» мәдәният йортында Карло Гольдониның «Ике хужаның хезмәтчесе» комедиясен (фотосурәттә шуннан бер күренеш) уйныячак. Бу спектакль шулай ук 25 октябрь көнне 18 сәгатьтә Самара өлкәсе Камышлы район үзәге мәдәният йортында да карарга мөмкин булачак. Билет бәяләре Самарада 300-500 сум тәшкил итә, Камышлыда — 300 сум.

Бу соңгы араларада иҗат ителгән иң яхшы спектакльләрнең берсе санала. Аның премьерасы 2014 елның 23 декабрендә узды һәм шул көннән башлап ул гел тамашачылар белән тулы залда уйнала, дип хәбәр итәләр әлеге театрдан.

Труппа гастрольда булган арада Чаллы сәхнәсе дә буш тормаячак. 24 октябрь көнне 18 сәгатьтә Мәскәүнең «Арт-Вояж» театраль үзәге «Шухер!» комедиясен алып килә.

Галилеләр казанлыларны гаҗәпләндерде

Похвистнево районының Гали авылына әледән-әле мәртәбәле кунаклар килеп тора. Күптән түгел авылыбызда Казанда нәшер ителүче берничә басманың баш мөхәррирләре кунак булып китте.
Лилия Заһидуллина (“Акчарлак” газетасы), Гөлүсә Закирова (“Гаилә һәм мәктәп” журналы) һәм Илдар Миргалимов (“Мәгариф” журналы) иң элек Гали авылының мәктәбе белән таныштылар. Аннан соң алар авыл буйлап сәяхәткә киттеләр.
Кунакларны безнең йортка да алып керделәр. Аларга үзем чиккән сөлгеләрне күрсәткәч, миннән: “Саимә апа, бу чигүләр ни өчен кирәк?” – дип сорадылар. Мин казанлыларга безнең якларда элек-электән килгән кыз сорату йоласы турында сөйләдем. Кәләш соратырга егетнең әти-әнисе, йә олы туганы бара. Ризалык билгесе итеп аларга чиккән сөлге бирәләр, ә егет ягы кызның әти-әнисенә түбәтәй, яулык һәм акчалата бүләк тапшыра. Яучылар урам буйлап машиналарын кычыртып, чиккән сөлгене бәйләп алып китәләр.
Егет өендә аның иң якын туганнары хәбәр алып кайтучыларны табын әзерләп, көтеп торалар. Сөлгене түргә өлеп куялар, һәм кияү буласы кеше кызның әти-әнисенә бүләкләр әзерләп, алар белән танышырга бара һәм аларны үз ягына кунакка алып килә. Шунда ук никах көне дә билгеләнә.
Казаннан килгән кунаклар бу матур йоланың бездә әле дә булганына хәйран калдылар. Чиккән сөлгеләремне кулларыма элдереп, фотосурәткә дә төшерделәр. Лилия Заһидуллина белән Гөлүсә Закировага үзем чиккән кулъяулыкларны һәм китапларымны бүләк иттем. Алар рәхмәтләр әйтеп, күчтәнәчкә әзерләгән бавырсагымны да алдылар.
Казан кунаклары авылыбызда зурлап үткәргән Корбан мәҗлесенә дә барып, корбан ашын авыз иттеләр. Бәйрәмне рәсемнәргә төшереп, авылыбызда сакланган гореф-гадәтләр турында бәйнә-бәйнә сораштылар. “Гали авылында милли йолалар сакланып, аларның бүген дә үтәлүе искиткеч. Бу хакта “Акчарлак”та да язачакбыз, газетабызны байтак кына галилеләр яздырып ала икән, бергәләп укырсыз”, – дип хушлаштылар безнең белән Лилия Заһидуллина һәм аның юлдашлары.

Дин сабагын яхшы беләсеңме?

Өлкәбезнең Похвистнево шәһәрендә татарлар күп яши. Шуңа да биредә ике мәчет булуы куандыра. Гали авылы егете Фидаил Нураевның 100 кеше сыярлык ашханә бинасында мәдрәсә дә ачылды. Бирегә читтән килеп укучылар өчен куну урыннары да бар.
21 июньдә мәдрәсәгә укучы балалар кабул итү башланды. Бүген анда 20гә якын укучы дини белем ала. Аларны укыткан икенче мәхәллә мәчете имамы Илнур хәзрәт Гайнетдинов тәнәфес вакытында уеннар да уйната икән. Ашханәдә укучылар өчен ашларны төрләндереп, хәләл ризыклардан балалар яраткан пиццалар, төрледән-төрле пироглар пешерәләр, кавын-карбыз, соклар белән сыйлыйлар. Мәдрәсәгә хатын-кызлар да бик теләп йөри.
Күптән түгел биредә укучы балалар өчен дин сабакларын белү буенча бәйге уздырылды. Ике катлы яңа мәчеткә шактый гына халык җыелып, чарага килгән Самараның Зубчаниновка бистәсендәге “Болгар мирасы” мәчете имамы Расих хәзрәт Вакказов сөйләгән вәгазьләрне тыңлады. Ә җомга намазыннан соң балалар әти-әниләре, зур имамнар алдында җавап тоттылар. Әлбәттә, бу алар өчен генә түгел, килгән кунаклар өчен дә дулкынландыргыч һәм шул ук вакытта шатлыклы да вакыйга булды.
Сораулар бик күп бирелде: “Ислам” сүзе нәрсәне аңлата?”, “Намазга ничә фарыз?”, “Ничек дөрес тәһарәтләнергә?”, “Хәләл һәм харам ризык нәрсәсе белән аерыла?”, “Пәйгәмбәребезнең туган һәм үлгән еллары?” Әле 3 атна гына укуларына карамастан, балалар бу катлаулы сорауларга дөрес җаваплар бирделәр, догалар, сүрәләр дә укып күрсәттеләр. Бу вакытта әти-әниләренең күзләрендә – шатлык яшьләре, йөзләрендә горурлык хисләре иде.
Жюри әгъзалары Расих хәзрәт Вакказов һәм шәһәрнең яңа мәчете имамы Минвәли хәзрәт Гыйззәтуллин:
- Йөрәгебез белән барыгызга да беренче урынны бирер идек, тик кагыйдәләрне бозарга ярамый, – дип бәйгедә катнашкан балаларга рәхмәт әйттеләр һәм җиңүчеләрнең исемнәрен атадылар.
Беренче урынны яулаган Илдар Сафиуллинга – догалар язылган бик матур стена сәгате, ә икенче урынга чыккан Камилә Вәлетдиновага Аятелкөрси догасы белән рәсем бүләк иттеләр. Ә Гөлсем Мөхәммәтьярова өченче урынга лаек булды һәм ачылмалы сәгать белән бүләкләнде. Ул рәсемнәр бәйгесендә дә өченче урынны яулады. Икенче урында Ләйсән Кәримова иде, ә иң матуры дип Чулпан Латыйпованың эше аталды.
Бәйгедә катнашкан калган балаларга да оештыручылар бүләкләр өләште.

Без, без, без идек, без өч кенә каз идеек

Татарстанның Апас районында тапталган каз түшкәләре интернетта иң күп каралган һәм чәйнәлгән темага әверелде. Россиянең күпчелек матбугат чаралары, интернет-блогерлар, социаль челтәрдәге кешеләр инде дүрт атна буе бу теманы чәйни. Роликны күрмәгән кешеләр өчен аңлатам: Апастагы бер кибеттә Венгрия этикеткасы тагылган өч каз түшкәсен табып алганнар һәм прокурор исеменнән аларның түшкәләре өстендә приговор укып, зур трактор астына салып таптаганнар.
Беренче карашка көлке тудырган видеоролик (ә анда мескен каз түшкәләрен Россия гимны астында мыскыллыйлар) астына төрле фикерләр язылды, өч каз түшкәсе белән бәйле төрле мәзәк сурәтләр куелды. Җәзаланган казларның каргышы төшәчәк, казлар сугыш игълан итте, дигән темага кагылышлы фотолар яшен тизлеге белән бөтен дөньяга таралды.
Шулай шул. Яндыру-җәзалаулар белән саграк булырга кирәк. Урта гасырларда католиклар гап-гади хатыннарны эзәрлекләп, җен карчыкларга чыгарып, яндырып үтерүләре ничек тарихка кереп калган булса, санкцияләргә каршы көрәшүче россиялеләр дә, чамадан тыш кыланып, яңа тарихка керерләр кебек тоела башлады.
Менә Самара өлкәсе полициясе дә, Татарстаннан калышмаска тырышып, кибетләрдән, складлардан, поезд һәм самолет белән килүче чит ил кешеләренең чемоданнарыннан санкциягә эләккән товарлар эзли башлаган.
Мәсәлән, җирле сайтларда: “Курумоч аэропортында Таҗикстаннан һәм Үзбәкстаннан китерелгән сөт продукциясе тапканнар” башы астында язылган хәбәрдә: “Үзбәкстаннан килгән бер кешенең багажында 2,5 килограмм эремчек, ә Таҗикстаннан килгән берәүнең сумкасыннан 1,2 килограмм ачы катык һәм ярты кило эремчек табып алганнар” – дип, әллә нәрсә булган кебек язып элгәннәр. Явыз үзбәк белән таҗик Россиягә шул хәтле продукция алып килеп, безнең экономиканы тәмам какшатмакчы булганнар диярсең! Ә бәлки: “Эш тапканчы улыма ашап торырга ярар әле”, – дип, әниләре төреп җибәргәндер? Тик менә ул ашамлыкларның сертификатын, ашарга яраклы булуы турындагы документларын язып, кесәләренә тыгып җибәрергә онытканнар, бичаракайлар.

“Түбәтәй”гә барабызмы?

Июнь урталарында Казан тимер юл вокзалы каршындагы мәйданда халыкны татар халык ашлары белән сыйлаучы «Түбәтәй» фастфуды ачылган иде. Беркөнне, вакыт табып, велосипедларга атланып, без дә «Түбәтәй» тирәсеннән урап кайтырга уйладык. Вокзал янында кафе-киосклар күп булса да, «Түбәтәй» җиңел табылды, ник дигәндә, яшел, кызыл төсләрдәге татар орнаменты белән бизәлгән матур киоск әллә кайдан «кычкырып» тора. Янында милли киемнәр кигән бер төркем яшьләр кайнаша. Әлеге кыз-егетләрнең яңа ачылачак «Түбәтәй»ләрдә эшләү өчен стажировка үтеп ятулары икән. Җитмәсә, милли фастфудның идея авторы, оештыручыларның берсе, директоры Солтан САФИН да шунда булып чыкты.
- Июнь башында Казанның Черек күл паркында без “Түбәтәй”не халыкка тәкъдим иттек, күрсәттек, таныштырдык. Ә берничә көннән, 14 июньдә менә бу урында ачылдык. 24 июльдә исә “Казан-арена” стадионы янында, Су спорты төрләре буенча Дөнья чемпионаты паркында тагын алты “Түбәтәй” ачылды. Алар хәзергә шунда эшләячәк, ә соңыннан, чемпионат тәмамлангач, без аларны бөтен шәһәр буенча таратачакбыз, – диде ул.
– Солтан, халыкка нинди азык-төлек тәкъдим итәсез?
- Бездә зур һәм кечкенә өчпочмак, өлеш, гөбәдия, пәрәмәч, бавырсак, чәкчәк, кыстыбый бар. Туристлар өчен магнитлар, балалар өчен уенчыклар белән җыелмалар да ясыйбыз. Үзебезнең шулпа, компот, мәтрүшкәле чәебез бар. Ризыкларыбыз сыйфатлы, организмга зыянсыз һәм өйдә пешерелгән кебек тәмле.
– Өлеш-өчпочмакларны кайда пешерәсез?
- Үз бинабыз бар. Киоскларга көненә 3 тапкыр яңа пешкән ризыклар китерәбез.
– Ә бәяләрегез ничек?
- Уртача. Әйтик, Бауман урамындагы чәй йортындагы бәяләрдән әлләни аерылмый. Җитмәсә безнең башкалардан аерылып торган зур үзенчәлегебез бар – ризыкларны милли бизәкләр төшерелгән савытларга салып бирәбез. Аны үзең белән юлга алырга да, өйгә алып кайтып ашарга да мөмкин. Чәй, компот һәм шулпа савытларыбыз орнаментлар белән генә түгел, классик шигырьләр белән дә бизәлгән. Менюны өч телдә – татар, инглиз һәм урыс телләрендә яздык. Бездә эшләүче егет-кызларга да төп таләп – шушы өч телне камил белү.

“Татар яшьләре көннәре – бүгенге татар яшьләре хәрәкәтенә старт биргән беренче мәйдан” – Ләйсән Сафина

“Татар яшьләре көннәре – бүгенге татар яшьләре хәрәкәтенә старт биргән беренче мәйдан” – Ләйсән СафинаБыелгы чарада Россиянең 29 төбәгеннән, шулай ук Казакъстаннан, Төркия һәм Австралиядән 180 делегат катнашыр дип көтелә.

 (Казан, 19 август, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). 25-31 август көннәрендә “Идел” яшьләр үзәгендә (Казаннан 30 чакрым ераклыктагы Боровое Матюшино бистәсе) XXV Татар яшьләре көннәре уздырылачак. Анда Россиянең 29 төбәгеннән, шулай ук Казакъстаннан, Төркия һәм Австралиядән 18 яшь 30 яшькәчә 180 делегат катнашыр дип көтелә.

Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы үткәргән матбугат конференциясендә Татар федераль милли-мәдәни мохтарияте аппараты җитәкчесе Миләүшә Шәрәпова хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Татар яшьләре көннәре – иң актив, иң лаеклы татар яшьләрен туплау мәйданы. Теләсә кайсы төбәктәге иҗтимагый хәрәкәтләр охшаш: аларның уртак максатлары, бурычлары, проблемалары һәм аларны чишү юллары бар. Әлеге хәрәкәтләрнең Татар яшьләре көннәренә җыелган лидерлары исә үз тәҗрибәләре, белем күнекмәләре белән уртаклаша.

Искәртеп үтик: татар яшьләре көннәрен ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни мохтарияте, “Идел” яшьләр үзәге үткәрә. Чараның максаты – Россиянең төрле төбәкләрендә, якын һәм ерак чит илләрдә яшәүче татар яшьләрен милли-мәдәни яктан берләштерү, эшлекле һәм мәдәни элемтәләрне ныгыту, яшьләр сәясәте, фән, мәдәният, мәгариф өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу, төбәкләрдәге татар яшьләре оешмалары каршында килеп туган мәсьәләләрне чишү юлларын эзләү.

“Идел” яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина билгеләп узганча, быел татар яшьләре көннәренә әлеге хәрәкәтнең ветераннары да чакырулы. Алар арасында I Татар яшьләре көннәрен оештыру комитеты җитәкчесе хәзерге вакытта Автсралиядә яшәүче Ирек Гариф та бар. Моннан тыш, чарада “Идел” яшьләр үзәге оештыра торган проектларда үсеп чыккан 17-18 яшьлек үсмерләрнең дә чарада катнашачагы билгеле. Алар, үзләреннән олырак абый-апаларыннан күреп, үзләре яшәгән төбәкләрдә иҗтимагый хәрәкәткә нинди яңалык кертергә, кайсы юнәлештә эшләргә кирәклеген өйрәнер дип күзаллана.

“Татарым” дип яши…

канюкаев и меркушкин 22Без аның белән моннан егерме еллар элек Саратовта Бөтендөнья татар конгрессы башкарма коми­теты бюросының күчмә утырышы вакытында очрашкан идек. «Самара шәһәреннән, милли тормышта иң ак­тив катнашучы ир-егетебез. Җаны-тәне белән татар дип яши», – дип таныштырганнар иде Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаев белән. Ул вакыттан бирле шактый сулар акты. Самара өлкәсендә дә татар тормышында шактый матур эшләр башкарылды. Милли мәгарифкә, дини тормышка кагылышлы “түгәрәк өстәл”ләр, конференцияләр, җыр һәм шигърият бәйрәмнәре, Бөтенроссия күләмендә «Боз озату» тамаша­сы, сабантуйлар… Тагын бик күп чаралар! Аларны оештыручы һәм матди ярдәм күрсәтүче төп кеше исә һәрвакыт бер – Самара өлкәсенең «Дуслык» төбәк иҗади-иҗтимагый җәмгыяте президенты, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма коми­теты бюросы әгъзасы Фәхретдин КАНЮКАЕВ.
Фәхретдин табигатьнең иң гүзәл чорында — 1966 елның ма­енда, Самара өлкәсенең Мәчәләй авылында Галимә апа белән Бәдретдин абый гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Хезмәтне сөйгән, тырыш, булдыклы гаиләдә тәрбияләнгән Фәхретдин бер­кай­чан да әти-әнисе йөзенә кызыллык китерми. Мәктәптә тырышып, яра­тып укый, белем тупларга омтыла. Үзенең укытучылары, белем һәм тәрбия биргән Бибинур Газизова, Рамилә Булатова, Наҗия Мамышева, Җәүһәр Субеева, Рәисә Искәндәроваларны ул әле бүген дә хөрмәтли. Кешеләргә карата иман­лы, шәфкатьле, мәрхәмәтле; булу кебек күркәм сыйфатларны да Фәхретдин гаиләсендә, туган авы­лында ала. һәм ул кешелеклелек аны гомер буе озата килә.
Мәктәпне тәмамлагач, егет Са­марага юл ала — техникумга укыр­га керә. Аннан — Совет Армиясе сафлары. Соңыннан — Ульяновск шәһәрендәге фар­мацевтика училище­сы. Бу 1989-1992 еллар була. Кабат Самарага әйләнеп кайтып, сайлаган һөнәре буенча хез­мәт юлын башлап җибәрә Фәхретдин.
Тик татар авылында, татар мохитендә тәрбия алган, үз хал­кын хөрмәт иткән егетнең күңеленә нидер җитми… Татар иҗтимагый хәрәкәтенә ул 80 нче еллар ахы­рында килеп кушыла. Татар милли үзаңы яңарыш чоры кичергән чор бу. Фәхретдин тиз арада милли хәрәкәт лидерларының берсенә әверелә. Татар тарихына һәм мәдәниятенә бирелгәнлек, мил­ләтнең үткәнен һәм бүген­гесен күзаллау сәләтенә ия булу, аның киләчәге өчен зур җаваплылык хисе тоеп яшәү Фәхретдинне милли хәрәкәт эшчәнлегенең алгы сызыгына чыга­ра да.

Ишекләребез һәрвакыт ачык

Алькино1Үткән атнада Самара өл­кәсенең туризм Департаменты Похвистнево районы Гали авылына информацион тур оештырды. Бу көнне Самара, Пох­вистнево шәһәрләренең блогерлары, массакүләм мәгъ­лүмат чаралары, туристик компанияләр вәкилләре – барлыгы 34 кеше, Гали авылының атаклы “Агротуризм” үзәгендә кунак булды.
Кунакларны үзәкнең җитәк­чесе Расих Латыйпов үзе каршы алып, барысын да юлдан соң ял итеп алырга чакырды. Үзләре пешергән ипи, “Хәләл” колбаса цехында ясалган тәмле ит ризыклары, пәрәмәчләр ашап, хуш исле чәй белән сыйланган арада хуҗа кыскача гына программа белән дә таныштырырга өлгерде. Кунаклар татар авылы тормышын үзләрендә татып карасын өчен, берничә мастер-класс әзерләп куелган икән. Шуңа күрә чәйдән соң берәүләр квадрациклларга утырып себерке җыярга, икенчеләр атка җигелгән арбага утырып печән чабарга киттеләр.
Ә тагын бер төркем татар халык ашлары пешерү мастер-классына юнәлде. Пешекче кызлар Рузия Йосыпова һәм Рамилә Башарова аларны кыс­тыбый, пәрәмәч пешерергә өйрәтергә сүз бирделәр.
Элегрәк чәй өстәле артында пәрәмәчләрне яратып ашаган ханымнар бик куанып үзләре бу ризыкны әзерләргә керештеләр. Ничек итеп камыр әзерләү, эченә кыстыру өчен бәрәңгене ничек пешерү турында бәйнә-бәйнә сорашып, язып барырга да өлгергәннәр.
Ә менә “ПрофЦентр-Са­мара” туристик компаниясе вәкиле Марина Максимованың татар халык ашларыннан иң яратканы – авылча пешергән токмач ашы икән. Ул: “Интернет челтәреннән берничә рецепт табып, пешереп караган идем, бер дә сезнеңчә килеп чыкмый! Ничек пешерәсез соң бу ашны?” – дип кызыксынгач, пешекче кызлар бер дә иренмичә, аны токмач басып, ничек нәзек кенә итеп кисәргә дә өйрәттеләр.
Барысы да бергәләп пе­шергән кыстыбый, яңа гына мичтән чыккан пәрәмәчләрне авыз иткән арада урманнан себерке җыючылар да кайтып җитте. Әллә себерке җыюдан, әллә инде квадрациклларда йөрүдән барысының дә йөзләре алсу, кәефләре күтәренке иде. Бер-берсен бүлдерә-бүлдерә тәэсирләре белән уртаклашып та алдылар.
Расих Латыйпов: “Шушы себерке буламы инде?! Бигрәк аз җыйгансыз!” – дип шаяртып, үзләрен шелтәләп алды.

Күркәм гадәтләргә буйсынып яшәүче гаилә

мусины 2 Гомер-гомергә татар авыл­лары күркәм кешеләре, милли йолалары, гореф-гадәтләре белән данлы. Шундыйларның берсе туй йоласыдыр. Кемдер кодалап, ә кемдер “ябышып чыгып” тормыш кора бит.
Похвистнево районындагы Яңа Мансур авылында менә инде утыз биш ел бергә яшәүче Мидхәт һәм Рәзидә Мусиннар яшьлек елларын, танышу һәм кавышу чакларын гел сагынып искә алалар.
- Без яшь чакта, яшел чи­рәм чыгу белән шомырт, сирень агачлары чәчәк аткан чорда, яшь-җилкенчәк авыл чи­тендәге болында кичке уенга җыела иде. Мин дә ялгыз яшәүче әбиемә кунакка баргач: “Классташым янына имтиханга хәзерләнергә барам”, – дип алдап, кичке уенга төшеп киттем. Анда гармунчы егет өздереп гармун уйный, ә яшьләр бииләр иде инде. Без дә аларга кушылдык.
Гармунчы егетнең миңа игътибар итүен бик тиз сизеп алдым. Шул кичне үк ул мине озата барды. Бик шаян, сүзчән егет булып чыкты Мидхәт. Кызык сөйләп, көлдереп бетерде, багышлап җырлар җырлады. Шуннан очраша башладык. Чыгарылыш имтиханнары тәмамлангач мин беркая да укырга бармадым, авылда калдым, – дип сөйли яшьлек мәхәббәте турында Рәзидә ханым.
- Ә көзен, урып-җыю эшләре тәмамлангач, мин аны “ябыштырып” (бездә бу шулай дип атала) алып кайттым. Булачак әби белән бабай никах мәҗлесебезгә килмәделәр, озак үпкәләп йөрделәр. Соңрак ба­рысы да җайланды һәм алар безне бәхилләделәр, ике арада дуслык күпере салынды, – дип хатыны сүзләренә кушылды Мидхәт.
- Безнең өйләнешү тирә­сендә булды инде хәлләр. Әткәй белән әнкәйне кайнишләрем көн саен кунакка чакырырга йөрделәр, ә алар килми дә, килми генә.
Ә беркөнне каенанам үзе­безне аларга кунакка җибәрде. Мидхәтем өйгә кереп китте, ә мин урамда басып калдым. Озак та үтмәде, ишектә әнкәй күренде. Мин аны, газиземне (хәзер мәрхүм инде, урыны оҗмахта булсын) бик тә нык сагынган идем. Йөгереп барып кочаклыйсым килсә дә, курыктым, бармадым. Ә ул өйгә кереп киткәч, мин дә качып торган урынымнан чыгып, өйгә кердем.

Кеше язмышлары

IMG_2107Без күргәнне кемгә дә күрергә язмасын…
Бөек Җиңүнең 70 еллыгында, без, вакытлы матбугат хезмәткәрләре, авылларга йөрибез, исән калган сугыш ветераннарын, фронт өчен, Җиңү өчен эшләгән тыл хезмәткәрләрен барлыйбыз, үткәннәрне искә алып сөйләүләрен соралабыз. Шулай миңа Елховка районының Тупли авылында яшәүче Фәһимә апа Вәлиәхмәтова белән танышырга туры килде. Ул, әлбәттә, сугышта катмашмаган, ләкин тормыш ачысын артыгы белән татыган кеше. Гомере буе башлангыч мәктәп укытучысы булып эшләгән бу апа сөйли дә белә, күп нәрсәне яхшы итеп хәтерли дә. Шуңа күрә бу язмада аның туры сөйләмен бирү кулайрак булыр дип таптык.
- 1935 елда күрше Ульян өлкәсе, Малыклы районы, Иске Исәнтимер авылында туганмын, – дип сөйләп китте Фәһимә апа. – Язын сиксән яшемне тутырам бит инде. Ә бәхетле булган көннәремне санасак, берничә ел гына булыр кебек.
Әтиебезне сугышка 1941 елда алдылар. Ул Брянск урманнарындагы партизан от­рядларының берсенә эләгә һәм өченче заданиесеннән кайтмый. Шулай итеп без алты бала ятим калдык. Мин өченчесе. Димәк, миннән кечкенәрәк тагын өч бала булган, һәм аларны карау минем өстемә төшкән.
Ә олыракларыбыз кырда эшләгән. 60 сутый җиребезне дә без, балалар, кул белән казып, тырмалап, анда йә ашлык, йә бәрәңге чәчә идек. Сыерыбыз да бар иде. Печән әзерләргә дә, утын кисәргә дә кирәк бит. Барысын да эшләдек. Әниебез бик тырыш, уңган хатын иде, безне дә шуңа өйрәтте. Шуңа күрә ачлыкны да күрмәдек.
Әнигә уңганлык әтисеннән килгән диләр. Бабайның йөз оя умарта кортлары булган. Ә ул кеше ялламаган, барысын да үзе эшләгән. 1921 елгы ачлык вакытында күп кешене коткарган ул бал ашатып. Менә шундый кешелекле бабабызны 1933 елда кулакка чыгарып сөргенгә озатканнар, ә умарталарын тулысы белән колхозга тартып алганнар…
Әти сугышка киткәндә ән­кәйгә: “Балаларны укыт!”, – дип әйтеп киткән. Кая инде безгә уку! Авылдагы җидееллык мәк­тәпне тәмамлагач, Урта Исәнтимергә йөреп укырга тотынган идем, ташларга туры килде. Ерак булганлыктан башка балалар да йөрми башладылар, ә берүземне әни чыгарып җибәрергә курка иде. Ярдәм дә кирәк иде бит аңа. Сыерыбызның маен җыя да, өйне миңа калдырып, Ульянга май сатарга чыгып китә. Кайчакта икешәр көн йөреп кайтырга да туры килә иде. Ә мин елыйм да, елыйм. Укыйсым килә генә бит.

Үткәннәрне барлап яшибез

1921 елда корылык булу сәбәпле Идел буйларында коточкыч ачлык булган. Безнең Гали авылын да бу бәла читләтеп үтмәгән. Авылдашларыбыз кем ачлыктан, кем кар астыннан җыелган башакны ашап агуланып үлгән. Кабер казып күмү түгел, мәетләрне җыярга да кешеләрнең хәле булмаган. Авылыбызның тавы буенда чокыр казып, шунда мәетләрне ыргытып барганнар.
Күпләр бәхет эзләп, туган якларын ташлап киткән. Минем Гайнехаят әбием белән Бәдретдин бабам да, 11 баласын ияртеп, Ташкент якларына юл тотканнар. Тик тимер юл вокзалына килеп җитү белән, бабама кинәт начар була һәм шунда җан бирә. Әбием балалары белән кабат авылга кайтырга мәҗбүр була.
Ул елларда балалар күбесе кызамык, чәчәк авыруларыннан үлгән. Әбиемнең дә әллә шул авырулардан, әллә ачлыктан 8 баласы бер-бер артлы бакыйлыкка күчә. Безнең әниебез – исән калган шул ба­лаларның берсе. Ул хәллерәк күршеләренең балаларын караган, аның ике ир туганы да ялчы булып ялланган.
Аларның берсе – Габделбарый 1941 елның июнендә хәрби җыенга чакырыла. 40 көннән кайтам дип киткән абые­быз шуннан турыга сугышка китә һәм хәбәрсез югала. Аның бердәнбер кызы Гәүһәр апа, Аллага шөкер,әле дә исән. Әбиебезнең тагын бер улы – Котдус абый сугыштан исән-сау, күкрәгенә орден-медальләр тагып кайтты. Мәкъшук җиңги белән алар бик матур тормыш кичереп, алты бала үстерделәр. Икесе дә олыгаеп бакыйлыкка күчтеләр.
Әниебез безне, 4 кызын, ялгыз үстереп аякка бастырды. 80 яшен тутырып, безнең арадан киткәненә быел 22 ел булды инде. Без еш кына зиратка барып аның һәм башка туганнарыбызның каберләрен чистартып, карап торабыз. Балаларыбызга, оныкларыбызга ерак әби-бабалары, бакыйлыкка күчкән туганнарыбыз турында сөйләп, гаилә тарихыбызны онытырга бирмибез, үткәннәрне барлап, бүгенгене уйлап, киләчәкне кайгыртып яшәргә өйрәтәбез.

Игенченең уңганлыгы кырларыннан күренә…

фермерыИске Мәчәләй авылының “Восток”җәмгыяте басу-кыр­лары буйлап үткәндә юл читендә үскән алтынсу эре көзге бодай башаклары машина тәрәзәсенә сарылалар иде. Әйтерсең лә, алар тырыш хуҗаларына, уңган игенчеләргә дан җырлый!
- “Чебешләрне көзен саныйлар”, – диләр бит. Бик дөрес сүзләр болар. Барысы да, Аллаһы кулында. Шөкер, әнә көзге бодаебыз өлгерде инде, язгысы да матур гына үсеп килә, – дип сүзен башлады “Восток” хуҗалыгы җитәкчесе Ринат Зәйнулла улы Искәндәровның урынбасары, “Айбагар” көнбагыш цехы җитәкчесе Хәлиулла Габделхәмит улы Мамышев.
- Урып-җыю вакытында яңгырлар комачауламаса, уңышны әрәм-шәрәм ит­мичә, амбарларга салырбыз, дип өметләнәбез. Моның өчен техникабыз җитәрлек, эшләүчеләргә канәгать калырлык хезмәт хакы түләргә тырышабыз.
Ел саен тәҗрибә туплыйбыз. Күрше Северный Ключ авылыннан җир пайларын үз хуҗалыгыбызга алу дәвам итә. Киләчәктә югалтканны кире кайтарып бетерербез, дип уйлыйбыз, – дип сүзен төгәлләде Хәлиулла әфәнде.
“Игенченең уңганлыгы кырларыннан күренә”, дип тикмәгә генә җырламыйлардыр. Дөрес­тән дә, бу хуҗалыкның мактарлыгы да, мактанырлыгы да бар. Басуларда игеннәр шаулап үсеп утыра. Биредәге тәртипкә, чисталыкка исең китәрлек! Хуҗалык агрономы Рәшит Исмәгыйлов белән басуларны карап йөргәндә юлыбыз көнбагыш кырына килеп чыкты.
Рәт-рәт булып тезелеп киткән көнбагыш чәчүлекләренә карыйсың да, күңел тагын да күтәрелеп китә.
Кырлардан машина-трактор паркына әйләнеп кайткач, Хә­лиулла әфәнде Мамышев бе­лән әңгәмәбезне дәвам иттек.
- Көнбагышны быел бик күп чәчкәнсез икән, – диюемә җавап итеп ул:
- Әйе, без үзебездә көн­багыш мае да чыгарабыз бит. Җирләрнең пай хуҗаларына һәм биредә хезмәт итүчеләргә дә үсемлек мае, терлек азыгы, фураж бирәбез, акчалата да түлибез. Яхшы сортлы көнбагышны киләсе ел өчен орлыкка да калдырабыз, артканын ерак шәһәрләргә илтеп, сатып, акча ясыйбыз, – диде ул.
- Көзге бодайны да биш йөзгә якын гектарда үстердек. Ел саен басуларны тиешенчә эшкәртеп, үз вакытында тиешле ашламаларны керткәнгә күрә, әйбәт уңыш та алабыз, – дип өстәп куйды агроном Рәшит Миргалифән улы да.

Әни берәү генә була ул…

фатыйма и фаритБүген бездә ятим балаларны тәрбияләү өчен балалар йортлары, төрле үзәкләр булдырылган. Тик анда яхшы булса да, ятимнәр гаилә җылысыннан мәхрүм шул. Алар “әти-әни” дип әйтергә тилмереп яши.
Аллаһыга шөкер, арабызда ятим сабыйларны үз куеннарына сыендырган фидакарь йөрәкле милләттәшләребез дә бар. Язмыш мине нәкъ шундый гаиләләрнең берсе – Камышлы районының Бозбаш авылында яшәүче Фәрит һәм Фатыйма Мәхмүтовлар гаиләсе белән очраштырды.
Яңа гына авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган Фатыйманы юллама буенча Калининград шәһәренә эшкә җибәрәләр. Ул биредә үзенең насыйп ярын – Дамирны очрата. Билгеле, уртак мәхәббәт никахлы гаилә төзүгә китерә. Озак та үтми, бу яшь гаилә Дамирның туган авылы Челно-Вершиныга кайтып төпләнә.
Илебездә үзгәртеп кору шау-шуы кузгалган чаклар. Ул бу яшь гаиләне дә читләтеп үтми, аны таркалуга китереп җиткерә. Шуннан соң Фатыйма кызлары Гөлнара белән Алияне алып, Камышлы авылына кайтып урнаша. Бераздан алар Фәрит исемле егет белән яңа гаилә корып җибәрәләр.
Ә 2003 елда гаилә үз канатлары астына ятим калган берничә инвалид баланы да сыендыра (алар барысы да малайлар). Хәзер тәрбиягә алынган балаларның саны инде унсигезгә җиткән. Мин Фәрит белән Фатыйманы өч уллары белән рәсемгә дә төшереп алдым. Балаларның калган бишесе Резяпкино авылында дәвалау үзәгендә реабилитация үтә икән. Шушы көннәрдә гаиләгә тагын ике ятим бала өстәлергә тора. Ә сигез ятим биредә тәрбия алганнан соң, хәзер үз тормышлары белән яши икән инде.
Шулай итеп, Фатыйма ханым бөтен гомерен ятим балалар тәрбияләүгә багышлаган. Дөрес, нефтьче булып эшләүче Фәрит тә буш вакытларында хатынына булыша.
Моннан берничә ел элек гаилә Фатыйманың туган авылы – матур табигатьле, чишмәле, тирә-ягы биек таулар белән әйләндереп алынган Бозбашка күчеп кайта. Монда Фатыйма Сәгыйть кызының бертуган абыйсы, яңа өен төзеп бетерә алмыйча, үлеп киткән икән. Хуҗабикә миңа абыйсының “ындыр табагыдай” инде үзләре төзеп бетергән зур өен күрсәтеп йөрде.

Ирем Муса Җәлил белән бер концлагерьда утырган

Захидэ эбиКамышлының биек, мәһабәт тауларын күк йөзендә кабарып торган матур болытларга охшаттым мин. Авылдан ниндидер яктылык, матурлык, илаһи чисталык бөркелә кебек.
Мин бирегә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәмнәр үткәч килдем, һәм миңа иң беренче булып тыл ветераны Заһидә әби Сафина белән очрашырга насыйп булды.
- Сугыш башланганда миңа нибары унике яшь кенә иде әле, – дип сөйләп китте ул миңа үзе турында. – Бөтен гаиләбез “Марс” дип аталган артельдә хезмәт итә, ә халык телендә ул “кустарь” дип йөртелә иде. Сугыш башлангач та биредә эшләүче ир-атларны фронтка җибәрмәделәр, бронь белән калдырдылар. Чөнки артельдә фронт өчен ат чаналары, арбалар, тәгәрмәчләр һәм башка кирәкле әйберләр ясалды. Миңа да унике яшемнән шунда эш­ләргә туры килде. Артель каршында кибет ачылды, анда он, сабын, ипи, киемнәр сатыла иде.
Сатучы булып эшләгән бертуган абыем 1942 елда сугышка алынгач, бу вазифаны миңа ышанып тапшырдылар. Мине сугыш тәмамланыр алдыннан башка хатын-кызлар белән бергә урман кисәргә дә җибәрделәр. Бу эшнең авырлыгы турында сөйләп тә бетерерлек түгел, ә яз җиткәч, урманда калган агач ботакларын яндыра торган идек.
Сугыш тәмамлангач та, безгә биредә байтак кына азап­ланырга туры килде әле.
Ә инде 1947 елда абыем армиядән кайткач, китап кибетендә эшли башлады һәм мине дә үз янына алды.
Шулай итеп, язмышым кис­кен борылыш ясап, миңа 42 ел сәүдә үзәгендә эшләргә туры килде. Күп балалы ана буларак лаеклы ялга чыккач та, 57 яшемә кадәр эшләдем әле.
Ирем Әбделхагым белән без бик тату яшәдек, Аллаһыга шөкер. Үпкәләшеп торырга вакыт булмады. Балаларыбыз Заһидны, Сәгыйдәне, Равилне, игезәкләребез – Илгизәр белән Илсөярне тәрбияләргә, терлек асрарга, эшкә йөгерергә кирәк иде бит. Туйганчы йокламаган чакларым да бик күп булды.
Әбделхагым озак еллар машина йөртүче булып эшләде. Тик соңга таба сугыш “бүләк иткән” авырулары кузгалгач, каравылчы булып кына калды. Бераздан соң ике аягы да йөрмәскә әйләнде. Шуннан соң мин аны ун ел кадерләп карадым. Риза, бәхил булып, 1990 елда бакыйлыкка күчте.
Әбделхагым фронтта чагында берничә тәүлек аяк киемен салып ял итә алмау, ыштырлары туңып, аякларына ябышу эзсез калмаган шул. Сөйли башласа, ул елый торган иде.

Динә Гарипова кияүгә чыга

“Голос” проекты җиңүчесе Динә бу атнада кияүгә чыга. Яшьләр никах укыткан инде. Туй күлмәге дә әзер, ди.

Кияү егете турында җырчы әлегә берни дә белдерми. Бары тик үзеннән берничә яшькә олырак икәне генә билгеле. Шоу-бизнес кешесе түгел икән. Туй  тыйнак кына, гаилә белән генә узачак, дип хәбәр итә “События” сайты.

Сатучы әйбәт психолог булырга тиеш

Һәр кеше бала чактан ук күңеленә хуш килгән һөнәр алу турында хыяллана. Кем артист, кем табиб, кем машина йөртүче булырга тели.
- Ә мин укытучы булып, язмышымны балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышларга хыяллана идем. Үземне башка һөнәр кешесе итеп күз алдына да китермәдем, – ди Камышлы районының Иске Усман авылында туып үскән Лилия Нуретдинова-Боярова.
Мәктәпне тәмамлау белән ул Самараның педагогия институтына укырга керә.
- Студент вакытта матур киенәсе килә бит. Әти-әни акчалата ярдәм итеп торса да, аларга әле миннән кече ике энемне укытырга кирәк икәнлеген аңлый идем. Шуңа күрә акчаны үзем эшләп табарга тырыштым. Икенче курста укыганда кибеткә сатучы булып эшкә кердем. Төнлә сатам, ә көндез укыйм. Әлбәттә, җиңел булмады.
Кулыма диплом алгач, укытучы һөнәре буенча эш эзләп караган идем дә, эш хакы биг­рәк аз түлиләр икән аларга. Эшләгән акчаң фатирга тү­ләргә генә җитә, тормыш алып барырга да кирәк бит әле.
Авылга кайтам дисәң дә – эш юк. Мәктәбебездә балалар дүр­тенче сыйныфка кадәр генә укый, ә аннан соң Яңа Усман авылы мәктәбенә йөреп белем алалар, – дип сөйли Лилия ханым.
Менә шулай укытучы булырга хыялланган кыз унбиш ел инде сәүдә тармагында хезмәт итә. Бүген ул Самараның 6 просека урамында урнашкан кибетләрнең берсендә азык-төлек сата.
- Шулай да, бүгенге һөнә­ремнең укытучы һөнәре бе­лән охшаш яклары бар, – ди милләттәшебез. – Сатучы да, педагог кебек, бик әйбәт психолог булырга тиеш. Чөнки өлгер, исәп-хисап ягыннан белемле булудан тыш, кеше белән аралаша да, сатып алучылар белән елмаеп, ихтирам белән сөйләшә дә белергә кирәк.
Тәрбияче вазифасын да үтәргә туры килгәли. Сыра, тәмәке алырга дип кибеткә еш кына яшүсмерләр дә керә. “Сиңа бит унсигез дә юк әле, аннан соң да бу әйберләрне авызыңа алма!”, – дип, аларны үгетләп чыгарам.
Әти-әнисе белән кибеткә килгән кайбер сабыйлар: “Тегене ал, моны ал”, – дип интектерәләр, үзенекен итәр өчен кычкырып елый да башлыйлар. Мондый очракта йомшак кына: “Әниең сатып алыр иде дә бит, сатылмый шул бу әйберләр”, – дип әйтеп куям. Бала тынычланырга мәҗбүр була, ә ата-аналар рәхмәт укый-укый чыгып китә, – дип елмая Лилия.

Кабер ташында Кызылсу авылы тарихы

Красный Яр районы Яңа Кызылсу авылының беренче муллалары кабере табылды
Аңа күп еллар буе авы­лыбызның зиратын чистартып, тәртипкә салып торучыларның берсе – Әмирхәт Ситдыйков тап булган. Ике ел элек ул өрәнгеләр арасыннан бик иске агач койма күреп алган һәм якынрак килеп карагач: “Бу танылган кешеләрнең кабере булса кирәк”, – дип уйлап куйган. Бер өлеше җиргә баткан, искечә гарәп хәрефләре язылган кабер ташы аның бу ышанычнын тагын да көчәйтә төшә.
Быел язын зиратта өмә үткәргәндә бу таш өстенә язылганнарны укырга мөмкин булды. Иң өстәге сүз яңгыр, кар, кояш йогынтысы белән таный алмаслык хәлгә килгән булса да, астагылары бик яхшы сакланган. Анда “… хаҗи әлхәрәмәйн имам Камалетдин Ибраһим углы вафат 1910”, – дип язылган. Шулай итеп моның Яңа Кызылсу авылында 1854 елдан алып 1910 елга кадәр имам булып хезмәт иткән Камалетдин Ибраһимовның кабере и­кәнлеге ачыкланды.
Камалетдин мулла, чыннан да, бик танылган кеше. Моңа әлеге муллалар нәселенең тормышы һәм хезмәтләре турында җыелган күп мәгълүмат дәлил булып тора. 2006 елда дөнья күргән “История села Ново-Урайкино. Годы, события, люди” исемле китапта да алар турында язылган иде. Ә соңрак архивларда бу дин әһелләренә кагылышлы тагын берничә документ табылды.
Губанкүл, Мулла авыл­лары­ның имамнары да Камалетдин мулла мәд­рәсәсендә белем алганнар. Бу турыда Самара Җәмигъ мәчете имамы Иршат хәзрәт Сафинның да язганы бар.
Зираттагы уртак койма 9 каберлекне берләштерә. Димәк, биредә бу кешенең башка туганнары да җирләнгән булырга мөмкин. Бәлки, Камалетдин мулланың әтисе, 1854 елга кадәр авылыбызда мулла булып торган Ибраһим Фәйзуллов, аларның хатыннары һәм башка туганнары да биредә ятадыр.
…Беренче муллаларның кабере табылу Яңа Кызылсу халкы өчен тарихи ачышка тиң вакыйга булды. Шуның өчен без – авылдашлар, Кызылсу мәчетенең хөрмәтле имамы Фоат ага Мингачев һәм мәчет картлары киңәшеп, әлеге урынны ничек тә билгеләп куярга ниятләдек.

Котлыйбыз

Чын  милләтвәрвәр егет, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Бюросы  әгъзасы, Самара өлкәсе “Дуслык” татар иҗади иҗтимагый  оешмасы җитәкчесе, “Алия” аптекалар челтәре хуҗасы  Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаев  күпьеллык фидакарь хезмәте өчен  Россия Федерациясе сәламәтлек саклау Министрлыгының “Сәламәтлек саклау отличнигы” дигән  мактаулы күкрәк билгесе белән бүләкләнде.скачанные файлы

Без Фәхретдин Бәдретдин  улын чын күңелдән котлыйбыз. Күпләр өчен Сез акыл, талант, мәрхәмәт, шәфкатлелек  өлгесе булып торасыз. Сәламәтлек, гаилә иминлеге, уңышлар юлдаш булсын.

 

Хөрмәт белән,

    Бөтендөнья  татар конгрессы Башкарма комитеты

Самара татар-мөселманнарының эше югары бәяләнде

Болгар жыены ТалибБорынгы бабаларыбызның рәсми рәвештә ислам динен кабул итүе истәлегенә борынгы Болгар шәһәрендә “Изге Болгар җыены” уздырылып килә. Быел анда барган 55 мең мөселман арасында Самара өлкәсеннән дә шактый зур делегация бар иде.
Форум
Башта, 12 – 13 июньдә, Казанның “Корстон” комплексында татар имамнарының “Милли үзенчәлек һәм дин” дип аталган алтынчы бөтенроссия форумы узды. Анда Россиянең 63 регионыннан 900ләп делегат килгән иде. Утырышта Татарстан Республикасы президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Россия мөфтиләр Советы рәисе, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Гайнетдин, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, Рос­сия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин һәм башкалар катнашты.
Форумның беренче көнендә делегатлар секцияләргә бүле­неп эшләделәр. Самара өлкәсенең региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин җитәк­челегендәге Самара делегациясе “Татарларның дини тра­дицияләре: аларны саклау һәм үстерү” мәсьәләләрен тикшерүдә катнашты. Бу секция модераторларының берсе булган Талип хәзрәт Яруллин: “Самара өлкәсендә берничә татар оешмасы булып, алар барысы да мөфтият белән тыгыз элемтәдә эшләгәнлектән, бу теманы яктырту зур кыенлык­лар тудырмады. Икенче көнне пленар утырышта секциянең икенче модераторы Габдулла Әдгамов чыгыш ясаганнан соң, эшебезгә уңай бәя бирелде.
Шуны да билгеләп үтә­сем килә, башка регионнар­дан килгән имамнар Самара өлкәсендәге татар-мө­селман эшләре турында хәбәрдар булып, дин һәм милләтне күтәрү өлкәләрендә эшләгән эшләребезгә соклану белдерделәр.

Шенталы татарлары берләшерме?

Сафина Насимя ИсхаковнаҮткән гасырның 90нчы еллары ахырында Шенталы районында “Нур” татар җәмгыяте оештырылып, матур гына эшләп киткән иде. Тик аның беренче җитәкчесе Марат әфәнде Рәсүлев башка урынга күчеп киткәннән соң, милли җәмгыятьнең эшчәнлеге ничектер сүлпәнәя төште. Беренче мәлләрдә зур теләк белән эшкә алынган оешманың шул чактагы рәисе Атлас Әбин улы Кадәмов, киң татар җәмәгатьчелеге тарафыннан зур хуплау һәм ярдәм күрмичә, бу эштән берникадәр читләшә дә башлады кебек.
Шулай да, бер нәрсәгә дә карамастан, район үзәгендә һәм татар авылларында милли тормыш тукталмый, дәвам итә. Ниһаять, эшләнгән эшләргә йомгак ясау, “Нур” татар җәмгыятенең эшен җанландырып, туган телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне, динебезне саклап калу өстендә ныклап эшли башлау өчен вакыт җиткән, күрәсең. Нәкъ шуның турында “Нур” татар җәмгыятенең исәп-хисап һәм сайлау конференциясендә зур сөйләшү алып барылды да инде.
Без бүген “Бердәмлек” газетасы укучыларына шушы конференция турында “Шенталинские вести” район газетасы хәбәрчесе Рәсинә Хәйдәрованың язмасын һәм анда күтәрелгән мәсьәләләргә карата кайбер фикерләрне тәкъдим итәбез.
Эшкә яңа дәрт,
яңа көч белән алынырга кирәк
Конференциядә исәп-хи­сап доклады белән “Нур” татар җәмгыяте рәисе Атлас Кадәмов чыгыш ясады. Ул районның татар авыллары мәктәпләрендә татар теле дәресләре ничек укытылуы турында сөйләде. Укучылар бу дәресләрдә татарча укырга, язарга өйрәнәләр, халкыбызның шагыйрьләре, язучылары, алар­ның әсәрләре белән танышалар, милли мәдәният, гореф-гадәтләребез, традицияләребез үрнәкләренә игътибар бирәләр. Мәсәлән, шуның нәтиҗәсе буларак, Денис авылы урта белем бирү мәктәбе укучылары ел саен Самара, Казан шәһәрләрендә татар теле һәм әдәбияты буенча үткәрелгән олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар алуга ирешәләр. Бу мәктәпнең укытучылары Гөлсинә Хәйруллина, Нурсинә Хамматшина һәм башкалар яшь буынны милли рухта тәрбияләүгә зур өлеш кертәләр.

Шәхесләрне үзебезгә үстерергә кирәк…

24 июньдә Самараның опера һәм балет театрында өлкә мәктәпләрен уңышлы тәмам­лаучыларга алтын медальләр тапшыру тантанасы узды. Яшьләргә дәүләт бүләкләрен өлкә губернаторы Николай Меркушкин үзе тапшырды.
Самара өлкәсе мәктәпләрен алтын медальга тәмамлаган 1733 укучы арасында безнең милләттәшләребез да бар.Тантанага Камышлы районыннан: Байтуганнан – Муса Шәкүров, Иске Ярмәктән – Алик Маслахов һәм Камилә Тә­җетдинова, Камышлыдан – Ильяс Хәй­ретдинов, Яңа Усманнан – Лилия Маннапова, Похвистнево районы Гали авылыннан Камилә Баһаутдинова һәм Гөл­наз Гайнуллина килгәннәр иде. Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучысы Мәрьям Адиятуллина да губернатор кулыннан алтын медаль алды.
Николай Меркушкин үзенең чыгышында медаль алучы­ларның өлкәбезнең һәм илебезнең алтын фонды булуын ассызлыклады һәм аларның укытучыларына да рәхмәт сүзләрен әйтте. “Шәхесләрне үзебез үстермәсәк, Самара өлкәсе алга китә алмаячак. Талантлы яшьләребезне губернада калдырганда гына “илебезнең таянычы” дигән статусын кайтара алачакбыз, – диде регион башлыгы. – Уку өчен өйдә уңай шартлар тудырылмаса, ярдәмегез булмаса, балаларыгызга югары уңышларга ирешү кыенрак булыр иде”, – дип ул ата-аналарны да игътибарсыз калдырмады.

Гаилә бәхете – ил бәхете

БатршиннарЯзның матур бер көнендә минем эш булмәсенә бер ханым килеп керде дә: “Сугыш балалары” сездә теркәлү үтә­ләрме?” – дип сорады. Мин аңа гариза язарга бланк суздым. Сүз артыннан сүз чыгып, сөйләшеп киттек. Ул күп газеталарга мәкаләләр язып хезмәттәшлек иткән, Сызранда промышленность объектлары төзегән Умәр Батршинның хатыны булып чыкты. Мин Надия ханымга аның гаиләсе белән якыннанрак танышу теләгем булуын әйткәч, ул мине кунакка чакырды.
Умәр ага белән Надия ханым мине колач җәеп каршы алдылар. Шунысы кызганыч, Умәр аганың сәламәтлеге бик яхшы түгел икән. Өченче инсульт кичергәннән соң тернәкләнеп кенә килә торган чагына туры кил­гән­мен. Шуңа күрә күбрәк Надия ханым белән сөйләшергә туры килде.
Умәр ага 1935 елда Ульян өлкәсенең Татар Сайманы авылында крестьян гаиләсендә туа. Тиздән аларның гаиләсе Сызраннан ерак булмаган Ивашевка авылына күченә. Әтиләре авыл кибетенә эшкә урнашкач, тормышлары бераз җайланып китә.
Умәр мәктәптә укыган ча­гында ук аның язу эшенә сәләтле булуы ачыклана. Ун­ике яшеннән ул «Пионерская правда» газетасына авыл ба­лаларының колхозга, әти-әниләренә ярдәм итүләре турында мәкаләләр яза башлый, өлкән сыйныфларда укыганда өлкәнең «Волжский комсомолец» газетасына да хәбәрләр җи­бәргәли. Ә Сызранның нефть­челәр техникумына укырга кергәч, «Красный Октябрь” га­зетасы хезмәткәрләре арасында яшь хәбәрче булып санала.
Армиядә хезмәт иткәндә дә Үмәр яраткан эшен ташламый, «На боевом посту» хәрби газетасына даими язып тора.

Тормыш юлларыбыз катлаулы булса да, бирешмәдек…

Нигматжан Галимов- …Күптән түгел гомер иткән карчыгым – Минҗамалымны мәңгелек йортка озаттым. Нишлисең бит, барыбыз да бер көнне анда китә алмыйбыз, түзәргә генә кала. Бергә торуыбызга тиздән алтмыш биш ел тулган булыр иде, – дип, безне каршы алды Камышлы районының Чулпан авылында яшәүче сиксән тугыз яшьлек Нигъмәтҗан Галим улы Галимов.
- Әткәйнең беренче хатыны үлеп, биш бала белән тол калгач, ул минем әнкәемә өйләнә. Әнкәйгә ул вакытта нибарысы унсигез яшь кенә була әле. Аларның гаиләсендә әле тагын дүрт бала дөньяга килә. Менә шундый ишле гаиләдә эштә чыныгып үстем мин, – дип дәвам итте ул.
- Илебездә Бөек Ватан сугышы башлангач, әтием инде өлкән яшьтә булу сәбәпле фронтка алынмады. Ә менә өч абыем да сугышта һәлак булды. Унҗиде яшем җиткәч, мине дә фронтка озаттылар.
Иң элек без махсус курсларда элемтәче һөнәренә өйрәндек. Шуннан соң озак та үтмәде, Белоруссиядәге Витебск шәһәренә җибәрелдек, һәм без сугышның иң көчле утына барып кердек. Мин ике мәртәбә яраландым. Латвияне, Литваны, Пруссияне азат иткәч, сугышны Кенигсберг шәһәрендә тәмамладым. Биредә без Бөек Җиңүне каршы алдык. Сугыш тәмамлангач та, өйгә кайтып китәргә язмаган икән әле, миңа барлыгы җиде ел хезмәт итәргә туры килде.
Хезмәтемне тәмамлап, авыл­­га кайтканда мине яз­гы матур табигать каршы алды. Кичләрен тауга күтә­ре­леп, гармун моңына кушы­лып җырлаулар, биюләр әле дә исемдә. Менә шунда Мин­җамалымны очраттым да инде мин. Һәм бик озакка сузмыйча, гаилә корып җибәрдек.

Европа Сабан туенда булганыгыз бармы?

IMG_1571Бу сорауга мин, Самара өлкә хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчеләренең берсе, “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбле җырчысы Айсылу Әбдиева, уңай җавап бирә алам.
2015 елгы Европа Сабан туен оештыручыларның берсе – Венера Вагыйзова аны фестиваль дип атарга тәкъдим иткән. Ник дисәгез, бәйрәм бер көнгә генә сыешмый, аның программасы Россия сабантуйлары программасыннан аерылып, бик күп милли гореф-гадәтләрне һәм халык кәсепләрен өйрәтү чараларын үз эченә ала.
Фестивальнең беренче ике көнендә Дания Зиятдинова-Хайнонен (Финляндия) һәм Әнүзә Заттерлунд (Швеция) татар ашлары пешерү буенча мастер-класслар үткәрделәр. Өчпочмак яисә кыстыбый ашыйсың килә икән, үзең пешереп аша, диләр алар!
Чигү, тегү, тире кисәк­ләреннән мозаика ясау осталыгына Болгариядән килгән Альбина Хәйруллина-Вәлиева һәм Германиядә яшәүче Гүзәл Ибраһимова өйрәттеләр. Бельгия кунагы Лилия Вәлиева һәм Мәскәүдә гомер итүче Роза Хәбибуллина Сабан туе кунакларына татар җыр-биюләрен өйрәттеләр, гомердә җырламаган кешеләрне дә сәхнәгә чыгардылар.
Гомумән, Сабан туеның нинди ярышын гына алма, барысына да башта өйрәнергә кирәк иде. Хәтта көрәшчеләргә дә билбау көрәше федерациясе президенты Хәбир Хәбибуллин һәм Германиядә яшәүче Рөстәм Ишкватов татар көрәше алымнарын күрсәттеләр, аннан соң гына мәйданга чыгардылар.
Биредә һәркем үзе өчен кызыклы шөгыль тапты. Без кызым Гүзәл белән (ул Берлинда яши) “Туган авылым” мәйданчыгында калфак чиктек, матур итеп читекләр бизәдек, Илдар Харисов (Германия) оештырган театраль чыгышта катнаштык.

Ак халатлыларга – ак чәчәкләр

мунавара вродеҮткән ял көннәрендә Самараның опера һәм балет театры бинасында медицина хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм чаралары уздырылды
Быел, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иткән вакытта, сугыш юлларын үткән шәфкать туташларына һәм табибларга карата игътибар аеруча зур булды. Залда утыручы сугыш ветераннарының һәрберсенә чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында Җиңү бәйрәмен Венгриядә каршылаган мил­ләттәшебез Мөнәвәрә Абушман кызы Фәйзуллина да бар иде (сугыштан соң Калинин хастаханәсендә өлкән шәф­кать туташы булып эшләп, лаеклы тормыш юлы үткән бу шәхес турында күләмле материал киләсе саннарыбызның берсендә бастырылачак).
Гиппократ антын намус белән үтәгән медицина хез­мәткәрләрен өлкә губернаторы Николай Меркушкин котлады. Ул хәрби табибларның һәм шәфкать туташларының эшен югары бәяләде, бүген дә көн саен халык сәламәтлеген сак­лау сагына баскан медицина хезмәткәрләренә уңышлар те­ләде.
Бу тантанага районнар­да эшләүче медицина хез­мәткәрләре килә алмады. Ләкин аларның хезмәте дә онытылмаган, лаеклыларның эше югары билгеләнгән. Шулай, әле май урталарында ук Камышлы районының Рус Байтуганындагы фельдшер-акушерлык пунк­тында эшләүче Нурания Абзаловага “Ел профессианалы” исеме бирелгән иде.

Ленинград блокадасында күргәннәрем әле дә истә

Минвали СабировБөек Ватан сугышы елла­рында кичергән Ле­нинград блокадасы мәңге онытылмас авыр яра булып бик күп кешеләр күңелендә уелып калган. Елховка районының Тупли авылында яшәүче Миневәли Галим улы Са­биров та бу турыда сөйли башласа, түзә алмыйча, күз яшьләренә тыгыла.
- Ул елларда авылда тормыш авыр булганга күрә, берничә гаилә үзара киңәшләшәләр дә, Ленинград шәһәренә бәхет эзләп барырга карар кылалар. Әтиебез Галим белән әниебез Нурдидә үзләре белән дүрт балаларын да алалар. Ә мин, иң кечкенәләре Миневәли, ул чакта күкрәк сабые гына булганмын.
Шәһәргә китү бушка булмый, килүгә эшкә дә урнашканнар, фатир да алганнар. Шулай ун ел гомер үткәнен сизми дә калганбыз. Тик безнең бәхетебезне кемдер күпсенгәндер, күрәсең. Илебездә Бөек Ватан сугышы башлана һәм ирләр фронтка алына, ә безнең әти бронь белән Ленинградта калдырыла. Чөнки биредә ирләр хезмәте күп таләп ителә. Абыем Минегали белән Миңниса апам да аның кебек көне-төне эштә иделәр.
Әтиемә агач, таш эшләрен башкару белән бергә мәет­ләрне җыеп, аларны туганнар каберлегенә җирләү һәм башка күптөрле эшләр дә йөкләнә. Мин дә аңа ярдәм итә идем.
Дошман шул хәтле аяусыз, ул көне-төне шәһәрне тупка тота, көн саен күп кешеләрнең гомере өзелә. Кайсылары ачтан, кайсылары салкыннан туңып, кайсылары хәлсезләнеп, төрле авырулар белән интегеп, урамда барган чакларында егылып үләләр. Әйтерсең лә, биредә тормыш учагы сүнеп калган! Салкыннан суүткәргечләре туңган, электр энергиясе юк, фатирлар җылытылмый, электр энергиясе булмау сәбәпле трамвайлар тукталып калган. Урамда кешеләрнең вафат булган якыннарын чаналарга салып, көч-хәл белән аларны җир куенына иңдерү өчен тартып барулары күзгә чалына. Ачлыкка түзә алмыйча, эт, мәчеләр ашау­чылар да булгалаган. Ә суны Нива елгасыннан ала идек.

Аңа диңгез көче кергән

Дамир МуратовДамир Нигъмәтулла улы Муратов безнең Мәчәләй авылы мәчетендә мәзин вазифасын башкара. Ул көненә биш тапкыр намазга чакырып азан әйтә, мөселманнарыбызны рухландырып, җаннарыбызга тынычлык, күңелләребезгә сафлык һәм яшәү дәрте өсти.
Дамир ага, 80нче яшь белән баруына карамастан, һаман яшь күренә, үзе бик хәрәкәтчән, актив кеше. “Аңа диңгез көче кергән”, – диләр авылда. Чөнки ул яшь чагында биш ел диңгез флотында хезмәт иткән бит.
Дамир армиядән кайткач, кичке мәктәпкә укырга керә, аннары авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый һәм гомере буе туган авылында яшәп, төрле җаваплы урыннарда эшли.
Ул озак еллар авыл советы рәисе дә булып торды, аннары бригадир булып та эшләде. Авыл хуҗалыгы алдынгысы лаеклы ялга чыккач та, тик тора алмый, мәчеткә бара, бераздан мәзин булып китә.
Аның әтисе Нигъмәтулла Рәхмәтулла улы да бит үткән гасырның утызынчы елларында башта бригадир, аннары авыл советы рәисе булып эшләгән. Ә сугыш башлангач, сугышка китә, өч ай да хезмәт итеп өлгерми, Смоленск янында блиндажларына бомба төшеп, һәлак була. Шундагы 120 кешенең җидесе генә исән кала. “Шуларның берсе белән очрашып сөйләшергә туры килде миңа. Ул әткәйнең гомерен алган төнге бомбежка турында сөйләде дә инде”, – дип искә ала Дамир ага.
Тол калган Шәмсехәят апа гомере буе авыр колхоз эшендә һәм мәктәптә эшләп, дүрт баласын аякка бастыра. Дәүләт кануннарына буйсынып, гаиләдә шәригать хөкемнәрен үтәп килгән гаиләдә тәүфыйклы, акыллы балалар үсә дә инде. Менә улы Дамир да гомере буе белем эстәгән, ә хәзер матур картлыкта яши.

Әрем исе, әрем тәме…

IMG_0415Тольяттида 28нче мәртәбә Сабан туе булып узды.
Шул бәйрәмнән соң туган кайбер уйлар һәм фикерләр
Сабан туе биредә бик матур урында Идел буендагы парк­та уздырыла. Бу чын табигать почмагын әлегә парк дип атавы да кыен. Аны шәһәр хакимияте инде күптән җиһазландырырга вәгъдә итсә дә, ул әле һаман элеккеге халәтендә, гади бер киң һәм зур яшел аланлык булып кала бирә. Бирегә килеп җитүгә борынга төрле үләннәр, эчкелтем әрем исе килеп бәрелә. Нәкъ җырда җыр­ланганча, чыксам әгәр болыннарга, әрем исе, әрем тәме…
Әгәр бу урын киләчәктә парк итеп җиһазландырылса да, үзенең табигыйлыгын, матурлыгын югалтмасын иде, диясе килә.
Ә быелгы Сабан туе бәйрәменә килгәндә, ул элеккеге еллардагыча зур итеп үткәрелде. Тик шул ук көнне Оренбург өлкәсенең Каргалы авылында Бөтендөнья авыллары Сабан туе да уздырылганга күрәдер инде, Казаннан Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм Самара өлкәсе татар милли-мәдәни берләшмәләре вәкилләре дә бәйрәмгә килмәгәннәр иде. Сызраннан яңа сайланып куелган җирле татар милли-мәдәни автономиясе советы җитәкчесе Ринат Шәрәфетдинов кына бар иде. Шуңа да өлкә һәм Сызран шәһәр татар җәмәгатьчелеге исеменнән тольяттилыларны аның белән миңа – “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллинга, котларга туры килде.
Кунаклар арасында татар­лар аз булгангадыр инде, җирле татар милли автономиясе җитәкчесе Рәүф Кирасиров та, шәһәрнең Җәмигъ мәчете имам-мөхтәсибе Ислам Гомәров та сәхнәдән күбрәк русча сөйләделәр.

Бриллиантларга тиң бит алар…

Абушмановы В. И Р.Озак еллар бергә бәхетле тормышта яшәгән ир белән хатынның мәхәббәте вакыт үткән саен башка төс алып, көчәя генә бара. Похвистнево районының Иске Мәчәләй авылында алтмыш ел бергә гомер итүче Варис ага белән Рәйсә апа Абушмановларның тормышы нәкъ шул турыда сөйли дә инде.
Яшьлек дәрте, көч-куәте ташып торган урманчы булып эшләгән Варис күрше Үрнәк авылында үскән чибәр, эштә уңган Рәисәгә өйләнә дә аны үзенең торган урынына алып китә.
- Без яшәгән мукшы авылындагы өйнең идәне җирдән иде. Мин аны юеш себерке белән себерәм дә, сабыйларым шунда баштан үрмәләп, аннан соң тәпи басып, йөреп китәләр иде, – дип искә ала шул елларны хәзер Рәйсә апа.
Урманчы булып эшләргә Вариска да җиңел булмагандыр. Төзелеш материаллары да, халыкка мичкә ягар өчен утын да хәзерләргә, урманны да яшәртергә кирәк бит. Шулай да барсына да өлгергән Варис ага. Рәйсә апа да иренә яңа утырткан агач үсентеләре араларын чүптән арындырырга булышкан. Кышкы көннәрдә бергәләп кар өстеннән карама агачының орлыгын, язын каен бөресен, җәйләрен юкә чәчәген, кычыткан, мәтрүшкә һәм башка дару үләннәрен җыйганнар, төрле агач яфракларыннан себеркеләр бәйләп, дәүләткә тапшырганнар.

“Мондый тамаша күргәнебез юк иде әле”

линарАпрель урталарында Са­мараның Киров мәйданын­дагы Мәдәният сараенда үт­кәрелгән өлкә «Татар балалары җырлый» фестивалендә Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучылары “Безнең бурыч” дип аталган зур һәм бик зәвыклы программа белән чыгыш ясаганнар иде. Ул Бөек Ватан сугышы тәмамлануның 70 еллыгына багышланганлыктан, бу чыгышны өлкәбезнең татар авылларында да күрсәтергә кирәк, дигән фикер туган һәм нәтиҗәдә “Яктылык” мәктәбе укучылары һәм укытучылары безнең Гали авылына концерт белән килделәр.
Язгы кыр эшләренең иң кызган вакыты булуына карамастан, шәһәр мәктәбе укучыларының Гали авылындагы тәүге концертын карарга бик күп халык җыелды. Хәтта залга өстәмә эскәмияләр дә куярга туры килде. Укытучы Асия Госман кызы Сәйфетдинова программаны ачып җибәргәндә уңган-булган, кунакчыл авыл халкына кайнар сәламнәрен җиткерде һәм авылыбызның сугыш һәм хезмәт ветераннарын Җиңү көне белән котлады.
“Яктылык”лыларның “Без-нең бурыч” дип аталган яңа программасы турында “Бер-дәмлек”тән (№ 16, 18 апрель) укып белә идек инде. Ләкин аны үз күзләрең белән күрү кирәк икән. Концертның һәр номеры йөрәкләребезгә үтеп кереп, зур тәэсир калдырды. Бу тирән мәгънәле программаны караганда без үзебезне яшьлегебезгә, сугыштан соңгы авыр елларга кайткандай хис иттек. Чөнки безнең буын кешеләре үскәндә кинолар да, җыр һәм биюләр дә тик сугыш темасына гына багышлана иде бит.
Әйе, күпләребезне сугыш ятим итте, күп хатыннарны тол кал­дырды. Шуңа күрә Әдилә Рәхимова башкаруындагы “Ялгыз ана” да, “Ярмәк вагы” да, күпсанлы шигырьләр (арада мин язган шигырь дә бар иде) һәм җырлар да, “Аулак өй” күренеше дә, Ленар Абсаттаров һәм Искәндәр Әхмәтов башкаруындагы җырлар да – барысы бергә тулаем зур һәм бик эчтәлекле программаны тәшкил итте.

Камышлыда шаулап-гөрләп Сабан туе үтте

2015-06-15_111602Истә тотабыз һәм
рәхмәт әйтәбез
Сабан туен ачу тантанасы Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеена багышланып, районның төрле милләт вәкилләреннән торган үзешчән иҗат коллективларының зур музыкаль-хореографик композициясе белән башланып китте. Кайберәүләрнең әйтүенчә, мондый уңышлы чыгышны өлкә күләмендә үткәрелгән зур бәйрәмнәрдә генә күреп буладыр. Ул шулкадәр камил итеп, югары дәрәҗәдә әзерләнгән иде.
Камышлы районында бү­генге кебек мәйданда Сабан туе бәйрәме барганда 1941 елның 22 июнендә сугыш башлану турында хәбәр ителүе һәм аннан соң булган авыр вакыйгалар җыр-бию һәм башка сәнгать алымнары белән яңадан торгызылып, тамашачының күз алдыннан үтте. Нәкъ совет солдатының батырлыгы, рухи бөеклеге, музыка һәм шигырь җиңүгә ирешүгә ярдәм иткән дә бит инде.

Кем иң-иң
алдынгы бүген?
Сабан туе – башкарылган эшләргә йомгак ясау, алдынгыларны хөрмәтләү вакыты да бит ул. Мәсәлән, быелгы бәйрәмдә елның иң яхшы механизаторы-2015 елгы Сабан туе батыры итеп “Байком-сервис” хуҗалыгының тракторчы-ма­шинисты Марат Морзаханов аталды. Ул һәм районның башка авыл хуҗалыгы пред­приятиеләре һәм оешмалары, учреждениеләренең ал­дынгылары район админист­рациясе башлыгы Рафаэль Баһаутдинов һәм милли бәйрәмнең мөхтәрәм кунак­лары – Самара өлкәсе спорт министрының беренче урынбасары, Камышлы районы кураторы Андрей Харин, Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Виктор Казаков, авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле Рәфыйк Янбулатов, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы Расыйх Латыйпов, Самара өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, Татарстан Республикасының Баулы районы башлыгы Рамил Гатауллин кулыннан күп бүләкләр кабул итеп алдылар.

Батыр диңгезче булган ул

docs.mailБу канкойгыч сугыш со­вет халкының киләчәккә бул­ган якты хыялларын чел­пәрәмә китерде. Безнең Гали авы­лыннан да фронт­ка киткән 500дән ар­тык ке­шенең күбесе яу кырын­да ятып калды, туган туф­рагына кайту, әти-әнисе, ту­ганнары, балалары белән кавышу бик азына насыйп булды. Бүгенге язмам шу­ларның берсе – Сәгыйть абый турында.
Сәгыйть Садриев 1914 елны урта хәлле гаиләдә туа. Әтисе Сараҗетдин ага вафат булганда аңа әле 6 яшь тә тулмаган була. Ул балачактан белемгә тартыла. Җиде яшеннән авыл мәдрәсәсенә укырга кереп, гарәп графикасын, ислам дине нигезләрен үзләштерә башлый. Ә мәдрәсә ябылып, аның урынына совет мәктәбе ачылгач, бәләкәй Сәгыйть биредә рус графикасын һәм телен өйрәнә.
1930 елда мәктәпне уңышлы тәмамлап, ул Богырыслан укытучылар әзерләу институтына укырга керә. Дүрт елдан дип­лом алып, үзенең туган Гали авылына башлангыч сыйныф укытучысы булып эшкә кайта.
Ул елларда илебездә укытучылар җитешмәү сәбәпле, укытучы ир-атларны армиягә алмаганнар. Ә Сәгыйть абый үзе теләп армиягә китә.
Бөек Ватан сугышы башланганда ул Кара диңгез флотында пехотачы-солдат булып хезмәт итә. Аларның частенә 3 айга якын Иранда фашист илбасарларына каршы сугышырга туры килә. Аннан соң аларны Феодосиягә күчерәләр.

Зур хезмәткә – зур бәя

Меркушкин ЛатыйповПохвистнево районының Гали авылында уңышлы эшләп килүче “Хәләл” оешмасының генераль ди­ректоры Расих Мөҗәһит улы Ла­тыйповны өлкә губернаторының “Во благо земли Самарской” Мактау билгесе белән бүләкләү турындагы карар әле февраль ахырында ук чыгарылган иде.
Менә, ниһаять, өлкә губернаторы Николай Иванович Меркушкин 27 майда, эшкуарлар көненә багышлап уздырылган “Линия успеха-2015” региональ форумында, аны иясенә тапшырды. Бу билгене “Әһәмияте буенча икенче урында торучы өлкә бүләге”, – дип атады ул.
Регион башлыгы үзенең ничек Пох­вистнево районына баруын бик җылы сүзләр белән искә алды, бигрәк тә Расих Латыйповның кыска вакыт эчендә төзегән “Ямьле авыл” турист үзәгенә югары бәя бирде: “Шул сәяхәттә төшкән фотосурәтләрне караганда әле дә самавыр чәенең хуш исен тойгандай булам. Ничек җылы итеп каршы алдылар бит безне анда! Ә авыл җирендә шундый турист үзәген оештырып җибәрү җиңел эш түгел. Расих Мөҗәһит улы моны беренчеләрдән булып башкарып чыга алган. Аны башка эшкуарларга үрнәк итеп күрсәтә алырлыгыбыз бар”, – диде Николай Иванович.

Халыкның кыйбласы булырга тиеш…

мочалеевкаЯраткан “Бердәмлек” газетабыз битләрендә өлкәбезнең татар авыллары тормышы, алардагы проблемалар, яңалыклар белән даими танышып торабыз.
Мин дә үзебезнең Пох-вистнево районы Мәчәләй авылы тормышы турында әйтеп китәсем килә. Бездә яхшы якка үзгәрешләр дә байтак, кимчелекләр дә бар.
Мәсәлән, үткән елларда кыш көннәрендә кабер казырга авыр иде, ә кирәк техника сатып алынгач, туң җирне казу берни тормый. Эшкуарларыбызга да рәхмәт, кышын юлларыбызны кардан да чистартып торалар, чүп-чарны җыештыруда халык белән зур эш алып баралар.
Тик шундый авырлыклар белән ясалган чүплек урынын гына прокуратура дөрес урында куелмаган дип, чүп-чарны 45 километр ераклыкка күчерергә кирәк дигән яңа бурыч куйды.
Суга салым түләмәгән авылдашлар да байтак иде, бүгенге көнгә бу хәл дә җайланды, түләүләр вакытында түләнә башлады. Тик менә суны юкка сарыф итү генә борчый: җәйге эсседә Җәлил урамында яшәүчеләр бакчаларына күп итеп су сибәләр, ә бу вакытта өстәге урамдагылар сусыз утыра.
Авыл зиратларын тәртиптә тоту мәсьәләсе дә бик четерекле. Безнең Мәчәләй авылында сигез зират бар. Мәчетләр тирәсендәгеләрен гыйбадәтханәгә йөрүче картлар чистартып торса, калганнары белән күңелсез хәл. Язын, көзен зиратны чистартырга, сынган коймаларын алыштырырга кирәк, тик бу эштә булышырга теләүчеләр күренми. Бу эшләрне алып барырга көч, көрәк, балта, башка кирәк-яракны алыр өчен акча кирәк.
Кайбер читтә торучылар авыл зиратында күмелгән туганнарының каберләрен чис-тарту түгел, кайтып та карамаучылар бар. Мәетне гүрләгән өчен закон буенча ике мең сум түләнергә тиеш, без ул акчаны да ала алмыйбыз бит.

Яшәү – бер мизгел генә

табрис валиахметовИске Ярмәк авылының данлыклы “Ак каен” татар фольклор ансамбленең чишмә башы биредә яшәүче Тәбрис Әхәт улы Вәлиәхмәтовка барып тоташа икән бит, ләбаса. Мин бу турыда аның белән очрашып, сөйләшеп утырганда ишеттем. Ә бу кешенең язмышы күп кешеләргә гыйбрәт булырлык.
- Мин Иске Ярмәк авылында туып, аның тәмле чишмә суларын эчеп, болынында яланаяк йөгереп, яшел чирәмендә уйнап үскән бер малай, – дип сүзен башлады Тәбрис ага. – Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң берничә ел авылда механизатор булып эшләдем. Аннан уналты яшеннән терлекчелек фермасында сыер савучы булып хезмәт иткән хәләл җефетем – Фәниям белән Бөгелмә шәһәренә күчеп киттек.
Авылда яшәгән чорда мин комсомол секретаре дә, авыл клубында сәнгать җитәкчесе дә булдым. Көндезләрен вакытым басу-кырларда үтсә, кичләрен авыл Мәдәният йортында үтә иде. Мин биредә аерым бер иҗади коллектив оештырып җибәрдем. Үзем дә җырларга, биергә яратам, концерт программаларын алып барырдай тел остасы да идем, гармунда да уйныйм, спектакльләрдә дә катнашам. Без ул вакытларда районда да, төрле авылларда да чыгышлар ясый торган идек. Булачак “Ак каен” ансамбленең беренче җитәкчесе Гамил Сәхаб улы Галиуллинны да гармунда уйнарга мин өйрәттем.
Челно-Вершины районында үткәрелгән зона конкурсында катнашып, дипломант, ә СССРның 50 еллык юбилее хөрмәтенә өлкә Офицерлар йортында үткәрелгән бәйрәмдә лауреат исемен яулау бәхетенә ирештек. Татарстанга күчеп киткәч тә, мин үзем оештырган иҗади төркем белән гел элемтәдә булып, аның ирешкән уңышларын күзәтеп тора идем. Тора-бара бу кечкенә генә коллектив зур фольклор ансамбльгә әверелеп, аңа авылдашыбыз, танылган татар шагыйре Зыя Ярмәкинең “Ак каен” шигыренә язылган җыр исеме бирелеп, ул хәзер бөтен дөньяга танылды.

Көчең барында эшлә, тешең барында тешлә

Минхэт ЗайдуллинҮзенең язгы матурлыгы белән каршы алды мине Тупли авылы. Тирә-юньдә алмагачлар, чияләр ап-ак чәчәкләргә күмелеп утыра, сиреньнәрдән хуш исләр тарала. Күктәге кояш та авылның чисталыгына, матурлыгына кинәнгәндәй елмаеп карый сыман.
Бу матур авылдагы тормыш-яшәеш турында авыл җирлеге җитәкчесе Минәхәт Зәйдуллин менә нәрсәләр сөйләде.
- Авылыбызга беренче нигез ташы әле 1563 елда ук салынган булган. Биредә сәүдәгәрләрне чит җирләр белән тоташтыручы кәрван юлы үткән, дип сөйлиләр. Авылыбыз читендә изге чишмә бар. Ул кышкы ачы суыкларда да туңмый. Борынгы риваятьләрдә сөйләнгәнчә, элеккеге заманда һәр юлаучы шушында туктап, атына су эчергән, үзе дә изге чишмә суы белән юынып, бераз хәл алгач, яңадан юлын дәвам иттергән. Менә шуңа да инде авылыбызга Тёплый Стан ( Җылы җир) дигән исем бирелгәндер, мөгаен. Ә җирле халык аны хәзер кыс-картып, Тупли дип кенә йөртә.
Безнең җирлеккә бүген Тёплый Стан, Борма авыллары керә. Биредәге 360 йортта барлыгы 610 кеше яши. Юлларыбызга асфальт түшәлгән. Урамнардан суүткәргеч үтә, йортлар тулысынча газлаштырылган.
Дүрт мәчетебез бар, ләкин бүгенге көндә аның берсе эшләми. Мәдәният йортыбызда еш кына бәйрәм кичәләре үткәрелеп тора. Безнең үзешчәннәр башка авылларга һәм шәһәрләргә барып та чыгыш ясыйлар.

Без дә бу эшләрдән читтә тормыйбыз

Rotation of IMG_0723Күптәннән барганым юк иде Казанга. “Ак калфак” оешмасыннан өченче Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумына чакыру алгач, бик сөендем. Самара өлкәсеннән без тугыз кеше бардык. Шуларның дүртесе Похвистнево районыннан: Кәүсәр Шәйхетдинова, Кәүсәр Латыйпова, Илһамия Кәримова һәм мин, София Сәлимова, идек. Районыбызның “Туган тел” оешмасы җитәкчесе Расих Латыйпов биргән машинада безне ялт иттереп, илтеп тә куйдылар, вакыты җиткәч, алып та кайттылар. Аңа зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Мәркәзебез Казан тагын да матурланган, урамнары киңәйгән, яшелләнгән, гөлләнгән, чынлап та нурланган иде.
Форумның программасы бик тә тыгыз,барсы да минутлап язылган булса да оештыру дәрәҗәсенең дә югарылыгы сокландырды.Бу эшкә “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы һәм Бөтендөнья татар конгрессының күп көч куйганлыгы күренеп, сизелеп тора.
Килгән көнне Арча-Кырлай якларын урап кайттык. Кырлайның гүзәллегенә сокланып йөрдек. Тукайның иҗади һәм шәхси тормышы турында экскурсоводларның тәфсилләп сөйләгәнен тыңладык, аның иҗатының никадәрле бөек, ә язмышының бигрәк тә ачы булуын биредә генә ныклап аңлап булуына төшендек. Киләчәктә үзебезнең мәктәп укучыларын да анда алып барырга кирәк, дигән нәтиҗәгә килдем мин.
Кичен К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт театрында Исламия Мәхмүтованың “Мәхәббәт чишмәсе” спектаклен карадык. Шулай итеп,төн уртасы җиткәнен сизми дә калганбыз.
Икенче көнне пленар утырышка җыелдык. Һәрбер хатын-кызның диярлек башында – калфак яисә яулык, өстендә – милли татар күлмәге, аякларында читек иде. Әйтерсең, дөньяның барлык гүзәл затлары җыелган. Без дә сынатмадык, озын итәкле милли күлмәкләребезне киеп, матурланып, чын татар хатын-кызлары булып килдек.

“Чын тормыш ул – актарып ташланган тарих, тел, милләт өчен көн саен көрәш”

Rotation of IMG_0741Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумында катнашкан Самара өлкәсе делегатлары Казаннан алып кайткан тәэсирләре һәм уй-фикерләре белән уртаклашалар.
Татар гаиләсе хатын-кызлары белән нык
Бөтендөнья татар хатын-кызларының бу форумы күпләргә атаклы Арча педагогия көллиятенә бару белән истә калачак, минемчә. Безне биредә бик җылы каршы алдылар. Көллият директоры Гөлнара Фидаил кызы Гарипова үзе барысы турында да бәйнә-бәйнә сөйләп, аңлатып йөрде. Бүгенге көндә көллияттә 500 укучы укый икән. Әлифбаның туган җире дә шушында булып, Әлифбага музей да, һәйкәл дә ачылган. Безнең Камышлы районының Татар Байтуганы авылында туып үскән, озак еллар Арча педагогия училищесында укытучы булып эшләгән Сәләй ага Вагыйзов һәм аның хатыны Рәмзия апа Вәлитова турында да күп мәгълүмат белдек һәм ишеттек. Алар беренче Әлифба китабын төзүчеләр бит. Әнә Байтуганда Сәләй ага Вагыйзов яшәгән йортта шулай ук музей ачарга җыенулары да искә төште, биредә Әлифба музеенда булганда.
Тукайның туган авылы Кырлайга сәяхәт кылуыбыз да күңелебездә бик тирән эз калдырды. Без үзебезне кечкенә вакытында Тукаебызның үзен күргәндәй хис иттек. Саратов шәһәренең “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Резедә ханым барыбызга да тарих фәннәре кандидаты Таһир Әбдрахманов төзегән Тукайның шәҗәрәсен дә бүләк иткәч, шатлыгыбызның иге-чиге булмады. Мин дә үзем белән алып барган “Бердәмлек” газетабызның 25 еллык юбилеена багышланган санын бүләк иттем. “Бердәмлек”не беләләр икән, күз ачып йомганчы алып бетерделәр. Соңыннан да: “Тагын калмадымы?” – дип сораучылар да күп булды.

Сугыш калдырган яралар

Быел Бөек Ватан сугышы тәмамлануның 70 еллыгын билгеләп үттек. Безнең буын кешеләре сугыш михнәтләрен, ачы югалтуларны күрмәде. Ләкин рәхәт һәм тыныч тормышыбыз өчен ата-бабаларыбызның бик зур бәя белән түләүләрен, күбесенең сугыш кырларында ятып калуларын, ә яраланып кайтканнарының гомер буе сыкранып яшәүләрен без беркайчан да онытырга тиеш түгел.
Мин бу сүзләрне белеп сөйлим, чөнки үземнең бабаларым да сугыш уты белән өтелгән кешеләр. Әтиемнең әтисен, Кәшиф бабам Кәли-муллинны, күрергә насыйп булмады миңа. Ул сугышның беренче көнендә үк фронтка алына. Туганнарым сөйләве буенча, Кәшиф бабай яшь чагында ук оста гармунчы булган. Сугышка киткән көнне дә авыл башына кадәр гармунда уйнап, җырлап барган, дип сөйлиләр. Аларны җигүле атларга утыртып алып киткәндә ике яшьлек улы Мәҗит (минем әти) өзелеп елый башлаган. Әти кешенең йөрәге түзмәгән инде, ул арбасыннан сикереп төшкән дә, баланы алып, берара итәгенә утыртып барган. Шул мизгел сабый бала күңеленә гомерлеккә уелып калган. Мәктәптә укыган елларымда сугыш турында язма эшләр эшләргә туры килә иде. Мин әтидән: “Бабайны хәтерлисеңме?” – дип сораганда ул: “Итәгенә утырып барганымны гына беләм”, – дип җавап бирә иде.
Сугыштан кайткан бер авылдашыбыз сөйләвенә караганда, ул безнең Кәшиф бабайның үлемен күргән. Бу кеше (әти аның исемен әйтеп сөйли иде) сугышчыларга ботка таратып йөргәндә, минем бабайны һәм аның белән бергә сугышка киткән Фәиз Йосып улы Галимуллинны очрата. Кочаклашып, хәл-әхвәл сорашканнан соң, аш таратучы аларга ботканы да, ипине дә тиешлесеннән күбрәк бирә. Шул арада снарядлар шартлый башлый. Кыр ашханәсен таккан атны агачлар арасына яшергәч, бу абый авылдашлары утырган окопка әйләнеп карый һәм нәкъ шул урында снаряд шартлавын күрә. “Йөрәгем әрнеде, тик снаряд шартлаган урынга барып, авылдашларымны өстерәп чыгара алмадым, каты сугыш бара иде”, – дип сөйләгән ул авылга кайткач.
Ә Хәтер китабында басылган белешмәләргә караганда, сержант Фәиз Галимуллин 1943 елның декабрендә Витебск өлкәсе Городокский районының Лаптевка авылы янында һәлак булган. Күптән түгел авылдашым Мәхмүт Хәбиров ярдәме белән бабам Кәшиф Кәрим улы Кәлимуллин турында да белешмәләр таптык. Ул 200нче танк бригадасында подносчик, ягъни боеприпас биреп торучы булып хезмәт иткән икән. Шунда ук аның 1942 елның 11 августында Калинин өлкәсе, Зубцовский районы, Гредянино авылы тирәсендә һәлак булуы турында язылган. Димәк, авылдашы күргән снаряд шартлавы аларның окопыннан ераграк булган, күрәсең.

Дәваландык та, ял да иттек

Кеше гомере йомгак кебек, тәгәрәп китә дә сүтелә. Гомер көзе бик тиз килеп җитә һәм пенсиядә яшәүче кеше зур дөнья белән элемтәсен югалта башлый. Камышлы районы, Иске Ярмәк авылының со-циаль ярдәм күрсәтү бүлегендә эшләүчеләр, моны аңлап, еш еына авыл пенсионерларын бергә җыеп, алар белән төрле чаралар үткәрәләр. Ветераннар мондый ялларны көтеп алалар.
Менә без дә күптән түгел социаль хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе Гали Наил улы Каюмовтан чакыру алдык. 10 көн буена массажлар ясатып, тренажерларда шөгыльләнеп дәваландык һәм ял иттек. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап концерт программасы да әзерләргә өлгердек һәм осталыгыбызны күрсәтү өчен күрше Яңа Усман авылына барып кайттык әле.
“Умырзая” дип аталган музыкаль-бию төркемебездә районыбызның мактаулы гражданины, элек мәктәбебезнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән Сәхия Нурсәхи кызы Шәвәлиева дә бар иде. Ул яңаусманлыларга авылдашларыбыз Гыйльметдин һәм Пәрваз Фәттаховларның Бөек Ватан сугышында катнашып, яу кырында ятып калган биш улы һәм өч кияве, аларга авыл уртасында куелган һәйкәл турында сөйләде. Якташыбыз, Йолдыз авылында туып үскән танылган татар шагыйре Рөстәм Мингалимнең “Сәбәп” шигырен укыганнан соң Сәхия апа чыгышын: ”Сугыш елларында хатын-кызлар һәм яшүсмерләр урман кистеләр, окоплар казыдылар, Куйбышевның хәрби заводларында эшләделәр. Сугыштан соң шәһәрләрне, авыл хуҗалыгын торгыздылар. Без сугыш һәм тыл батырларының истәлеген мәңге сакларга тиешбез. Ач, ялангач елларда балалар үстергән, колхоз кырларында төнне-көнгә ялгап эшләгән аналарга, ирләре сугыштан кайтмаган тол хатыннарга дога булып барсын бу шигырь!” – диде. Чыннан да якташыбызның бу шигыре йөрәкләргә үтеп кереп, барыбызны да тетрәндерде.

Яңа тәрәзәле булам дисәң, оекбаш бәйлә…

Хөрмәтле “Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләре!
Бу хатны сезгә Выселки авылында яшәүче 87 яшьлек Мәгълүмә әбиегез яза.
Балаларым үсеп җитеп, читкә таралдылар, иремнең бакыйлыкка күчүенә 25 ел тулды инде. Шуңа күрә ялгызым гына көн күреп ятам.
Беркөнне миңа бер ир кеше килеп: “Әби, сиңа яңа тәрәзәләр куячакбыз”, – дип тәрәзәләремне үлчәп китте. Мин аптырап: “Дөрес сүз микән бу?” – дип, икенче көнне үк авыл советына юл тоттым.
- Мәгълүмә әби, син бит район башлыгы Пучковка оекбаш бәйләп биргәнсең, шуңа күрә тәрәзә куялар үзеңә, – дип көлемсерәп җавап бирде миңа авыл җирлеге башлыгы Замир Мәрдиев.
- И-и-и, улым… Нинди оекбаш бәйләп бирим, ди, инде, мин Пучковны күргәнем дә, белгәнем дә юк! – дип хәйранга калдым.
Шул мәлне Мәрдиевнең сәркатибе Вера ханым, эшнең нәрсәдә булганын аңлап:
- Без бит ялгыш Мәгълүмә әбинең адресын биргәнбез, тәрәзәне башка бер әбигә куярга тиешләр, – диде.
Миңа ничектер уңайсыз булып китте. Минем хәлне күреп, авыл советында эшләүче кызлар: “Әби кайгырма, хәзер сине дә чиратка куярбыз, син дә яңа тәрәзәле булырсың”, – дип юаттылар, картлар көненә багышланган концертка да чакырдылар. Әллә куанырга, әллә кайгырырга белмичә, уйлана-уйлана өемә кайтканда күңелемдә шундый шигъри юллар да туды:
Карт-корыны бәйрәм белән
котлап,
Чакырдылар концерт
карарга.
Чергән тәрәзәдән җилләр
өргәч,
Концерт кирәк микән
аларга?!

Мәктәбебезнең горурлыгы алар!

Камышлы районының Яңа Усман унберьеллык мәктәбе укытучылары Гөлсем Нәгый-мулла кызы Әхмәтова белән Алсу Сәлимҗан кызы Мохтарова турында иде сүзем.
Гөлсем Богырыслан педагогия училищесын тәмамлаганнан соң берникадәр вакыт Оренбург өлкәсенең Северный районы мәктәпләренең берсендә эшләп ала, ә инде аннан туган авылына кайтып, кайчандыр үзе укыган мәктәптә башлангыч сыйныф укучыларына белем бирә башлый. Ә авыл егете Мияссәргә тормышка чыккач, ул гомерлеккә биредә төпләнеп кала.
Аның мәктәптә укытучы булып эшләвенә утыз ел тулган инде. 2011 елда Гөлсем ханым “Ел укытучысы” исеменә лаек булган, беренче Бөтенроссия “Портфолио” конкурсында өченче дәрәҗә диплом, өлкәнең Төньяк-Көнчыгыш белем бирү округы үткәргән конкурста “Иң яхшы сыйныф җитәкчесе” дигән мактаулы исем яулаган һәм махсус сертификат белән бүләкләнгән.
- Мин һәркөн иртән мәктәпкә бәйрәмгә килгән кебек киләм. Биредә бөтен дөнья мәшәкатьләре дә, борчулары да онытыла. Әгәр дә авырый торган булсам, терелеп кайтып китәм. Бу эшемне, хезмәттәшләремне, укучыларымны яратудандыр инде, – дип сөйләде миңа үзе турында Гөлсем Нәгыймулла кызы.
Алсу ханым Мохтарова да үз һөнәренә “баш-аягы белән гашыйк” кеше. Ул Оренбург өлкәсенең Камышлы районына күрше Северный авылында туып үскән. Ә инде Яңа Усман авылы егете Ришат белән тормыш корып җибәргәч, биредә гомерлеккә калган һәм мәктәптә физкультура укытучысы булып эшли.
- Еш кына конкурс-олимпиадаларда катнашуыбыз сәбәпле, күп вакытларда өйгә соң кайтырга туры килә. Каенишләремә зур рәхмәт, ирем белән икебез дә эштә булган чакта алар безнең балаларыбызны карарга булышалар.

Гали авылында Сабан туе – 30 майда!

36374183“Бердәмлек”кә Похвистнево районының данлыклы Гали авылында быелгы Сабан туеның 6 июньдә үткәреләчәге турында язылган иде. Гафу үтенеп, үзгәреш кертелүен хәбәр итәбез.
Гали авылы Сабан туе 30 майга билгеләнде һәм ул иртәнге сәгать 11дә башлана.
Бәйрәм программасында төрле спорт ярышлары – көрәш, гер күтәрү, милли уеннар һәм ат чабышлары үткәрү каралган. Тамашачыларны танылган татар җырчылары Рафаэль һәм Динә Латыйповлар, Закир Шаһбан, Татарстанның Балык бистәсе районы үзешчәннәре катнашында зур концерт көтә. Сабан туе программасын Казан артистлары ирле – хатынлы Рафаэль һәм Динә Латыйповлар алып барачак. Килегез, кызык булачак!
Идрис Муллабаев,
Похвистнево районының Гали авылы җирлеге.

1513110.301948_a

Ак пәрдәле тәрәзәдә яран гөле

docs.mailАк сатинга кызыл, сары, шәмәхә чәчәкләр чигелгән тәрәзә пәрдәләре арасыннан шау чәчәккә күмелеп утыручы яран гөлләре күренә. Самара өлкәсе, Похвистнево районының Гали авылында гомер итүче Саимә Әхмәдулла кызы Морзаханованың шигъри юллары да, менә шушы тәрәзә төпләрендәге гөлләр сыман, башта бөреләнә, күңелендә чәчәк яра, аннары дәфтәр битләренә төшерелеп, үз юлын, үз укучысын таба.
Олы яшендә булуына карамастан, Саимә апа әле дә кызларча төз һәм йөзгә чибәр. Ул йортындагы бихисап эшләреннән бушаган арада өлкә, район газеталарына мәкаләләр, шигырьләр дә язып өлгерә, оста итеп бәйли дә, ә чигүгә килгәндә, авылда аңардан остарак кем дә юктыр…
Гали авылының гореф-гадәтләрен барлый башласаң – ис китәрлек. Олысы да, кечесе дә ата-бабаларыбыздан калган мирасны кадерләп сак-лыйлар. Шуңа күрә дә авылда ислам дине көчле. Галинең өч мәчетенә бик күп халык йөри, тирә-як авылларда гына түгел, башка төбәкләрдә дә дан тоткан мәдрәсә гөрләп эшләп тора, ел саен милли бәйрәмнәребез, ат чабышлары һәм башка төрле спорт чаралары үткәрелә. Авылда яшьләр дә күп, шуңа күрә туйлар да еш кына уйнала…
Бу якларда алар бигрәк үзенчәлекле үтә бит. Кыз алдан ук ”кыз яулыгы” әзерләп куярга тиеш. Әлбәттә, ул баш яулыгы түгел, ә төсле җепләр белән чәчәкләп чигелгән ефәк тасма яисә сөлге. Бу күркәм гадәтнең тәртибе шундый: кызның кияүгә чыгарга ризалыгы булса, яучыларга шушы чиккән яулыкны бирәләр. Ә кияү буласы егет кыз өендә садака тарата һәм яңа түбәтәй калдыра. Булачак кода-кодагыйларны бәлеш, коймак, токмачлы аш һәм башка милли ризыклар белән сыйлаганнан соң, кияү авыл урамнары буйлап машина сигналы биреп, аның тәрәзәсеннән кыз биргән яулыкны күрсәтеп йөри. Ул туй үткәнче түрдә эленеп торырга тиеш.
Хәзерге заманда Гали авылы кызларына яулыкларны остабикәләр чигеп бирә. Ә алар авылда бармак белән генә санарлык. Шуларның берсе – Саимә апа Морзаханова. Ул 14 яшеннән намазлыклар, пәрдә челтәрләре, ятак япмалары, сөлгеләр, тастымаллар, алъяпкычлар чиккән. Гомере буена аның кулыннан бәйләү, чигү энәләре төшмәде. Ул бәйләгән оекбашлар, бияләйләр, тәпеч-мәкләр, шәлләр, шапка-шарф-ларны җыеп барсаң, бер машина әрҗәсе кирәк булыр иде. Чигеләсе рәсемнәрне дә ул үзе ясый, кәгазьгә төшереп тормый. Ә бер чиккәнне һич кабатламый.

Яшәү белән үлем арасында ниләр бар?!

ГайнуллиныАлар Ульян өлкәсенең Павловка районы Моратовка авылы кешеләре иде. Бакыйлыкка күчеп киткән әтием Харис Хөсәен улы һәм үги әнием Мөнәвәрә Шәрип кызы Гайнуллиннарга мәдхия язасым килде. Тик сүзем бу турыда гына түгел… Татарның газизләрдән дә газизрәк сабыена рус православиесе исемнәрен кушып, милләтеннән, ислам диненнән читләштерү кемнәрнең явыз максатларына хезмәт итә икән?!
Дөньяны аңлар-аңламас чагыннан ук баланы миңгерәвек хәленә төшерү, шушы балага алдан ук үлем карары чыгарып куюга бәрабәр түгелмени бу? Балага татар мөселман тәрбиясен бирүгә нәрсә комачаулый?
Артык консерватив холыклы татар руханиларының абруйлары көннән-көн төшеп барганда, татар-башкортның дини акылы зәгыйфьләнгәннән-зәгыйфьләнеп киткән бу чорда иманнары нык, дини белемнәре көчле, исламның яшел әләмен биектән-биеккә күтәреп, җаннарын динебез өчен фида кылырга әзер таҗик, дагыстанлылар татар мөфтиләре кәнәфиенә үрмәләп менмәсләрме?
Гаҗәеп бу дөнья
Берәүләребез аңа яңа гына аяк басып керсә, икенчеләребез исә аның белән хушлашып китеп бару юлын эзли, өченчеләрнең ләззәтләнеп яшәү чаклары гына әле. Бер карасаң, гади генә кебек, икенче яктан карасаң, акылыңны суырып алырдай тамаша икән ул дөнья. Берәүләр әхлак кагыйдәләренә таянып яшәсә, башкалар исә шайтан коткысына бирелеп китүчеләр. Болар арасында бертуктаусыз ыгы-зыгылар, аклык, пакьлек һәм шайтанның кара-каралык идеологиясе арасындагы ике яклы капма-каршы бәрелешләрне күзәтеп караганыгыз булдымы икән?!
Бүген без Новокуйбышевск шәһәрендә яшәүче милләт-тәшебез, өлкән яшьтәге Маһирә Харис кызы Әбдрәхимованың күпкырлы әхлаки, дөньяви тормышка багышлап язылган уй-фикерләрен сезнең игъти-барыгызга тәкъдим итәбез.

Гали һәм Ногай авылларында 9 Май бәйрәме

9 Май фото2Ел буе Гали авылы мәктәбе укучылары, укытучылар кө-теп алган Җиңү бәйрәме күз ачып йомганчы үтте дә китте. Ә бит аны әзерләүгә күпме көч куелган! Мәктәп балалары үзләренең бабаларының, әбиләренең сугыш вакытындагы фидакарь хезмәте турында тикшеренүләр алып бардылар, бу турыда иншалар, шигырьләр яздылар, рәсемнәр ясадылар. Шул рәсемнәрдән зур гына күргәзмә барлыкка килде, ә иншалардан, шигырьләрдән альбом тупланды. Балалар һәм укытучылар митингның һәм кичке концертның программасын да үзләре яздылар.
Авыл җирлеге башлыгы Идрис Хәмит улы Муллабаев һәм аның хезмәткәрләре дә зур көч куйдылар. Алар авылыбыз урамнарын җыештырып, бизәп, бәйрәм төсе керттеләр. Игелекле җан, авылдашыбыз Дания Әсгать кызы Тулова Мәдәният йорты янындагы паркны тотып алу өчен тимер коймалар, питомникта махсус үстерелгән агачлар кайтарган иде. Шул агачларны утырткач, коймаларны тоткач, мәктәп тирәсе дә, Үзәк мәйданыбыз да матурланып китте, бәйрәмгә килүчеләрне һәм ветераннарны ямьләнеп каршы алды.
9 Май бәйрәменә ветераннарны җиңел машиналарга утыртып алып килделәр, алдан әзерләп куйган урыннарга хөрмәтләп утырттылар. Безнең Гали авылыннан сугышка 514 кеше киткән булса, шуларның 198е яу кырларында ятып калган, 30ы хәбәрсез югалган. Бүген шуларның дүртесе генә – Мидхәт абый Саниев, Әсгать абый Низаметдинов, Хәлилулла абый Сафиуллин һәм Мөсифулла абый Фазуллиннар безнең белән бергә билгесез солдат һәйкәле янында авылдашларын, сугышчан иптәшләрен искә алдылар.
Бу көнне һәйкәл янындагы почет каравылында 9нчы сыйныф укучылары баскан иде. Солдат киемнәре кигән балалар ветераннарның яшь чакларын хәтерләткәнлектән, картлар аларга рәхмәтләрен белдерделәр.
Болай да суык көнне Леви-танның сугыш башлану турындагы хәбәре җанны өшетеп җи-бәргәндәй булды. Балаларның чыгышлары, киемнәре, үз-үзләрен тотышлары, транспарантлар – барысы да 70 ел элек булган вакыйгаларны хәтерләтә иде. Нинди хисләр кичереп, ниләр уйлап утырдылар икән картлар, белмим. Әмма аларның йөзләре сагышлы, күзләре яшьле иде.

Хәләл хезмәттә үткән тормыш савабы

ТохватуллинЧелно-Вершины рай-онын­дагы Краснояриха авылында төрле милләт халкы гомер-гомергә үзара дус-тату булып, бер-берсенең динен, тормыш кагыйдәләрен хөрмәт итеп яшиләр. Күптән түгел генә авыл уртасында бик матур мәчет калкып чыкты.
Ике катлы Аллаһ йорты заман таләпләренә җавап би­рерлек итеп төзелгән. Биредә тәһарәтнамә, кунакларны кабул итү бүлмәсе, мәдрәсәдә уку, ашханә, мәҗлесләр һәм компьютер бүлмәләре бар. “Манара әле күтәрелмәсә дә, намаз бүлмәсе өлгертелде инде, милләттәшләребез гыйбадәт кылырга йөри башладылар”, – дип шатлыклары белән уртаклашты мәчет имамы Тәлгать хәзрәт Төхвәтуллин. Тәлгать хәзрәт дин гый­лемен Самараның “Нур” мәд­рәсәсендә үзләштергәннән соң, Татарстанның Нурлат шә­һәрендә укып, белемен тагын да үстерергә алынган. Мәдрәсә өлгереп беткәч, авылдашларын да гарәп графикасына һәм Ислам нигезләренә өйрәтергә хыяллана, хаҗ кылып кайту бәхетенә дә ирешкән.
Тәл­гать Төх­вәтуллин үзенең хез­мәт юлын укытучы буларак башлап җибәрә. Ун елга якын мәктәптә балаларга белем бирә, ә тормыш шартлары үзгәреп киткәч, аңа колхозның өлкән ветеринары булып эшләргә дә туры килә. Ә инде колхоз тәмам таркалгач, Тәлгать үзенең җир кишәрлекләрен бүлеп алып, иген игү эше белән шөгыльләнә башлый. Маңгай тирен түгеп башкарган авыр хезмәт аны аягында нык басып торучы крес­тьян хуҗалыгы җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрә.
- Ул елларда районыбызның байтак кешеләре фермерлык эшенә алынган иде дә, күбесе булдыра алмыйча, безнең сафтан төшеп калды, – дип исенә төшерә үткән тормыш юлын героебыз. “Ә сез хуҗалыгыгызны ничек саклап кала алдыгыз?” – дигән сорауга ул: “Аллаһының рәхмәте белән. Хезмәтем дин белән үрелеп барды. Эчмәдем, тартмадым, тәртипле тормыш рәвеше алып бардым. Бәлки шуңа-дыр”, – дип җавап бирде.
Тәлгать Әбделәхәт улының хуҗалыгында эш җитәрлек: җир эшкәртә, иген үстерә, авыл халкына үзе үстергән икмәкне сата, авылдашларын салам белән тәэмин итеп тора. Хуҗалыкта җир эшкәртү техникасы да җитәрлек, эшчеләргә тиешле хезмәт хакы да түләнеп тора. Быелгы уңыш өчен дә нигез салынган инде: көзен уҗым бодае чәчеп калдырылган булган, язгы чәчүгә техникалары әзер.

Татар хатын-кызлары Казанга җыела( Алар арасында Самара “Ак калфак” бүлекчәсе әгъзәләре дә була, исемлек)

13994b15cc3e4f4b19bf5bd38d5a13de_M“И, татар хатыннары! Иң мөкатдәс бурычыбыз – туган телебезне саклау!” — данлыклы Мөхлисә Бубыйның әлеге канатлы сүзләре татар хатын-кызларын Казанга җыячак. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә 15-17 май көннәрендә III Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумын үткәрә.

Өченче тапкыр гына оештырылучы форумның эшчәнлеге шактый киң даирәдә танылды. Быелгы җыенда 600дән артык кунак булыр, дип фаразлана. Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров белдереп узганча, хатын-кызлар форумы башка еллардагыдан нык аерылып торачак. Быелгы программа күбрәк үзара фикер алышуга корыла. Г.Камал театры бинасында 16 май көнне узачак пленар утырышта, шулай ук Татарстанның Фәннәр академиясендә узачак очрашулар барышында 30дан артык кеше чыгыш ясарга теләк белдергән. Бу санның әле артуы да ихтимал.

“И, татар хатыннары! Иң мөкатдәс бурычыбыз – туган телебезне саклау!” шигаре астында узучы җыенның төп максаты — яшьләребезнең газиз телләренә игътибарны арттыру. Гаилә кыйммәтләре булган очракта гына бу байлыкны саклап булачак. Хатын-кызларыбызга үз көчләрен барлап, әлеге юнәлештә эш алымнарын билгеләячәк.

Конгрес җитәкчесе узган елгы форумның нәтиҗәлегенә дә басым ясады. Татарстанның һәрбер районында, Россия төбәкләрендә “Ак калфак” оешмасының филиаллары барлыкка килде. Ел дәвамында эшлекле татар ханымнары өчен кулъяулыклар, сөлге, калфак, изү чигү, милли ашлар пешерү, җиләк җыю, балаларга исем кушу йолалары буенча күрсәтмә дәресләр оештырылган. “Мондый чараларга вак мәсьәлә итеп карарга ярамый. Болар барысы да милләтебез байлыгы, аларның барысын да яңадан торгызырга кирәк. “Татар кызы” бәйгеләрендә кызларны авылларга алып барып, печән чаптыралар,балык тоттыралар, утын кистерәләр, башка бәйгеләр белән сыныйлар. Бу дөньядә яшәүче адәм баласы барысын да булдыра белергә тиеш. Гаилә корып, бала үстерергә тиешле ана боларның барысын да булдыра икән — бик шәп”, — дип сөйләде Ринат Закиров.

Сынмаган, сыгылмаган, бирешмәгән Гыйзьямал апа

Бөек җиңүгә 70 ел тулу уңаеннан Похвистнево районы үзәгеннән “Сугыш балалары” исемлеген барларга кирәк, дигән фәрман килде. Гали авылы мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Кәүсәр Шәйхетдинова башка укытучылар белән бергәләп җиң сызганып эшкә кереште.

Исемлеккә карап кичергән хис-тойгыларыбызны сүз белән генә әйтеп бетерерлек түгел иде. Анда барыбызның  әбиләребез, бабайларыбыз, туганнарыбыз… Исем саен ачы язмыш, канлы яшь. Шундыйларның берсе – Гыйзьямал әби СӘГЪДИЕВА (ГАЛЛӘМОВА).

Гыйзьямал Дусмөхәммәт кызы 1921 елда урта хәлле гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә. Артыннан бер-бер артлы өч малай – Нурмөхәммәт, Нуриәхмәт һәм Хаҗиәхмәт туа. Гыйзьямалга әнисенең булышчысы, ярдәмчесе булырга туры килә.  Олылар кырда эшләгәндә шук малайларны карау аңа йөкләнә.  Авыл балалары барысы да шулай үскән инде.
Ә шулай да яшьлек – хыяллар сафланган, йөрәкләр җилкенгән, сөю көткән чак бит ул. Уналты яше тулып килгән Гыйзьямалның да бәхетле чагы булгандыр ул. Ләкин озак түгел. Кинәт аның әнисе үлеп китә. Йорттагы хатын-кыз эше яшүсмер кыз җилкәсенә төшә. Җитез, уңган кыз чигү чигәргә дә, бәйләү бәйләргә дә өлгергән әле.
Хәсрәтле булса да ул еллар, яшьлек үзенекен итә, кызны алда зур мәхәббәт көтә.  1941 елның февралендә 19 яшьлек Гыйзьямал  үз авылы егете  Вагыйз Кадыйр улы Галләмовка кияүгә чыга. “Вагыйз белән уздарган көннәремнең һәрберсе истә. Сөенеч, шатлык тулы иде өебез!” – дип әйтә торган булган ул.  Тик бәхете генә кыска гомерле булган аның. Ай ярым гына бергә  яшәп калалар. Апрельдә Вагыйзны Тоцкое полигонына учениеларга алалар. Аннары сугыш башлана, һәм ул турыга фронтка, сугышның иң алгы сафына  китә. Беренче  һәм соңгы хатында ул:  “Зур сугышка керәбез, исән-сау кайта алмасам, бәхил булыгыз”, – дип язган.  Күп тә үтми, “Хәбәрсез югалды” хәбәре килә.

Гакыйль Сәгыйров турында китап дөнья күрәчәк

Грант2Өлкә губернаторы Николай Иванович Меркушкин бер төркем мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә губерна бүләкләрен һәм грантларын тапшырды. Бу бүләкләр өлкәбездә 2003 елдан бирле бирелеп килә инде. Ә 2014 елда губернатор карары буенча аларның саны икеләтә арттырылды.
Тантаналы чараны ачканда губернатор мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә тырыш хезмәтләре өчен чын күңелдән үзенең рәхмәт сүзләрен әйтте һәм тарихи хәтернең мәдәният кыйммәтләренең бер зур өлеше булып торуын билгеләп үтте.
Барлыгы 29 кеше бү­ләк­ләнеп, шуларның 20се губерна бүләкләренә ия булды. Беренче булып премия Алла Шелест мәктәбенең классик балет традицияләрен үстергән өчен Россиянең атказанган артисты Ольга Бараховскаяга тапшырылды. Ул Куйбышев шәһәренә (хәзерге Самарага) моннан 44 ел элек Ленинградтан күчеп килгән һәм үзенең моңа беркайчан да үкенмәвен белдерде, иң яхшылардан саналган опера һәм балет театрында эшләве белән горурлануын әйтте. Губерна бүләгенең тагын бер лауреаты Жигулевск шәһәренең мәдәният бүлеге хезмәткәре Мария Жукова регион башлыгына “Россиянең йөрәгендә туганнар” дип аталган миллиара фестивальне үткәрүдә иҗади инициатива күрсәтүе өчен рәхмәт сүзләрен белдерде. Большая Глушица районында эшләүче хормейстер Александр Дмитриев та авылларда яшәүчеләргә игътибарлы булуы өчен губернаторга рәхмәтле.
Губерна бүләкләреннән тыш әле тагын тугыз кеше һәм оешма мәдәният һәм сәнгать грантларына ия булды. Шулар арасында өлкә татар милли-мәдәни автономиясенә бирелгән “Гакыйль Сәгыйров үзе турында һәм барсы да аның турында” дип аталган проектның авторы һәм җитәкчесе, “Бердәмлек” өлкә татар газетасының баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин да бар иде. Өлкә губернаторы Николай Иванович Меркушкин кулыннан сертификат кабул итеп, ул өлкә башлыгына һәм мәдәният министры Ольга Васильевна Рыбаковага рәхмәт сүзләрен белдерде.

Бөтен эшләр дә Бөек Җиңүгә багышлана

docsБыел Мәчәләй авылында эшләнә торган барлык иҗтимагый эшләр дә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелә. Узган елның 1 октябрендә үткәрелгән Өлкәннәр көнендә зур концерт куйдык. Матур-матур җырлар, шигырьләр тыңлап, ашап-эчеп ял иттеләр өлкәннәр. Ә соңында үзләренең яшьлек елларын искә төшереп, яраткан җырларын җырлашып, уеннар уйнап, биешеп күңел ачтылар.
Ә 27 январьда, Ленинград шәһәре боҗрасын өзгән көнне, мәчеттә зур сөйләшү үткәрелде. Ленинград фронтында сугышкан авылдашыбыз Хәйбрахман Ибраһим улы Ганиевны искә алып, өлкәннәр аның рухына багышлап дога кылдылар.
Мәктәп укучылары сугыш вакытында колхоз кырларында ару-талу белмичә фронт өчен, җиңү өчен эшләгән кешеләр белән очрашып торалар, үзләренең сугышта катнашкан әби-бабалары, туганнары турында иншалар язалар, рәсемнәр ясыйлар. Без иң матур рәсемнәрне сайлап өлкә “Ак калфак” оешмасына да җибәргән идек. Аның җитәкчесе Разия ханым Әюпова безнең балаларның рәсемнәреннән Халыклар дуслыгы йортында күргәзмә дә оештырган әле.
Әби-бабайларыбыз картлыкка бирешмәскә тырышып, үзләренең йорт тирәләрен җыештырып, балаларына булышып яшиләр. Варис бабай Абушманов, Камил ага һәм Миннур апа Манжуковлар, Әнәс абый һәм Галия апа Субеевлар нәкъ шундыйлардан.
Авыл яшьләре тормышына килгәндә, алар да гел эш бе­лән генә яшәмиләр. Футбол, волейбол, чаңгы шуу, шашка һәм шахмат ярышлары бездә еш оештырылып тора. Спорт сөючеләр арасында Ринат, Равил, Сафиулла һәм Илһам Искәндәровларны, Рәфыйк Субеевны, Рафаэль Мәрхә­бетди­новны, Салават Иваевны иң актив егетләр дип әйтер идем.