«Ак калфак»лылар эшсез утырмыйлар!

Кичә, 24 Рамазан ае кичендә,  «Дуслык» иҗади-иҗтимагый оешмасы канат астында эшләп килгән  «Ак калфак» оешмасы әгъзәлере мастер-класста очраштылар. «Ак калфак» оешмасының рәисе Разия-ханым Аюпова, җыелган хатын- кызлар өчен кулъяулыклар чегү һәм кулъяулыкның очларын крючок белән бизәргә өйрәтте. Бу җыелыш, «Ак калфак» оешмасының Бөек җиңү көненә әзерләнү максатыннан, чөнки чегү бик тиз эш түгел, шуңа күрә  хәзердән әзерләнә башларга кирәк, дип ачыклады Разия-ханым.

S1340019

S1340042Разия-ханым игътибарлы итеп бар хатын-кызларга күрсәтеп- өйрәтте

Ислам университеты төзелә башлады

19 – 21 майда Татарстан башкаласы Казанда “Милли тормыш һәм дин” дип аталган

VII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы үткәрелде

Форумда Татарстан Республикасыннан һәм Россия Федерациясенең 67 төбәгеннән 900 делегат катнашты. Самарадан да җыенга тулы бер автобус – 45 дин әһеле барып кайтты. Аннан кайткач, Региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт ЯРУЛЛИН белән очраштык.

- Быел форумга әлегә кадәр Болгарны күрмәгән мөфтиләрне, имамнарны һәм мәчетләребезнең актив әгъзаларын алып бардык. Шулай эшләгәндә, борынгы Болгарыбызны күбрәк кешеләр күрә ала, татарның кайдан чыкканы, тамыры кайдан булуын белә башлый. Гомумән, үзен татар дип белгән һәр кеше Болгарга барып, борынгы бабаларыбызга зиярәт кылып кайтырга тиеш, дип уйлыйм.

Безнең автобус Казанга барып җиткәндә иртәнге тугызлар тирәсе булгандыр. Кунакханәләргә урнашып беткәч, безне төрле биналарда – “Казан” үзәге, Университет, Мәдәният министрлыгы, Фәннәр академиясендә урнашкан секцияләргә бүлделәр. Без “Татар яшьләре һәм ислам дине” секциясенә туры килдек. Җитәкчебез дә бик зыялы, бик укымышлы имам Җәлил хәзрәт Фазлыев иде. Ләкин Самара татарлары да төшеп калганнардан түгел. “Яктылык” татар мәктәбе директоры Радик Рифкать улы Газизов сүз алып, яшьләр арасында уздырыла торган чаралар, конференцияләр һәм форумнар, җәйге лагерьларда алып барыла торган дини тәрбия эшләре турында тәфсилләп сөйләгәч, Җәлил хәзрәтнең хуплавын ишеттек. Казаннан читтә яшәп тә татар мәктәпләре, мәчетләр, мәдрәсәләр булдырасыз, дин һәм мәгариф өлкәсендә хәерле хезмәт күрсәтәсез, дип күңелләребезне үсендерде ул.

Барыбызга да үрнәк булырлык Динара ханым

MeeTtCiXKeo“Россия” телевидениесе каналында “Мөселманнар” про­граммасын алып баручы Динара Садретдинованы белмәгән мөселман кешесе юктыр, мөгаен. Җомга саен ул илебезнең төрле почмакларында яшәүче дин кардәшләребезне ис­лам динендә булган яңалыклар белән зәңгәр экран аша таныштырып тора.
Ә менә узган атнада Динара ханым Самарага килеп, Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте оештырган “Ислам, уңыш һәм син” дип аталган яшьләр форумы эшендә катнашты.
Әлеге форумга 300гә якын кеше җыелып, Россиядә ислам яшьләре алдында торган проблемалар турында фикер алыштылар. Уфадан Россия мө­селманнарының Үзәк Диния нәзарәте вәкиле Әхмәт хәзрәт Әхмәров, Россиянең спорт мас­теры, олимпия, дөнья һәм Европа чемпион­нары исемнәрен алган Таһир Хайбуллаев, Са­мараның 2нче ипи заводы директоры Ри­­­нат Фәйзетдинов, Самара шәһәренең татар мил­ли-мә­дәни автономиясе советы вәкиле Илдар Тренгулов кебек дин кардәшләребез чыгыш ясап, үзләренең тормышларын­да һәм эшчәнлекләрендә Ис­­лам дине ничек ярдәм итүе турында сөйләделәр.
Мәскәүдән килгән мөхтәрәм кунак Динара Садретдинованың чыгышы хатын-кызның Исламда нинди урын алып торуына багышланган иде. Бу теманы ул соңрак “Яктылык” татар мәктәбендә шәһәребезнең мө­селман хатын-кызлары белән очрашуда да ныклап ачарга тырышты.
Мөселман хатын-кызла­ры­ның баш киеме – хиҗап киеп телевидение тапшыруларын алып баручы белән күрешергә теләгән ханымнар һәм туташлар белән мәктәпнең актлар залы шыгрым тулган иде.
Самара өлкәсе мөфтие Та­лип хәзрәт Яруллин ерак араларны якын итеп килүләре һәм Самарада яшәүче дин кардәшләребез белән очрашып, яшьләргә, мөселман ха­тын-кызларына үзләренең вә­­газьләрен җиткерүләре өчен Динара ханымга һәм тап­шы­руның иҗат төркеменә үзенең рәхмәтен белдерде.

Ф.Б.Канюкаев дин кардәшләребезне Рамазан ае белән котлады

Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Сезне Рамазан ае белән тәбрик итәм. Раббыбыздан, безгә, барчабызга, барлык халыкларга да тынычлык вә шатлык, бәхет-сәгадәт, һәр йортка иминлек, иркен һәм мул тормыш бүләк итүен сорыйм. Ураза аен бар фазыйләтләрен дә үтәп, чын ихлас күңел, сабырлык белән уздырырга насыйп әйләсә иде. Һәркемгә муллык, тынычлык телим. Рамазан ае мөбарәк булсын!

Һәр мөселманның тормышында түземсезлек белән көтеп алган вакыйга – Изге Рамазан, ураза вакыты, барлык гөнаһлардан арыну, кичерү, рухи яктан чистарыну ае башлана. Чын мәгънәсендә Аллаһ бүләк иткән көннәрдә, Рамазанның һәр сәгате, минутының кадерен белик, югары бәялик, кылган гамәлләребезнең асыл-мәгънәсен аңлап, зур җаваплылык белән үткәрик. Һәм һәрвакыт исебездән чыгармыйк, кылган барлык изгелекләребез өчен Раббыбызның безләргә рәхим-шәфкате киң булыр.

 

Тупли авылының Таш мәсҗиденә 110 ел булды

Шул тантанага Самардан мөфти Талип хәзрәт Яруллин җитәкчелегендә бер төркем кунаклар барды. Алар: Самар Җәмигъ мәсҗиденең рәисе Җәүдәт Шарапов, “Нур” мәдрәсәсе ректоры Али хәзрәт Сөләйманов, Диния нәзарәтенең сәркатибе Наил хәзрәт Сөләйманов, Диния нәзарәте президиумы әгъзасы Җәмил Вәлиуллин, Самар шәһәренең татар милли-мәдәни мохтариятенең рәисе Рифкат Хуҗин һәм башкалар.

Бәйрәмгә мөселманнарны тәбрикләргә Елхау районы башлыгы Вячеслав Дементьев килде, һәм ул халык алдында тирән мәгънәле нотык тотты.

Бик күп бүләкләр таратылды. Соңыннан барлык кунаклар өчен мәҗлес оештырылды.

Бүгенгегә разый булып, алга таба барырга

26 мартта Самараның Тарихи мәчетендә үткәрелгән еллык хисап җыелышында сүз, башлыча, мәчетне үзгәртеп кору эшләре барышы турында барды. Шулай ук ревизион комиссия отчеты, бухгалтер, мәчетнең ике имамы, мөфти Талип хәзрәт Яруллинның чыгышлары яңгырады, алар күтәргән мәсьәләләр буенча фикер алышу булды.

Самарада һәм гомүмән өлкәбездәге мөселманнарның тормышы, башлыча, үзәк Җәмигъ мәчете тирәсендә әйләнә. Бу анлашыла да, чөнки биредә зур микрорайоннар, күпкатлы йортлар урнашкан. Шуңа күрә дә Стара-Загора урамындагы мәчеткә халык та күбрәк йөри, өлкә Диния нәзарәте дә биредә эшли…

Ә элек Самара татарлары тормышы Казанская урамында, хәзер “Тарихи” исемен йөрткән мәчет тормыш үзәгендә кайнаган. Хәзер ул ничектер читтәрәк калган кебек күренә. Бу хәлнең сәбәбен Иске шәһәрдә татарларның аз яшәвеннән күрәбез.

Самара мөселманнары Мәүлид бәйрәмен билгеләп үтте

Самара региональ «Дуслык» иҗади-иҗтимагый оешмасы, Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте белән берлектә узган елның февраль аенда мөселманнарның зур бәйрәмен – Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.с.) туган көнен үткәргәннәр иде. Әлеге традицияне дәвам итеп, быел, 25 гыйнварда В.Я. Литвинов исемендәге мәдәният йортында Мәүлид бәйрәме уздырылды. Чараның максаты – милләттәшләребезгә рухи һәм дини тәрбия бирү. Быел да Мәүлидне зурлап билгеләп үттеләр. Бәйрәмгә тамашачылар зал тутырып килгән иде. 

Чулпан авылында азан тавышы тынмасын иде

Камышлы районының Чулпан авылы әллә ни зур түгел – биредә берничә дистә генә йорт бар, ә тирә-юньне бизәп торучы кечкенә генә манарасы булган мәчет бинасы әллә кайдан күренә. Аның имамы Мәгъдән Таһир улы МӨХӘММӘТҖАНОВ белән сөйләштек.

- Быелгы Сабан туенда Чулпаныбызның 80 еллык юбилеен билгеләп үттек. Ата-бабаларыбыз озак вакыт авылда мәчет салырга тәвәккәлли алмыйча интеккәннәр. Шулай да, халык бездә һәрчак аерым бер өйгә җыелып, Корбан чалып, Ураза тотып, гает, җомга намазларын укып яшәгән.

“Колос”та Сабан туе

Самара өлкәсенең татар-башкорт мөселман балалары ел саен Кинел-Черкасс янындагы “Колос” лагеренда ял итә. Сәламәтлек җыю, чыныгу белән бергә алар туган телләрен камилләштерәләр, ислам дине нигезләрен үзләштерәләр, гореф-гадәтләребезне өйрәнәләр. Әлбәттә, остазлары аларга дин нигезләрен дә, гореф-гадәтләрне дә уен аша сеңдерергә тырыша.

Менә быел да, инде өченче тапкыр, лагерьда балалар өчен милли бәйрәмебез Сабан туе уздырылды. Кунакка лагерьның башка отрядларында ял итүче балалар да чакырылган иде. Шулай итеп, бәйрәм милләтара төс алды.

Барыбызга да берләшү кирәк

Рамазан ае тәмамланганнан соң милләтебез, динебез, бердәмлегебез турында кайбер уй-фикерләр.

Менә Изге Рамазан ае да үтеп китте. Күпләребез аны иртә таңнан сәхәр ашап, ураза­ларыбызны тотып, кичләрен авызларыбызны ачып, ифтар мәҗлесләрен уздырып үткәрдек.

Авыз ачтыру, ифтар мәҗ­лесләрен уздыру – ул татар халкының гомер-гомердән кил­гән матур гадәте, күренеше дип беләм. Элеккеге вакытларда ифтар табыннарына ипи-тоз, токмачлы аш, тары ярмасы яисә карабодай боткалары куела торган иде. Карабодай боткасы күбрәк хәлле гаиләләрдә генә пешерелә иде.

Укыган догалар кабул булсын!

Самараның Җәмигъ мәчетендә укылган Рамазан гаете намазына килгән халык саны бу юлы бик күп булып, мәчетнең бинасы да, зур йорты да мөселманнар белән тулды. Мәчеткә сыймаганнарына намаз укырга уңай булсын өчен, алдан ук зур-зур рулон кәгазьләр әзерләп куелган иде. Ә мәчеттә намаз укучыларның һәрберсенә бушлай целлофан пакетлар таратылды. Элек аяк киемнәрен ишегалдында калдырып, югалтучылар булганлыктан, хәзер аны үзең белән алып керергә мөмкин булды. Гади генә хезмәт, ә нинди уңай!

Бәйрәмебез мөбарәк булсын!

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим

Мөхтәрәм дин кардәшләрем!

Әссәләмүгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ.

Әлхәмдүлилләһ, ел буе көткән ура­забызны тоттык. Иртәнге фазыйләтле сәгатьләрдә сәхәр ашадык, мул табыннарда ифтар кылдык, бер-беребезгә мәрхәмәтле булдык. Изге Рамазан ае — барысын — яшен-картын, ярлысын-баен саф-саф итеп тәравих намазларына җыйды, күп кенә кешеләргә гомерләрендә беренче мәртәбә ураза тотуга, намазга басуга да сәбәпче булды.

Тоткан уразаларыбызны,укыган дога­ла­рыбызны, биргән фитыр сада­кала­рыбызны һәм барча кылган изгелекләребезне Аллаһы Тәгалә кабул итеп, булган гөнахларыбызны гафу итсә иде.

Аллаһы Тәгалә барчабызның тор­мы­шына иминлекләр һәм тынычлыклар, тел­ләребезгә йомшаклык, күңелләребезгә пакьлек бирсен, иманнарыбызны ныгытсын иде. Йортларга байлык, муллык, барыбызга сабырлык, тәүфыйк, хидаят, сәламәтлек, авыруларга хәерле шифалар насыйп итсә иде. Тәүфыйксызлыкта, динсезлектә йөр­гәннәргә хак юлны табарга язсын.

Рамазан гаете мөбарәк булсын!

Самара өлкәсе Диния нәзарәте рәисе,

 мөфти Талип хәзрәт ЯРУЛЛИН

Ураза гаете намазлары өлкәбезнең барлык мәчетләрендә укылачак: иртәнге намаз – 4 сәг.15 минутта, Гает намазы – 6 сәгатьтә.

Фитыр садакасын кеше башына гади кешеләр – 50 сум, байлар – 300 сум, ә фидия садакасын (ураза тотмаган кешеләргә) - көненә 150 сум күләмендә, әгәр елына 120 мең сум күләмендә запас акчаң җыелса, шуның 4 процентын – зәкят нисабын, ягъни 4800 сумын ятимнәргә, мохтаҗларга бирергә кирәк.

Изге җирдә – изге дога

Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте вәкилләре кайчандыр Болгар ханлыгының көньяк форпосты булган Муром шәһәрчегенә (Самара өлкәсенең Подгоры һәм Валы авыллары янында урнашкан) барып, анда борынгы ата-бабаларыбыз – Идел буе болгарлары рухына намаз укып кайттылар. Бу дини чараны Самараның “Болгар мирасы” дип аталган мәдәни-тарихи фонды рәисе, эшкуар Гомәр Батыршин оештырды.

Өлкә мөфтие Талип хәзрәт Яруллин җитәкчелегендәге делегация вәкилләре биредә галимә Анна Кочкина  җитәкчелегендә алып барылган археологик казылмаларны карадылар.  Самараның Алабин исемендәге крайны өйрәнү музееның археология бүлеге мөдире Анна Кочкина Болгар ханлыгы буенча тикшеренүләр белән күптән шөгыльләнә инде. Очрашу барышында ул Самара мөселманнары делегациясе вәкилләре алдында бу темага кызык­лы чыгыш та ясады.    

Беренче Җәмигъ мәчетенә – 100 ел!

Йөз ел элек хәзерге көндә Самараның Молодогвардейский урамында урнашкан Спорт сарае урынында беренче Җәмигъ мәчет төзелгән булган. Ә 1930 елда ул ябылып, анда урта мәктәп ачылган. Ә инде үткән гасырның 60нчы еллары башында мәчетне бөтенләй сүтеп, аның урынында Спорт сарае төзеп куялар.

Менә шушы Спорт сарае янында шәһәребездә беренче Җәмигъ мәчете ачылуга 100 ел тулу уңаеннан күмәк намаз укылды. Анда төрле милләттәге бик күп мөселман катнашты. Өлкә мөфтие Талип хәзрәт Яруллин, Үзәк Диния нәзарәтенең баш казые Вагыйз хәзрәт Яруллин, Җәмигъ мәчете имамы Иршат хәзрәт Сафин намазга җыелган мөселманнарга әлеге мәчет турында сөйләделәр.

Дини мәгарифкә – зур игътибар

Самара өлкәсе буенча баш федераль инспектор Сергей Чабан Самараның Җәмигъ мәчетендә региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин белән очрашты. Сөйләшү барышында регионда мөселман дини оешмаларның эше, дини мәгариф һәм Самара өлкәсе мәчетләрен кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре каралды.

Сергей Чабан мәчет каршында эшләп килүче “Нур” мәдрәсәсенең уку-методик базасы белән дә танышты. Биредә шәкертләрне укытудан тыш, өлкә имамнары һәм мөәзиннәре өчен квалификация күтәрү курслары оештырыла, мөселманнарга ислам нигезләрен, гарәп графикасын өйрәтү өчен якшәмбе мәктәбе эшләп килә. Җәен исә балаларга ислам дине нигезләре укытыла.

Истанбулда укучы Диния кайтты

Үсеп килүче яшь буынга дини һәм дөрес рухи тәрбия бирү эшен бервакыттада күз уңыннан чыгарырга ярамый. Сызран шәһәрендә балаларга дин дәресләре бирү эшен күптән инде үз өстенә Галиулла ага Габдерәшитов алды. Ул вертолет училищесында хәрби хезмәтен тәмамлаганнан соң, тормышын мөгаллимлеккә багышлады.

Ярдәмегез өчен рәхмәт!

Бердәмлек” газетасында Елховка районының Идәй авылындагы ике зиратның берсенә – Бакчасарай дип аталучысына төзекләндерү үткәрү өчен халыктан акча җыю турында игъланнар бастырган идек. Аллаһының рәхмәте яусын, безнең мөрәҗәгатебезне ишетеп, укып, йөзләп кеше, башлыча бүгенге көндә Самара шәһәрендә яшәүчеләр, шушы изге эшне башкарырга ярдәм кулларын суздылар. Барлыгы 70 мең сумга якын акча җыелды.

Шушы изге күңелле авылдашларыбызга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Аллаһы Тәгалә сезнең үзегезне дә зурласын.

Рамазан Шәриф ае башлану уңаеннан мөфти котлавы

Хөрмәтле газиз дин кардәшләрем!

Әссәламегаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!

Сезне Рамазан шәриф ае белән чын куңелемнән тәбрик итеп, изге эшләрегездә уңышлар, ураза тоту вазифагызны үтәүдә Аллаһы Раббымызның бөек ярдәмен алу, ил-Ватаныбызга тынычлык, барчагызга да иминлек, үзебезгә, балаларыбызга тәүфыйк, һидәят, җан-тән сәламәтлеге, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын һәм дөнья, ахирәт сәгадәтләрен сезгә теләп калам.

Киләчәктә дә Рамазан аен шатлыкта, бердәмлектә каршы алырга язсын,аны Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә боерганча, татулыкта кардәшлектә, ихласлы хезмәттә үткәрүебезне насыйп әйләсә иде.

Бөек ихтирам һәм хәер-догалар белән Самара өлкәсе мөселманнарының

Региональ Үзәк Диния

нәзарәте рәисе, мөфти

Талип хәзрәт ЯРУЛЛИН.

 

 

Төзелеш дәвам итә

Самараның Тарихи мәчетен төзекләндерү эшенең икенче өлеше башланды. Шушы уңайдан Россия Үзәк Диния нәзарәтенең баш казые Вагыйз хәзрәт Яруллин һәм өлкәбез мөфтие Талип хәзрәт Яруллин мәчет картлары белән бергә мәчетнең манарасы фундаментына беренче таш салдылар. Ә фундаментка әлеге Аллаһы йортын яңадан торгызуга һәм аны ремонтлауга зур өлеш кертүче кешеләрнең исем-фамилияләре язылган капсула куеп калдырдылар.

Таш салу тантанасында район администрациясе вәкилләре, мәчетне төзекләндерү проектын төзүче архитекторлар, төзелешнең иганәчеләре һәм мәчет картлары катнашты.

Шифалы яңгырларыңны бир, Ходаем

Безнең Гали авылында изге Морат бабкай чишмәсе янында корбан чалу мәҗлесе матур гадәткә әверелеп китте. Менә быел да корылык, эсселек сәбәпле, Аллаһы Тәгаләдән яңгыр сорау ниятеннән биредә корбан чалынды.

Чишмә янына килеп җиткәндә бөтен болынга тәмле ис таратып, казаннарда аш пешә, самавырлар кайнап утыра иде инде. Авылыбызның уңган-булган хатын-кызлары Сания Әмирова, Зәйтүнә Газизуллина, Наташа Вакказова һәм башкалар иртән-иртүк корбан мәҗлесенә әзерләнә башлаганнар. Ә чишмә янында балалар игътибар белән Гомәр хәзрәт Усмановның үгет-нәсыйхәтләрен тыңлап утыралар.

Р. Миңнеханов Самар мәчетендә булды

Самарга эш сәфәре белән килгән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 27 июньдә Самар җәмигъ мәчетен дә карап китте.

Миңнеханов намаз залларына, бизәлешләренә, мәчетнең зурлыгына сокланды. Чәй бүлмәсендә туганнарча сөйләшү узды. Самарда булачак татар милли-мәдәни үзәгенә куаныч белдерде.

Намазлы Сабантуй

22 июньдә Похвистнево районының Гали авылында Сабантуй үткәрелде

Быел Гали авылы Сабан туе соңлап килде. Гадәттә июнь башында уздырыла торган милли бәйрәм төрле сәбәпләр аркасында 22 июньгә – Хәтер һәм кайгы көненә күчерелде. Россиядә бу көнне күңел ачу чаралары үткәрелмәсә дә, Сабан туе өчен кагыйдәдән тайпылыш ясарга булганнар, күрәсең. Шуңа күрә дә бу бәйрәм яу кырларында ятып калган һәм кайткач вафат булган сугыш ветераннарын бер минутлык тынлык һәм Коръән сүрәләре белән искә алудан башланып китте.

Жигулевскида да мәчет төзеләчәк

Жигулевски шәһәре мөселманнары янында Самара региональ Диния нәзарәте рәисе мөфти Талип хәзрәт Яруллин булып китте. Алар шәһәрнең бертөркем татар активистлары белән бергәләп мәчет төзү мәсьәләсен тикшерделәр. Шәһәрдә Аллаһы йорты төзеләчәк урынга барып, биредә Коръән сүрәләре, догалар укыдылар, бу изге эштә уңышлар теләделәр.

Аннан соң кунаклар борынгы Болгар дәүләтенең Жигулевски янындагы Муром шәһәрчеге дип аталып йөртелгән урын белән таныштылар. Борынгы туганнарыбызны искә алып, алар рухына багышлап догалар укылды. Киләчәктә монда тарихи үзәк ачу кирәклеге турында фикерләр дә әйтелде.

Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк

Камышлы районының Иске Ярмәк авылы мәчетендә менә унтугыз ел инде имам-хатыйб булып Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘД-КӘРИМ эшли. Ул шулай ук Кләүле һәм Камышлы районнары мөселманнарының мөхтәсибе дә бит әле. “Бердәмлек” газетасының үз хәбәрчесе аның белән очрашып, дин эшләренең торышы, киләчәккә планнары турында сүз алып барды.

Кырык яшь – ул үткәннәрне барлау, яңа юллар сайлау

Төбәгебезнең танылган шәхесләренең берсе – быелгы уку елында Самараның “Яктылык” татар мәктәбе директоры итеп билгеләнгән Радик Рифкать улы Газизовка 40 яшь тулды. Бу уңайдан юбилей мәҗлесе уздырылды. Бирегә аның дуслары, фикердәшләре җыелды. Алар арасында өлкәбезнең күренекле җәмәгать эшлеклеләре, дин әһелләре, үзе белән эшләүче хезмәттәшләре, “Яктылык” мәктәбен төрле елларда тәмамлаган яшьләр бар иде.

Мәҗлестә Коръән сүрәләре, догалар укылды, юбилярга матур тәбрикләүләр, җылы теләкләр яңгырады, бүләкләр тапшырылды. Самара мөселманнарының региональ Диния нәзарәтеннән, Самара Җәмигъ мәчетеннән Җәмигъ мәчетенең сурәте төшерелгән затлы зур келәм бүләк ителде.

Игелекле һәм саваплы гамәл

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм үзенең бик күп хәдисләрендә агач утыртуның, үсентеләр үстерүнең әһәмияте турында әйтеп калдырган. Анда, агач утырткан кешесенә һәрдаим тәсбих әйтеп торачак, аңа кошлар утырып ял итсәләр дә, кешеләр һәм хайваннар ышыклансалар да савабы зур, диелгән.

Камышлы районы Иске Ярмәк авылы мәктәбенең 10нчы сыйныф укучылары да сыйныф җитәкчеләре Лилия Мидхәт кызы Сәлахова белән мәчет йортындагы корыган агачларны кистеләр, җыелган чүп-чарны түктеләр, түтәлләргә төрле матур чәчәкләр утырттылар.

Самар мәчетендә ветераннарны хөрмәтләделәр

7 майда Самар Җәмигъ мәчетендә Җиңү көненә багышланган тантаналы мәҗлес узды.

Бәйрәм табынына йөздән артык сугыш һәм хезмәт ветераннары чакырылган иде. Мактаулы кунаклар исемлегендә шулай ук татар милли хәрәкәтенең әйдаманнары да булды. Җәмигъ мәчетенә иганәчелек күрсәткән эшбатырлар да түр башында утырдылар. Күбесенең күкрәкләрендә орден-медальләр. Озын-озын өстәлләр ризыклардан сыгылып торды. Самар өлкә мөфтие Талип хәзрәт Яруллин Җиңү көненә багышланган җыйнак кына нотык тотты. Самар Җәмигъ мәчете муллалары Коръән укыдылар. Кунакларга затлы бүләкләр тапшырылды. Матди чыгымнарны үз җилкәләренә татар эшбатырлары алган.

Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел

 

Камышлы районының Иске Ярмәк авылы халкы тирә-якка кунакчыллыгы, бердәмлеге һәм ярдәмчеллеге белән танылган. Авылдашларның менә инде ничәмә-ничә буыны үзара туганлашып-кодалашып яки туганнардан да артыграк дуслашып гомер итә.

Авылыбыз бай тарихи хәзинәләре белән дә горурлана ала. Моның сәбәбе, бәлки, бу җирләргә беренче килеп урнашкан татарларның динне, телне һәм гореф-гадәтләрне югалтмаска тырышуларында яшеренәдер. Россия патшасы Петр Беренче 1722 елда халык санын исәпкә алып, башка милләт халыкларын чукындыру сәясәтенә керешкәч, мөселман халкы аулаграк урыннарга качып киткән. 1737 елда Ярмөхәммәд Туйбакты улы Хөсәенов та үзенең бабасына – Асылхуҗа Маҗак улы Хөсәеновка 1516 елда Казан ханы Мөхәммәд-Әмин тарханлыкка биргән җирләргә күчеп килә. Шуннан соң бу авылга нинди генә халык килеп урнашмаган икән! Бүген сезнең игътибарга тәкъдим ителәсе нәсел хәтта гарәп иле Оманнан килеп чыккан, дигән фикер бар.

Үткәннәргә кире кайту, яки Карабикол авылының тарихи мәчете турында

Ислам динебезгә, татар милләтенә бетү куркынычы янаганда, Шенталы районының Карабикол авылында яшәүче милләттәшләребез сөйләвенчә, биредәге мәчетне саклап калуда мукшы (эрзя) халкының өлеше бик зур була. Чөнки, аның манарасын кисәргә, дип килгән куштан активистларга каршы алар сәнәк-көрәк күтәреп каршы чыкканнар. Авылда чиркәү юк, хәзер инде тарихи мирас буларак яшәп килгән мәчетсез дә калдырырга телисезме? Шушы сүзләрдән соң районнан килгән активистларга кире борылып китәргә туры килгән. Мукшы халкының батырлыгына, безнең динебезне хөрмәт итүенә ничек сокланмыйсың, ди инде. Алар бит татар халкын шушы бәрелешкә чыгармаганнар.

Юл өстендәге мәчет

 

Похвистнево районының Яңа Мансур авылында ике мәчет эшләп тора. Миңа шуларның Тарихи мәчет дип атап йөртелгәненең имамы Исхак Хәсән улы ШИҺАПОВ белән әңгәмә корырга насыйп булды.

- Хәзрәт, кыскача гына мәчетегезнең тарихы турында сөйләгез әле. Нигә ул Тарихи мәчет дип атала?

- Бу мәхәллә 33нче сан белән теркәлгән. Мәчетебезнең тарихы әле 1787 елга барып тоташа. Дөрес, ул 1937 елларда репрессия вакытында бераз ябылып торган. Без 1942 елда аның яңадан ачылу бәхетенә ирештек. Ул вакытта мин, ун яшьлек малай буларак, барысын да ачык хәтерлим.

Самараның Җәмигъ мәчете каршында милли-мәдәни үзәк бинасы төзеләчәк

Бу мәсьәлә буенча өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте җитәкчеләре өлкә губернаторы Николай Меркушкин белән очрашып, төзелешнең проекты һәм аны финанслау турында фикер алышканнар иде инде, дип хәбәр итә Самара өлкәсенең “Бердәмлек” газетасы.

Диния нәзарәтенең попечительләр советы рәисе, “Прогресс-В” төзү компаниясе президенты Вазыйх Мөхәммәтшин сүзләренчә, милли-мәдәни үзәк өч һәм дүрт катлы ике бинадан торачак. Беренчесендә – балалар бакчасы, ә икенчесендә – тамаша һәм спорт заллары, хәләл кафе, кибет, татар милли оешмаларының офислары урнашачак.

Мөхәммәтфатыйх хәзрәт Мортазин – халкыбыз горурлыгы

Алмагачның алмасы

Туксан яшькә үрмәләүче Адибә апа Рәхмәтуллинаның бүлмәсенә үткәч, иң беренче чиратта күземә газета-китаплар белән тулган өстәл өсте ташланды.

- Мин өемә 7-8 басма яздырып алам. Дөнья һәм ил күләмендәге вакыйгаларны даими күзәтеп барам. Берәр көн газета укымыйча, соңгы хәбәрләр белән танышмый калсам, үз-үземне кая куярга белми аптырап бетәм: тамагымнан ризык үтми, йокым йокы түгел, дигәндәй…

Дини бәйрәмгә сәяхәт

Самара өлкәсе мөселманнарының Региональ Диния нәзарәте һәм өлкә “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы Мөхәммәт Пәйгамбәребезнең туган көненә багышлап уздырган “Мәүлед ән-Нәби” бәйрәмендә Ставрополь районы Выселки урта мәктәбеннән без – 3 – 7 сыйныф укучылары да катнаштык.

Татар теле укытучыбыз Тәнзилә апа Хәйруллина кушканча, без башта Тольятти мәчетендә җыелдык. Кайберәүләребез бирегә беренче тапкыр килгәнлектән, апа безгә экскурсия оештырды. Рамиль хәзрәт мәчет төзелеше турында сөйләп бирде. Бу Аллаһы йортында шундый рәхәт икән, җаннарыбызга ниндидер тынычлык иңде.

“Халык дингә тартыла”

Шәһәребезнең Җәмигъ мәчете каршындагы “Нур” мәдрәсәсендә Самара өлкә хөкүмәте, Региональ Диния нәзарәте һәм Җәмигъ мәчете ярдәме белән өлкәбез авылларыннан килгән бер төркем мөәзин һәм имамнар дин белемнәрен арттырдылар.

Госман ага Садртдинов белән хушлашу

Госман Харис улы Садртдинов Самара шәһәренең һәм өлкәсенең ислам-татар җәмгыятенә яхшы таныш иде. Аны үзенең тыныч холкы, төпле фикер йөртүе белән дини җәмгыятебездә абруй казанган кеше буларак белделәр. Фани дөньяда тормыш мәктәбенең олы юлын үткән кеше ул.

Госман Харис улы Куйбышев шәһәрендә туып, традицион татар, мөселман гаиләсендә тәрбияләнгән. Башта техникум, соңрак Куйбышев авиация институтын тәмамлап, озак еллар Фрунзе исемендәге берләшмәдә эшләгән. Үзгәрешләр чоры башлангач, хезмәтен башка өлкәдә дәвам итә.

Мәчәләйдә Мәүлид салаватлары

Похвистнево районының Иске Мәчәләй авылында 181нче мәхәллә мәчете имам-ха-тыйбы Таһир Булатов инициативасы белән Мәүлид бәйрәме уздырылды.

Чарада Мәчәләйдә туып-үсеп, бүгенге көндә Самара шәһәрендә һәм башка җирләрдә яшәүче имамнар һәм хәзрәтләр дә катнашты. Бәйрәмне Гали авылыннанНаил хәзрәт Курмаевматур итеп алып барды. Мәҗлесне Коръән сүрәләре һәм салаватлар белән Самараның Тарихи мәчете имамы Наил Биктаев башлап җибәрде.

Чарага җыелган кунакларны һәм мәчәләйлеләрне Самара өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин котлап, авылда Мәүлидне беренче мәртәбә шулай зурлап уздыруларына шатлыгын белдерде. Халыкка яңа уңышлар, авылны һәм мәктәпне саклап калуны, кырларны тутырып чәчүне, яшьләрнең читкә китмәвен, балалар саны артуын теләде. Шул теләкләр кабул булса, авылларыбыз зураеп, ә биредәге тормыш яңарып, куәтләнеп китәр иде, диде хәзрәт.

Мәхәббәт дигән очар кош бардыр…

Күп еллар Самара өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәтен җитәкләгән өлкә мөфтие, бүгенге көндә Үзәк Диния нәзарәтенең баш казые Вагыйз хәзрәт һәм аның җәмәгате Асия абыстай Яруллиннарның бергә гомер итүләренә 16 февральдә 55 ел тула
Мәңгелек сөю, мәңгелек мәхәббәт… Ә бармы соң ул мәңгелек мәхәббәт, дип сорарлар күпләр. Вагыйз Лотфулла улы һәм Асия Миншакир кызы Яруллиннар белән очрашып аралашканнан соң, мин моңа әйе, бар, дип ышанычлы җавап бирә алам. Мәхәббәтсез илле биш ел бергә гомер итү мөмкин түгел!
Алар үзләре дә бу турыда нәкъ шулай диләр. Вагыйз хәзрәт сүзләренчә, җирдә ир белән хатын булып яшәү өчен Аллаһы Тәгалә аларга мәхәббәт биргән. Шуңа күрә бу хисне гомер буе сакларга кирәк.

Искитәрлек бәйрәм

“Похвистнево хәбәрләре” газетасында Мәдәният йортыбызда Мәүлид ән-Нәби бәйрәме булачагы турында белдерү укыгач, мин бу көнне түземсезлек белән көтә башладым. Менә, ниһаять, ул килеп тә җитте. Мин генә түгел, башкалар да милли бәйрәмнәребезгә сусаган икән. Иртәнге сәгать10 тулганда тамаша залында басып торырга да урын юк иде инде.

Чиреклегә тагын кайткандай булдым…

Быел өлкәбездә Мәүлид мәҗ­лесләре күп урыннарда – өйләребездә, мә­чет­лә­ребездә, Мәдәният сарайла­рында киң колач белән уздырылды. Шу­ларның берсе – Самараның кү­ренекле эш­­куары Али әфәнде һәм аның хатыны Мәрьям ханым Сөләймановларның өй­лә­рен­дә үткәрелгәне турында “Бер­дәмлек” газетасы укучылары белән минем дә уртаклашасым килә.

Яңа Ярмәк авылы мәчетендә Мәүлед бәйрәме болай зурлап үткәрелгәне юк иде әле

2013 елның 11 февралендә Камышлы районы Яңа Ярмәк авылы мәчетендә Мөхәммәт Пәйгамбәрезнең тууына багышланган Мәүлед бәйрәме узды.

Бәйрәм мәчет администрациясе һәм җирле иганәчеләр – Зәйдуллиннар, Мифтаховлар һәм Вәлиахмәтовлар гаиләләре – ярдәмендә оештырылган иде. Әлеге бәйрәмдә 58 ир-ат, 40лап хатын-кыз катнашты. Бәйрәмнән соң мәктәп укучылары чәй табынына чакырылды.

Мәүлед ән-Нәби зур сәхнәгә чыкты

Мәүлед ае – Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.с) туган, Мәккәдән Мәдинәгә күчкән һәм вафат булган ай. Шуңа күрә Мәүлид-ән-Нәби бәйрәмен мөселманнар ай буе билгеләп үтәләр, кунакка йөрешәләр, Мөхәммәт пәйгамбәргә (с.г.в.с) салаватлар әйтәләр, мөнәҗәтләр укыйлар. Ә менә өлкәбезнең шәһәрләрендә һәм авылларында күләмле чаралар уздыру әлегә кадәр гамәлдә юк иде. Үткән шимбәдә Самараның Киров мәйданындагы Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда “Мөхәммәт пәйгамбәрнең тууы – бөтен дөньяга шатлык” шигаре астында үткәрелгән чара үзенә күрә бер могҗиза булды, дияргә дә ярыйдыр.

Самара өлкәсе мөселманнарының Региональ Диния нәзарәте һәм Региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы бергәләшеп үткәргән бу бәйрәмгә халык күпләп җыелган иде. Партерда гына түгел, хәтта балконда да ак яулыклы апа-әбиләр, түбәтәй кигән агайлар, күпсанлы балалар тезелешеп утырдылар.

Сызранда – Мәүлид бәйрәме

Сызран шәһәренең Үзәк мәчетендә Мәүлид бәйрәме үткәрелде. Бирегә көндәлек намазларга гел картлар гына йөрсә, бу бәйрәмгә, шөкер, яшьләр дә, балалар да, хатын-кызлар да бик күп килгән иде. Шулар арасында татарлар гына түгел, шәһәребездә һәм районнарда яшәүче таҗиклар да, үзбәкләр дә, казахлар да, Дагыстаннан һәм Ульяннан да кунаклар бар иде.

Сызран мөхтәсибе Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев үзенең вәгазендә Мөхәммәд Пәйгамбәребезнең (с.г.в.с.) мөселманнарга гаилә тормышы, динебезне саклау, дус, сабыр, мәрхәмәтле булып яшәү турында әйтеп калдырган сүзләрен җиткерде.

Пәйгамбәребезне зурлап

Авылыбызның нәкъ уртасында мәчет каршында азан моңына күмелеп, иман нурлары белән яктыртылып мәдрәсәбез басып тора. Биредә Гали авылыннан гына түгел, ә башка төбәкләрдән килүчеләр дә дини белем ала.

Мәдрәсәдә елына берничә тапкыр корбан мәҗлесләре һәм башка дини бәйрәмнәребез үткәрелә. Менә былтыр авылдашларыбыз – абыйлы-энеле Мөдәррис һәм Расих Латыйповлар, Рамил Мостафин, Фидаил Нураев аллы-артлы итеп, бөтен авыл халкы өчен ифтар мәҗлесләре уздырганнар иде. Быел Наил хәзрәт Курмаев тарафыннан оештырылган Мәүлид бәйрәме дә мәдрәсәдә шулай ук зурлап узды.

Денис авылында Мәүлид кичәсе

Шенталы районы, Денис авылында яшәүче мөселманнар Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.с.)нең туган көнен – Мәүлид бәйрәмен зурлап каршы алдылар.

Бу көнне өлкәннәр дә, мәктәп балалары да Мәдәният йортына күпләп килгәннәр иде. 5 нче сыйныф укучысы Рамил Хәмзин азан әйтте, ә мәхәллә имамнары – Җәгъфәр Хәлимов һәм Шакир Гарифуллин Коръән аятьләре укып багышладылар һәм бәйрәмгә килүчеләрне олуг бәйрәм белән котладылар.

Без динебез белән көчле..!

Яңа Фәйзулла мәчете авылга кергәндә үк әллә кайдан үзенең манарасындагы ярымаен ялтыратып күренеп тора. Мине биредә инде тугызынчы дистәне ваклаучы, өлкән яшьтәге имам Хәмзә хәзрәт Минхәер улы ИБӘТУЛЛИН каршы алды.

Мәүлид бәйрәменә багышлана

Самара мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, өлкә мөфтие Талип хәзрәт Яруллин җитәкчелегендә Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте башлыгы, баш мөфти Шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдинның вәкиле Мөхәммәд хәзрәт Таҗетдин, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бюросы әгъзасы, “Дуслык” Самара региональ иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев катнашында өлкәбездә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (г.с.в.с.) туган көнен – Мәүлид-ан-Нәби бәйрәмен билгеләп үтү турында киңәйтелгән киңәшмә үткәрелде. Анда 2 февральдә сәгать 10да Самараның Киров мәйданындагы Мәдәният сараенда, 3 февральдә Камышлы районының Иске Ярмәк авылында һәм Похвистнево шәһәрендә бәйрәм чаралары уздыру турында карар кабул ителде.

Самараның Җәмигъ мәчетендә өлкә үзәгенең Малый Тупик урамында урнашкан Иске мәчетебезнең эшли башлавына 45 тулуга багышланган мәҗлес уздырылды

Бу мәчет Самара тарихында бишенчесе. Советлар хакимиятлек иткән чорда – 1930 елда хәзерге Үзәк спорт сарае урынында урнашкан Җәмигъ мәчете ябылып, аның манарасы киселә. Ә 1932 елның февралендә Казан (хәзерге Алексей Толстой) урамындагы атаклы “Икътисад” журналы мөхәррире Мортазин имамлык иткән мәчет бинасы да мөселманнарыбыздан тартып алына, ә аның имамы хәзрәт бер гөнаһсызга атып үтерелә.

Самара Җәмигъ мәчетендә «Мәрхәмәтле йөрәк» хәйрия акциясе үтте

22 декабрь көнне «Duslar club» иҗади берләшмәсенең инициативасы һәм Самара өлкәсе мөселманнарының Диния назәрәте ярдәме белән Самара Җәмигъ мәчетендә «Мәрхәмәтле йөрәк»хәйрия акциясе үтте. Чараның максаты – мохтаҗларга социаль ярдәм күрсәтү һәм кирәкле әйберләр җыю, шулай ук, яшьләрдә әхлакый сыйфатлар һәм мәрхәмәтлелек тәрбияләү.
Чараны тантаналы рәвештә «Duslar club» иҗади берләшмәсенең активисты Әлфия Кирасирова ачып җибәрде, аннан соң сүз Самара өлкәсе мөселманнары Диния назәрәтенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр һәм яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Радик Рәвгать улы Газизовка бирелде. Ул җыелган яшьләрне сәламләде һәм әлеге чарада катнашырга теләк белдергәннәре, саваплы гамәлләр кылырга әзер булулары өчен аларга рәхмәт сүзләре җиткерде.

Ачык йөзле Рәйсә ханым

Сызранда һәм Заборовка авылында мөселман бәйрәмнәре табынында моңлы итеп мөнәҗәт әйтүче, көйләп Коръән аятьләре укучы ханымны очратсагыз, кем бу дип сорап та тормагыз, ул безнең Рәйсә Мамина булыр. Аның йортындагы чисталыкка исең китәр. Эшләрендә бу ханымның активлыгын сөйләп бетерерлек түгел. Ире Якуб агай белән бергәләп алар ике бала тәрбияләп үстереп, аларны зур тормыш юлына озаттылар. Кызлары Айсылу хәзер үз гаиләсе белән Мәскәүдә яши, уллары Али Сызранда полициядә хезмәт итә.

Рәйсә ханым һәр шимбә көнне Заборовка авылыннан Сызранга Галиулла ага Габдрәшитовның гарәпчә уку-язу дәресләренә йөри. Хәзер инде ул күп догаларны яттан укый белә.

Татар милләтенең нигезе нидән тора?

Камышлы районы Мәдәният сараенда “Җәмгыятьнең рухи һәм әхлакый үсеше. Милли культураларны һәм телләрне саклау халәте һәм проблемалары” дип аталган фәнни-практик конференция булып үтте

Рух һәм әхлак. Бу ике сүз гел бергә бара. Тик менә илебездә үзгәртеп кору еллары башланганнан бирле җәмгыятьтә әхлаки нормаларның какшавы күзәтелә. Карагыз инде: баланың автобуска кергән әбигә урын бирмәвеннән башланган ваемсызлык газиз әти-әнисенә карата начар мөнәсәбәт формалашуга китерә. Күпчелек яшьләрнең эчүчелек һәм наркоманиягә бирелүе, андый гаиләләрдә туган балаларның урам балаларына әверелүе, халыкның күп проблемаларга битараф булып, гражданлык позицияләрен югалтуы, мәктәпләрнең белем бирү белән генә чикләнеп, тәрбия юнәлешен онытып баруы кебек җитешсезлекләр җәмгыятебезнең аска тәгәрәвен күрсәтә.

Самараның “Иске мәчете”нә – 45 яшь!

Кыскача тарихи белешмә

Малый Тупиктагы мәчетебез – ул Самара тарихында саны буенча бишенче мәчет. Моңа кадәр булганнары турында сез китап-газеталарны укып торучылар яхшы беләсез – алар урнашкан җирләр хәзерге Самарская, Фрунзе, Алексей Толстой һәм Оренбургская урамнары.

Үткән гасырларның бер өлешендә генә Самар татарлары мәчетсез яшәгән. Шул чор илебездә динсезлек хакимлек иткән елларга туры килә. Совет власте килгәч баштан 1930 елда хәзерге Спорт сарае урынында булган Җәмигъ мәчете ябыла һәм аның манарасы киселә. Ә 1932 елның февраль аенда Казанская – Обороны урамындагы мәчетебез дә мөселманнардан тартып алынды.

“Мин-Ниса” бәйрәмне зурлап уздыра

“Туган тел” җәмгыяте каршында һәр якшәмбе көнне “Мин-Ниса” оешмасы эшләп килә. Көз башында “Дуслык йортында” “Җир җимеше” исемле бәйрәм үткәрелде. Аны остазларыбыз Наилә Әбдүлганеева һәм Мәрбия Сафина оештырдылар. Наилә ханым доклад әзерләде. Һәр оешма шул чараны үткәрүдә актив катнашты. Бинаны күргәзмә кебек итеп бизәп куйдык. Монда милләтебезнең элекке чорларда файдаланган җиһазлар күренә – әбиләр суккан сөлгеләр, паласлар, күкрәкчә, намазлык, чуклы ефәк шәлләр, шау чәчәкле зур шәлләр, яулыклар, чигешләр. Бер читтә бабайлар үрә торган юкә кәрзин тора, ә аның эчендә бәйләп киптергән файдалы үләннәр, каен себеркесе. Безнең халык чисталыкны ярата, борынгыдан мунчаның кадерен белеп яши. Яшел ботаклардан кызыл барбарис, эт борынының кызыл тамчысы кызыктырып тора. Тәрәзә төпләрендә төрле матур чәчәкләрдән җыйган букетлар куелган.

Сөйләсәгез – яхшы сүзләр сөйләгез, булдра алмасагыз – тик торыгыз

Аллаһы Тәгалә дөньяга иң затлы җан иясе итеп кешене яралткан. Хәтта фәрештәләргә дә кеше алдында баш ияргә боерган. Моның сере шунда ки, адәмне Ходай акыл белән зиннәтләгән. Ләкин дә адәм баласына зур йөкләр дә өстәгән. Кешеләргә җирдә дөрес яшәү кагыйдәләрен Коръән аша кисәткән.

Әңгәмәдәшебез – Тарихи мәчет имам-хатыйбы Әүхәдетдин хәзрәт Канюкаев.

- Хәзрәт, үзегез турында мәгълүмат бирсәгез иде.

Өлкәбезнең Мәчәләй авылында туып-үстем. Самар финанс институтына укырга кердем. Динебез Исламга бирелүем студент елларына туры килә. Югары уку йортында Ходай Тәгалә чын мөселман яшьләре белән очрашу бәхетен бирде. Динне тирәнрәк үзләштерү теләге үсә торды һәм мин мәдрәсәгә кердем. Бер елдан соң Бохарага киттем һәм дини белемемне анда камилләштердем.

“Исламда көчләү юк”

 дип саный тарихчы, күп китаплар авторы Анна КНЯЗЕВА

Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә “Волжская Булгария” дип аталган яңа китапны тәкъдир итү кичәсе булып үтте. Аның авторы – Анна Князева әлеге китабын өлкә татар милли-мәдәни автономиясе һәм аның рәисе, шәһәр Думасы депутаты Минәхмәт Хәлиуллов заказы буенча һәм аның матди ярдәме белән бастырып чыгарган. Өлкә мәгариф министрлыгы һәм Самара мөселманнарының региональ Диния нәзарәте тарафыннан хупланган бу басманы мәктәпләрдә һәм башка гомумбелем бирү учреждениеләрендә төп дәресләрдә өстәмә әдәбият буларак кулланырга була.

Үзидарә органнары милли тынычлык сагында

Самара өлкә Халыклар дуслыгы йортында “Самара өлкәсендә этникара тынычлык һәм гражданнар килешүе булдыруда җирле үзидарә органнары роле” дип аталган фәнни-практик конференция үткәрелде. Аның эшендә бу проблемалар белән яхшы таныш кешеләр – Самара өлкәсе муниципалитетлары җитәкчеләре, Самара өлкә хөкүмәте администрациясе, Федераль миграция идарәсе, Эчке эшләр министрлыгының баш идарәсе вәкилләре, руханилар һәм галимнәр катнашты.

Иске Ярмәк һәм аның манаралы мәчете

Камышлы районының Иске Ярмәк авылына – 275, ә яңа төзелгән мәчеткә 20 ел тулды

Безнең Иске Ярмәк авылы истәлекләргә бик бай. Узган һәр чорның, һәр дәвернең җитди вакыйгалары хәзер инде авыл тарихына әверелгәннәр. Кызганыч ки, бүгенге көндә аларның күп өлеше сакланмаган, югалган. Менә бу бәйрәм тарихыбызны барлау, динне күтәрү, халыкның бердәмлеген үстерү һәм читтә яшәүче якташларыбызның авыл көнкүреше белән кызыксынуын көчәйтү, туганлык хисләрен яңарту өчен үткәрелде дә инде.

Мәчетләрдә кунакта

Самара өлкә губернаторы администрациясе җитәкчесе урынбасары Денис Подсеваткин, Эчке эшләр баш идарәсенең Самара өлкәсе буенча мәгълүмат һәм җәмәгать белән элемтәдә тору бүлеге җитәкчесе Александр Кромин, Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте каршындагы Попечительләр советы рәисе Вазыйх Мөхәммәтшин һәм аның урынбасары Людмила Макарова шәһәребезнең Тарихи һәм Җәмигъ мәчетләрен карап йөрделәр.

Мохтарият юлбашчысы намазлыкка басты

Самар өлкә татар милли-мәдәни мохтариятенә өч ел тулды. Мохтариятнең җитәкчесе – Мидхәт углы Минәхмәт Хәлиуллов. Самарда татар хәрәкәтенә чирек гасыр. Шул чорда зур эшләр башкарылды, һәм бу уңышлар татарларның дәрәҗәсен күтәрде. Соңгы өч елда милләт гөмбәзендә яшь эшбатырлар калкып чыкты. Бу – бик куанычлы күренеш.

Өлкә мохтариятенең өстенлеге бар. Аның юлбашчысы эшкуар гына түгел, әле Самар шәһәр Думасының депутаты да.

Ләкин дә күрсәтелгән ике сыйфат мактауга лаек булса да, төп фактор булып тора алмыйлар.

«Мәктәпләрдә руханилар кирәкми!» – дигән фикергә килделәр Самара губерна Думасында узган утырышта катнашучылар

Самара губерна Думасы бинасында мәгариф буенча һәм мәдәният буенча иҗтимагый комиссияләрнең берләштерелгән утырышы булып үтте. Биредә Самара өлкәсе мәктәпләрендәге укыту процессы турында сүз барды. Мәгариф буенча комиссия рәисе Игорь Вершинин җитәкчелегендәге утырышта депутатлар, укытучылар, региональ мәгариф министрлыгы, иҗтимагый оешмалар һәм төрле конфессияләр вәкилләре катнашты.

Дини белем – яктылыкка илтүче юл

Похвистнево районының Гали авылында “Мөселман мәгарифе. Тәҗрибә һәм перспективалар” дип аталган регионара фәнни-гамәли конференция булып үтте. Ул “Гали” мәдрәсәсенең 20 еллыгына багышланган иде.

Чарада хөрмәтле кунак-лар булып Россия мөсел-маннарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Самара өлкә администрациясенең депутатлар корпусы һәм җәмәгать берләшмәләре белән хезмәт-тәшлек итү идарәсе җитәкчесе Дмитрий Холин, Самара губерна Думасы депутаты Александр Ларионов, Похвистнево районы башлыгы Юрий Рябов, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең баш казые, мөфти Вагыйз хәзрәт Яруллин, Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Оренбург өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Барый Хәйруллин, Ульяновск шәһәренең “Биләр” мәдрәсәсе ректоры Илдар Сафиуллин һәм башкалар катнашты.

Мәчәләйлеләр Җәмигъ мәчетендә Корбан ашы уздырды

Мәчәләйдә ачык йөзле, саф күңелле халык яши. Анда дүрт мәчет эшләп тора.
Җомга көннәрендә биредә аеруча җанлылык күренә. Авыл халкының иманы көчле булганга, аларның йөзләре нурлы Һәм араларыннан өлкәбездә танылган дин әһелләре, милли җәмгыять эшлеклеләре чыгып, милләтебезнең дәрәҗәсен Һәм динне үстерүгә үз өлешләрен кертәләр.

Мөтәвәллият утырышыннан

Ноябрьнең җидесендә Самар Җәмигъ мәчетендә мөтәвәллият утырышы узды. Көн тәртибендә агымдагы проблемнар белән беррәттән узган Корбан бәйрәменә йомгаклар ясалды.
Җыелышта Самар Җәмигъ мәчетендә ревизия комиссиясе рәисе итеп Гөбәйдулла углы Таһир Мамышев сайланды.
Шулай ук мәчет корылмаларын җы лыгту өчен газда эшли торган су казанын проектлауга да акча бирү каралды.
Узган Корбан бәйрәменә йомгак ясалды. Гает намазына унике мең кеше килүенә карамастан, мәчетнең эчендә һәм йортында тулы тәртип булуына басым ясалды.
Гает көннәрендә 350 сарык чалынган. Бу зур мәшәкатьне аксакалларыбыз һәм “Нур” мәдрәсәсе шәкертләре үз өсләренә алдылар.

Зур изгелекләр эшләнде

25- 26- 27 октябрьдә Самар Җәмигъ мәчетендә күп гамәлләр башкарылды. Самар мөселманнары Аллаһы ризалыгы өчен 350 сарык чалдылар, ә яшьләребез аны мохтаҗларга тараттылар.
Самар Җәмигъ мәчетендә хезмәткәрләр ярдәмендә унике сыерны корбан чалу өчен исемлекләр әзерләнде. Бу инде 84 кеше корбан чалды дигән сүз.
Шуның өстенә ятимнәргә, фәкыйрьләргә, зәгыйфьләргә корбан ите бирү нияте белән 33 кеше акчалата ярдәм итте. Тагын 35 кеше мәчеткә, мәдрәсәгә садака итеп корбан ите бирде.
Барлыгы меңгә якын кешегә корбан ите таратылды.

Иске Ярмәк авылы 275 еллыгын билгеләде

Самар өлкәсендәге Иске Ярмәк авылына 275 ел, авыл мәчетенә 20 ел булды. Ике дата уңаеннан тантанада катнашкан “Ислам – Нур” гәҗите мөхәррире, чыгышы белән Иске Ярмәктән булган Фәрид Ширияздан үз фикерләре белән уртаклашты.

“Һәркем үз төбәген, туган җирен якын күрә, аның турында якты истәлекләр саклый. Әлбәттә, безнең Иске Ярмәк авылы да истәлекләргә бик бай. Узган һәр чорның, һәр дәвернең җитди вакыйгалары хәзер инде авыл тарихына әверелгәннәр. Кызганыч ки, бүгенге көндә аларның күп өлеше сакланмаган, югалган. Менә бу бәйрәм – ул тарихыбызны барлау, динне күтәрү, халыкның бердәмлеген үстерү һәм читтә яшәүче якташларыбызның авыл көнкүреше белән кызыксынуын көчәйтү, туганлык хисләрен яңарту рәвеше.

Иске Мәчәләйдә – корбан мәҗлесе

Бу көннәрдә татарлар күмәкләшеп яшәгән татар авылларында һәм шәһәрләрдә корбан мәҗлесләре дәвам итә. Похвистнево районының Иске Мәчәләй авылында да шундый зур мәҗлес булып үтте. Бирегә Самара шәһәреннән өлкә мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин җитәкчелегендә бер төркем дин әһелләре дә килгән иде.

Мәҗлес Аллаһының изге аятьләрен уку белән башланып китте. Аннан мөфти Талип хәзрәт Яруллин укылган догаларны багышлап, шушы корбан мәҗлесен оештырган “Восток” җәмгыятенә, аның җитәкчесе Ринат Зәйнулла улы Искәндәровка эшләрендә уңышлар теләде.

Азан намазга чакыра

Татар кешесенә, рәхәт­лә­неп авылда яшәр, гамәл кылыр өчен, иң беренче чират­та мәчет кирәк. Челно-Вер­­шины районының Совет Норлаты авылында гомер итүчеләрнең шатлыгын аң­лап була, чөнки аларның яхшы җиһазландырылган, әле күп­тән түгел капиталь ремонт ясал­ган гыйбадәтханәләре – мәчетләре бар.

Мәчетнең имамы Әхмәт­биҗан хәзрәт Усманов миңа бу турыда менә ниләр сөйләде:

- 1995 елда булачак мә­четебезнең беренче нигез ташы салынган иде. Әлхәм­дүлилләһи шөкер, без аны бер ел эчендә өлгертеп керү бәхетенә ирештек. Аны тө­зүдә авылыбызның эш­мәкәре Рөстәм Төхвәтуллин үзеннән зур өлеш кертте. Мәчетне төзеп бетергәч, ачкычны кулыбызга тоттырды да: “Бабайлар! Рәхәтләнеп гамәл кылыгыз!” - диде. Без аңа шуның өчен гел хәер-дога кылып торабыз.

Саваплы сәяхәт

Алдан сөйләшенеп куйганча, без көзнең бер матур иртәсендә җыенып, зур автобуска утырып, Уфа каласына юл тоттык. Безнең ниятебез – районыбыз­ның Яңа Һәм Иске Ярмәк, Камышлы, Иске Усман, Яңа Усман Һәм Оренбург өлкәсе Северный районы Өчкүл авылының мөселманнары Башкортстан каласының изге урыннарына сәяхәт кылу иде. Сәяхәт итүчеләр арасындагы Габдулла хәзрәтнең кызына 1 генә яшь булса, иң олыбызга 82 яшь иде. Без бу сәяхәткә барысы 52 кеше бардык.
Табигатьнең матурлыгына карап бара-бара Кандра күлгә дә килеп җиткәнбез икән, ялга туктадык. Сәфәрне оештырып, безне ерак юлга алып баручы имамыбыз Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим зур казанны, күмер самоварын күл буендагы чирәмгә куеп, учак ягып җибәрде. Хатын-кызлар хәләл ит салып казан астылар.

Корбан бәйрәме белән

Гает вәгазе

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.
Әлхәмдулилләһи раббил галәмин.
Вассәләту вәссәләму галә расулиһи Мухаммәдин вә галә әлиһи вә сахбиһи әҗмәгыйн.
Бәйрәмнәребезнең иң олысына – Корбан Гаетенә ирештергән Раббыбызга бөтен мактауларыбыз, хәмде-сәналарыбыз булса иде.
Шул Гаетләрнең үткәрү юлларын өйрәткән Сөекле Пәйгамбәребезгә салават һәм сәламнәребез булса иде.

Ай күрдем аман белән, күңелем тулды иман белән…

25 октябрьдә Самараның Җәмигъ мәчетендә, өлкәбезнең башка шәһәрләре һәм авылларындагы Аллаһы йортларында Корбан гаете намазы укылды

Җәмигъ мәчетеннән турыдан-туры бәйрәм намазы һәм вәгазьләре трансляцияләнеләчәк

Мөхтәрәм милләттәшләр!

Иртәгә, 25 октябрьдә, бөтен мөселман халкы Корбан гаетен билгеләп үтә. Шушы уңайдан Самараның “Идел дулкыны” татар радиосы үзенең http://str63.ru/ сайты аша беренче тапкыр Самара Җәмигъ мәчетеннән турыдан-туры бәйрәм намазын һәм вәгазьләрен  трансляцияләчәк.

Трансляция 7 сәгатьтә башлана.