Яңа тәрәзәле булам дисәң, оекбаш бәйлә…

Хөрмәтле “Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләре!
Бу хатны сезгә Выселки авылында яшәүче 87 яшьлек Мәгълүмә әбиегез яза.
Балаларым үсеп җитеп, читкә таралдылар, иремнең бакыйлыкка күчүенә 25 ел тулды инде. Шуңа күрә ялгызым гына көн күреп ятам.
Беркөнне миңа бер ир кеше килеп: “Әби, сиңа яңа тәрәзәләр куячакбыз”, – дип тәрәзәләремне үлчәп китте. Мин аптырап: “Дөрес сүз микән бу?” – дип, икенче көнне үк авыл советына юл тоттым.
- Мәгълүмә әби, син бит район башлыгы Пучковка оекбаш бәйләп биргәнсең, шуңа күрә тәрәзә куялар үзеңә, – дип көлемсерәп җавап бирде миңа авыл җирлеге башлыгы Замир Мәрдиев.
- И-и-и, улым… Нинди оекбаш бәйләп бирим, ди, инде, мин Пучковны күргәнем дә, белгәнем дә юк! – дип хәйранга калдым.
Шул мәлне Мәрдиевнең сәркатибе Вера ханым, эшнең нәрсәдә булганын аңлап:
- Без бит ялгыш Мәгълүмә әбинең адресын биргәнбез, тәрәзәне башка бер әбигә куярга тиешләр, – диде.
Миңа ничектер уңайсыз булып китте. Минем хәлне күреп, авыл советында эшләүче кызлар: “Әби кайгырма, хәзер сине дә чиратка куярбыз, син дә яңа тәрәзәле булырсың”, – дип юаттылар, картлар көненә багышланган концертка да чакырдылар. Әллә куанырга, әллә кайгырырга белмичә, уйлана-уйлана өемә кайтканда күңелемдә шундый шигъри юллар да туды:
Карт-корыны бәйрәм белән
котлап,
Чакырдылар концерт
карарга.
Чергән тәрәзәдән җилләр
өргәч,
Концерт кирәк микән
аларга?!

Мәктәбебезнең горурлыгы алар!

Камышлы районының Яңа Усман унберьеллык мәктәбе укытучылары Гөлсем Нәгый-мулла кызы Әхмәтова белән Алсу Сәлимҗан кызы Мохтарова турында иде сүзем.
Гөлсем Богырыслан педагогия училищесын тәмамлаганнан соң берникадәр вакыт Оренбург өлкәсенең Северный районы мәктәпләренең берсендә эшләп ала, ә инде аннан туган авылына кайтып, кайчандыр үзе укыган мәктәптә башлангыч сыйныф укучыларына белем бирә башлый. Ә авыл егете Мияссәргә тормышка чыккач, ул гомерлеккә биредә төпләнеп кала.
Аның мәктәптә укытучы булып эшләвенә утыз ел тулган инде. 2011 елда Гөлсем ханым “Ел укытучысы” исеменә лаек булган, беренче Бөтенроссия “Портфолио” конкурсында өченче дәрәҗә диплом, өлкәнең Төньяк-Көнчыгыш белем бирү округы үткәргән конкурста “Иң яхшы сыйныф җитәкчесе” дигән мактаулы исем яулаган һәм махсус сертификат белән бүләкләнгән.
- Мин һәркөн иртән мәктәпкә бәйрәмгә килгән кебек киләм. Биредә бөтен дөнья мәшәкатьләре дә, борчулары да онытыла. Әгәр дә авырый торган булсам, терелеп кайтып китәм. Бу эшемне, хезмәттәшләремне, укучыларымны яратудандыр инде, – дип сөйләде миңа үзе турында Гөлсем Нәгыймулла кызы.
Алсу ханым Мохтарова да үз һөнәренә “баш-аягы белән гашыйк” кеше. Ул Оренбург өлкәсенең Камышлы районына күрше Северный авылында туып үскән. Ә инде Яңа Усман авылы егете Ришат белән тормыш корып җибәргәч, биредә гомерлеккә калган һәм мәктәптә физкультура укытучысы булып эшли.
- Еш кына конкурс-олимпиадаларда катнашуыбыз сәбәпле, күп вакытларда өйгә соң кайтырга туры килә. Каенишләремә зур рәхмәт, ирем белән икебез дә эштә булган чакта алар безнең балаларыбызны карарга булышалар.

Гали авылында Сабан туе – 30 майда!

36374183“Бердәмлек”кә Похвистнево районының данлыклы Гали авылында быелгы Сабан туеның 6 июньдә үткәреләчәге турында язылган иде. Гафу үтенеп, үзгәреш кертелүен хәбәр итәбез.
Гали авылы Сабан туе 30 майга билгеләнде һәм ул иртәнге сәгать 11дә башлана.
Бәйрәм программасында төрле спорт ярышлары – көрәш, гер күтәрү, милли уеннар һәм ат чабышлары үткәрү каралган. Тамашачыларны танылган татар җырчылары Рафаэль һәм Динә Латыйповлар, Закир Шаһбан, Татарстанның Балык бистәсе районы үзешчәннәре катнашында зур концерт көтә. Сабан туе программасын Казан артистлары ирле – хатынлы Рафаэль һәм Динә Латыйповлар алып барачак. Килегез, кызык булачак!
Идрис Муллабаев,
Похвистнево районының Гали авылы җирлеге.

1513110.301948_a

Ак пәрдәле тәрәзәдә яран гөле

docs.mailАк сатинга кызыл, сары, шәмәхә чәчәкләр чигелгән тәрәзә пәрдәләре арасыннан шау чәчәккә күмелеп утыручы яран гөлләре күренә. Самара өлкәсе, Похвистнево районының Гали авылында гомер итүче Саимә Әхмәдулла кызы Морзаханованың шигъри юллары да, менә шушы тәрәзә төпләрендәге гөлләр сыман, башта бөреләнә, күңелендә чәчәк яра, аннары дәфтәр битләренә төшерелеп, үз юлын, үз укучысын таба.
Олы яшендә булуына карамастан, Саимә апа әле дә кызларча төз һәм йөзгә чибәр. Ул йортындагы бихисап эшләреннән бушаган арада өлкә, район газеталарына мәкаләләр, шигырьләр дә язып өлгерә, оста итеп бәйли дә, ә чигүгә килгәндә, авылда аңардан остарак кем дә юктыр…
Гали авылының гореф-гадәтләрен барлый башласаң – ис китәрлек. Олысы да, кечесе дә ата-бабаларыбыздан калган мирасны кадерләп сак-лыйлар. Шуңа күрә дә авылда ислам дине көчле. Галинең өч мәчетенә бик күп халык йөри, тирә-як авылларда гына түгел, башка төбәкләрдә дә дан тоткан мәдрәсә гөрләп эшләп тора, ел саен милли бәйрәмнәребез, ат чабышлары һәм башка төрле спорт чаралары үткәрелә. Авылда яшьләр дә күп, шуңа күрә туйлар да еш кына уйнала…
Бу якларда алар бигрәк үзенчәлекле үтә бит. Кыз алдан ук ”кыз яулыгы” әзерләп куярга тиеш. Әлбәттә, ул баш яулыгы түгел, ә төсле җепләр белән чәчәкләп чигелгән ефәк тасма яисә сөлге. Бу күркәм гадәтнең тәртибе шундый: кызның кияүгә чыгарга ризалыгы булса, яучыларга шушы чиккән яулыкны бирәләр. Ә кияү буласы егет кыз өендә садака тарата һәм яңа түбәтәй калдыра. Булачак кода-кодагыйларны бәлеш, коймак, токмачлы аш һәм башка милли ризыклар белән сыйлаганнан соң, кияү авыл урамнары буйлап машина сигналы биреп, аның тәрәзәсеннән кыз биргән яулыкны күрсәтеп йөри. Ул туй үткәнче түрдә эленеп торырга тиеш.
Хәзерге заманда Гали авылы кызларына яулыкларны остабикәләр чигеп бирә. Ә алар авылда бармак белән генә санарлык. Шуларның берсе – Саимә апа Морзаханова. Ул 14 яшеннән намазлыклар, пәрдә челтәрләре, ятак япмалары, сөлгеләр, тастымаллар, алъяпкычлар чиккән. Гомере буена аның кулыннан бәйләү, чигү энәләре төшмәде. Ул бәйләгән оекбашлар, бияләйләр, тәпеч-мәкләр, шәлләр, шапка-шарф-ларны җыеп барсаң, бер машина әрҗәсе кирәк булыр иде. Чигеләсе рәсемнәрне дә ул үзе ясый, кәгазьгә төшереп тормый. Ә бер чиккәнне һич кабатламый.

Яшәү белән үлем арасында ниләр бар?!

ГайнуллиныАлар Ульян өлкәсенең Павловка районы Моратовка авылы кешеләре иде. Бакыйлыкка күчеп киткән әтием Харис Хөсәен улы һәм үги әнием Мөнәвәрә Шәрип кызы Гайнуллиннарга мәдхия язасым килде. Тик сүзем бу турыда гына түгел… Татарның газизләрдән дә газизрәк сабыена рус православиесе исемнәрен кушып, милләтеннән, ислам диненнән читләштерү кемнәрнең явыз максатларына хезмәт итә икән?!
Дөньяны аңлар-аңламас чагыннан ук баланы миңгерәвек хәленә төшерү, шушы балага алдан ук үлем карары чыгарып куюга бәрабәр түгелмени бу? Балага татар мөселман тәрбиясен бирүгә нәрсә комачаулый?
Артык консерватив холыклы татар руханиларының абруйлары көннән-көн төшеп барганда, татар-башкортның дини акылы зәгыйфьләнгәннән-зәгыйфьләнеп киткән бу чорда иманнары нык, дини белемнәре көчле, исламның яшел әләмен биектән-биеккә күтәреп, җаннарын динебез өчен фида кылырга әзер таҗик, дагыстанлылар татар мөфтиләре кәнәфиенә үрмәләп менмәсләрме?
Гаҗәеп бу дөнья
Берәүләребез аңа яңа гына аяк басып керсә, икенчеләребез исә аның белән хушлашып китеп бару юлын эзли, өченчеләрнең ләззәтләнеп яшәү чаклары гына әле. Бер карасаң, гади генә кебек, икенче яктан карасаң, акылыңны суырып алырдай тамаша икән ул дөнья. Берәүләр әхлак кагыйдәләренә таянып яшәсә, башкалар исә шайтан коткысына бирелеп китүчеләр. Болар арасында бертуктаусыз ыгы-зыгылар, аклык, пакьлек һәм шайтанның кара-каралык идеологиясе арасындагы ике яклы капма-каршы бәрелешләрне күзәтеп караганыгыз булдымы икән?!
Бүген без Новокуйбышевск шәһәрендә яшәүче милләт-тәшебез, өлкән яшьтәге Маһирә Харис кызы Әбдрәхимованың күпкырлы әхлаки, дөньяви тормышка багышлап язылган уй-фикерләрен сезнең игъти-барыгызга тәкъдим итәбез.

Гали һәм Ногай авылларында 9 Май бәйрәме

9 Май фото2Ел буе Гали авылы мәктәбе укучылары, укытучылар кө-теп алган Җиңү бәйрәме күз ачып йомганчы үтте дә китте. Ә бит аны әзерләүгә күпме көч куелган! Мәктәп балалары үзләренең бабаларының, әбиләренең сугыш вакытындагы фидакарь хезмәте турында тикшеренүләр алып бардылар, бу турыда иншалар, шигырьләр яздылар, рәсемнәр ясадылар. Шул рәсемнәрдән зур гына күргәзмә барлыкка килде, ә иншалардан, шигырьләрдән альбом тупланды. Балалар һәм укытучылар митингның һәм кичке концертның программасын да үзләре яздылар.
Авыл җирлеге башлыгы Идрис Хәмит улы Муллабаев һәм аның хезмәткәрләре дә зур көч куйдылар. Алар авылыбыз урамнарын җыештырып, бизәп, бәйрәм төсе керттеләр. Игелекле җан, авылдашыбыз Дания Әсгать кызы Тулова Мәдәният йорты янындагы паркны тотып алу өчен тимер коймалар, питомникта махсус үстерелгән агачлар кайтарган иде. Шул агачларны утырткач, коймаларны тоткач, мәктәп тирәсе дә, Үзәк мәйданыбыз да матурланып китте, бәйрәмгә килүчеләрне һәм ветераннарны ямьләнеп каршы алды.
9 Май бәйрәменә ветераннарны җиңел машиналарга утыртып алып килделәр, алдан әзерләп куйган урыннарга хөрмәтләп утырттылар. Безнең Гали авылыннан сугышка 514 кеше киткән булса, шуларның 198е яу кырларында ятып калган, 30ы хәбәрсез югалган. Бүген шуларның дүртесе генә – Мидхәт абый Саниев, Әсгать абый Низаметдинов, Хәлилулла абый Сафиуллин һәм Мөсифулла абый Фазуллиннар безнең белән бергә билгесез солдат һәйкәле янында авылдашларын, сугышчан иптәшләрен искә алдылар.
Бу көнне һәйкәл янындагы почет каравылында 9нчы сыйныф укучылары баскан иде. Солдат киемнәре кигән балалар ветераннарның яшь чакларын хәтерләткәнлектән, картлар аларга рәхмәтләрен белдерделәр.
Болай да суык көнне Леви-танның сугыш башлану турындагы хәбәре җанны өшетеп җи-бәргәндәй булды. Балаларның чыгышлары, киемнәре, үз-үзләрен тотышлары, транспарантлар – барысы да 70 ел элек булган вакыйгаларны хәтерләтә иде. Нинди хисләр кичереп, ниләр уйлап утырдылар икән картлар, белмим. Әмма аларның йөзләре сагышлы, күзләре яшьле иде.

Хәләл хезмәттә үткән тормыш савабы

ТохватуллинЧелно-Вершины рай-онын­дагы Краснояриха авылында төрле милләт халкы гомер-гомергә үзара дус-тату булып, бер-берсенең динен, тормыш кагыйдәләрен хөрмәт итеп яшиләр. Күптән түгел генә авыл уртасында бик матур мәчет калкып чыкты.
Ике катлы Аллаһ йорты заман таләпләренә җавап би­рерлек итеп төзелгән. Биредә тәһарәтнамә, кунакларны кабул итү бүлмәсе, мәдрәсәдә уку, ашханә, мәҗлесләр һәм компьютер бүлмәләре бар. “Манара әле күтәрелмәсә дә, намаз бүлмәсе өлгертелде инде, милләттәшләребез гыйбадәт кылырга йөри башладылар”, – дип шатлыклары белән уртаклашты мәчет имамы Тәлгать хәзрәт Төхвәтуллин. Тәлгать хәзрәт дин гый­лемен Самараның “Нур” мәд­рәсәсендә үзләштергәннән соң, Татарстанның Нурлат шә­һәрендә укып, белемен тагын да үстерергә алынган. Мәдрәсә өлгереп беткәч, авылдашларын да гарәп графикасына һәм Ислам нигезләренә өйрәтергә хыяллана, хаҗ кылып кайту бәхетенә дә ирешкән.
Тәл­гать Төх­вәтуллин үзенең хез­мәт юлын укытучы буларак башлап җибәрә. Ун елга якын мәктәптә балаларга белем бирә, ә тормыш шартлары үзгәреп киткәч, аңа колхозның өлкән ветеринары булып эшләргә дә туры килә. Ә инде колхоз тәмам таркалгач, Тәлгать үзенең җир кишәрлекләрен бүлеп алып, иген игү эше белән шөгыльләнә башлый. Маңгай тирен түгеп башкарган авыр хезмәт аны аягында нык басып торучы крес­тьян хуҗалыгы җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрә.
- Ул елларда районыбызның байтак кешеләре фермерлык эшенә алынган иде дә, күбесе булдыра алмыйча, безнең сафтан төшеп калды, – дип исенә төшерә үткән тормыш юлын героебыз. “Ә сез хуҗалыгыгызны ничек саклап кала алдыгыз?” – дигән сорауга ул: “Аллаһының рәхмәте белән. Хезмәтем дин белән үрелеп барды. Эчмәдем, тартмадым, тәртипле тормыш рәвеше алып бардым. Бәлки шуңа-дыр”, – дип җавап бирде.
Тәлгать Әбделәхәт улының хуҗалыгында эш җитәрлек: җир эшкәртә, иген үстерә, авыл халкына үзе үстергән икмәкне сата, авылдашларын салам белән тәэмин итеп тора. Хуҗалыкта җир эшкәртү техникасы да җитәрлек, эшчеләргә тиешле хезмәт хакы да түләнеп тора. Быелгы уңыш өчен дә нигез салынган инде: көзен уҗым бодае чәчеп калдырылган булган, язгы чәчүгә техникалары әзер.

Татар хатын-кызлары Казанга җыела( Алар арасында Самара “Ак калфак” бүлекчәсе әгъзәләре дә була, исемлек)

13994b15cc3e4f4b19bf5bd38d5a13de_M“И, татар хатыннары! Иң мөкатдәс бурычыбыз – туган телебезне саклау!” — данлыклы Мөхлисә Бубыйның әлеге канатлы сүзләре татар хатын-кызларын Казанга җыячак. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә 15-17 май көннәрендә III Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумын үткәрә.

Өченче тапкыр гына оештырылучы форумның эшчәнлеге шактый киң даирәдә танылды. Быелгы җыенда 600дән артык кунак булыр, дип фаразлана. Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров белдереп узганча, хатын-кызлар форумы башка еллардагыдан нык аерылып торачак. Быелгы программа күбрәк үзара фикер алышуга корыла. Г.Камал театры бинасында 16 май көнне узачак пленар утырышта, шулай ук Татарстанның Фәннәр академиясендә узачак очрашулар барышында 30дан артык кеше чыгыш ясарга теләк белдергән. Бу санның әле артуы да ихтимал.

“И, татар хатыннары! Иң мөкатдәс бурычыбыз – туган телебезне саклау!” шигаре астында узучы җыенның төп максаты — яшьләребезнең газиз телләренә игътибарны арттыру. Гаилә кыйммәтләре булган очракта гына бу байлыкны саклап булачак. Хатын-кызларыбызга үз көчләрен барлап, әлеге юнәлештә эш алымнарын билгеләячәк.

Конгрес җитәкчесе узган елгы форумның нәтиҗәлегенә дә басым ясады. Татарстанның һәрбер районында, Россия төбәкләрендә “Ак калфак” оешмасының филиаллары барлыкка килде. Ел дәвамында эшлекле татар ханымнары өчен кулъяулыклар, сөлге, калфак, изү чигү, милли ашлар пешерү, җиләк җыю, балаларга исем кушу йолалары буенча күрсәтмә дәресләр оештырылган. “Мондый чараларга вак мәсьәлә итеп карарга ярамый. Болар барысы да милләтебез байлыгы, аларның барысын да яңадан торгызырга кирәк. “Татар кызы” бәйгеләрендә кызларны авылларга алып барып, печән чаптыралар,балык тоттыралар, утын кистерәләр, башка бәйгеләр белән сыныйлар. Бу дөньядә яшәүче адәм баласы барысын да булдыра белергә тиеш. Гаилә корып, бала үстерергә тиешле ана боларның барысын да булдыра икән — бик шәп”, — дип сөйләде Ринат Закиров.

Сынмаган, сыгылмаган, бирешмәгән Гыйзьямал апа

Бөек җиңүгә 70 ел тулу уңаеннан Похвистнево районы үзәгеннән “Сугыш балалары” исемлеген барларга кирәк, дигән фәрман килде. Гали авылы мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Кәүсәр Шәйхетдинова башка укытучылар белән бергәләп җиң сызганып эшкә кереште.

Исемлеккә карап кичергән хис-тойгыларыбызны сүз белән генә әйтеп бетерерлек түгел иде. Анда барыбызның  әбиләребез, бабайларыбыз, туганнарыбыз… Исем саен ачы язмыш, канлы яшь. Шундыйларның берсе – Гыйзьямал әби СӘГЪДИЕВА (ГАЛЛӘМОВА).

Гыйзьямал Дусмөхәммәт кызы 1921 елда урта хәлле гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә. Артыннан бер-бер артлы өч малай – Нурмөхәммәт, Нуриәхмәт һәм Хаҗиәхмәт туа. Гыйзьямалга әнисенең булышчысы, ярдәмчесе булырга туры килә.  Олылар кырда эшләгәндә шук малайларны карау аңа йөкләнә.  Авыл балалары барысы да шулай үскән инде.
Ә шулай да яшьлек – хыяллар сафланган, йөрәкләр җилкенгән, сөю көткән чак бит ул. Уналты яше тулып килгән Гыйзьямалның да бәхетле чагы булгандыр ул. Ләкин озак түгел. Кинәт аның әнисе үлеп китә. Йорттагы хатын-кыз эше яшүсмер кыз җилкәсенә төшә. Җитез, уңган кыз чигү чигәргә дә, бәйләү бәйләргә дә өлгергән әле.
Хәсрәтле булса да ул еллар, яшьлек үзенекен итә, кызны алда зур мәхәббәт көтә.  1941 елның февралендә 19 яшьлек Гыйзьямал  үз авылы егете  Вагыйз Кадыйр улы Галләмовка кияүгә чыга. “Вагыйз белән уздарган көннәремнең һәрберсе истә. Сөенеч, шатлык тулы иде өебез!” – дип әйтә торган булган ул.  Тик бәхете генә кыска гомерле булган аның. Ай ярым гына бергә  яшәп калалар. Апрельдә Вагыйзны Тоцкое полигонына учениеларга алалар. Аннары сугыш башлана, һәм ул турыга фронтка, сугышның иң алгы сафына  китә. Беренче  һәм соңгы хатында ул:  “Зур сугышка керәбез, исән-сау кайта алмасам, бәхил булыгыз”, – дип язган.  Күп тә үтми, “Хәбәрсез югалды” хәбәре килә.

Гакыйль Сәгыйров турында китап дөнья күрәчәк

Грант2Өлкә губернаторы Николай Иванович Меркушкин бер төркем мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә губерна бүләкләрен һәм грантларын тапшырды. Бу бүләкләр өлкәбездә 2003 елдан бирле бирелеп килә инде. Ә 2014 елда губернатор карары буенча аларның саны икеләтә арттырылды.
Тантаналы чараны ачканда губернатор мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә тырыш хезмәтләре өчен чын күңелдән үзенең рәхмәт сүзләрен әйтте һәм тарихи хәтернең мәдәният кыйммәтләренең бер зур өлеше булып торуын билгеләп үтте.
Барлыгы 29 кеше бү­ләк­ләнеп, шуларның 20се губерна бүләкләренә ия булды. Беренче булып премия Алла Шелест мәктәбенең классик балет традицияләрен үстергән өчен Россиянең атказанган артисты Ольга Бараховскаяга тапшырылды. Ул Куйбышев шәһәренә (хәзерге Самарага) моннан 44 ел элек Ленинградтан күчеп килгән һәм үзенең моңа беркайчан да үкенмәвен белдерде, иң яхшылардан саналган опера һәм балет театрында эшләве белән горурлануын әйтте. Губерна бүләгенең тагын бер лауреаты Жигулевск шәһәренең мәдәният бүлеге хезмәткәре Мария Жукова регион башлыгына “Россиянең йөрәгендә туганнар” дип аталган миллиара фестивальне үткәрүдә иҗади инициатива күрсәтүе өчен рәхмәт сүзләрен белдерде. Большая Глушица районында эшләүче хормейстер Александр Дмитриев та авылларда яшәүчеләргә игътибарлы булуы өчен губернаторга рәхмәтле.
Губерна бүләкләреннән тыш әле тагын тугыз кеше һәм оешма мәдәният һәм сәнгать грантларына ия булды. Шулар арасында өлкә татар милли-мәдәни автономиясенә бирелгән “Гакыйль Сәгыйров үзе турында һәм барсы да аның турында” дип аталган проектның авторы һәм җитәкчесе, “Бердәмлек” өлкә татар газетасының баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин да бар иде. Өлкә губернаторы Николай Иванович Меркушкин кулыннан сертификат кабул итеп, ул өлкә башлыгына һәм мәдәният министры Ольга Васильевна Рыбаковага рәхмәт сүзләрен белдерде.

Бөтен эшләр дә Бөек Җиңүгә багышлана

docsБыел Мәчәләй авылында эшләнә торган барлык иҗтимагый эшләр дә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелә. Узган елның 1 октябрендә үткәрелгән Өлкәннәр көнендә зур концерт куйдык. Матур-матур җырлар, шигырьләр тыңлап, ашап-эчеп ял иттеләр өлкәннәр. Ә соңында үзләренең яшьлек елларын искә төшереп, яраткан җырларын җырлашып, уеннар уйнап, биешеп күңел ачтылар.
Ә 27 январьда, Ленинград шәһәре боҗрасын өзгән көнне, мәчеттә зур сөйләшү үткәрелде. Ленинград фронтында сугышкан авылдашыбыз Хәйбрахман Ибраһим улы Ганиевны искә алып, өлкәннәр аның рухына багышлап дога кылдылар.
Мәктәп укучылары сугыш вакытында колхоз кырларында ару-талу белмичә фронт өчен, җиңү өчен эшләгән кешеләр белән очрашып торалар, үзләренең сугышта катнашкан әби-бабалары, туганнары турында иншалар язалар, рәсемнәр ясыйлар. Без иң матур рәсемнәрне сайлап өлкә “Ак калфак” оешмасына да җибәргән идек. Аның җитәкчесе Разия ханым Әюпова безнең балаларның рәсемнәреннән Халыклар дуслыгы йортында күргәзмә дә оештырган әле.
Әби-бабайларыбыз картлыкка бирешмәскә тырышып, үзләренең йорт тирәләрен җыештырып, балаларына булышып яшиләр. Варис бабай Абушманов, Камил ага һәм Миннур апа Манжуковлар, Әнәс абый һәм Галия апа Субеевлар нәкъ шундыйлардан.
Авыл яшьләре тормышына килгәндә, алар да гел эш бе­лән генә яшәмиләр. Футбол, волейбол, чаңгы шуу, шашка һәм шахмат ярышлары бездә еш оештырылып тора. Спорт сөючеләр арасында Ринат, Равил, Сафиулла һәм Илһам Искәндәровларны, Рәфыйк Субеевны, Рафаэль Мәрхә­бетди­новны, Салават Иваевны иң актив егетләр дип әйтер идем.

Мәчәләй ветераннарының исемнәре мәңгеләштерелде

Бөек Җиңү бәйрәменең 70 еллыгына багышлап, Пох­вистнево районы, Мәчәләй авылының сугыш һәм хезмәт ветераннары турында “Подвиг огненных лет” дип аталган китап нәшер ителде.
Ул Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бюросы әгъзасы, Самараның региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый җәмгыяте президенты, Мәчәләй авылында туып үскән Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаев инициативасы һәм матди ярдәме белән дөнья күрде. Китапның баш мөхәррире һәм төзүчесе – хәрби көчләр ветераны, отставкадагы полковник, өлкә “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты киңәшчесе Идеал Муса улы Галәүтдинов.
Матур итеп бизәлгән, затлы кәгазьдә басылган зур форматтагы китапның беренче битләрендә Самара өлкәсе губернаторы Николай Иванович Меркушкинның мөрәҗәгате һәм Похвистнево районы җитәкчесе Юрий Федорович Рябовның котлау һәм рәхмәт сүзләре языл­­ган.
Мәчәләй авылыннан сугышка барлыгы 367 кеше алынган, шуларның 164се яу кырларында ятып калган.
Китап битләрендә фронто-викларның яу кырларында күрсәткән батырлыгы да, фидакарь хезмәте дә тасвирлана. Тылда эшләгән хезмәт ветераннарына да зур игътибар бирелә.
Әфган сугышында, Төньяк Кавказда һәм башка кайнар нокталарда хезмәт иткән хәрбиләрнең батырлыгы да игътибарсыз калмаган.
Китапта Бөек Ватан сугышы турында да, гомумән, икенче Бөтендөнья сугышы турында да бик күп кызыклы мәгълүматлар бар. Мәсәлән, 1945 елның 30 апрелендә 22 сәгатьтә Рейхстаг гөмбәзенә Җиңү байрагын беренче булып элгән милләттәшебез Гази Казыхан улы Заһитов булуы турында архив документлардан белешмә китерелә.

Олы йөрәкле әниебез

АСИЯ хакимоваЧелно-Вершины районы Якты Күл авылында туып үскән әниебез Асия Вәлиәхмәт кызы Хәкимова – бик олы тормыш юлы үткән кеше. Аның яшүсмер чагы Бөек Ватан сугышы вакытына туры килә. Шул чор балалары кебек үк әниебез дә олылар белән беррәттән колхозда эшли. Ә җидееллык мәктәпне тәмамлагач, хезмәт арбасына җигелә. Өч улы да сугышта һәлак булгач, кайгыдан Әсма әбиебез сукырая, шуңа күрә Асиягә колхозда да, өйдә дә хатыннар эшен дә, ирләр эшен дә берүзенә башкарырга туры килә. 1948 елда аның фидакарь хезмәте “За доблестный и добросовестный труд в годы Великой Отечественной войны” медале белән билгеләнә. 18 яшьлек кызга бу зур шатлык була инде.
Сугыш тәмамланса да, фронттан инвалид булып кайткан Әгъләм исемле егеткә кияүгә чыкса да, әниебезнең тормышы җиңеләйми. Әти колхозда машина йөртүче булып эшли, ә әни көндез колхоз кырларында печән чаба, урман кисә, колхозның бөтен авыр эшен башкара, ә кичләрен халыктан хөкүмәткә тапшыру өчен сөт җыеп йөри. Безне, җиде баласын, тәрбияләп үстерү өчен каян вакыт һәм көч тапкан ул, әле дә исебез китә. Тормыш дәресләре биреп, эшкә өйрәтеп, гаделлеккә өндәп, барыбызга да югары белем бирә алды. Балаларыбызны тәрбияләргә дә ярдәм итте, хәзер инде оныкларыбызны мәктәптән тәмле ашлар белән каршы алып тора.

“Җиңү безнең белән”! Якташыбыз Разия Букинаның шигырьләр җыентыгы дөнья күрде

Самараның Ленин урамын­дагы яшүсмерләр китап­ха­нәсендә милләттәшебез Ра­зия ханым Букинаның “Җиңү безнең белән” (“Победа с нами”) дип аталган яңа китабын тәкъдир итү чарасы үткәрелде.
Атказанган мәдәният хез­мәткәре, хезмәт ветераны Ра­зия Гомәр кызы 1973 – 1999 елларда әлеге китапханәнең директоры булып эшләгәнен күпләребез яхшы белә. Ул хәзер дә Самараның “Парнас”, “Лира” әдәби берләшмәләре әгъзасы булып тора, унлап шигырьләр җыентыгында аның да шигырьләрен табар­га була. 2007 елда – “Таш өс­тен­дәге чәчәк”, ә 2010 елда “Минем кәрван әле дә юлда” дип аталган үзенең ике шигырь җыентыгы да басылып чыккан иде. Менә инде өченче китабы дөнья күрде.
- “Җиңү безнең белән” дип аталган яңа китабыма 2010 – 2014 елларда иҗат ителгән иң яхшы дип санаган шигырьләремне, мәсәл­ләремне керттем. Бөек Җиңү­нең 70 еллыгына багышланган җыентыкта авыр сугыш елларына, ветераннарыбызга, шулай ук балаларга, төрле һөнәр ияләренә, дусларыма атап язылган шигырьләр бар. Украинадагы сугышны да читләтеп үтә алмадым. Зодиак билгеләре белән кызыксынучылар да бу җыентыкта үзләренә кызыклы юллар табар, дип уйлыйм, – дип таныштырды үзенең “Җиңү безнең белән” исемле шигырьләр җыентыгы белән Разия Букина.
“Беренче юллардан ук ав­торның эчке халәте күренә, кичергән хисләре ярылып ята. Аның иҗаты беркемнекенә дә охшамаган, ул өлге буенча язмый…” – дип бәя бирә бу ки­тапка Самара иҗтимагый эстетик академиясенең член- кор­респонденты, философия фәннәре кандидаты, доцент Петр Васильевич Петрищев.
Яшь буын вәкилләре дә Разия Букина шигырьләрендә үзләренә якын юллар таба ала:
- Компьютер чорында яшәү­челәрне әллә ни гаҗәп­лән­дереп булмый. Һәм, ниһаять, күктә яңа йолдызчык кабынгандай, Разия Букинаның ши­гырьләр җыентыгы туды.

Мәчәләй ветераннарының исемнәре мәңгеләштерелде

кнБөек Җиңү бәйрәменең 70 еллыгына багышлап, Похвистнево районы, Мәчәләй авылының сугыш һәм хезмәт ветераннары турында “Подвиг огненных лет” дип аталган китап нәшер ителде.
Ул Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бюросы әгъзасы, Самараның региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый җәмгыяте президенты, Мәчәләй авылында туып үскән Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаев инициативасы һәм матди ярдәме белән дөнья күрде. Китапның баш мөхәррире һәм төзүчесе – хәрби көчләр ветераны, отставкадагы полковник, өлкә “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты киңәшчесе Идеал Муса улы Галәүтдинов.
Матур итеп бизәлгән, затлы кәгазьдә басылган зур форматтагы китапның беренче битләрендә Самара өлкәсе губернаторы Николай Иванович Меркушкинның мөрәҗәгате һәм Похвистнево районы җитәкчесе Юрий Федорович Рябовның котлау һәм рәхмәт сүзләре язылган.
Мәчәләй авылыннан сугышка барлыгы 367 кеше алынган, шуларның 164се яу кырларында ятып калган. Сугыштан кайтучыларның да күбесе яралар алып кайткан. Ләкин җәрәхәтләренә карамастан, алар җиң сызганып авыл хуҗалыгын күтәрү эшенә керешкәннәр һәм әле тагын озак еллар эшләп, илебезне хәрабәләрдән торгызуга зур өлеш керткәннәр.
Китап битләрендә фронтовикларның яу кырларында күрсәткән батырлыгы да, фидакарь хезмәте дә тасвирлана. Тылда эшләгән хезмәт ветераннарына да зур игътибар бирелә. Алар да бит фронт өчен, Җиңү өчен дип көне-төне эшләгәннәр, ачлык-ялангачлыкны күреп яшәгәннәр. Ир-атлар сугышка киткәч, авыр хезмәт хатын-кызлар җилкәсенә төшкән, җитмәсә, һәр көнне сугыштан килеп торган хәбәрләр аналарны – улсыз, балаларны – әтисез, ә хатыннарны тол калдырган….
Әфган сугышында, Төньяк Кавказда һәм башка кайнар нокталарда хезмәт иткән хәрбиләрнең батырлыгы да игътибарсыз калмаган.

Роберт Миңнуллин Галидә кунакта

в алькиноТатарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлары белән халкыбызның күңелен яулап алган шагыйрь Роберт МИҢНУЛЛИН Похвистнево районының Гали авылында әдәби кичә уздырды.
Танылган шагыйрьне Гали авылының Мәдәният йорты матур итеп яран гөлләр белән бизәлеп, фойеда авыл тарихына багышланган күргәзмәсен куеп каршы алды. Роберт әфәнде күргәзмәне карап туйгач, китапханәгә узды. Ки­тапханәче Фәһимә Зарипова аңа экскурсия оештырып, китапханәнең милли әдәбиятка бай булуы, халыкның үз телебездә язылган китап укырга яратуы турында сөйләде. Утыз ел гомерен китапханәгә багышлаган Фәһимә ханым Роберт Миңнуллинның биографиясен дә, иҗатын да яхшы белүе белән шагыйрьнең күңелен күтәрде һәм мактау сүзләре ишетте.
Тамаша залына килеп кергән кунакны сәхнәдәге “түгәрәк өстәл” артына утырткач, мәктәп укучылары аның шигырьләрен укый башладылар. Татар теле укытучысы Зөлфия Асылгәрәева бу кичәгә бик яхшы әзерләнгән. Сәхнәдәге экраннан Роберт Миңнуллинның тормыш юлы күрсәтелеп барды: кайда укыган, ничек шагыйрь булып киткән, нинди иҗтимагый эшләр белән танылган… “Миңа сөйләргә сүз дә калдырмадыгыз инде”, – дип шаяртты ахырда Роберт әфәнде һәм үзе дә берничә шигырен укыды.
Ул үзе турында түгел, татар халкының бөек шагыйрьләре, сугыш кырларында һәлак булган танылган шәхесләребез, сугыш вакытында Мәскәүдән 30 – 40 шагыйрь Татарстанга килеп, иҗади – патриотик эш алып барулары турында сөйләде.
Роберт Миңнуллин милли телебезне саклап калуга мисал итеп, үзенең булачак хатыны Клара белән танышуы турында сөйләп үтте. Кыз рус мәктәбендә укыганлыктан, татар телен начар белгән, ә кияүгә чыгып Казанга килгәч, аның рус һәм татар телендә чыга торган журналга корректор итеп урнашуы һәм тиз арада татар телен тиешле дәрәҗәдә өйрәнеп, 40 ел буе шунда эшләве, хәзер “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеменә лаек булуы турында сөйләде. “Минем өчен хатыным гомер буе илһам чишмәсе булып тора”, – дип тәмамлады ул сүзен.

«Безнең бурыч»лар түләнгән көн

IMG_2207Самараның Киров мәйданындагы Мәдәният сараенда XIX төбәкара “Татар балалары җырлый” фестивале үткәрелде. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чараны өлкә мәдәният министрлыгы, Самара шәһәре мәгариф бүлеге, Халыклар дуслыгы йорты һәм татар милли мәдәни оешмалары ярдәмендә Самара шәһәренең милли-мәдәни автономиясе оештырды. Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәткәрләре фестивальгә кадерле кунаклар буларак чакырылган иде.
“Яктылык” татар мәктәбе әзерләгән “Безнең бурыч” дип аталган хореографик- вокаль композиция Сабан туе күренеше белән башланып китте. Бу Камышлыда булган хәл, чөнки сугыш башланган якшәмбе көнне – 22 июньдә анда гына түгел, башка татар авылларында да сабантуйлар гөрләгән бит. Бәйрәмчә киенгән халык мәйданда шау-гөр килә. Кемдер бии, кемдер милли уеннарыбызны уйный. Шулчак: “Сугыш башланган!” – дигән хәбәр ишетелә, халык тынып радиоалгычтан Молотовның шомлы сүзләрен тыңлый…
Ир-егетләр саубуллаша,
Бар да китә сугышка.
Кулларына корал алып,
Басалар алар сафка…
Мәйдан зар-елау, җыр һәм гармун тавышларына күмелә.
Озатып вокзаллар
каршында,
Маңгайдан үптеләр аналар,
Тузанлы юллардан үттеләр
Дөньяны күрмәгән балалар …
«Яктылык»лыларның беренче ноталарыннан ук зал җит­диләнеп китте, һәркем үзенең сугыш кырыннан кайта алмаган туганнарын исенә төшерде. Ә сәхнәдә вакыйгалар яшен тизлегендә үзгәрә тора. Менә инде ирләрен озаткан хатыннар башларын иеп, кырыс йөзләрен җиргә төбәделәр. Берничә секундка залда да, сәхнәдә дә тынлык урнашты. Берсүзсез аңлады халык: “Нишләргә?! Ничек яшәргә хәзер?!” – дип уйлый ялгыз хатыннар. Ачу һәм нәфрәт тулы күзләр залга төбәлә, ә аяклары дөбер-дөбер тыпырдый башлый… Бу тыпырдауда көне-төне эшләү гайрәте тә, сугышны җиңәрдәй көч тә, дошман белән көрәшкә киткән ирләрен мәңге көтәргә әзер булу нияте дә бар иде.

1941 елның 7 ноябрендә Куйбышевта уздырылган Хәрби парадка багышланган Хәтер парадында катнашучыларга истәлек медальләре тапшырылды

8

1941 елның 7 ноябрендә Куйбышев шәһәрендә уздырылган Хәрби парадка багышланган Хәтер парадындакатнашучыларга бүген Казан Суворов хәрби училищесында истәлек медальләре тапшыру тантанасы үткәрелде. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев һ.б катнашты.

Чарада катнашучыларны Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Ул, тиздән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын каршы алачагыбызны искәртеп, Җиңүчеләр буыны вәкилләренә – ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә рәхмәт әйтте. “Үкенеч ки, бүгенге Россиянең әхлакый абруен төшерү, милләтлләрне аеру һәм үзара талаштыру максатында, хәзерге вакытта тарихны үзгәртеп күрсәтүчеләр барлыкка килде. Араларында, Европаны украинлылар азат иткән, ә СССР Германиягә үзе беренче булып һөҗүм ясаган, дип сөйләүчеләр бар. Бу уңайдан илебез зур сынауга дучар ителә: бүген халкыбыз бердәмлеге, ватанпәрвәрлеге ягыннан сынала”, – диде ТР Дәүләт Советы Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларның фашизмны тар-мар итүгә керткән өлешенең зур булуын ассызыклады: республика халкының дүрттән бер өлеше фронтка киткән, алардан һәр икенче кеше сугыштан әйләнеп кайта алмаган: 350 меңләп солдат яу кырларында ятып калган, дип сөйләде ул.

ТР Парламенты башлыгы, тарихка мөрәҗәгать итеп, 1941 елның 15 октябрендә Дәүләт оборона комитеты карары белән Куйбышев шәһәренең СССРның запас башкаласы буларак игълан ителүе һәм шул ук елның 7 ноябрендә, Октябрь революциясенең 24 еллыгы уңаеннан, биредә Хәрби парад уздырылуы турында искәртте. Анда 22 меңнән артык Кызыл Армия солдатлары һәм офицерлары, йөзләгән берәмлек авыр техника, аерым алганда, танклар, артиллерия, мотопехота һәм 600дән артык очкыч катнашкан. Мәскәүдәге Хәрби парад 25 минут барса, Куйбышевтагысы 1,5 сәгать буе дәвам иткән. Шул рәвешле, илебезнең хәрби гайрәтен күрсәтү нәтиҗәсендә, СССРга каршы сугышка күтәрелергә җыенган кайбер илләр бу уйларыннан кире кайткан, дип, тарихи вакыйгаларны барлады чыгыш ясаучы.

Маннур Саттаров: “Яшәү рәхәт, бер мәшәкать тә юк…”

Маннур Саттаров – фрон­товик-шагыйрь, 1941-45 елларда сугышта булган, батырлыклары өчен бик күп орден-медальләр белән бүләкләнгән кеше. Маннур абыйга 2014 елның 29 ноябрендә 94 яшь тулды. Яшенең зур булуына да карамастан, ул гел йөреп тора. Аның әле автобуска менеп барганын күреп каласың, әле ул, шоферларның котын алып, бөтен кагыйдәләрне бозып, зур юл аша йөгереп чыга, әле “Идел-пресс” ашханәсендә, пешекче кызларга шаян сүзләр әйткәләп, ашарга ала. Гомумән, “Идел-пресс”ка ул көн саен диярлек килеп, бө­тен редакцияләргә кереп, шигырьләрен укытып, кайсыларын бастырырга калдырып чыгып китә иде. Иде дим, чөнки соңгы вакытта күзгә-башка чалынмый. Әмма без аңа чылтыраткалап, хәлен сораштырып торабыз. Соңгы чылтыратуыбызга шифаханәдән җавап бирде, “хәлем яхшы, ял итеп ятам әле”, диде.
Узган ел ахырында Маннур абый белән бергә “Идел-пресс” лифтында аскы катка төшкән идек. Лифтта төшкән арада шаяр­тып, комплимент әйтеп, сүз куш­ты, ә вестибюльгә төшеп җит­кәч, утырып, сөйләшеп алдык.
- Маннур абый, ни хәл­ләрегез бар?
- Йөреп торам әле. Менә шигырьләремне бастырырга китергән идем.
- Бу арада күренми тордыгыз кебек…
- Килми калган көнем юк минем. Гел йөреп торам. Мин килгәндә үзегез булмагансыздыр. Озак бара алмыйм хәзер тольке. Бераз баргач, утырып, ял итеп алырга туры килә. Картаямдыр инде, мөгаен.
- Сәламәтлегегез ничек соң?
- Сәламәтлектән зарланмыйм. Үз аякларым белән йө­рим, кая кирәк, шунда барам, врачлардан бәйсезмен.
- Үзегез генә яшисезме?
- Үзем генә. Оныгым табып биргән кеше килеп йөри, җыештыра, идән юа, ашарга пешерә. Өч көнгә бер, ике көнгә бер килеп, мине карап китә. Минем оныгым 3 бала атасы инде, иң кечкенә кызына 8 яшь.
- Маннур абый, сатираны һаман да язасызмы?

“Халкым минем!” җиденче тапкыр үткәрелде

юлия карипова

фестивал

Похвистнево районының Гали авылында менә инде җиденче тапкыр «Халкым минем!» фестивале уздырылды. Бу турыда “Бердәмлек”тә өлкәбезнең «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы рәисе урынбасары Айсылу Абдиева язып чыккан иде инде. Гомере буе “Ялкынлы яшьлек” ансамблендә җырлап, үзешчән сәнгать дөньясында кайнап, бу өлкәдә профессиональлек туплаган ханымның чарага үз карашы булса, Гали авылы хәбәрчесе Саимә апа МОРЗАХАНОВА аны үз күзлегеннән күреп яза. Бүген сезгә Саимә апабызның язмасын тәкъдим итәбез.
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Бөтен­россия татар авыллары оешмасы, Похвистнево районының “Туган тел” җәмгыяте катнашында оештырылган “Халкым минем” фестивален яктырту өчен ТНВ каналы хезмәткәрләре дә килгән иде. Җирле “Туган тел” оешмасы рәисе урынбасары Кәүсәр Шәйхетдинова, чараны башлап, шушы фестивальгә җан өрүче һәм ел саен аны оештыруга малын һәм көчен жәлләмәүче авылдашыбыз, “Ту­­ган тел” оешмасы рәисе Ра­сих Латыйповны илле яшьлек юби­лее белән котлап, аңа сәла­мәт­лек теләде. Халык та моңа те­ләктәшлек белдерүен һәм уңышлар теләвен күрсәтеп кул чапты.
Район администрациясе вә­киле Мөдәррис Мамышев, быелгы фестивальнең Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелүен искәртеп, сугыш вакытында авыл кырларында һәм фермаларында эшләгән кыз-хатыннарның, балаларның фидакарь хезмәтен исебезгә төшереп үтте, районның сугыш ветераннарын яхшы сүз белән искә алды.
Авыл җирлеге башлыгы Идрис Муллабаев та ча­раны оештыручыларга һәм мәр­тәбәле кунакларга рәхмәт­ләрен әйтеп, сугышта һәлак булган авылдашларыбызны бер минут тынлык белән искә алырга тәкъдим итте. Халык, урыныннан торып, сугыш әчесен үз җилкәләрендә татыган әби-бабаларын, туганнарын искә төшергәндер.
Бөтендөнья татар кон­грес­сының матбугат үзәге җи­тәкчесе Гөлназ Шәйхи Бө­тендөнья татар конгрессы баш­карма комитеты рәисе Ринат Закировның котлаула­рын җиткерде һәм шушы фести­вальнең беренче адымнары турында сөйләп үтте. Чараның кереш өлеше минем башкаруымдагы “Сугыш хатирәләре” шигыре белән тәмамланды.

Ярсу әле күңел, бирешерлек түгел!

DSC_7761Самараның “Победа” Мәдәният йортында “Бердәмлек” газетасының
25 еллык юбилеена багышланган кичә үткәрелде
Чираттагы юбилеебыз алдыннан бәйрәмне зур итеп үткәрергәме, әллә редакция коллективы белән тыйнак кына чәй эчү дә җитәме дип уйланып, фикер алышып йөргән көннәрдә эшкуар, “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев баш мөхәрриребез Рәфгать Әһлиуллинны үзенең офисына чакырып алды да, юбилейны үткәрү, һичшиксез, кирәк дип, икеләнүләребезгә чик куйды. “Ак байларыбыз ярдәмнән кал­дырмаслар, акча җыярбыз да, өч мең тиражы булган, 25 ел буе халыкка хезмәт ит­кән газетабызның юбилеен гөр­ләтеп уздырырбыз”, – диде ул.
Шулай булды да. Газе­табызның дусларына, фикер­дәшләренә, оештыручыларга, редакциядә эшләп алган хезмәттәшләребезгә чакыру сүзләре язылган электрон хатлар очты, ак байлардан ярдәм килә башлады һәм без, гайрәтләнеп, кичә уздыру урынын эзләргә керештек. Күпчелек татар концертлары һәм бәйрәмнәре үткәрелә торган Киров мәйданындагы Мәдәният сараенда бу көнгә башка чара планлаштырылганлыктан, безгә “Победа” Мәдәният йортын тәкъдим иттеләр. Барып карасак – галәмәт! Җыйнак кына, заманча итеп төзекләндерелгән һәм җиһазландырылган бина­ның администраторлары да ипле һәм ягымлы кешеләр булып чыкты. 350 кеше сыешлы тамаша залында кунакларыбызга җайлы, ә фойеда иркен булыр дип, шунда ук килешү дә төзеп кайттык.
Менә көтеп алынган көн килеп җитте. Фойеда фото­хәбәрчебез Хәмзә Морта­зинның фото­күргәзмәсе, Разия Әюпова җитәкчелегендәге өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оеш­масы һәм Гали авылы “Ак калфак” оешмасы әгъза­ларының кул эшләре күр­гәзмәсе, эшкуар Мәүлет һәм Римма Низамовларның талкыш-каләвә һәм чәкчәкләре урнашты, бер читтә “Бердәмлек”кә язылу өчен өстәл куелды.
Менә гармунын күтәреп, “Идел” халык ансамбле җи­тәкчесе Мидхәт Әминов та килеп җитте. Ул ишектән килеп кергән һәрбер кешене гармун моңы белән киң елмаеп, каршы алып торды. Ә гармун көе яңгыраган, чәкчәкләр белән каршылаган җирдә күңел күтәренкелеге дә сизелә. Кунаклар ишектән керү белән тыпырдап биеп тә киттеләр, хәлдән тайганнары, йомшак кәнәфиләргә утырып, таныш-белешләре белән сөйләшә-сөйләшә тамашаны көтә башладылар.

“Бердәмлек”кә – 25 яшь!

11(126)“Бердәмлек»кә – егерме биш яшь! Чирек гасыр! Ничек тиз үтә бу гомер дигәннәре! Эш кызыклы, ә тормыш вакыйгаларга бай булганда көн артыннан көн үткәнен сизмисең дә икән. “Бердәмлек”кә эшкә урнашканда минем дә яшем чак кына утыздан узган иде. Ә хәзер… хәзер инде “Бердәмлек”кә дә 25 яшь!

Газетабыз турында: “Бу әле тернәкләнеп, аякка басып килүче басма гына”, – дип әйтеп булмый. Ул укучылар, башка матбугат чаралары арасында абруй казанып өлгерде, уз укучысын, юнәлешен, телен тапкан басмага әверелде. Интернеттагы “Матбугат.ру”, “Самар татарлары”, “Дуслык” сайтларында безнең мәкаләләр эленә башлагач, Самара өлкәсендә генә түгел, аларны Россиянең, хәтта дөньяның төрле почмакларында да укый башладылар. Уку гынамы! Мәкалә астына әллә ниләр язып үз фикерләрен, ачуларын, хуплауларын белдереп торалар. Бу инде ике яклы элемтә дип атала, һәм шуның белән кызыклы да. Интернетта автор гына түгел, укучы да үз фикерен әйтә ала хәзер

Зурмы, кечкенәме, ләкин юбилей алдыннан бераз үзебезне күрсәтеп, уңышлар белән мактанып, кимчелекләребездән көлеп алырлыгыбыз бар.
1989 елда, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте оешканнан соң, шәһәребезнең “Яшьләр йорты”нда (хәзер ул юк инде) узган утырышларның берсендә татар телендә газета чыгару турында фикер туа һәм инициатив төркем оештырыла. Озак уйлашканнан соң газетага “Бердәмлек” дигән бик матур исем дә табыла.
Газетаның чишмә башында торучылар, аны оештыруга күп көч куйган кешеләр арасында төбәгебезнең беренче мәшһүр татары Равил абый Яһүдин (мәрхүм инде, урыны оҗмахта булсын), «Туган тел» җәмгыятенең ул чактагы активистлары Рәшит Абдуллов, Шамил Әхмәров, Мансур Ямалетдиновларны, һичшиксез, беренчеләр дип атыйбыз. Мансур ага газета ачу мәшәкатьләре турында болайрак сөйләгән иде:

Татар булырга оят түгел

a_cc86f9e0Икетуган абыем белән килешенгән­чә, аның Лена исемле секретаренә шалтыратып, абыйга кирәкле документ­ларны электронка аша җибәрүем ту­рында хәбәр итәргә теләгән идем. Рус кызы җавап бирде. Ул: “А кому нужны эти документы? Николай Михайловичу?” – ди. Мин әллә нишләп киттем. Әллә телефон номерын дөрес җыймаганмынмы? Мин бит документларны Наил Мингалиевичка җибәргән идем. Ә монда ниндидер Николай Михайлович турында сөйлиләр.
Мин авызымны ачып сүз әйтергә өлгергәнче, трубканың икенче очындагы кыз кабат кычкыра башлады: “Алло, алло! Кому эти документы передать? Николай Михайловичу?” Ниһаять, миңа да барып җитте – Николай Михайлович ул Наил Мингалиевич икән бит! Шулай Лена белән бергәләп бу мәзәкнең очына чыга алдык.
Ә проблеманың очына чыгып була микән? Мин бу турыда озак уйланып йөрдем. Исемә башка шундый хәлләр дә төшә башлады. Мәсәлән, элек эшләгән урынымда Румия исемле матур татар кызы эшли иде. Аның кеше белән танышканда исемен Ирина дип әйткәнен үзем ишеттем. Рушан – Рома, Мәрьям – Марина, Әлфия – Алла, Гөлфия – Гуляларны да күп беләм.
Ләкин һәр исемне дә русчага алыштырып була, диючеләр ялгышалар. Алар яңгырашы буенча бертөрлерәк булсалар да, мәгънәсе буенча туры килмиләр шул. Тагын бер мисал: 1920 елларда Себер якларында яшәүче бабам паспортын югалткач, паспорт өстәле хезмәткәрләре Мингани Мингали улы дигән исемне аңларга теләмичә, аның ата-ана биргән исемен хөрмәт итмичә, паспортына Михаил Михайлович дип язып куйганнар. Бабам бу паспортны күреп өнсез калган, әлбәттә. Ләкин заманы шул булгандыр инде, кулын селтәгән дә, инстанцияләр буенча кабат йөрмәгән. Шулай итеп, туган авылына ул Михаил Михайлович Курбанаев булып кайтып кергән. Дөрес, авылдашлары бабамның паспортына карап тормадылар, гомере буе аны үз исеме белән атап йөрттеләр.

IV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының резолюциясе кабул ителде

Бүген Казанда IV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы уздырылды. Аның беренче өлеше ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында башкаланың “Корстон” комплексында үткәрелсә, икенче өлеше “Казан” милли мәдәният үзәгендә дәвам иттерелде.

Утырыш эшчәнлегендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, шулай ук Россиянең 30дан артык төбәге, шул исәптән Татарстаннан, татар авыллары эшмәкәрләренең кече бизнес, фермерлык хуҗалыклары һәм утарлары вәкилләреннән 500ләп кеше катнашты.

Пленар утырышның икенче өлешендә җыенда катнашучылар тәҗрибәләре белән уртаклашуларын дәвам итте, бүген авыл-хуҗалыгы эшмәкәрләрен борчый торган проблемалар буенча фикер алышты. Делегатлар, аерым алганда, авылда эшмәкәрлекне үстерү, кризис шартларында чит илдән кертелә торган товарны үзебездә җитештерелә торганына алыштыру, агротуризм һәм авыл җирлекләрендәге традицион тормыш тәртибе үсеше турында сөйләште.

Пленар утырышның нәтиҗәсе буларак, резолюция проекты кабул ителде. Документта әйтелгәнчә, IV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнашучыларның чыгышларын тыңлап һәм авыл хуҗалыгы бизнесы проблемаларын төрле яклап тикшереп, түбәндәге карарга килде.

1. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу, кооперацияне һәм бергәләп эшләүне үстерү максатыннан, Казанда һәр елны РФ татар авыллары эшмәкәрләре форумын уздыруны кирәк һәм файдалы эш дип бәяләргә.
2. Авылда кулланучылар кооперациясен торгызуны һәм үстерүне иң мөһим мәсьәләләрнең берсе дип санарга.
3. Татар милли-мәдәни оешмалары чараларын уздыруга эшмәкәрләр ярдәме тәҗрибәсен киңрәк җәелдерергә.
4. “Чиста су”, “Авыл юллары”, “Авыл урамнарын яктырту” һәм башка шундый ТР Дәүләт программаларын гамәлгә ашыруга эшмәкәрләрне актив җәлеп итәргә.

Федераль татар автономиясе рәисе сайланды

14 – 15 мартта Казанда федераль татар милли-мә­дәни автономиясенең VIII хи­сап-сайлау җыелышы үт­кә­релде. Конференциядә кат­нашкан 93 делегат ара­сын­да Самара өлкәсенең татар милли-мәдәни авто­но­миясе советы рәисе Әнвәр ГОР­ЛАНОВ һәм башкарма дирек­торы Шамил ГА­ЛИ­МОВ та бар иде.
Мәдәният министрлыгында уздырылган киңәшмәдә мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина үзенең чыгышында телебезне һәм гореф-гадәт­ләре­безне саклауда региональ ав­то­номияләрнең ролен бил­ге­ләп үтте, министрлык хез­мәт­кәрләренең Россия регион­нарына экспедицияләргә чы­­гып йөрүләре, еш кына Са­ма­ра якларында булулары ту­рын­да да сөйләде. Самара өлкә татар автономиясенең эшенә дә уңай бәя бирелде. Мә­сәлән, Татарстан Мәдәният министрлыгының гранты ярдә­мендә эшләнгән “Самара краенда татар исемнәре һәм вакыйгалары” дигән уртак проект уңышлы дип табылган. Хәтерләсәгез, быел Самара өлкә татар автономиясе кайчандыр шәһәребездә яшәгән мәшһүр шәхесләрнең йорт диварларына һәм истәлекле урыннарга мемориаль такталар элә башлаган иде. Бу эш киләчәктә дә дәвам итәчәк, дип ышандырдылар киңәшмәдә.
Икенче көнне региональ автономияләр җитәкчеләре Татар­станның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белән очраштылар. Анда татарлар күмәкләшеп яшәгән авыл һәм шәһәр мәктәпләрендә татар телен укыту мәсьәләсе күтәрелде. “Татарстан Мәга­риф министрлыгы үткәргән тикше­рүләр әлегә уңай нә­тиҗә бирми”, – дип сөйләде Энгель әфәнде. Пленар утырышта да туган телне укыту проблемасы төп мәсьәлә булып калыкты.

Шагыйрьләр нигә картаймый?!

ибрахим и саимаПохвистнево районындагы Иске Мәчәләй авылында яшәүче Ибраһим Миргазыйм улы Абдрахмановны авыл кешеләре хөрмәт итеп: ул безнең шагыйребез, дип йөртәләр. Авыл Мәдәният йортында, мәктәпләрдә төрле чаралар үткәргән вакытта аның шигырьләре укылмыйча калмый. Аларның “Бердәмлек” газетасы битләрендә дә урын алганнары бар. Язгы матур кояшлы көннәрнең берсендә язмыш мине шушы кеше белән очраштырды да инде. Без аның белән бик тиз уртак тел таптык.
Ибраһим кече яшьтән үк шигърияткә гашыйк, тормыштагы вак-төяк нәр­сәләрне күреп ала да шигырь юлларына сала. Армиягә алынгач кына, аның бу шөгыле берникадәр туктап тора. Ә инде хезмәтен тутырып кайткач, ул Отрадный шәһәрендә машина йөртүче булып эшкә урнаша һәм яңадан шигырьләр яза башлый.
- Элек авыл тирәсендә машиналар күп йөрми иде бит. Беркөнне иптәшләрем белән шәһәрдән җәяүләп кайтып килгәндә, булачак хатыным Саимәне очраттым. Ул чишмәдән су алып кайта иде. Көн бик тә эссе һәм мин су эчәргә сорадым. Менә шул вакытта ул гомерлеккә минем йөрәгемә кереп урнашты да инде. Ял көннәрем тәмамланып, шәһәргә китәргә вакыт җитеп килә иде. Без бер атна чамасы сөйләшеп йөрдек тә өйләнештек.
Мин аны әнием янында калдырып, шәһәргә эшкә китеп бардым, – дип исенә төшерә үткән тормыш юлын Ибраһим ага. Бераз алга китеп булса да әйтим әле: килен дә бик тәүфыйклы булып чыга. Саимә ханым каенанасына йөз дә бер яшь тулганчы яхшы килен булып яши. Аларның гаиләдә үскән дүрт баласы да бүгенге көндә әти-әнисе үрнәгеннән атлап бара.

Бабамның якты истәлеге

Сугыш башлангач, туган илебезне фашист илбасарларыннан азат итү өчен, бөтен халык күтәрелгән. “Алар иле­безне сакладылар”, – дип әйт­кәндә, күз алдыбызга шул чор­да яшәүче карты да, яше дә килеп баса. Мәңгелек дан аларга!
Минем бабама, Гыйльметдин Нәкый улы Минебаевка, сугыш башланганда 11 яшь кенә тулып үтсә дә, ул колхоз сыерларын көтәргә алынган. Ябык һәм кечкенә балага җир сөрүче сыерлар көтүен ышандырганнар. Малайның тырышлыгын күреп торган бригадир беркөнне: “Ташла әле, улым, көтүеңне, кил безнең бригадага. Мин сиңа атлы эш бирермен”, – дигән.
Шул көннән башлап бабам кыр станына мичкә белән су ташый башлый. Тора-бара Иске Буяннан колхоз техникасына ягулык кайтаруны да аңа йөклиләр.
Бабам өлкән яшьтәге олаучылардан аерылып калуы турында сөйләгән иде. Бу көнне аның аты бик нык арыган була. Ничек кенә куаласа да, ат юл уртасына басып, селкенергә дә теләми. Нишлисең бит, атны туарырга да, тышаулап, болынга җибәрергә туры килә. Икенче көнне генә исән-имин авылга кайтып җитә ул. Сугыш елларында да аңа әле сабанчы да, трактор прицепщигы булып та эшләргә туры килгән.
Тормыш бик авыр булган ул елларда. Урып-җыю вакытында балалар да, хатын-кызлар да өйләренә кайтмыйча көне-төне эшләгәннәр. Ә ашарга нибары 500әр грамм арыш ипие бирелгән. Төп азык булган бәрәңге дә язга кадәр җитмәгән. Халык кырда калган черек бәрәңгеләрне җыеп – көлчә, алабута, кузгалак, балтырган кебек үләннәрдән аш пешереп ашаган.

Саф чишмә суы ул

Рифкать Ризаэтдин улы Фәрзетдинов – Яңа Ус­ман авылында яшәүче “Ка­мышлы районының Мак­таулы кешесе”, “Рос­сия Федерациясенең мәга­риф отличнигы”:
- “Бердәмлек” – татар халкы өчен көн саен эчә торган чишмә суы сыман дияр идем. Бу басма татар-мөселман хал­­кының тормышын, гореф-га­дәтләрен киң яктыртучы, тәрбия, әх­лак турында даими язучы күпкырлы газета булуы белән аерылып тора. Аның аша без кардәшләребезнең тормышы, көн­күреше белән танышып торабыз.
Билгеле, безне иң элек үзебезнең Камышлы районы турында язылган мәкаләләр кызыксындыра. Мине бигрәк тә “Кеше язмышлары” рубрикасы астында чыккан язмалар дулкынландыра. Бабама нахакка “халык дошманы” дигән исем тагып, аның гаиләсендәге дүрт кечкенә сабыйны урамга куалап чыгаргач, авыл халкы землянка казып, аларны шунда урнаштырган һәм туңып үлүдән коткарып калган. Шундый мәкаләләрнең берсен – “Ту­ганнарның табылган чагы” дип аталганын, журналист Нур­си­нә Хәкимова язып чыккан иде.
Шулай ук газетада Фәния Кәримова, Эльмира Шәвә­лиева, Римма Нуретдинова, Фәния Гыйлаҗева кебек хә­бәр­челәр дә бик матур итеп, килештереп яза беләләр.
Минем күршемдә Кәримә апа Вәлиева яши. Тиздән аңа 84 яшь тула инде. Ул “Бердәмлек” газетасына бер генә елны да язылмыйча калганы юк. Һәр санын барлап, берәмтекләп җыеп бара. “Кәримә апа, бу газеталарны нигә җыеп барасың, алар нәрсәсе белән сиңа ошый соң?” – дип сорагач: “Миңа барысы да ошый, бигрәк тә хәзерге яшь хәзрәтләрнең дөньяга карашлары, вәгазьләре ошый”, – дип җавап бирде ул. Өлкән яшьтәге зур тормыш тәҗрибәсе туплаган кешеләр шулай дип әйтәләр икән, димәк, бу газетаның киләчәге бар, дигән сүз.

“Туган тел” дигән сүземне әйтәм шигырь телендә

салима и разияХатын-кызлар бәйрәме – 8 март алдыннан Самараның опера һәм балет театры залында өлкә губернаторы иң мәртәбәле гүзәл затларыбызны бергә җыеп, хөрмәт күрсәтте.
Бу тантанада Самарадан татар һәм башкорт милләте вәкилләре – өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җи­тәкчесе, “Розалина” татар аш­ханәсе хуҗабикәсе Разия Газимҗан кызы Әюпова һәм “Без – башкортлар” журналы мө­­хәррире Сәлимә Басыйр кы­зы Краснова – Игенбетова да катнаштылар.
- Бик матур бәйрәм булды бу, – дип сөйләде Разия ханым. – Тантана башланыр алдыннан хәрби курсантлар һәр хатын-кызга роза чәчәкләре бәйләме бүләк иттеләр.
Николай Иванович Меркушкин үзенең чыгышында, безгә – хатын-кызларга мөрәҗәгать итеп:
- Сезнең эшегез, чыдамлыгыгыз, бәлки, батырлыгыгыз өчен дә зур рәхмәтемне белдерәсем килә, – диде.
Аннан соң өлкә җи­тәкчесе берничә хатын-кыз – сугыш ветераннарына Россия президенты исеменнән “1941 – 1945 еллардагы Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы” юбилей ме­дален һәм губернатор бүләкләрен тапшырды.

“Туган тел” дигән сүземне әйтәм шигырь телендә

день поэзииШигърият көненә җир шарының төрле мәдәният уч­реждениеләрендә, мәктәп­ләр­дә, иҗат коллективларында шигырь бәйрәмнәре, автор укулары, танылган шагыйрьләр иҗатына багышланган конфе­ренцияләр һәм яңа шигырь җыентыкларын тәкъдим итү кичәләре уздырылып тора. Самараның “Яктылык” мәктәбе укучылары да бу чаралардан читтә калмыйлар. Шушы көннәрдә генә 1 – 4 сыйныф укучылары катнашында шигырь сөйләү осталыгы буенча бәйге уздырылды. Бәйгенең беренче өлешендә балалар туган тел турында шигырьләр сөйләделәр, ә аның икенче өлеше Бөек Ватан сугышына багышлап үткәрелде. Конкурсны башлангыч сыйныф укытучысы Сәгыйдә Нуруллина оештырды.
… Дөньяда иң-иң матур ил -
Ул минем туган илем,
Дөньяда иң-иң матур тел -
Ул минем туган телем, – дип яза шагыйрә Энҗе Мөэ­минова үзенең “Туган телем” шигырендә. Шушы матур сүз­ләрне укып үскән балалар, әлбәттә, үз иленең, туган те­ленең патриотлары булып җи­тешәчәкләр.
Ана телебезгә багышлап шигырь язучылар да байтак булып чыкты. Биредә Шәйхи Маннурның “Яхшы бел”, Фәрит Яруллинның “Татар теле”, Әхмәт Ерикәйнең “Безгә тынычлык кирәк”, Роберт Миңнуллинның “Туган тел”, Хәкимҗан Халиковның “И туган тел” һәм башка бик күп шигырьләр яңгырады. Алар­ның һәммәсе дә газиз туган телебезне саклау, өйрәнү, буыннан-буынга күчереп, килә­чәк гасырларда да яшәтү темасын күтәрә.

IV Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыены уздырыла

4dd6b38868884bcfca9b15911a04c091_XL20-22 мартта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комтитеты, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә, IV Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыены уздыра. Россия Федерациясенең 30дан артык төбәкге, шул исәптән Татарстан Республикасы, татар авыллары эшкуарларының кече бизнес, фермерлык хуҗалыклары һәм утарлары вәкилләреннән 500ләп кеше катнашачак җыен кысаларында түбәндәге чаралар каралган.

20 мартта “Казан” милли мәдәният үзәгендә эшкуарлар өчен көндезге 2дән башлап семинар-уку оештырыла, кичке 7дә алар К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Авыл кызы” II Бөтенроссия конкурсы финалын тамаша кыла.

21 марта исә иртән 9 нчы яртыдан “Корстон” комплексында алар өчен ТР агросәнәгать комплексының авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсе эшли, аннары шунда ук көндезге 1гә кадәр пленар утырышның 1 нче өлеше, “Казан” милли мәдәният үзәгендә 3 нче яртыдан башлап 2 нче өлеше үткәрелә, җыен йомгагы документлары кабул ителә. Соңыннан Тинчурин театрында “Казан” бию ансамбле концерты була.

22 мартта делегатлар иртәнге 7дә сәфәр чыга: Мамадыш муниципаль районына барып, урындагы эшкуарларның бизнес корылышы белән таныша.

Әлеге мәгълүмат “Татар-информ” агентлыгы белән җыенны оештыручылар исеменнән элемтәгә кергән БТК БКның мәгълүмат-аналитика идарәсеннән алынды.

Син гармунда уйнадың…

7113284.535276E-02_a5 мартта якташыбыз, Татар­стан­ның халык артисты, мең төр­ле конкурслар лауреаты, гар­мунчы, курайчы Рөстәм Вәлиевнең вафа­тына бер ел тулып узды.
Куйбышевта гади татар гаилә­сендә туып үскән Рөстәм бала чагыннан гармунда, баянда уйнарга ярата. Ул үзенең тормышын да гармунга бәйләргә ният итеп, си­гезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң, Куйбышевның музыка учи­ли­щесына керә һәм уңышлы тә­мамлый. Шул елларда ул “Ялкынлы яшьлек” ансамблендә гармунда уйный. Ә армиядә хезмәт итеп кайт­каннан соң, сәхнә юлын Казаннан башларга теләп, Казан дәүләт консерватория­сенә укырга керә, шул ук вакытта Казан филармониясендә эшли башлый. Шун­да аны Илһам ага Шакиров күреп ала һәм хез­мәттәшлек тәкъдим итә.
Рөстәм Вәлиевнең утыз ел гомере сәхнәгә багышланган: Зөһрә Шә­рифуллина, Әлфия Афзалова, Илһам Шакировлар гастрольләре белән Россияне генә түгел, күп чит илләрне дә әйләнеп чыга ул. Ләкин үзенең 50 яшьлек юбилеен Рөстәм Самарада, туган шәһәрендә үткәрә.
Кызганычка, гомере кыска була аның. Кинәт, һич тә көтмәгәндә өзелгән гомер бигрәк аянычлы. Бер ел инде Рөстәм юк арабызда. Яхшы сүз һәм дога белән искә алыйк әле бу талантлы кешене…

Идеал ГАЛӘҮТДИНОВ:

- Рөстәм Вәлиев турында нинди сүзләр языйм икән дип уйланып утырганда Нәкый Исәнбәтнең бер шигырь юллары исемә килеп төште:
Аһ, терелттең син күңелнең
Бар күмелгән кылларын!
Яңрап үтте гомерләр,
Син… гармунда уйнадың!
Кыска булды аның гомере. Әмма ләкин ул Аллаһы Тәгалә биргән гомерне сарыф итмәде. Әти-әниләрен хөрмәтләде, балаларына милли тәрбия бирде, хәләле Диләрә белән татулыкта, мәхәббәттә гаилә бәхетен татып яшәде, туганнарын, дусларын якын күрде. Рөстәм белән безнең әниләребез бер авылдан, Әбдеридән. Шуңа күрә дә мин аны туганым кебек якын иттем.

Син гармунда уйнадың…

docsАйсылу Абдеева:
- Рөстәмнең ва­фатына бер ел тулып килгән көннәрдә тагын бер тапкыр фо­тоархивымны карап чыгарга, бергә эшләгән ел­ларыбызны искә төшерергә теләгән идем. Күпме генә актарсам да, Рөс­тәмнең фото­сурәтләре күп булмавына инан­дым. Ул фотога төшәргә дә артык яратмый иде шул.
Вакытына күрә мондый тыйнаклык яхшы да булгандыр, бәлки.. Ә хәзер, ул безне калдырып киткәч, аның ачык елмаюы, көлемсерәп караган күзләре җитешми. Талантлы кешенең күзләрендә язмышы язылган була, диләр. Бәлки, аның күзләренә тирәнрәк карасак, атылган йолдыз сыман кыска гомерен күрер, аңа игътибарлырак та булыр идек, күбрәк аралашыр идек…
Күпме генә үкенсәк тә, сагынсак та, күпме генә сүзләр әйтсәк, юк ул безнең арада, юк. Күңелләребездә аның урынын бер кеше дә ала алмас, ул урын гел буш булып, җырларыбызга чиксез моңсулык биреп торыр…

Таныш булыгыз: Данир Сабиров

iЭстрада сүзе җыр, бию, цирк, клоунада, көлдергечләр сөйләү жанрларын үз эченә ала. Артистларның кайсы җырлый, кайсы бии, кайсы мәзәк сөйләп көн күрә бит инде. Ә менә биш ел элек татар эстрадасында калкып чыккан Данир Сабиров – үзе генә бер тулы концерт куярлык кеше. Үткән якшәмбе кичен шушы эстрада артисты белән бергә үткәргән самаралылар моңа бер дә үкенмәделәр.

1987 елда Азнакайда туган Данир башта музыка мәктәбендә баянда уйнарга өйрәнгән, аннары Казан дәүләт мәдәният университетының татар эстрадасы бүлегендә укыган. Үзенең таланты да җитәрлек, укытучылары да күпне биргән егеткә. Менә дигән “человек-оркестр” ясап чыгарганнар, ләбаса. Данир үзе язган мәзәкләрне укый, үзе язган җырларны җырлый, биючеләр төркемендә башлап бии, үзе сценарийлар яза, үзе үк сәхнәгә куя… Татарча әйтсәк, сәхнә буйлап үрле-кырлы сикерә инде менә. Бер генә мәртәбә хәл алырга сәхнә артына чыккан иде, анда да аны энесе – Назир Сабиров (ул да үзе язган җырны тәкъдим итте) кына алыштырып торды. Әйтергә кирәк, агалы-энеле Сабировларның темпераментлары капма-каршы икән. Назирнең җырлары бик моңсу булып, берсе – ялгыз калган аталарга, икенчесе – абыйсына багышланган иде.

Данир Сабиров быелгы сольный концерты программасына яңа пародияләр керткән. Салават, Айдар Галимов, Нәфкать Нигъмәтуллиннан кала Габделфәт Сафин, Резеда Шәрәфиева, Айдар Фәйзрахманов, Илнар Сәйфиев кебек җырчыларга пародия эшләгән. Бик кызыклы, бөтен нечкәлекләренә кадәр уйланган “Эстеремок” әкиятен язып та, сөйләп тә аңлатып булмас – аны күрергә кирәк. “Теремок”ны ишүче аю кем дип баш ватасы юк. Әлбәттә, Салават. Тик әкиятнең бу эпизоды шулкадәр нечкә итеп эшләнгән ки, үпкәләргә урын да юк. Номер ахырында күрсәтелгән мультфильмнан да эче катканчы көлде халык. Ләкин һәр әкиятнең тәрбияви эчтәлеге булган кебек, бу мультикның да “йөземе” күренеп алды: Данирның Салават абыйсына үзенчәлекле рәхмәт сүзе һәм ярдәме өчен баш ию ишарәсе иде ул.

Хөрмәтле асыл затларыбыз!

 98184020_0_809b9_7a491879_XLpngСезне матур бәйрәмебез белән ихластан тәбрик итәм. Һәрдаим тормышыгызда Язның кояшлы көннәре күбрәк булуын телим.  Максатыбыз-татар хатыннарының эчке һәм тышкы матурлыгының гармониясен, рухи байлыгын, ә нәтиҗәдә-татар халкының. татар милләтенең бөеклеген. югары рухи дәрәҗәсен пропагандалау. Алып барган юнәлешебез бик тә мөһим. Уңышлар Сезгә. Үзегезгә дә Ана сөте имгән киленнәр, кияүләр насыйп булсын, изге тормыш. бәрәкәтле гомер телим.

 

Камил ихтирам һәм хөрмәт белән

“Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызларының

иҗтимагый оешмасы рәисе

Кадрия Рәес кызы Идрисова.

“Ак калфак” эшчәнлеген җәелдерә

ак калфакҮткән атнада Самара өл­кәсенең “Ак калфак” татар хатын-кызлары оеш­масы җи­тәк­­челәре Разия Әюпова, Айсылу Әбдеева һәм Гөлфия Кәри­мованы Губернатор ад­министрациясендә җә­мәгать фикерен өйрәнү департаменты җитәкчесе Денис Подсеваткин кабул итте. Бу очрашу танышу һәм эш планнары белән уртаклашу нисбәтеннән үткәрелгән иде. Разия Азим­җан кызы оешмадагы хәлләр, эш юнәлешләре һәм максатлар белән таныштырып үтте.
- Оешмабызга бер яшь тә тулмады әле, ә без инде дистәгә якын чаралар оештырдык, авыл җирлекләрендә дүрт филиалыбызны булдырдык, – дип сөйләде Разия ханым.
Ә Гөлфия Кәримова оеш­маның милләтара дуслык тра­дицияләренә таянып эшләвен белдереп: “Оеш­ма­быз­ның төп максаты – халкыбызның го­реф-гадәт­ләрен саклау һәм үстерү, яшьләргә татар гаиләсе тра­дицияләрен өй­рәтү, – диде. – Без дәүләт сәясәтеннән тайпылмаячакбыз. Гаиләдә балалар санын үстерүгә, аның статусын күтәрүгә, киләчәк буын татарларын тәрбияләүдәге ана роленә басым ясала. Моның өчен социаль челтәрләрдә махсус төркемнәр һәм бит­ләр булдырылды, tatar-dusluk.ru сайтында “Ак калфак” сәхифәсе ачылды. Анда оешманың бөтен эшләре дә яктыртылып бара, булачаклары турында белдерүләр эленә.
“Ак калфак” оешмасы җи­тәкчесе урынбасары Айсылу Әбдеева да башкарылган эшләр турында сөйләп үтте. “Һәр төбәктә яшәүче олы буын кешеләре хәтерендә шушы җирлеккә генә хас кул эшләре, бишек җырлары, уен һәм санамыш үрнәкләре саклана. Шундый матур татар авыз иҗаты, кәсепләре, кул эшләре онытылмасын өчен шуларны торгызу һәм көнкүрешебезгә кертү өстендә эшлибез”, – дип, 8 – 9 ай эчендә оешмада башкарылгаен бөтен эшләрне санап узды.
* * *
Халыклар дуслыгы йортында “Ак калфак” оешмасы уздырган калфак чигү чарасы да шундыйларның берсе иде. “Алтын инә” ательесы хуҗабикәсе Гөлнара Насыйрова килгәннәргә калфак өлгеләре, инә-җеп, кайчы һәм бисер өләшеп чыкты. Оешма җитәкчесе Разия ханым Әюпованың кереш сүзеннән соң һәркем кыскача гына үзе белән таныштырып үтте. Бу көнне калфак чигәргә килгән (ә арада Гали авылы һәм Казан шәһәре вәкилләре дә бар иде) олы яшьтәге ханымнар да, яшь студент кызлар да үзләренең кул эшләре белән мавыгулары, бирегә татар чигүе сәнгатен тирәнрәк өйрәнү максаты белән килүләре турында әйтеп үттеләр.
Гөлнара ханым татар чигеше төрләре, калфак тегү һәм чигү ысуллары турында сөйләгәннән соң, кызу эш башланды. Элек кичләрен хатын-кызлар ничек җырлашып, сөйләшеп утырган булсалар, монда да шулай ук булды. 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне алдыннан уздырылган бу чарада, әлбәттә, сүз күбрәк сугыш кырларында ятып калган ата-бабаларыбыз турында барды. Һәркем ата-бабаларының сугыш юллары турында сөйләп узды. Тетрәндергеч бу истәлекләрдән соң бераз тынып, сугыш авырлыклары турында уйланып утырганда Әминә Ибәтова җыр сузып җибәрде, аңа кушылып башкалар да моңланды. Араларында җирле шагыйрә Наилә Хөсәенова да бар иде. Ул үзенең күптән түгел дөнья күргән китабыннан сугышка, туган авылларыбызга, татар милләтенең үткәненә һәм киләчәгенә багышланган шигырьләрен укыды.
Калфаклар чигелеп беткәч, “В контакте” сайтында “Ак калфак” оешмасы уздырган аш-су конкурсында җиңүче Гөлия Минсафина, Әминә Ибәтова, Лилия Рахмаева һәм Алия Үлбәковаларга һәм оешманың башка актив әгъзаларына күчтәнәчләр тапшырылды.
* * *
Ә шушы атна ахырында Самарада Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия ханым Идрисова кунакта булып китте. Ул

Салават концертлары – һәрвакыт зур вакыйга

1-DSC_0636Быел да Салаватның концертын халык көтеп алды һәм ялгышмады. Ләкин җырчының 26нчы сезоны башка программаларыннан нык аерылып тора иде, дип әйтергә була. Сценарие да, костюмнары да, репертуары да, сәхнә йолдызына ияреп килгән артистлары да – барысы да башка…
Концерт барышында Салават үзенең һәм сәхнәдәш дусларының олыгаеп баруларына басым ясаганга күрә, программаның тональлеге башка еллардагы чыгышларына караганда үзгә кебек тоелды. 55 яшь – әллә ни зур гомер булмаса да, олыгаеп баручы Салават сабырланган, тәмам акылга утырган ахыры: җилбәзәк җырлар саны кимегән, булганнары матур видео белән бизәлгән, бик шәп тавыш аппаратурасы куелган, ә сәхнә зур зәвык белән яктыртылган. Концерт саен сөйләнә торган юк-бар мәзәкләр дә юкка чыккан. Шуңа күрә дә бу очрашу тамашачыны чын мәгънәдә иҗат дөньясына алып кереп китте. Биредә олы мәхәббәт тойгылары, җылы гаилә мөнәсәбәтләре, сәхнәдәш дусларыңның талантын күрә белү һәм хөрмәт итү хисләре хөкем сөрде.
Тагын шуны да билгеләп үтәргә кирәк: Салават сайлап алган юлыннан тайпылмыйча атлый. Ул һәрвакыт яшь талантларны эзләп табып, халык хозурына чыгарып килә, шул ук вакытта Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова кебек дан казанган сәхнә осталары турында да онытмый. Салаватның яңа җыры аларга дан һәм хөрмәт булып яңгырады, ә зал сәхнә ветераннарының онытылмас талантына гөрләтеп кул чапты.
Салават дуслар һәм сәхнәдәшләр сайлый белә инде. Бу юлы аның белән килгән Хәмдүнә Тимергалиева һәм Фирзәр Мортазин иҗатларының яңа кырларын күрсәтә алдылар, ә халык аларны алкышлар белән каршылады һәм озатып калды.

Хәтерлим мин…

встречаФевральнең беренче ял көннәрендә Россия мәктәп­лә­рендә очрашу кичәләре үткәрү гадәте бар. Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә дә андый очрашулар гел булып тора. Быел биредә мәктәпне 20, 15, 10, һәм 5 ел элек тәмамлаган укучылар очраштылар. Без дә, 2013 елда гына мәктәпне тәмамлаган булсак та, очрашуга барырга булдык.
Сыйныфташларым кичә баш­лану вакытыннан күпкә ал­дарак килеп куйганнар. Кочаклашу, хәл белешү, смартфон һәм телефон фотока­мераларына төшерелгән уңыш­ларыбыз белән уртаклашу, мактанышу китте. Дөрес, без, бер төркем классташ кызлар, Румия Хуҗина (фотода сулдан икенче), Рамилә Яһудина (дүртенче), мин – Эльвира Йосыпова (бишенче) һәм Әлфия Сөләйманова (алтынчы), Самара экономика университетының төрле курсларында укыганлыктан еш очрашып торабыз. Ә менә Алия Бирюкова (фотода сулдан беренче) медицина университетында укый. Шуңа күрә без аны сырып алдык һәм анда уку җиңелме, яңа дуслар таба алганмы, юкмы – шуны сораша башладык. Шул вакытта безне татар теле укытучыбыз Фәния апа Гыйләҗева белән бергә фотога төшереп алдылар да.
Очрашу тагын да күңеллерәк үтсен өчен, 11нче сыйныф укучылары безгә бик матур концерт әзерләгәннәр иде. Очрашуга килүчеләр дә яшьлек елларын искә төшерү өчен сәхнәгә чыгарга булдылар. Алар да бит заманында җырлап-биеп, төрле чараларда катнашып үскәннәр. Мәктәбебезне ун ел элек тәмамлап чыккан апа-абыйларның чыгышы безгә бигрәк тә оша­ды. Алар ике атна буе кичләрен мәктәптә репе­тицияләр үткәргәннәр, күптәнге бию костюмнарын табып, шулар үрнәгендә яңаларын тектергәннәр. Шуңа күрә бу көнне аларга тиңнәр табылмады. Вакытында бу сыйныфның хореографы булып эшләгән Рәшит абый Гыйззәтуллин аларның балачактагы видеоязмаларын саклаган икән. Номер шунысы белән кызыклы булды: башта кечкенә чактагы язма экраннан күрсәтелде, аннары апа-абыйлар шул ук биюне кабатлап биеделәр. Бик матур килеп чыкты.

Халыкны берләштергән өчен

медаль-008Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәза­рәте баш казые Вагыйз Яруллинга һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы, Самара өлкә “Дуслык” иҗади-иҗтима­гый оешмасы президенты Фәхретдин Каню­каев­ка Бөтендөнья татар конгрессының “Аль-игътисам – сплоченность” медальләре тапшырылды.
Башта имам, аннары Самара өлкәсе мө­селманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфтие буларак хезмәт куйган Вагыйз хәзрәт Яруллинга медаль регионыбызда ислам динен саклау һәм үстерү өчен бирелде.
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бюросы әгъзасы Фәхретдин Канюкаев та Самара өлкәсе татарлары өчен күп эшләр башкара. Ул безнең арада уңышлы эшләп килүче эшкуар һәм өлкә татар “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты буларак танылды. Фәхретдин Бәдретдин улы өлкә үзәгендә һәм авылларында Сабантуй кебек зур бәйрәмнәр үткәрүгә яр­дәм итү белән генә чикләнми. Ул җитәкләгән иҗтимагый оешма татар теле буенча региональ фәнни-гамәли конференцияләр үткәрү, “Боз озату”, “Мәүлид” кебек дөньяви һәм дини бәйрәмнәр оештыру, 8 Март алдыннан укытучыларны, ха­тын-кызларны зурлау чаралары уздыру белән дә танылды.

Мәхәббәт һәм сөю. Камаллылар күзлегеннән

jgfyhБу атна башында Самараның Максим Горький исемендәге драма театры бинасында Татарстанның Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры гастрольләре узды. Гастрольләрне ачып җибәрү өчен сәхнәгә Казан театры директоры Илфир Якупов һәм Самара театрының сәнгать җитәкчесе Вячеслав Гвоздков чыктылар. Алар унбиш ел эчендә бу ике театр арасында дустанә мөнәсәбәтләр барлыкка килүе, бер-берсенә кунакка йөрешеп, иҗади табышлар белән уртаклашулары турында сөйләделәр, ә соңында туган телебездә спектакль карап ләззәт алуыбызны теләделәр.
Казанлылар бу юлы да ике спектакль алып килгәннәр иде. Беренчесен, “Мәхәббәт FM” дип аталган комедияне, яшь автор Илгиз Зәйниев язган һәм сәхнәгә куйган. Ә “Сөясеңме-сөймисеңме” пьесасы Флорид Бүләков авторлыгында. Аны Радик Бариев сәхнәләштергән. Бу ике пьеса да мәхәббәт турында, ләкин берсеннән-берсе нык аерылып торалар.
“Мәхәббәт FM”, исеменнән үк күренгәнчә, яшьләр өчен куелган эстрада-джаз комедия. Баш рольне башкаручы бик талантлы яшь актер Эмиль Талипов сүзләренә караганда, пьеса Фәрит Бикчәнтәевнең актерлык-режиссерлык курсында укыган актерлар төркеме өчен махсус язылган. Чөнки бу төркемнән Эмиль Талипов, Нәфисә Хәйруллина, Ләйсән Фәйзуллина, Алмаз Гәрәев, Ирек Кашапов кебек бик талантлы актерлар чыккан. Хәзер алар бергәләшеп театр алласы Мельпоменага хезмәт итәләр.
Спектакль – җиңел, күңелле, бер тында карала торган тамаша. Өч сәгать вакыт үткәнен сизмисең дә. Тормышыбызның бөтен тискәре якларын көлкегә күтәргән спектакльне халык эче катканчы көлеп, авторның очкынлы юморына сокланып, актерларның оста уенын, режиссер табышларын гаҗәпләнеп карый. Ахырда, әлбәттә, олы хисләр һәм саф мәхәббәт тантана итә.

Бәхетле генә булыгыз…

news_11152“Эх, яшьләр!” – дип көрсенеп куйды Әнвәр, нәрсә турындадыр кул болгый-болгый бик кызып бәхәсләшкән бер парны күзәтеп.

- Вакытыгызны бәхәсләшеп юкка үткәрәсез, соңыннан үкенечкә калмасын, – дип әйтәсе килсә дә, ул әлеге дәгъвага кысылмады.

Күптән түгел Әнвәр бу парларга күз дә салмаган булыр иде. Яшерәсе юк, хатыны Ләйсән белән бер-берсен яратсалар да, тату тормадылар. Сирәк кенә булса да аның эштән “салып” кайткан вакытлары да булды. Ләйсәнгә, әлбәттә, бу ошамый иде һәм еш кына өйдә гауга купты. Гаилә бәйрәмнәрен, хатынын санга сукмыйча, күп вакытын иптәшләре белән үткәрергә яратты Әнвәр.
Шул вакытларны кире кайтарып булса икән! Ир-егет битен ике учы белән каплап, тешләрен кысты. Менә ике елдан артык көн саен диярлек кабат-кабат хәтере белән ул кара көнгә кайтып, үзенең кыланышларын искә төшерде…
Ул көнне Әнвәр сыйныфташы Илдарны очратып, аның белән сыра эчеп хәл-әхвәл турында сөйләштеләр. Вакытның шактый байтак үткәнен сизмичә дә калган ир өйгә соң гына кайтып керде. Ләйсән кичке ашны ашап, өстәл җыеп йөри иде инде. Әнвәрнең “салмыш” икәнен күрү белән аның кәефе китте һәм ирен каршы да алмыйча телевизор каршына барып утырды. Ир хәләл җефетенә юхаланып:
- Әйтимме кемне очраттым бүген?! Илдарны! Исеңдәме, туйда мәзәкләр сөйләп, кич буе барсын да көлдергән иде?
- Синең кебек алкашны онытырсың! – дип теш арасыннан әйтеп куйды Ләйсән.
- Кем алкаш?! Нәрсә сөйләгәнеңне уйлап сөйлә, – дип кычкырды Әнвәр әллә үзе, әллә Илдар өчен үпкәләп.
Сүз артыннан сүз купты, ир белән хатын пыр тузып талаштылар һәм ачудан үз-үзен тоя алмаган ир хатынының яңагына китереп сукканын үзе дә сизми калды. Берәр сәгатьтән елый-елый шешенеп беткән Ләйсән: “Мин әнигә китәм!” -дип ишекне шартлатып ябып чыгып китте.
“Ничек киттең – шулай кайтырсың”, – дип артыннан кычкырып калган Әнвәр юынып та тормыйча йокларга ятты.

Самарада икенче татар мәктәбе ачылачак

2F8b352DТатар җәмәгатьчелеге Самарада икенче татар мәктәбе ачарга күптән хыяллана иде. Ә хакимияткә губернатор Николай Меркушкин килгәч, ниһаять, бу хыялны чынга ашырырга өмет туды.
Үткән елның азагында Самараның татар мил­ли-мәдәни оешмалары җи­тәк­челәре өлкә хөкүмәте, мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре белән бергә татар мәктәбен ачу өчен тәкъдим ителгән биш бинаны карадылар һәм шәһәрнең элеккеге йогышлы авырулар хастаханәсе бинасын (Советлар Армиясе урамы, 21нче йорт) бу максатка туры килә дип таптылар.
Татарлар күпләп яшәгән районда урнашкан өч катлы бу бинаның яхшы хәлдә булуы аны уку йорты итеп җиһазландыру эшләрен кыс­ка вакытта башкарып чыгарга, ә тирә-ягындагы җир спорт мәйданчыгы, хуҗалык корылмалары һәм керү юллары төзергә мөмкинлек бирә.
Самарада икенче татар мәктәбе ачылуы өлкәбездә милли мәгариф өлкәсендә дәүләт сәясәте уңышлы башкарылуын тагын бер кат исбатлаячак.

Бәхетле картлык

сафин гКеше гомере бигрәк тиз үтеп китә икән. Минемчә, ул берничә кисәккә бүленә: балачак, яшүсмер еллары, аннан соң гаилә кору, балалар тәрбияләп үстерү мәшәкатьләре. Шул арада карыйсың, балаларның балалары – оныклар инде үсеп, үзләренә оя кора башлаганнар!.. Тикмәгә генә:
“Күрми калдым, белми калдым
Яшь гомеремнең үткәнен”, – дип җырламыйлардыр шул.
Әнә, авылдашыбыз Хәниф улы Габделбарый ага Сафинга да 85 яшь тулган.
Ә бу буынга балачактан ук дөньяның әчесен дә, төчесен дә татырга туры килгән.
Сугыш башлангач, малайлыктан чыгарга өлгермәгән Габделбарый зурлар белән беррәттән колхозның авыр эшләрендә хезмәт итә. Биш ел буе азаплана торгач, ниһаять, 1945 елның мае зур шатлык – Җиңү көнен алып килә. Ә инде сугыштан соңгы еллардагы ачлык, ялангачлык турында сөйләп тә бетерерлек түгел.
Аны башта шәһәргә ФЗОга укырга җибәрәләр, аннан соң армия хезмәтенә алалар. Нәкъ шул елларда Габделбарый булачак хәләл җефетен – Мөкатдисәне очрата да инде. Алар өйләнешәләр һәм Денис авылына кайтып, яңа йорт-җир өлгертеп керәләр.

Хәтерлим мин әле бүгенгедәй…

1365953286_20130414182806“Хәтерлим мин әле бү­генгедәй…” дигән җырны белмәүчеләр юктыр, мөгаен. Һәркем үзенең тәүге тапкыр мәктәпкә аяк басуын, шаян классташларын, ягымлы, та­ләпчән укытучыларын онытмыйдыр. Мин дә үземнең беренче мәртәбә матур күлмәк, ак алъяпкыч киеп, чәчләремә ак бантиклар тагып, кулыма чәчәк бәйләме тотып, мәктәп баскычыннан атлавымны хә­терлим.
Беренче тапкыр безне нәни кулларыбыздан җитәкләп, укытучыбыз Ләйлә Фәрит кызы Гозәерова матур, якты класс бүлмәсенә алып керде. Беренче дәрес тыңлавым, көндәлегемдәге беренче билгеләр бүгенгедәй хәтеремдә. Беренче тапкыр такта алдында җавап бирүләр, каушап, белгәнеңне дә онытулар – барысы да истә. Ә иң хәтердә калганы: парталар артына малайларны кызлар белән аралаштырып утырту. Әй, шул вакыттагы дулкынланулар… Бигрәк тә кызларның тарткалашуларын күрсәгез иде. Ә соңрак, бераз чәч тартышулар, төртешүләр булгалап алса да, бик тиз бер-беребезгә ияләнеп беттек.
Беренче укытучым Ләйлә Фәрит кызы Гозәерова 1971 елда күрше Камышлы ра­йонының Балыклы авылында туа. Башлангыч белемне шунда ала. Үсмер чактан ук укытучы булу теләге аны Богырыслан педагогия училищесына алып килә. Аны яхшы гына тәмамлаганнан соң, ул Кләүле районында ике ел башлангыч сыйныфта укыта. Аннары Гали авылы егете Габдулла Гозәеров белән таныша. Күп тә үтми, алар гаилә коралар. Тик авылда башлангыч мәктәп укытучысы вакансиясе булмый. Шуңа да аңа ун еллап мәктәптә җыештыручы, хуҗалык мөдире, озайтылган көн төркемендә тәрбияче булып эшләргә туры килә. Безнең бәхеттәндерме, мин укырга керәсе елны башлангыч сыйныфларда бер укытучы урыны бушый. Ләйлә Фәрит кызы Гозәерованы шул 1нче сыйныфка укытучы итеп билгелиләр.

Кайткан идем яшьлегемә… Концерттан соң уйланулар

DSC_5655Самараның Киров мәйданындагы Мәдәният сара­енда Татарстанның халык артисты Хәния ФӘРХИ “Үткәннәрдән киләчәккә сезнең белән җырлап барам…” дип аталган яңа программасын тәкъдим итте.
Озакка сузылган кышкы каникуллардан соң халык эш­кә җигелеп өлгермәгән әле, күрәсең – тамаша залы тулы. Гаҗәп инде, утыз ел буе сәх­нәдә җырлап, популярлыгы аз гына да кимемәгән Хәния Фәр­хи тагын аншлаг җыеп, гаст­рольләрдә йөри.
Нәрсәсе белән тамашачы игътибарын үзенә тартып тора соң ул? Моңлы тавышы белән дияр идең – хәзерге яшьләр арасында аны уздыручылар юк түгел. Белем дисәң – укыганнар, буй-сын, чибәрлек ди­сәң – үзәк өзгеч матурлар, тавыш дисәң – дөнья аренасына чыгарлык итеп җырлыйлар яшьләребез. Әнә, Динә Гарипованы гына ал, нишләтә бит!
Бәлки сер Хәния Фәрхинең “Бәйрәм” эстрада төркемендәге егетләрдәдер? Бу юлы ул үзе: “Яшьләр белән җырлаганга күрә картаймыйм”, – дип серен тиште. Дөресе дә шулдыр – йолдызның берсеннән-берсе матур күлмәкләре дә, моңлы тавышы да, гел елмаеп торучы мөлаем йөзе дә шаян егетләрдән башка моңсурак күренер иде кебек. Сугыш кырында бер генә кеше батыр була алмаган кебек, җырчы да сәхнәдә берүзе бәйрәм ясый алмый. Шуңа күрә “Бәйрәм” ансамбле Хәниянең талант кырларын тагын да баета, тагын да үткенрәк итеп күрсәтә.
Гитарачы Марсель Шәмсет­динов, саксофончы Максим Морозов, гармунчы Илнур Саттаров, җырчылар Фәннур Нә­җипов, Рузил Гыйльфанов, Линар Насыйров, Диния Кәримуллина һәм җырларга аранжировка ясаучы Фәрит Миңлебаевларның хезмәте зур. Алар үзләре дә данлыклы җырчы белән гастрольләргә йөреп тәҗрибә туплыйлардыр. Берникадәр вакыттан соң араларыннан йолдызлар да калкып чыгар әле. Тик алар Хәния апалары кебек популяр була алырлармы икән?

DSC_5706

Самарада Мәчет урамы булачак

Самара шәһәр округының топонимик комиссиясенең чираттагы утырышында башка мәсьәләләр белән беррәттән өлкә мөселманнарының Диния нәзарәте мөрәҗәгате дә каралды. Элмә такталарда хәзерге “Самарская” исеме белән беррәттән аның революциягә кадәр булган “Мечетная” исемен дә күрсәтү кирәклегенә кагылышлы иде.
Билгеле булганча, үткән гасырның 90нчы еллары уртасында шәһәребезнең тарихи урамнары диварларына аларның революциягә ка­дәр булган исемнәре язылган элмә такталар куелып, кай­берәү­ләрендә генә бүгенге исемнәр сакланды. Самарская урамы нәкъ шундыйлар арасында.
Ә бит XIX гасырның уртасына кадәр Самарада татар һәм мөселман тормышы белән тыгыз бәйләнгән ике урам була. Берсе алдан әйтелгән Самарская урамы, ә икенчесе – элек Татарская исемен йөрткән хә­зерге Галактионовская урамы.
Революциягә кадәр күп шәһәрләрдә Базарная, Сенная, Почтовая кебек урам исемнәренең ничек, кайдан килеп чыгуын аңлатып торасы да юк. Кайбер урамнар биредә урнашкан чиркәү исемнәрен йөрткән. Самарада да андый урамнар бар: Успенская, Воскресенская, Казанская… Татарская һәм Мечетная урам исемнәре дә шул ук принцип буенча барлыкка килгән. XVIII гасырда биредә күпләп татарлар яшәгән һәм бу кварталлар янәшәсендә мәчет һәм татар мәктәбе булган. 40нчы елларга кадәр Самара шәһәренең мөселман зираты да хәзерге Галактионовская һәм Самарская урамнары башында була.

Камаллылар Самарага килә

9 һәм 10 февральдә М.Горький исемендәге Са­мара ака­демия драма театры бинасында (Чапаев мәйданы, 1 йорт) Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия теат­ры гастрольләре узачак.
9 февральдә камаллылар – Илгиз Зәйниевнең «Мәхәб­бәт FM» эстрада-джаз комедиясен күрсәтәчәкләр. Бү­генге яшь буынга хас юмор, па­ро­дия­ләр, яшәү һәм аралашу рә­веше белән сугарылган бу спек­такльдә төп рольләрне яшь талантлы артистлар Эмиль Талипов (Ильяс) һәм Гөлчәчәк Гай­фетдинова (Чулпан) башкара.
Ә 10 февральдә самаралыларга Флорид Бүләковның “Сөясеңме, сөймисеңме…” моң­су комедиясе тәкъдим ите­ләчәк. Бу спектакль дә беренчесе кебек үк мәхәббәт турында, тик олыгайган кешеләрнең күп еллар эчендә тирәнлеген, көчен югалт­маган чын мәхәббәт турында. Карт һәм Карчык рольләрендә — Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев һәм Татарстанның халык, Рос­сиянең атказанган артисты Дания Нуруллина. Аларның яшь чагын – Гомәр белән Вәсилә ролен Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Рәхимова һәм Раил Шәмсуаров башкара.
Спектакльләр 18 сәгатьтә башлана. Икесе дә рус теленә синхрон тәрҗемә ителәчәк.
Билетлар кассасы теле­фоны (8-846) 333 – 33 – 48.

RTLgGPC7gN0

Бер күрешү өчен бардык без

IMG_1413Россия халкы Яңа елны каршыларга әзерләнеп йөргән көннәрдә мин Германиядә яшәүче кызым Гүзәлне күрергә дип Берлинга очтым. Ул бит инде ун ел буе шунда яши, халыкара музыка төркемендә артдиректор булып эшли, җырчы буларак та танылып килә…
Берлин өстенә эленгән тыгыз томан да, вакыт-вакыт сибәләп киткән яңгыр да минем кәефемне боза алмады. Очрашу шатлыгына бәйрәмчә бизәлгән шәһәр матурлыгы, Яңа ел уңаеннан ачылган чыршы базарлары, кичен бәйрәм балкышына күмелеп утыручы урамнар серлелеге, кибетләрдәге ыгы-зыгы һәм елмаючан йөзләр килеп кушылгач, күңелләребез тагын да күтәрелде, һәм без кабат шәһәр карарга чыгып киттек.
Мин үземнең татар кешесе, күптән түгел өлкә “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы канаты астында ачылып эшли башлаган Самара өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы әгъзасы булуымны белгертү өчен калфак киеп йөрергә булдым. Бу гамәлем кызыксынучан немецларның игътибарыннан читтә калмады, әлбәттә. Шарлоттенбург сарае яныннан узганда безне ике пар туктатты һәм минем баш киемем белән кызыксына башладылар. Шулай Вернер һәм Майер гаиләләре белән танышып киттек. Ни гаҗәп, алар Россиядә күпсанлы татар милләте яшәве турында ишеткәннәре дә юк икән. Ләкин “Казан”, “Самара” сүзләрен ишеткәч, җанланып киттеләр. Татарстан башкаласында узган Универсиадага рәхмәт, шуның аша Казанны да белә башлаганнар алар.

Күпләргә үрнәк тормыш

Самараның Җәмигъ мәче­тендә үткәрелгән фәнни-практик конференциядә чыгыш ясаган Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның әйткән сүзләре бүгенге тормышның чынлыгын ачып салды. “Монда утырганнар арасында, кемнәр әти-әниләре белән яши?” – дип сорау биргән иде ул.Тик моңа уңай җавап бирүчеләр күп табылмады. Нишлисең, бүген бик сирәк андый гаиләләр.
Шунлыктан бездә мәдрә­сәләр, мәчетләр саны күбәя барса да, артык алга китү сизелми.
Без бүгенге көндә мәчеттә намазга сафланганда да бер-беребездән ерагая барабыз, безгә анда да урын җитешми.
Әти-әниләрдән дә тизрәк араланырга тырышабыз. Нинди генә авырлыклар булса да, үзебезгә яңа өйләр салабыз, ә туганнардан бизә барабыз.
Ә менә безнең авылның Габдулла Тукай урамында яшәүче Әлфия Шакир кызы Канюкаева чын мөселман кешесе, акыллы хатын булып чыкты, үз гаиләсен саклап кала алды. Аның ире Вәлиулла Мөгаллим улы яшьли, 39 яшендә вафат булгач, Әлфия ханым 3 баласы белән утырып калды. Олысы Рәфкатькә – 15 яшь, кызы Гөлнарага – 9, кече малаена 1 яшь тә 3 ай гына иде. Шуңа күрә барлык авырлыклар да аның нечкә җилкәсенә эләкте. Шулай да яшь хатын бөгелеп, сыгылып төшмәде. Балаларны укытып, өс-башларын карап, аларга төрле һөнәрләр өйрәтеп, аның калган гомере һәм бөтен шатлыгы шулар арасында йөреп үтте. Ниһаять, колхозда утыз елга якын хезмәт куеп, ул пенсиягә чыкты.
Күп авырлыкларга карамас­тан, аның олы малае Рәфкать 11 сыйныфны тәмамлап, ар­миягә китте һәм аннан менә дигән тырыш егет булып кайтты һәм кайтуга эшкә урнашты. Кызы Гөлнара медучилищены тәмамлаганнан соң аптекада эшли башлады. Кече малае Илдар да техникум бетереп, Самарада эшкә урнашты.

Мәчәләйдә – Каз өмәсе

ак калфак казКыш җитеп, беренче кар төшү белән элек-электән татар авылларында каз өмәләре башланып киткән. Берникадәр вакыт онытылып торганнан соң, бу матур милли йолабыз соңгы елларда күп урыннарда яңадан үткәрелә башлады. Моңа авылларда казларның күпләп үрчетелүе дә сәбәп булгандыр, мөгаен. Самарада татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы оештырылып, аның җитәкчесе итеп сайланып куелгач, минем бу бәйрәмне үз күзләрем белән күрү, аны үткәрүдә катнашу теләгем туды. Моңа Казанда “Ак калфак” оешмасы үткәргән очрашуларда Татарстан авылларында инде гадәткә кергән “Каз өмәләре” турында сөйләшүләр дә этәргеч булгандыр.
“Дуслык” татар оешмасы советының чираттагы утырышында шул каз өмәләре турында сүз чыккач, оешманың президенты Фәхретдин әфәнде Канюкаев туган Мәчәләй авылында мондый бәйрәмнәрнең елның-елында үткәрүләрен сөйләп, балачак, яшүсмер чакларында үзенең дә каз өмәләрендә катнашуын сагынып искә төшерде. Без дә, урынбасарым Айсылу ханым Әбдиева белән, үзебез яшәгән авылларда ничек кичләрен кызлар, апаларның бергә җыелышып, каз йолкулары, гармуннар тотып егетләр дә килгәч, җырлап-биеп кич утыруларыбыз турында сөйләдек.
Менә, ниһаять, без Яңа елга бер атна вакыт калгач, Похвистнево районының Мәчәләй авылы мәктәбендә оештырылган “Каз өмәсе”нә барабыз. Без дигәнем ул – мин үзем һәм минем урынбасарларым Айсылу Әбдиева һәм Гөлфия Кәримовалар.
Самарадан чыгып барганда әле яңа гына таң атып килә иде. Шулай да, төнге утлар әле сүндерелмәгән, мәйданнарда, предприятиеләр, учреждениеләр алдына куелган чыршылар йолт-йолт итеп тирә-юньгә нурлар сибәләр. Бу күңелләрдәге бәйрәм хисен тагын да арттыра төшә, алда безне Яңа ел белән бергә яңа бәхетләр, күңелле очрашулар көтә кебек тоела иде.
Бәс сорган агачларга, урыны-урыны белән томан каплаган юлларга карап, матур уйларга батып бара торгач, Мәчәләйгә дә килеп җиткәнбез икән бит.

Иске Мәчәләй авылының киләчәге өметле

docs.mailБез, галилеләр, елына ике мәртәбә Подбельскига реабилитация үзәгенә дәваланырга йөрибез. Биредә үз ишләрең белән рәхәтләнеп аралашырга да мөмкинлек бар. Менә бу баруыбызда Иске Мәчәләй кешеләре белән очрашып сөй­ләштек. Реабилитация үзә­генә исәнлекләрен яхшыр­тырга аларны хуҗалары Ринат Искәндәров үз исә­бенә җибәргән. Әнисен дә, хаты­­нының әнисен дә бире­дә ял иттерә икән ул. Бу мөсел­ман кардәшебез турында мәчә­ләйлеләр бик мактап сөйлиләр.
Шушы ук авылда туып үс­кән Ринат, Самарада юридик югары белем алу йортын тәмамлап, армия сафларына китә. Чечня белән Россия чигендә хезмәт итеп кайткач, “Айбагар” дип аталган шәхси хуҗалык оештырып, халыкның пай җирләрен эшкәртүне үз өстенә ала. Ә берникадәр вакыт үткәч, җирне яраткан егет тагын да зуррак эшкә алынып, менә 3 ел инде “Восток” авыл хуҗалыгы оешмасы директоры вазифасын башкара. Элеккеге колхоз җирләрен эшкәрткән әлеге оешма киләчәктә терлекчелек белән дә шөгыльләнергә исәпли. Күптән түгел комбайн, тракторлар, башка кирәк-ярак техника да сатып алганнар.
Ринат Искәндәров эшче­ләрен хөрмәтли. Быел аларның һәркайсына 40ар литр үсемлек мае, 1әр капчык он биргән, ашлык, печән, салам, көнбагыш белән дә тәэмин иткән. Кул астында эшләүчеләрне ка­дерләп, исәнлекләре турында даими кайгыртканы өчен бар­сы да җитәкчеләренә бик рәхмәтле.
Ринат – үрнәк гаилә башлыгы да. Алар тормыш иптәше Әлфия белән өч малай үстерәләр. “Иң кечесенә 1 яшь тә 7 ай гынә әле, үзебез эштә вакытта әниләребез алмашлап утыра үзе белән”, – диде без сихәтләнгән үзәктә массаж ясаучы булып эшләүче Әлфия ханым.

“Сез – хәзинә! Сез – бомба!”

IMG_20141208_114939Шенталы районының Татар Әбдекие авылында туып үскән, Самараның экономика университетын тәмамлаганнан соң уңышлы татар гаиләсе корып, үз өе белән яшәүче Лилия МИНГУЛОВАның тормышы кинәт үзгәрергә тора бит әле. Бүген, 13 декабрьдә, ТНВ каналында “Музыкаль дистә” хит-парады нәтиҗәләре буенча “Болгар радиосы” музыкаль премиясен тапшыру тантанасы уздырыла. Лилия Мингулованың “Ялгыз иттең” җыры, хит-парадның вак иләге аша үтеп, халык арасында зур популярлык яулады һәм финалга чыкты. Үз стиле, үзенчәлеге, кабатланмас моңы булган Лилиябез бүген премиягә дәгъва итә.
Кинәт эстрада җырчысы булып киткән урта яшьтәге хатынга аның ире дә, өч баласы, кияве һәм оныгы да нинди мөнәсәбәт күрсәтергә белми торалар. Гаҗәп хәл инде. Җайга салынган мул һәм матур тормыштан катлаулы, көнчел, һәр борылышта көтелмәгән халәт көтеп торган сәнгать дөньясына кереп чумуы бик куркыныч та, ымландыргыч та. Бу турыда Лилия ханым белән “Бердәмлек” газетасы редакциясендә сөйләшеп утырабыз.
- Яшьлек елларыгыз, тор­мы­шыгыз, гаиләгез ту­рында сөйләгезче.
- Мин балачактан җырларга яратып үстем. Бу миңа мәрхүм әниемнән күчкән сыйфаттыр. Яшь чагында ул да бик матур итеп җырлаган, ә аның әтисе сиптереп гармунда уйнаган. Габдрахман бабам 1943 елда Сталинград янында барган каты сугышларда хәбәрсез югала һәм шулай аның гармуны тынып кала. Ләкин моң – ул буыннан-буынга күчеп бара торган нәрсә, күрәсең. Менә мин дә җырламыйча тора алмыйм. Самараның беренче гимназиясендә укучы кызым Линара да быел җәй Болгарияда уздырылган Халыкара җыр конкурсында катнашып, лауреат исемен яулап кайтты инде.
- Җырчы Лилия Мин­гулованы Татарстанның “Яңа гасыр” кана­лын даими ка­раучылар яхшы беләләр инде хәзер. Интернетта да сезнең җырларыгызны бик яратып тыңлыйлар, тавы­шыгызның темб­ры белән сокланалар. Ә зур залда тамашачылар алдында яса­­ган беренче чыгы­шыгыз­ны хәтер­ли­сезме?
- Хәтерлим. Бу Самараның “Звезда” (“Йолдыз”) Мәдәният сараенда өч – дүрт ел элек булган хәл. Казаннан килгән яшь популяр җырчы Раяз Фасихов үзенең концерты барышында мине сәхнәгә чакырып алды да җырларга тәкъдим итте. Залда утыручылар нәрсә булганын аңламый да калдылар, ахыры. Ә таныш-белешләрем Казанга чакырылуым, “Барс-Медиа” оештырган конкурс­та катнашуым турында беләләр иде инде.

Сызранга изге сәфәребез

sv9c7i9A-7QКирәк бит шулай килеп чыгарга. Мин үзем 70нче елларда гаиләм белән Сызранда берникадәр вакыт яшәгән идем. Без Ульян өлкәсенең Зур Черкели авылыннан бирегә килеп урнашканда миңа бу шәһәр Мәскәү каласы кебегрәк тоелган иде. Зур да, матур да инде Сызран! Ә без “Тяжмаш” заводы янындарак торганга, аның һәр көнне гудок тавышы белән башлавы тормышның яшәү ритмы булып тора һәм кешеләрне ниндидер бер тәртипкә тарта иде кебек. Ул вакытларда дин шәһәр халкы арасында артык таралмаган иде. Без барыбыз да, аеруча яшьләр, дөнья куа, ә бакыйлык турында артык уйламый идек. Минем үземнең догалар язган дәфтәрләрем шактый күп булса да, аларны ачып карарга, укырга вакыт җитеп бетми иде. Шул дәфтәрләремне урыннан урынга ипләп кенә күчереп куям да, тагын бер мәлгә онытам. Күңелдән белгән берничә доганы гына укыйм да, чабам да чабам гына.
Хәзер дөньялар да үзгәрде, без дә олыгайдык. Шуңа да мин шул догалар язылган дәфтәрләрнең хәзинә булганлыгын хәзер генә аңладым. Башкалар да шулай дингә якынайгандыр, дип уйлыйм.
Ә инде быел ноябрьдә Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев Сызранга яңа мәчет бинасына беренче таш кую тантанасына чакыргач, бик тә шатландым. Без Илгизәр хәзрәт һәм Дания абыстай бертөркем Сызран мөселманнары белән бергәләп хаҗ сәфәренә барган идек. Нәкъ шунда без дуслашып китеп, фикердәшләргә әйләндек.
Хәзер Сызран, җитмешенче еллар белән чагыштырсаң, бө­тенләй башка шәһәр бит инде. Биредә берьюлы дүрт мәчет эшләп килә. Ә Сызран, Октябрьск шәһәрләре, Сыз­ран, Шигон районнары мөсел­маннарын берләштергән зур мөхтәсибәтне көчле рухлы, зур белемле, тәҗрибәле дин белгече Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев җитәкли.
Мин Сызран мәчетләрендә беренче тапкыр гына булуым түгел. Кәшаф абыем биредә торганга күрә, аның хәлен белергә барган саен мәчетләрнең берсенә генә булса да керми калганым юк иде.

Вәт, ичмасам, концерт!

docs.mailҖырчы Ринат Рәхмәтуллин концертының афишасын күргәч тә Гали авылы халкы гөж килеп концертка җыела башлады. Мин Мәдәният йортына килеп кергәндә залга үтеп керергә мөмкин түгел иде инде. Йортта Яңа Мансур авылыннан килгән уникеләп машина басып торуын күргәч, аңлашылды – тирә-як татар авылларыннан, Похвистневоның үзеннән дә килгән икән халык.
Оештыручылар мондый анш­лагны күреп, эскәмияләр, урындыклар чыгарып тезделәр, калган тамашачылар басып карарга да риза булды. Шулай итеп, чын мәгънәсендә алма төшәргә урын калмагач, халык түземсезләнеп йолдызны көтә башлады.
Ринат Рәхмәтуллин залга күз йөртеп чыккач та бер мизгелгә өнсез калды бугай. Ул үзе дә бу хәтле халык булыр дип өметләнмәгән ахыры. Шу­лай да, дулкынлануын тыеп, концертны матур гына башлап җибәрде. Монда инде безнең йөрәкләргә дулкынланырга ту­ры килде. Аның җырлары без­не табигать кочагына – чиш­мә буйларына, урман-бо­лыннарга алып китте сыман. Ә җырчы тын алырга чыккан арада гармунчысы Нияз Сафиуллин үзе дә җырлап күрсәтте. Биюче кызлар Әлинә белән Ләйсән сәхнәдә күбәләкләр кебек бөтерелделәр, Изилә исемле яшь җырчы да безгә бик матур ике җыр бүләк итте. Концертны алып баручы Ринат Әкбәров үзенә каратыр өчен ниләр генә кыланмады инде! Залның кычкырып көлүе хәтта күрше Рысайкино авылында да ишетелгәндер…
Артист шушы көннәрдә туган көнен билгеләп үтүче авылдашларыбызны туган көннәре белән котлаганда, һәрберсен сәхнәгә чыгарып, кызыклы сораулар бирә-бирә халыкны көлдереп бетергәннән соң гына үзенең җырлары язылган диск­ларны бүләк итә торды. Ә мин Ринатка һәм гармунчы Ниязга чиккән кулъяулыклар бүләк иттем, үземнән дә мәзәк сөйләп, күңелләрен күтәреп җибәрдем. Туган авылым Галигә багышлап язган шигыремне укып биргәч, Ринат шушы сүзләргә җыр язарга һәм киләсе елга килеп, аны җырлап та күрсәтергә вәгъдә итте.

Губернатордан зур бүләк

DSC_0469Губернатор Николай Меркушкин быел җәй өлкәбезнең Похвистнево районына эшлекле ви­зит белән баргач, беренче чиратта данлык­лы Гали авылы, аның фермерлары, фермалары, уң­дырышлы кырлары һәм, әлбәттә инде, “Авыл яме” агротуризм үзәге бе­лән танышып йөргән иде. “Авыл яме” ху­җасы Расих Латыйпов бе­лән сөйләшкәннән соң губернатор:
- Бик кызыклы проект һәм өлкәбезнең бик матур уры­нында урнашкан. Хуҗасы да үзенең эшен бик яратып башкара, күрәсең. Без аңа ярдәм итәрбез, – дип әйткән булган.
Губернатор сүзе – аткан ук. Усть-Кинель авылында уздырылган көзге ярминкәдә Расих Латыйповны күреп алгач, Николай Иванович аңа дөя бүләк итәргә җыенуы турында хәбәр иткән. “Авыл яме”ндә яшәүче атлар, пони, ишәк, төен, тавис кошы, тавык­лар һәм сайрар кошлар янына шушы көннәрдә Казахстаннан бер яшьлек дөя кайтарылган.
Тәкәббер дөя атлар абзарына кергән һәр кешегә өстен кыяфәттә карап ала да тагын арты белән борылып баса. Казахстанның иркен далаларын сагынадыр, күрәсең. Бераздан күнегер әле. Аңа аерым караучы да беркетелгән һәм ул дөяне туристлар атландырып йөрергә өйрәтергә җыена.

Барыбызга да үрнәк булырлык Динара ханым

MeeTtCiXKeo“Россия” телевидениесе каналында “Мөселманнар” про­граммасын алып баручы Динара Садретдинованы белмәгән мөселман кешесе юктыр, мөгаен. Җомга саен ул илебезнең төрле почмакларында яшәүче дин кардәшләребезне ис­лам динендә булган яңалыклар белән зәңгәр экран аша таныштырып тора.
Ә менә узган атнада Динара ханым Самарага килеп, Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте оештырган “Ислам, уңыш һәм син” дип аталган яшьләр форумы эшендә катнашты.
Әлеге форумга 300гә якын кеше җыелып, Россиядә ислам яшьләре алдында торган проблемалар турында фикер алыштылар. Уфадан Россия мө­селманнарының Үзәк Диния нәзарәте вәкиле Әхмәт хәзрәт Әхмәров, Россиянең спорт мас­теры, олимпия, дөнья һәм Европа чемпион­нары исемнәрен алган Таһир Хайбуллаев, Са­мараның 2нче ипи заводы директоры Ри­­­нат Фәйзетдинов, Самара шәһәренең татар мил­ли-мә­дәни автономиясе советы вәкиле Илдар Тренгулов кебек дин кардәшләребез чыгыш ясап, үзләренең тормышларын­да һәм эшчәнлекләрендә Ис­­лам дине ничек ярдәм итүе турында сөйләделәр.
Мәскәүдән килгән мөхтәрәм кунак Динара Садретдинованың чыгышы хатын-кызның Исламда нинди урын алып торуына багышланган иде. Бу теманы ул соңрак “Яктылык” татар мәктәбендә шәһәребезнең мө­селман хатын-кызлары белән очрашуда да ныклап ачарга тырышты.
Мөселман хатын-кызла­ры­ның баш киеме – хиҗап киеп телевидение тапшыруларын алып баручы белән күрешергә теләгән ханымнар һәм туташлар белән мәктәпнең актлар залы шыгрым тулган иде.
Самара өлкәсе мөфтие Та­лип хәзрәт Яруллин ерак араларны якын итеп килүләре һәм Самарада яшәүче дин кардәшләребез белән очрашып, яшьләргә, мөселман ха­тын-кызларына үзләренең вә­­газьләрен җиткерүләре өчен Динара ханымга һәм тап­шы­руның иҗат төркеменә үзенең рәхмәтен белдерде.

Мәчеттә татарны эзләп табу әлегә кыен

docs.mailБар бит бу дөньяда шун­дый эшлекле, курку бел­мәс, горур җанлы, Алла­һы­ның берлегенә ышанып, башкаларны да шуңа инан­дырып яшәтүче ке­шеләр. Илаһи Ходаем, андый­лар күбрәк булсын иде, ди­гән теләктә калыйк. Хак ди­небезне халык ара­сында та­нытуга, үстерүгә үз көч­ләрен жәлләмәгән мил­ләт­тәш­лә­ремне очратып сөй­ләшү – үзе бер бәхет, үзе бер могҗиза.
Сүз Новокуйбышевски шә­­һәре мөселманнары оеш­ма­сы рәисе, имам-хатыйб Әх­мәткәрим Сәгыйрь улы Минекаев турында. Җиргә нык басарга, үтемле сүз әйтергә әтисеннән өйрәнгән абыебыз моннан нәкъ 16 ел элек татар җәмәгатьчелеге каршында мәчет төзү мәсьәләсен күтәреп чыга. Өч меңнән артык мөселман кардәшләребез яшәгән шәһәрдә нигә мәчет төземәскә?! Ләкин бу артык җаваплы эшне ялгызы ерып чыга алмас, дигән сүзләр халык арасында йөрмәде түгел, йөрде.
Аллаһы кушса, бар нәрсә дә үз урынына утыра, диләр бит. Юристларга, шәһәр һәм өлкә хакимиятләренә йөреп, төзеләчәк мәчет өчен тиешле документларны хәстәрләүгә күпме көч, вакыт киткәнен Әхмәткәрим ага үзе генә беләдер.
Ниһаять, 2005 елда Новокуйбышевскида манаралы матур мәчет бинасы калкып чыга. Бу көнне әйтерсең лә бирегә җиде кат күкләрнең бөтен фәрештәләре җыелган иде. Олысы-кечесенең күзләрендә шатлык балкып торды.
Еллар тиз үтә шул. Шәһәрдә мәчет ачылганга тугыз ел булды инде. Сиксән яшенә китеп барган аксакаллы, юмарт күңелле абыебыз киләчәккә нинди планнар корып яши икән бүген? Бу турыда миңа Әхмәткәрим хәзрәт Миникаев белән очрашып сөйләшергә насыйп булды.
- Әхмәткәрим хәзрәт, сез кайсы якларда туып үстегез? Күңелегездә дингә җылы ка­раш кем уятты?
-Туган төбәгем – Та­тар­станның Чирмешән районы җитмеш йортлы Әмир авылы. Ун балалы гаиләдә сигезенче сабый булып дөньяга аваз салганмын. Әтием авылның иң оста тимерчеләренең берсе иде. Чүкеч аның кулында гел уйнап кына торды. Тимердән, бакырдан, җиздән һәм башка төр металлдан күз явын алырдай, көнкүрештә кирәк-яракларны җитештерүе кемнең генә күңел кылларын чиртмәгәндер. Ти­мерчелектә әтинең кулыннан килмәгән эш булмагандыр, мөгаен. Яшүсмер чагында ул атаклы муллалар әзерләгән Кизләү мәдрәсәсендә (хәзер Татарстанның Нурлат районы) дин сабакларын өйрәнә.

docfrefs.mail

Атларым – канатларым…

чабыш атлары асраучы“Ялгыз кеше барлы булса да, зарлы”, – дип әйтә татар халкы. Хак сүз. Ир кешене эштән тәмле ашлар пешереп көтеп торырга, борчу-кайгыларын уртаклашырга сөйгән яры, күңелен юатырга сабый баласы кирәк. Ә андый бәхет кемгә ничек килә бит.
Камышлы районы Иске Ярмәк авылында яшәүче Фәрит белән Миләүшә Гайфуллиннарның бә­­хете, мәсәлән, аларны соң­лабрак тапкан. Сөткә пешкәч, су­га өреп тормаганнар, ике ялгыз тәвәккәлләгән дә, яңа тормыш сукмагыннан атлап киткән. Менә инде алтынсу-сары чәчле кызчыклары Илвина да үсеп килә. Шушы сабый бала хакына әти белән әни иртә-таңнан торып эшли, “булсын” дип тырыша.
Фәрит тә, Миләүшә дә – ятимлектә үскән балалар. Шуңа күрә дә тулы гаилә кадерен беләләр алар. Матур итеп яшәү, куелган максатларга ирешү бары тик парлы тормыш, хәләл хезмәт аша гына килә бит ул.
Әтисе беренче тапкыр атка атландырган көнне Фәрит балачак хатирәләренең иң бәхетле мизгеле итеп искә төшерә. Гаилә башлыгы көтүче булып эшләгәндә сигез яшьлек улын еш кына үзе белән кырга алып чыккан. Аллы-гөлле чәчәкләр белән бизәлгән алан буйлап атта очып үткән бәхетле чак­лар онытыламыни? Шул чакта малайның йөрәге атларга гашыйк булган да инде…
Галиулла ага вафат булгач, малай йортта бердәнбер ир заты булып кала. Йортны, бакчаны, малларны карау, аңардан кечерәк өч сеңлесенә күз-колак булу аның өстенә төшә. Өлкән сыйныфларда укыганда ук колхоз эшенә чыгарга туры килә: малай бозау, сарык көтүен көтәргә алына. Ә яз җиттеме, Фәрит күршедә яшәүче Гомәр Гатаевның аты белән Сабан туе чабышында катнаша. Җиңәме, юкмы, анысы инде икенче мәсьәлә, ә иң мөһиме – Гомәр аганың ат ышандыруы. Фәрит аны чистартып, ялларына тасмалар үреп мәйданга чыкканда үзен иң бәхетле кеше итеп сизә. Ә сигезенче сыйныфны тәмамлагач, яшүсмер шоферлыкка укып кайта. Ләкин “тимер айгыр” Фәриткә кагылган ат “җене”н алыштыра алмый.

Казанда ТР Президенты катнашында “Татарстанның эшлекле партнерлары” форумының пленар утырышы уздырылды

view_633897_856582Бу көннәрдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезне кабат Татарстан башкаласына җыйды. БТК БКның киңәйтелгән утырышыннан тыш, Казанда “Бердәм, бергә, мәңгегә!” шигаре астында “Татарстанның эшлекле партнерлары” форумы уздырыла.

Форум үзенең эшен кичә 4 мәйданчыкта башлап җибәрде. “Татарстан” сәүдә йортларының, ТРның сәүдә-икътисади һәм даими вәкиллекләренең РФ төбәкләре, чит илләр белән хәзерге заман шартларында социаль-икътисади һәм мәдәни элемтәләрне киңәйтүдәге роле турында “Казан” милли мәдәният үзәгендә зур сөйләшү булды. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында татар эшмәкәрләре һәм аларның аграр секторда чит илдән кертелә торган продукция урынына илебездә товар җитештерү, ягъни импортны алыштыру буенча ТР структуралары белән хезмәттәшлеге каралды. Муниципаль берәмлекләрнең сәнәгать парклары һәм ТРның инвестицион сәясәтен киңәйтүдәге роле ТР Мәдәният министрлыгы бинасында узган чарада бәяләнде. ТРда яңа IT-технологияләр һәм аларны РФ төбәкләренә гамәлгә кертү тәҗрибәсе IT-парк мәйданчыгында барланды.

“Татарстанның эшлекле партнерлары” форумының пленар утырышы исә бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында уздырылды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика парламенты, хөкүмәте, министрлыклары, һ.б. дәүләт органнары, ведомстволары вәкилләре, ширкәтләр, муниципаль берәмлекләр рәисләре, Татарстаннан читтә яшәүче 600 ләп делегат катнашты.

Иң элек театр фойесында делегатларга ТР агросәнәгать комплексында авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсе тәкъдим ителде, анда ризыкларны тәмләп карау мөмкинлеге каралган иде. Пленар утырышны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров ачып җибәрде. “Эшмәкәрләрнең Казанга җыелуы бер дә очраклы хәл түгел. Беренчедән, – Татарстан илебездә алга киткән икътисади төбәк, икенчедән, татар эшмәкәрләре арасында көчле буын үсеп чыкты”, – диде ул чыгышында.

Өлкә хатын- кызларның “Ак- калфак” бүлегенең җитәкчесенә Разия ханым Аюповага!

3f33d5372004Хөрмәтле Разия ханым, туган көнегез белән!

Шушындый зур һәм якты бәйрәм көнендә мин Сезгә ихлас котлауларны юллыйм. Сезгә озын гомер, бәхет- шатлыклар, саулык- сәламәтлек телим. Кайгы- хәсрәткә бирешми, изге күңелле, балаларыгызның, оныкларыгызның, кардәш-туганнарыгызның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп,озак яшәргә насыйп булсын!

 

Самара шәһәре  “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы җитәкчесе

Винер Нурмухамитов

Өлкә хатын- кызларның “Ак- калфак” бүлегенең җитәкчесенә Разия ханым Аюповага!

236342Разия Газимжановна!

Сезне ихлас күңелдән туган көнегез-юбилеегыз белән тәбрик итәбез. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, кайгы- хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел булып, бәхетле озын гомер кичерүегезне телим. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнар һәрвакыт нурлы, күк йөзе һәрвакыт аяз булсын.
Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшәгез!

Иң изге теләкләр белән,

Бөтендөнья Татар Конгрессының Бюро әгъзасы,

Самара региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы Президенты

Ф.Б. КАНЮКАЕВ

 

Татар хатынын эш куркытмый…

news_10677Ике ел элек Ульяновскида татар хатын-кызларының беренче өлкә форумы үткәрелгән иде. Быел инде ул, даирәсен шактый киңәйтеп, төбәкара форум дәрәҗeсенә күтәрелгән. Ульян өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе hәм «Ак калфак» җәмгыяте тырышлыгы белән оештырылган әлеге чарада авыл районнарыннан, күрше Татарстаннан, Санкт-Петербург шәhәрләреннән килгән ике йөздән артык гүзәл затларыбыз катнашты.

Без дә, Самара шәһәренең “Ак бәхет” иҗади-иҗтимагый оешмасы рәисе Винер Нурмөхәммәтов һәм мин, Самара өлкәсенең “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Разия Әюпова, форумга чакыру алгач, бик теләп юлга чыктык.

Әлбәттә, шушы зур форумга Самара татар хатын-кызлары исеменнән барам икән, ярты ел эчендә эшләгән эшләребез, үткәргән чараларыбыз турында сөйләргә кирәк булыр. Ульянда тугыз ел буе эшләп килүче “Ак калфак” оешмасы рәисе Асия ханым Мөлекованың, Бөтендөнья татар хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасы рәисе Кадрия Идрисованың миңа, күптән түгел генә җәмәгать эшенә керешкән кешегә, әйткән киңәшләре, күрсәткән теләктәшлекләре турында да онытмаска иде. Ә иң мөһиме – зур тәҗрибә туплап өлгергән оешманың эшен күреп өйрәнергә, үзебезгә файдалы нәрсәләрне отып алырга кирәк.
…Ульянга барып җиткәч, безне бик җылы каршылап, чәйләр эчереп, форум залына кертеп утырттылар. Ульян өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин җыелышны башлап,  халык ихтирамын казанган, милләтебез горурлыгы булып танылган Ульяновск өлкәсенең хатын-кызлары белән таныштырып үтте. Алар арасында медицина, мәдәният, мәгариф, сәүдә хезмәткәрләрен күрергә була. Аларның барысы да “Ак калфак” оешмасы тирәсендә кайнаша.  Укымышлы, абруйлы хатын-кызларның җыелышларда әйткән акыллы фикерләре, тәкъдимнәре бик тә үтемле була бит. Безнең Самараның танылган татар хатын-кызларын да барлап, иҗтимагый эшкә тартырга кирәк, дигән фикергә килдем.

Самарада “Минем зур илем” III регионара телевизион фестивале узды

кинофестивальФестивальнең беренчесе – Казанда, ә икенчесе Уфада уздырылуы турында да әйтеп үтәргә кирәктер. Быелгы фестивальнең Самарада үткәрелү сәбәбе дә бар – безнең регионнан анда катнашу өчен иҗади эшләр бик күп булган.

Әле күптән түгел генә оештырылуына карамастан, хикмәтле һәм зирәк күзле фестиваль үз тирәсенә елдан-ел күбрәк иҗат кешеләрен туплый. Ул матбугат чараларының һәм җәмәгатьчелекнең игътибарын илебезнең милли-мәдәни төрлелегенә, халыклар һәм диннәр арасындагы мөнәсәбәтләргә, милләтара дуслыкны саклау мәсьәләләренә юнәлтү нисбәтеннән уздырыла башлаган иде. Быел фестивальдә катнашырга теләүчеләрдән ике йөз илле гариза килгән. Шуларның 32се – Самара өлкәсеннән.

Быелгы конкурс сигез номинация буенча уздырылды: “Иҗади рәсем”, “Халык күңеле”, “Катлаулы мәсьәлә турында гади сүзләр белән”, “Кешеләрнең йөзләрендә мәдәният чаткылары”, “Безнең тарих”, “Тормыш рәвеше”, “Бертөрле төрлеләр” һәм “Кечкенә ил”.

“Безнең илне танып белү өчен “Алтын боҗра” буенча сәяхәт итәргә, Кавказ тауларына менәргә, иксез-чиксез Тайга урманнары аша очып үтәргә, Байкал күленә кереп чумарга һәм, һичшиксез, “Минем зур илем” фестивалендә катнашырга кирәктер”, – дип сөйләде өлкә администрациясендә җәмәгать фикерен өйрәнү департаментының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе җитәкчесе Надежда Осипова. Һәм нәкъ үзәгенә басты да. Иң актив туристлар да Россиянең бөтен почмакларында була алмыйлар. Ә менә фестиваль андый мөмкинлекне бирә: авторлар Россия табигатенең матурлыгын, кешеләренең яхшылыгын, милләтләренең төрлелеген ачып күрсәтәләр. Фестивальнең үзкыйммәте һәм тиңсезлеге дә шунда инде.

Туганнарның очрашкан чагы

ак калфак4Самара өлкәсенең “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы әгъзалары көтеп алган 25 октябрь көне дә килеп җитте. Һиҗри календаре буенча Яңа, 1436 ел кергән көнгә татар оешмалары тарафыннан бик күп чаралар билгеләнгән иде. Өлкә һәм шәһәр милли-мәдәни автономияләре, “Туган тел” оешмасы Киров мәйданындагы Литвинов исемендәге Мә­дәният сараенда Сөмбелә халык бәйрәмен уздыру белән мәшгуль булса, “Ак калфак” оешмасы әгъзалары Сөмбеләгә дә, Чәкчәк бәйрәменә дә, Корбан ашына да өлгерергә тиеш иде.
Чәкчәк бәйрәме булгач, табында милли ашлар, өс­тебездә милли киемнәр, диварларда милли кул эшләре булырга тиеш, дип киңәш тоттык һәм шулай эшләдек тә. Хатын-кызларыбыз сандык­ларында кадерләп сакланган истәлекле әйберләрне иртәнге якта Литвинов Мәдәният сараенда Сөмбелә бәйрәме күргәзмәсендә, аннары “Розалина” кафесындагы Чәкчәк бәйрәмендә күрсәттеләр. Менә Әлфия Ибәтуллина Шенталы районының Денис авылында яшәгән әбисе – 1921 елда туган Фәния Шәрәпова тукыган сөлгеләрне алып килгән. “Мин кечкенә чакта әбием кыш буе идән паласлары, кул сөлгеләре тукый иде. Аннары тукымаларны ике такта арасына кыстырып, ничектер турылаганын хәтерлим. Элеккеге заманнарда хатын-кызларга өйләрен җитешле һәм матур итү өчен бик күп эшләргә туры килгән бит. Башта кыр тутырып җитен чәчкәннәр, аннары аны йолкып киптергәннәр, талкышларда талкып йомшарткач, көлтә-көлтә бәй­ләп, суда тотканнар, анна­ры тагын киптергәннәр һәм, кояшлы көннәрдә кар өс­тенә җәеп агартканнан соң, эр­лә­гәннәр. Шундый күп һәм авыр эш таләп иткән җитен җепләреннән әбиемнең шушы матур сөлгеләре барлыкка килгән. Тиздән аларга йөз ел тула инде, ә нинди ныклар”, – дип сөйләде Әлфия ханым.

Холкы тыйнак, максаты – изгелек аның

docs.mail.ruХолкы тыйнак, максаты – изгелек аның Похвистнево районының Гали авылында туып үскән, бүген Казанда яшәүче игелекле милләттәшебез Дания Әсгать кызы ХӘСӘНШИНА-ТУЛОВАның изге гамәлләре турында Энем Хәйдәрнең класс­ташы – Дания Әсгать кызы Хәсәншина-Тулова, безнең мәк­тәп елларыннан бөдрә кара чәч­ле, күз карашын үзенә җәлеп итеп торган, чибәр, нәфис бер кыз булып истә калган. 9нчы сыйныфта укыганда Хәйдәр энем аягын сындырган иде. Шуңа күрә ул озак кына мәктәпкә йөри алмады. Шул вакытта Дания аның янына көн дә килеп, өй эшләрен эшләргә булышты, укытучылар белән элемтәдә тотып, уку елын уңышлы тәмамларга ярдәм ит­те. Барыбыз да бу кызның матурлыгына гына түгел, тыйнак­лыгына да соклана идек. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, төрлебез төрле якка таралышып яши башладык. Дания турында авылга: “Отрадный егете Рөстәмгә кияүгә чыккан”, “Мәскәүдә яши, туганнарына да гел ярдәм итеп тора икән”, “Ул бик тә бәхетле, бай да, ярдәмчел дә”, – кебегрәк шатлыклы хәбәрләр ишетелгәләп торды. Шул заманда ук, авылы­бызның Түбән оч мәчетен төзе­гендә, мәхәлләнең акчасы бетеп, эшләр туктала гына дигәндә, Дания ханым ире Рөстәм әфәнде белән төзелешкә 4 миллион сум күләмендә акчалата ярдәм күрсәттеләр. Мәчет ачу тантанасында догалар кылып, Коръән китабы да бүләк иткәннәр иде. Бәлки, шуңа күрәдәдер, ике ел элек шул ук Түбән оч мәчетен төзекләндерүгә тагын акча бү­леп биреп, аны тулысынча яңартты Даниябез. Мәчетебез сокланып туй­маслык булып, Казанның Мәр­җани мәчетенә охшап тора хәзер. Мәктәптә үткәрелгән педсовет утырышларының берсендә директорыбыз Мохтар Ислам­нур улы Алтынбаев безгә: “Бер спонсор таптым әле менә. Мәктәпнең тупсасын ясатырга, тренажерлар сатып алырга диеп 200 мең сум акча бүлеп бирде, тик исемен әйтмәскә кушты”, – дип сөенечен белдергән иде. Соңрак бу кешенең Дания икәнлеген белдек.

Авыл эчүчелеккә бирелгән? (Килгән хатлардан)

269079_s1Машинамда авылга таба җилдертәм генә. Үзебезнең якка таба борылгач, бер дә шикләнми генә, юлда машина туктатырга теләп басып торучы бер апаны утырттым. Ул бик ачык кеше булып чыкты әле, сөйли дә сөйли генә.
- И хәзерге замана, ахырзамандыр инде. Туып-үскән авылымны күреп, йөрәгем сыкрый, җаным әрни. Хәзер минем авылдан чыгып киткәнемә дә утыз еллап. Авыл һаман да сагындыра. Һәр ел саен кайтам, кайтам да, бөтен кәефемне юкка чыгарып, көз ахырында кире шәһәргә киләм. Шул төп нигездә калган әти-әнине ташларга теләмибез.
- Нишләп кәефләр бетә? – дим. Апа шуны гына көткәндәй сөйли башлады:
- Авыл һәр ел саен үзгә­решләр кичерә. Кызганыч ки, уңай якка түгел. Бик күп йорт­лар сүтелә, буш йортлар күбәйгәннән-күбәя бара. Иң аянычлысы шул: авыл эчүчелеккә бирелә. Бик кызганыч күренеш бу. Ә хатын-кызлар күбрәк тә. Барысы да өйдә ята. Булдыра алган ир-атлар читкә чыгып эшләгән була, яисә фермерларга ялланып, мал-туарына азрак азык әзерләгән итенә. Ә менә хатын-кызларга килгәндә… Хәт­­та татар хатын-кызларының урам­да эчеп, исереп ятулары инде башка сыймаслык.
Без үскәндә дә сирәк кенә булса да бар иде инде андый эчә торган хатын-кызлар. Тик алар алай ук авыл уртасында эчеп ятмыйлар иде. Ә хәзер…

Калфак чигү дә кыйблабызны барлау ул

docs.mail.ruМин үзем яшьтән чигү чигеп үстем, әле дә вакытым булганда тиз генә утырам да, үземә ошаган берәр нинди чигүне чигеп куям. Казанда Бөтендөнья “Ак калфак” хатын-кызлары оешмасы калфак һәм изү чигү буенча мастер-класс үткәрәчәген белгәч, түз­мәдем, барсын да үзем барып күрәсем, өй­рәнәсем килеп китте. Югый­сә, яшем дә бар бит инде, чигү чигәргә һәвәслегем дә, тиешле тәҗрибәм дә җитә кебек. Мин әйтәм: “Яшьләрне дә алып барырга кирәк, күрсеннәр, өйрәнсеннәр”. Ә инде мин үзем барсам, яңа гына эшли башлаган Самара өлкәсе хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасында бу эшне җәел­дереп җибәрергә җи­ңелрәк булачак.
Тәвәккәлләдем һәм без өчәү – Самараның “Ал­тын инә” ательесы хуҗабикәсе Гөлнара Насыйрова, төрле милли киемнәр тегү остасы Алсу Баязитова һәм мин, төнге автобуска утырып, Казанга киттек.
Безне, иртән иртүк барып җитүгә, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетында бик җылы каршы алдылар. Чарага Татарстанның үзеннән дә, Россия төбәкләреннән дә, хәтта Казахстан, Кыргызстан, Латвия кебек илләрдән дә килү­челәр бар иде. Барлыгы сиксәннән артык хатын-кыз җыелды.
Мастер-класс Милли-мәдә­ни үзәк залларының берсендә түгәрәк ясап төзелгән зур өс­тәлләр артында алып барылды.
Безне котларга конгресс рәисе Ринат Закиров үзе килгән иде. Ул безгә зур уңышлар те­ләде, хатын-кызларыбызны та­тар милләтенең төп терәге дип атады. Бөтендөнья “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова да безгә карата әйтергә җылы сүзләр таба алды.
Менә, ниһаять, без эшкә тотындык. Мастер-классны алып баручы, модельер Ләйсәнә ханым Хаҗиева иң элек күкрәк япмасын ничек дөрес итеп чигәргә икәнлеген аңлатты, аны бисерлар белән ничек бизәргә кирәклеген дә күрсәтте.

“Яктылык”та тәрбия эшендә ата-аналар да катнаша

яктылыкКайбер уку-укыту учреж­де­ниеләре җитәкчеләре һәм укытучылары еш кына ата-аналар белән элем­тә җи­тешмәвенә, үзара аңла­шып эшләү булмавы турында сөйлиләр. Ә менә Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә ата-аналар балалары белән бергә мәктәп тормышында кайнап яшиләр.

БЕЛЕМ ЧИШМӘСЕ
“Яктылык” мәктәбенең исеме генә дә аның коллективының баштан ук югары планка алып эшләве турында сөйли. Мәктәп диварларында татар телен һәм мәдәниятен кадерләп саклыйлар һәм балаларны милли рухта тәрбияләп үстерәләр. Шул ук вакытта өлкәдә яшәүче башка милләт кешеләренә карата хөрмәт тәрбияләү дә мәктәп эшендәге төп юнәлешләренең берсе булып санала.
Милли мәгариф һәм татар гореф-гадәтләре нигезендә алып барылган тәрбия нәти­җә­сендә барлыкка килгән мохит баланың акылына да, иҗади үсешенә дә яхшы йогынты ясый. 2013 елда мәктәп укуда ирешкән уңышлары өчен Бөтенроссия “100 иң яхшы мәктәп” конкурсы лауреаты исеменә лаек булган, ә аның директоры Радик Газизовны “Ел директоры” билгесе белән бүләкләгәннәр. Кыска вакыт эчендә дан казанып өлгергән мәктәпкә төрле милләттәге һәм төрле диндәге балаларны китерәләр, 1нче сыйныфка укырга килүчеләрнең саны өч класска да сыймый, сайлап алырга туры килә.
Ә инде мәктәпкә эләккән балаларның ата-аналары мәк­­тәп эшеннән берничек тә ­чит­ләшә алмыйлар. Беркем дә аларны җыелышларга һәм чараларга көчләп китер­ми, әлбәттә. Алар үзләре дә сизмәстән гөрләп торган мәктәп тормышына баш-аяк­лары белән кереп китәләр. Үт­кән елда, мәсәлән, мәктәп тирәсендә әтиләр күбрәк йөрде. Чөнки биредә махсус “Әтиләр клубы” дип аталган җыелышлар уздырыла башлады.

Туган телем – татар теле

туган телем -татар телеБу елның июнь башында Дәүләт Думасы депутатлары Гаджимет Сәфәргалиев һәм Григорий Балыхин “Россия Федерациясе халыклары телләре турындагы Законга үзгәрешләр кертү” мәсьәләсен күтәреп, аның проектын эшләп чыгарганнар һәм фикер алышуга куйганнар иде.
Анда: “Шәхес үзенең сәлә­тенә, кирәксенүенә һәм кызыксынучанлыгына карап, Рос­сиядә яшәүче халыкларның телләре арасыннан үзе телә­гәнен сайлап, аны үзенең ана теле дип күрсәтә ала”, – диелгән. Янәсе, бу закон проекты кешегә туган телен ирек­ле рәвештә сайлап алырга мөмкинлек бирә. Шул ук закон буенча рус теленә дәүләт теле генә түгел, ана теле статусын бирү дә күздә тотыла.
Проектны Татарстан, Башкортостан һәм Төньяк Осетия республикалары хупламады. Мәсәлән, Төньяк Осе­тиянең филология фәннәре докторы, профессор Тамерлан Камболов: “Бу закон проекты тормышка ашырылган очракта башка милләт халык­ларының мәдәнияте, мәгариф системасы һәм туган телләре катастрофа кичерәчәк”, – ди.
Аның сүзләренә караганда, бердәм дәүләт имтиханнары шартларында ата-аналар баланың туган теле итеп рус телен яздырырга тырышачак­лар. Чөнки бу очракта балага рус телен дәүләт теле һәм ана теле буларак өйрәнү өчен вакыт күбрәк бирелә. “Бу закон проекты кабул ите­лә калса, без ана телен бел­мичә үскән миллионлаган ман­корт тәрбияләячәкбез. Төзәт­мә­ләр­не керткән вакытта аны тагын бер кат һәрьяклап тикшерүегезне үтенәбез”, – диел­гән осетиннарның мөрә­җәгатендә.
Шулай итеп, татар баласы (башка милләт балалары кебек үк) тагын сайлау алдында тора һәм ике куянның да койрыгын тотып, ничек тә булса русчаны да яхшы өйрәнергә, татарчаны да белеп үсәргә тиеш. Бу бер дә начар түгел, чөнки галимнәр фикеренчә, ике тел белгән бала сәләтлерәк тә була, аның ми эшчәнлеге дә активлаша икән.

Тоткынлыктан хатлар Кабул итеп алыгыз

Kazimir Malevich - Two Men Pulling a HandcartСамара өлкәсе төрмәләренең берсендә тоткынлыкта яшәүче авторыбыз М.И. Кәрим турында 2013 елның 27 августында чыккан 18нче саныбызда “Мине аңларлармы икән?” дигән язма бастырган идек.
Менә кулыбызга аның тагын бер хаты килеп эләкте. Хәер, аны хат дип атарлык та түгел, ул пөхтә итеп кулдан төпләнгән дәфтәр. Анда проза да, шигырьләр дә бар. Бу язмаларны төрмәдән урау юллар белән яхшы кешеләр алып чыкканнар һәм безнең редакция хезмәткәренә китереп тапшырганнар. Детектив маҗара, дияргә дә була.
М. Кәрим бу юлы да үзенең исемен дә язмаган, ни өчен җәза алуы турында да ләм-мим. Шулай да без аңа сүз бирәбез. Чөнки үз гаебен таныган, чәнечкеле тимерчыбык артында да иҗат уты сүрелмәгән кеше хөрмәткә һичшиксез лаек. Бәлки, рухи көчен югалтмаса, киләчәктә тормышта үз урынын да табар әле, дигән өмет тә юк түгел. Өметсез шайтан гына, диләр бит.
Белгәнегезчә, минем “Бер­дәмлек” газетасы редак­циясенә беренче генә язуым түгел бу. Тик соңгысы гына булмасын иде. Хәер, иҗат кешесенә кем киртә куя ала?
Еллар үткән саен тәҗрибә туплана, акыл керә башлый, кешеләрнең күңелендә ни ба­рын яхшырак аңлый баш­лыйсың икән. Ә чәнечкеле тимерчыбык артында яшәү ай-һай кыен, дуслар, беркемгә дә насыйп булмасын. Тоткын­нар да гади халык түгел, һәр­кайсының башында үз тараканнары. Җинаятьчеләр иле – ул мәкерле, хәвеф-хәтәрле һәм аңлашылмаучан. Үзең кебек үк дөньядан аерылган тоткыннар арасында яшәгәндә тормыштан бик нык артка каласың икән.