Ай күрдем аман белән, күңелем тулды иман белән…

25 октябрьдә Самараның Җәмигъ мәчетендә, өлкәбезнең башка шәһәрләре һәм авылларындагы Аллаһы йортларында Корбан гаете намазы укылды

Җәмигъ мәчетеннән турыдан-туры бәйрәм намазы һәм вәгазьләре трансляцияләнеләчәк

Мөхтәрәм милләттәшләр!

Иртәгә, 25 октябрьдә, бөтен мөселман халкы Корбан гаетен билгеләп үтә. Шушы уңайдан Самараның “Идел дулкыны” татар радиосы үзенең http://str63.ru/ сайты аша беренче тапкыр Самара Җәмигъ мәчетеннән турыдан-туры бәйрәм намазын һәм вәгазьләрен  трансляцияләчәк.

Трансляция 7 сәгатьтә башлана.

Сабырсызлар һәм өметсезләр бәласе

«Кадерле “Бердәмлек” газетасы редакциясе хезмәткәрләре!

Минем әнием картаеп бара инде, берүзе яши. Ә олы яшьтәге кешеләрне авырулар да читләтеп үтми. Менә аның да аягы авырта башлады. Аксап йөри. Хәйран, бу авыруында ул мине гаепләп: “Син миңа бозым ясагансың”, – ди. Кемгәдер барып, карта ачтырган, һәм аңа шулай дип әйткәннәр. Шундый сүзләрне ишеткәч, ни эшләргә дә, ничек яшәргә дә белмим. Мин, мөселман кешесе, Аллаһы Тәгаләдән курыкмыйча, үз әниемә ничек бозым ясыйм ди инде?! Аның ничек ясалуын да белмим! Үзенә шулай дип әйтсәм, өстемә кычкыра, үземне, балаларымны каргый, кешеләргә яманлый, аның шайтаннары бар, ул тиле, ди. Ураза вакытында өемә килеп, зур тавыш та чыгарып китте…

Хәерле юл сезгә, хаҗилар!

Самара өлкәсе мөселманнары хаҗ кылырга чыгып китте

10 октябрьдә Самара шәһәреннән һәм өлкәсеннән Тарихи мәчет имамы Әүхәдетдин Канюкаев җитәкчелегендә бер төркем дин кардәшләребез хаҗ кылырга чыгып китте. Ә 11 октябрьдә 43 кешедән торган тагын бер төркемне якыннары, туганнары, дуслары Самара Җәмигъ мәчетеннән изге җирләребезгә озатып калдылар. Үзәк Диния нәзарәтенең баш казые Вагыйз хәзрәт һәм мөфти Талип хәзрәт Яруллиннар аларга хәерле юл теләп, үгет-нәсыйхәтләрен биреп калдылар. Әлеге төркемне бу сәфәрдә Наил хәзрәт Сөләйманов җитәкли. Гомумән, Самара өлкәсеннән быел берничә төркем булып, төрле көннәрдә барлыгы 120гә якын кеше Мәккәгә юл тотты. Араларында татарлар, башкортлар, казахлар, таҗиклар, үзбәкләр, Төньяк Кавказ халыклары вәкилләре бар.

Кабер өстенә басуга караганда утлы күмергә басу хәерлерәк (хәдис)

Иске Ярмәк авылы – халкы тирә-якта кунакчыллыгы, бердәмлеге һәм ярдәмчеллеге белән танылган авылларның берседер. Авылда яшәүчеләр элек-электән үзара туганлашып-кодалашып, дуслашып гомер итәләр. Шулай ук авылыбыз үзенең тарихи хәзинәләре белән дә горурлана ала. Бабалары-бызның төрле төбәкләрдән бирегә килеп урнашулары, әлбәттә, аларның үз диннәрен, милләтләрен һәм гореф-гадәтләрен саклау рәвеше булгандыр. Россия патшасы Петр I 1722 елда халык санын ала башлагач, бөтен халыкны бары тик православ диненә генә күчерү сәясәтенә керешә. Менә шуннан соң тирә-яктагы халык төрлесе-төрле якка качып беткән.

Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәп яшик

Бердәмлек”нең быелгы 7 июль санында Булат Хәмитовның “Ялгыш юлга баскан кешегә тәүбә юлы ябылмаган” исемле мәкаләсен укып бик шатландым. Андагы Минтаһир хәзрәт Сираҗевның халык исеменнән ясаган чыгышы бик вакытлы, мөселманнар өчен генә түгел, бөтен халык өчен дә бик кирәкле. 4 август санында да шул ук темага мәкалә бастырылган иде. Анда инде Камышлы районы дин әһелләре һәм мөселманнары, район җитәкчелеге, Рамазан ае вакытында булса да, кибетләрдә исерткеч эчемлекләр сатуны туктатып торырга кирәк, дигән тәкъдим белән чыкканнар иде. Бу да бик яхшы гамәл.

Уйлап карасаң, 1929 елга кадәр татар авылларында исерткеч эчемлекләр сату гадәте бөтенләй булмаган бит. Менә хәзерге вакытта да татар авыллары кибетләреннән аракыны алып ташласалар, бик әйбәт булыр иде. Дөрес, бу хөкүмәт казнасын баетуны киметәчәк. Тик Рәсәй халкының бер өлеше айнык булса, начар булыр идемени?

Бәхетле, гыйбрәтле тормыш

Самара Диния нәзарәтенең контроль-ревизия комиссиясе рәисе Таһир Гобәйдулла улы Мамышев туган-тумачаларын, дусларын һәм хезмәттәшләрен үзенең 85 яшьлек юбилеена багышланган мәҗлес табыны тирәли җыйды. Шулай ук аның хәләл җефете Наилә Сафа кызы белән гаилә корып җибәрүләренә дә 60 ел булган инде.

Таһир Гобәйдулла улы Мамышев Похвистнево районы Мәчәләй авылында имам Гобәйдулла хәзрәт һәм Фатыйма абыстай гаиләсендә дөньяга килә һәм җиде бала арасында үсә. Аның хезмәт юлы Бөек Ватан сугышы белән башланган. 1945 елда Камышлы педагогия училищесын тәмамлап, ул 1948 елга кадәр, Совет Армиясе хезмәтенә киткәнче, мәктәптә эшли.

Таһир ага Вольск хәрби авиамеханиклар мәктәбен, соңыннан Васильевск авиаучилищесын тәмамлый һәм 1979 елга кадәр армиядә хезмәт итә, майор дәрәҗәсенә җитеп пенсиягә чыга. Армия сафларында тырышып хезмәт иткәне өчен ул орден-медальләр белән бүләкләнә.

Бердәмлек, теләктәшлек күрсәтеп, бер юнәлештә барсак иде

Самараның Җәмигъ мәчетендә Самара өлкәсе мөселманнарының чираттан тыш корылтае булып узды. Ул мөфти Вагыйз хәзрәт Яруллинның Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте казые, ә Талип хәзрәт ЯРУЛИНның мөфти, Самара өлкәсе мөселманнарының Региональ Диния нәзарәте рәисе итеп билгеләнүе уңаеннан Вагыйз хәзрәтнең соралуы буенча үткәрелде.

Корылтайга чакырылган 133 делегатның 130сыкиләалган. Ә кунаклар арасында Үзәк Диния нәзарәте Рәисе, Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать Сафа Таҗетдин, Самара өлкәсе вице-губернаторы Алексей Бендусов, Самара өлкәсе буенча баш федераль инспектор Владимир Коматовский, губерна Думасы рәисе ВикторСазонов, Самара шәһәре башлыгы Дмитрий Азаров, башка регионнардан һәм өлкә мәчетләреннән килгән мөфтиләр, имамнар һәм дин әһелләре бар иде.

Самара өлкәсе мөселманнары корылтаенда яңа мөфти расланды

Самара өлкәсе мөселманнары корылтаенда дини оешманың яңа җитәкчесе, мөфти итеп Талип Яруллин расланды. Талип Яруллин – Самара шәһәренең Тарихи мәчете имамы һәм элекке мөфти Вагыйз Яруллинның улы.
Корылтайда катнашкан Россиянең югары мөфтие Тәлгать Таҗетдин ислам оешмасының яңа җитәкчесен игътибарны яшьләр белән эшләүгә бирергә чакырды.
Мөселманнар җыенында Самара өлкәсе вице-губернаторы Алексей Бендусов үз чыгышында яңа мөфтигә губернатор һәм өлкә хөкүмәте исеменнән ярдәм вәгъдә итте.

“Мишәр” ансамбле Самарага җиңү яуларга килә…

Самарада үтәчәк Бөтенроссия “Түгәрәк уен” татар фольклоры фестивалендә Чуваш Республикасының Комсомол районындагы Урмай авылыннан танылган “Мишәр” фольклор-эстрада ансамбле дә катнашачак. Унбиш кешедән торган бу коллектив тамашачыларга һәм жюри әгъзаларына татар-мишәрләрнең “Сергач такмаклары” этник җырын һәм “Субай сугу” дип аталган йола җырын башкарачак, шулай ук “Урмай көе”, “Тышта буран”, “Урмай такмаклары” кунак җырларын һәм биюләрен тәкъдим итәчәк.

Татар халкына гына хас музыка уен коралларында – барабаннарда, гармунда, тальянкада, сазда, курайда һәм башкаларда уйнап, этник композиция дә күрсәтеләчәк. Биюләрдән “Алтын басу” дип аталган яулыклар белән борынгы хатын-кыз һәм татар-мишәрләрнең ир-ат биюләре тәкъдим ителәчәк. Мөнәҗәтләр һәм бәетләр башкару номинациясендә катнашу өчен “Аючылар – багучылар”, “Тәравих” мөнәҗәтләре сайланып алынган.

Зиратта көзге өмә

Мехзавод бистәсендәге татар зиратында Региональ Диния нәзарәте инициативасы белән өмә үткәрелде. Анда Самара өлкәсе мөселманнарының Региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, мәчет хезмәткәрләре һәм намазга йөрүче милләттәшләребез, татар җәмәгатьчелеге һәм яшьләр катнашты.

Өмәчеләр ауган кабер ташларын утыртып куйдылар, җир өсте белән тигезләнгән каберләр өстенә туфрак өйделәр, үлән чаптылар, агачларны кистеләр, каберләр арасындагы сукмакларны чистарттылар, чүп-чар түктеләр.

Кичкә таба эшләп арыган өмәчеләр Җәмигъ мәчетенә кайтып чәй эчтеләр, киләчәк эшләргә планнар кордылар.

Тарихи мәчет манаралары ни сөйли?

Бердәмлек” газетасының 33нче санында Гүзәл Әдһәмованың “Коймак” дип аталган хикәясен укыгач, балачак хатирәләре күңел түремдә яңарды. Дөрестән дә, безнең сабыйлык чорыбыз бик зур сынаулы вакытка туры килде бит. Без Октябрь балалары идек. Дин тоту, намаз, дога уку тыелган. Авылыбыздагы дүрт мәчетнең берсе (Аллаһыга шөкер, без аның 100 еллык юбилеен хөрмәтләп үткәрү бәхетенә ирештек) җимерелмичә калу гына безне динсезлектән алып калды, дип әйтсәм, ялгыш булмас. Аны үз гомерләре бәрабәренә саклап калучы кешеләрнең урыннары җәннәттә булсын иде!

«Бөтенегез бергә Аллаһы җебенә (ягъни Коръәнгә һәм Ислам диненә) тотыныгыз һәм аерылмагыз…” (Гимран сүрәсе, 103 нче аят)

Хөрмәтле укучылар! Сезнең игътибарыгызга  “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президентының идеология буенча киңәшчесе Идеал Галәветдинның Россия Үзәк Диния нәзарәте президиумы әгъзасы, баш казый, мөфти Вагыйз хәзрәт Яруллин  белән булган әңгәмәсен тәкъдим итәбез.

-        Хөрмәтле мөфти! Сезнең Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең баш казые исеменә лаек булуыгызга без шатбыз һәм бу дәрәҗәле вазыйфагызның уңышлы булуын телибез.

Самара өлкәсе мөселманнарының Региональ Диния нәзарәте (СӨМРДН)  карары нигезендә кабул ителгән чираттан тыш үткәреләчәк мәҗлес (съезд) бик күпләрдә төрле уй-фикерләр уятты. Мәҗлеснең җыелу сәбәбе нәрсәдә соң?

Сызран районының Новокашпирский поселогында яңа гыйбадәтханә ачылды

Сызран районының Новокашпирский поселогында яңа гыйбадәтханә ачылды. Дин кардәшебез Алексей Рәхмәтуллин моннан берничә ел элек шәхси акчасына сатып алган бинаны мәчет итеп үзгәртеп төзеткән һәм мөселманнарга бүләк итәргә булган.
200 кеше сыйдырышлы гыйбадәтханә нәкъ менә шушы районда яшәүче дин кардәшләребезнең ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек.
Алексей Али улы яңа мәчетне ачу тантанасында бинаның сроксыз файдалануга бирелүе турындагы таныклыкны Новокашпирский поселогы имамы Наил хәзрәт Әмировка тапшырды. Тантана ахырында Сызран, Октябрьск шәһәрләре һәм Шигон районы мөхтәсибәтенең имам-мөхтәсибе Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев мөселман халкын шушы зур вакыйга белән тәбрикләп, киләчәктә дә башка дин вәкилләре белән дустанә мөнәсәбәттә яшәргә чакырды.
- Аллаһы барыбыз өчен дә бер. Ул һәркайсыбызның йөрәк түрендә булса, без тагын да сафланачакбыз, – диде.

Самара өлкәсе мөселманнарының чираттан тыш съезды

Самара өлкәсе мөселманнарының Региональ Диния нәзарәте президиумы 19 сентябрьгә билгеләнгән чираттан тыш съездны 26 сентябрьгә күчерде.

Съездга Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать Сафа Таҗетдин, Самара өлкәсе губернаторы Николай Иванович Меркушкин, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте составына керүче мөфтиятләрдән руханият вәкилләре һәм рәсми кунак-лар чакырулы. Бу турыда Самара өлкәсе мөселманнарының Региональ Диния нәзарәте президиумы хәбәр итә.

 

Мәчет манарасында ярымай…

Самара өлкәсе мөселманнарының Региональ Диния нәзарәте сайты хәбәр итүенчә, Безенчук район үзәгендә яңа мәчет бинасы ачылды. Анда берьюлы 100гә якын кеше намаз укый ала.

Биредә яшәүче дин кардәшләребез өчен зур булган вакыйгада Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәтенең баш казые, мөфти Вагыйз хәзрәт Яруллин, Самара Җәмигъ мәчете имамы Габделәхәт хәзрәт Мингачев катнашып, Безенчук поселогы мөселманнарына теләкләрен җиткерделәр.

Мәчет манарасындагы ярымай дин кардәшләребезне хәзер көн саен намазга дәшеп торачак.

Мәчет ишеге беркайчан да ябылмасын

Картлык якынлашкач, кеше җаны-тәне белән дингә ныграк тартыла башлый икән. Аның ихлас күңелдән кешеләргә күбрәк ярдәм итәсе дә, игелек кыласы да килә.

- Заманында мин ата коммунист идем. Тик һич тә начар юлда йөрмәдем, илебезгә тырышып хезмәт иттем. Шулай да шул дин кысрыкланган вакытларда рәхәтләнеп ислам кушканча яшәп булмады. Мин олыгайгач, дин иреге дә ачылды һәм үзең теләгәнчә яшәргә мөмкин булды, – дип сөйләде үзе турында Кләүле район үзәгенең мөселманнар җәмгыяте җитәкчесе Ринат Әкрәм улы Гыйбадуллин.

Бу дөньяда байлар да, мохтаҗлар да бар…

Үткән якшәмбе көнне, 19 августта барча ислам дөньясы белән бергә Самара өлкәсе мөселманнары да Рамазан гаетен билгеләп үтте

Бәйрәм иртәсе берникадәр салкынча иде. Җәй буена эссе һавага өйрәнгән халыкка бу бер яңалык булды. Гает ял көненә туры килү сәбәпле, дин кардәшләребез иртә таңнан Самараның Стара Загора урамында урнашкан Җәмигъ мәчетенә агылды да агылды гына. Сәгать биш тулып килгәндә, иртәнге намаз башланыр алдыннан мәчетнең өч каты да халык белән тулган иде инде. Бина эчендә генә дә сигез меңләп кеше булгандыр, диделәр, йорттагысын санап та бетерерлек түгел иде – күпчелеге Кавказ, Урта Азия якларыннан килүче мөселманнар. Байтагы шушында ук утырып намазларын да укыды.

Гыйлем таратучы Гомәр хәзрәт

Хәзер татар авылларында да кайбер хатын-кызларны яртылаш шәрә килеш күрергә мөмкин. Яшүсмерләрнең кулларына сыра шешәләре тотып йөрүләре дә, ир-атларның көпә-көндез җыелышып, аракы эчеп утырулары да искитәрлек күренеш түгел.

Әлбәттә, халыкта иман сакланса да, дин тоту ят бер нәрсә булып калган. Шуңа да дини тәрбия бирер өчен күбрәк тирән гыйлемле кешеләр кирәк.

Елховка районындагы Мулла авылы – матур татар авылларының берсе. Ул артык зур түгел (барлыгы 300гә якын йорт), урамнары чиста, ямьле, hәрвакыт җыештырылган. Кешеләр бер-берсенә ярдәмле, дус яшиләр.

Фитыр, фидия, зәкят садакалары турында

Самара мөселманнарының региональ Диния нәзарәте фитра(фитыр), садакасының күләмен билгеләде. Аны Гает намазына кадәр иртән ятим, фәкыйрь, мохтаҗларга өләшү тиешле. Фитра садакасының мәгънәсе – Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәр хәдисләреннән аңлашылганча, ураза тотучының уразасы кимчелекләрдән пакьләнеп, Аллаһ каршысында тулысынча кабул ителүен өмет итеп бирелә торган садакадыр. Гаилә башлыгы хатыны һәм балалары өчен дип садака бирә. Рамазан башланыр алдыннан гына бер бала туса, аның өчен дә фитра садакасы бирү тиешле. Әгәр балалары үзләре эшләп акча таба яки аерым, гаилә булып яши икән, алар фитра садакасын үзләре түли.

Төркия кунаклары изге Рамазан аен Самарада үткәрделәр

Һәр елның изге Рамазан аенда Төркия иленнән Самара төбәгенә дин галимнәре килеп, халкыбызга Коръән уку тәртибен аңлатулары һәм дәресләр бирүе матур бер гадәткә әверелеп бара.
Менә быел да Самара шәһәренә Төркиянөң Ризе шәһәреннән Юнус хәзрәт Коркмаз һәм Дюздже шәһәреннән Мурат хәзрәт Өзҗан килделәр.
Без төрек кунакларыбыз белән очрашып матур әңгәмә кордык һәм түбәндә шул хакта хәбәр бирәбез.

Денистә – ифтар мәҗлесе

Изге эшләр гел җомга көннәрендә башкарыла. Җылы, матур кичләрнең берсендә Шенталы районының Денис авылындагы ике мәхәллә имамнары Шакир хәзрәт Гарифуллин, Җәгъфәр хәзрәт Хәлимов җитәкчелегендә төрле яшьтәге ирләр, бабайлар, әби-апалар Мәдәният йортына ифтар мәҗлесенә җыелдылар. Аларны биредә якты йөз белән Рәгыйдә Әхтәм кызы Бадыйкова каршы алды. Хәзрәтләр Коръән аятьләре укып, мәетләр рухына, тоткан уразаларыбыз кабул булуын, илгә – көнгә тыныч, бәрәкәтле тормыш теләп дога кылдылар. Аннан азан әйтеп, ахшам намазын укыгач, сый-нигъмәтләрдән сыгылып торган табын артына утырып, барсы да авыз ачтылар. Соңрак ястү, тәравих, витр намазлары да укылды.

Киселгән манаралар яңадан күтәрелде

Мин Гали авылы мәчетләре тарихына багышланган бу язмамны Лотфулла бабамның, авылыбызның олуг агайлары Хәсән Шәйхетдин улы Гыиләҗевның һәм башкаларның истәлекләре язылган хәтер дәфтәренә таянып яздым.

Шул истәлекләрдән күренгәнчә, Гали авылының кайчан төзелә башлавы һәм анда беренче кем килеп урнашуы мәгълүм түгел. Ә менә халык саны бик тиз арткан, ә ислам динен авылда Морат бабай урнаштырган диелгән. Фамилиясе Ишмәтов, атасы Ишәле. Аның турында Ризаэтдин Фәхретдиннең «Асар» дип аталган дүрт томлы библиографик хезмәтенең беренче томыннан укып була. «Морадбакый бине Ишали бине Ишмөхәммәд бине Йосыф бине Сөләйман Богырыслан төбәгендә Гали авылында яшәп вафат булган. Тайсуган авылында Габдеррахман бине Туймөхәммәд хозурында гыйлем алгач, Копал шәһәре тарафларында сәяхәт итеп, Нәҗмеддин ишан исемле берәүдән суфыйлыкка өйрәнгән.

Камышлы районы дин әһелләре эчүчелеккә каршы чыкты

26 июльдә, чәршәмбе көнне, Камышлы район мәдәният йортының фойесында район администрациясе, дин әһелләре һәм кече сәүдә эшләре белән шөгыльләнүчеләр катнашында “Рамазан җаныңны пакълау һәм хәрамнәрдән тыелу” дип аталган киңәшмә булды. Җыелышта Камышлы район администрацисе башлыгы урынбасары Минсәет Низаметдин улы Шәйхетдинов, район депутатлары рәисе Фаил Фоат улы Шәймарданов, полиция хезмәтеннән вәкил – Дмитрий Галиев, район экономик үсеш бүлеге җитәкчесе Ләлә Нурмөхәммәд кызы Сәмигуллина, Камышлы авылы имамы Әхтәм хәзрәт Госамов, Иске Усман авылыннан – Әнвәр хәзрәт Рамазанов, Яңа Усманнан – Нурислам хәзрәт Сафуанов һәм башкалар бар иде.

Изге айда изге гамәлләр

Рамазан шәриф аенда көн яктылыгы дәвамында аш-сулардан тоелу Аллаһыбызның Адәм балаларына бер сынавы булса, аның икенче ягы – изге гамәлләр кылу, Коръән аятьләрен укып, үзеңнең мөселманлыгыңны ныгыту. Шул изге гамәлләрнең берсе – ифтар мәҗлесе уздыру, ягъни үзеңнең туганнарыңны, мөселман кардәшләреңне чакырып, аларны хөрмәт итү, безнеңчә “авыз ачтыру”. Рамазан аеның өченче тәүлегендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, «Дуслык» оешмасы Президенты Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаев бу вазыйфаны үз өстенә алып, Самара өлкә мөселманнары Диния нәзарәте карамагындагы “Нур” мәдрәсәсе ашханәсендә ифтар мәҗлесе уздырды.

Ни чәчсәң – шуны урырсың

Балачак — кеше тормышының иң бәхетле, серле мизгеле. Балалары шул чорны гомерләре буена хәтер сандыкларында кадерләп сакласыннар өчен өлкәннәр аларның җәйге ялларын оештыру белән ел әйләнәсендә мәшгуль булдылар.
Менә быел да Кинель-Черкассы авылы табигатенең иң матур почмагында урнашкан «Колос» санаториенда мөселман балалары өчен җәйге смена оештырылды. Биредә Самара өлкәсенең төрле төбәкләреннән җыелган малайлар, кызлар ял итте.

Имамнар җыены: Татарстан милләтне оештыра

8 – 9 июньдә үткән Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены – төп проблемаларны төгәл күтәргән беренче җыен булды, гәрчә ул Казанда 3нче ел рәттән үткәрелсә дә. Бүген ул Россия имамнарын җыючы бердәнбер җыен булып кала бирә.

Россиядә ислам байрагы татардан китеп бара
Форумның чишмә башы 1919 елның маенда Мәскәү шәһәрендә, аннан июльдә Казанда үткән җыеннарга тоташа. Бу тарихи башлангыч соңгы 3 елда Казанда дәвам ителә. Соңгы 20 еллыкта Россия дин әһелләре арасында төрле каршылыклар, бүлгәләнү булса да, «Милли тормыш һәм дин» форумы Россиянең барлык татар мөфтиятләреннән әйдәп баручы дин әһелләрен бергә туплый алды.

Иске Ярмәк авылы һәм андагы мәчетләр тарихы

Булгар дәүләте чорында Алтын Урда, Казан ханлыгы һәм аннан соңгы заманнарда да татар авыллары мәхәлләләргә берләшеп, Ислам дине даирәсендә яшәгәннәр.
Рәсәй дәүләте кул астында төрле чикләүләр, тыюлар нәтиҗәсендә ирексезлектә һәм изелеп яшәсәләр дә, үз диннәрен кадерләп саклап килгәннәр.
Ул чорда халык саны 300 кешедән ким булган авылларда манаралы мәчет салырга рөхсәт ителмәгән. Шунлыктан халык, бергәләп намаз уку өчен, аерым өйләргә җыелган, җомга намазларына манаралы мәчете булган авылларга барган.
Кайсы гына авыл тарихын алсаң да, ул һәрвакыт анда яшәгән дин әһелләренең һәм анда корылган мәчетләрнең язмышына бәйләнгән.
Хәзерге Камышлы, Похвистнево районнары, Татарстан Республикасындагы Әлмәт, Лениногорск, Шөгер, Минзәлә, Сарман районнары Казан ханлыгы алынгач чукындырудан качкан халык белән тулган. Бигрәк тә Сок һәм Кинель елгалары арасындагы башкорт биләмәләре дип аталган әрәмәләргә, урманнарга һәм болыннарга, бай җирләргә качкыннар күпләп килеп урнашканнар. Бу хәзерге Камышлы районы тарихын күзаллаганда ачык күренә.

Җиңүче кыз Фәтхия!

Күптән түгел миңа Кләүле районы үзәгендә булып, йөрәгендә иман нуры көчәеп, 16 яшендә ислам динебезне кабул иткән рус кызы Виктория Бергачева белән танышырга туры килде.

Бирегә килеп, мәчеттә намаз укыганда арабызда яшь кенә мөслимә бер кыз да бар иде. Мин аңа татарча дәшкәч, ул бераз уңайсызланып:

- Апа, мин татарча белмим бит, - дип әйтеп куйды. Менә шуннан соң без аның белән якыннанрак танышып киттек тә инде. Викториянең хәзерге яңа исеме Фәтхия һәм элеккегесе кебек үк җиңү дигән мәгънәне аңлата икән.

Тәрбия гаиләдә башлана

Балалар – безнең киләчәгебез, якты өметебез, дип әйтергә яратабыз. Ә менә балаларым дип яшәгән ата-ана, гаиләдә дөрес тәрбия алган балалар нинди булырга тиеш икән соң?!  Менә шуларны аңлар өчен Кләүледә яшәүче милләттәшләребез Рәфыйк белән Эльмира Газизовлар гаиләсе тормышына күз салыйк әле.
Матур бакча эчендә салынган өйнең ишеген ачып кергәндә, мине йорт хуҗасы Рәфыйк Рәфкать улы үзе каршы алды. Озак та үтмәде, аның хәләл җефете Эльмира ханым да кайтып керде. Игътибарымны нык җәлеп иткәне, гаилә тормышының төп бизәге, аларның  кызлары – унбер яшьлек Алсу белән сигез яшьлек  Гүзәл булды.

Самара Диния нәзарәте һәм Самара Җәмигъ мәчете әһелләре тарафыннан сугыш һәм хезмәт ветераннары өчен зур мәҗлес ашы үткәрелде

Самара Диния нәзарәте һәм Самара Җәмигъ мәчете әһелләре тарафыннан сугыш һәм хезмәт ветераннары өчен зур мәҗлес табыны үткәрелде.
Чарада сугышта һәлак булган көрәшчеләребез рухларына Коръән аятләре укылды. Өлкә мөфтие Вагыйз хәзрәт Яруллин киләчәк буын вәкилләре тынычлыкта яшәсен өчен сугышның ачысын-төчесен кичергән ветераннарыбызга рәхмәтләрен белдерде һәм үзләрен якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрикләде.

Самаралылар Идел буе федераль Коръән уку бәйгесендә катнаштылар

Идел буе федераль округына кергән Ульяновск, Саратов, Самара өлкәләреннән һәм Татарстан, Мордовия, Башкортостан Республикаларыннан җыелган шәкертләр арасында Коръән уку буенча конкурс уздырылды. Ул 14 апрельдә Ульяновск шәһәрендә үткәрелде. Мондый конкурслар елдан-ел киңрәк колач җәя бара һәм оешканрак төстә уза. Бу чараның эшчәнлеген яктырту өчен «Чишмә» исемле җирле телевизион программа, «Өмет» газетасы, «Мозаика», «Репортер» Һәм ТНВ каналы журналистлары катнаштышар.

“Яшьләр дини табыннарга тартыла башладылар”

Татар халкында гасырлар буена мәетнең 3, 7, 40, елын уздыру күркәм сыйфат булып килә. Беркем инкарь итми, мәеткә Коръәнне теләсә кайчан укырга ярый. Ләкин дә бу даталар мәетнең якыннарын җыеп үлгән кешене искә алу үзенә бер моңсу тантанага әйләнә.

Соңгы елларда гореф – гадәтләрне сызып ташларга тырышучылар баш күтәрә башладылар. Бу очракта алар иң элек яшьләргә мөрәҗәгать итәләр. Матбугатта аларны ваһһабитлар дип исемлиләр. Кемнең кем икәнен белер өчен мин Самар Җамигъ мәсҗиденең җәмәгатьчелек белән элемтә урнаштыручысы Рифкат углы Радик Газизов белән очраштым.

-  Сез әле яңа гына бу вызыйфаны башкара башладыгыз. Беренче чиратта нинди проблемнарга игътибарны юнәлттегез?
- Яшьләргә. Чөнки алар бозыклыкка җиңел биреләләр. Җәмгыятьтә күз кыздыра торган, күз төшә торган нәрсәләр күп. Һәм әйтергә кирәк шикле нәрсәләр, начар нәрсәләр. Тәмәке тарту, хәмер – шәрәб чемерү, наркомания, зиначылык, урлау һәм җинаятьчелек төркемнәрдә катнашу.

“Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” конкурсында

Казан шәһәрендә дини һәм милли-мәдәни конкурс булып үтте. Бирегә Татарстанның төрле районнарыннан, шулай ук Мордовия, Чувашстан, Марий-Эл республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән 4 яшьтән алып 18 яшькәчә балалар һәм яшүсмерләр килгәннәр иде. Конкурс Казандагы Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге мәчеттә быел инде унбишенче мәртәбә уздырылды. Балалар белән аларның әти-әниләре һәм остазлары, Камышлы һәм Кләүле районнары имам-мөхтәсибе Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәримов, Гали мәдрәсәсе ректоры Минтаһир хәзрәт Сираҗетдинов һәм Камышлы мәчете имамы Әхтәм хәзрәт Гусамов та килделәр. Казанда безне күптәнге дусларыбыз Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин һәм Мостафа хәзрәт Исмагыйль каршы алдылар. Борисково бистәсендәге «Шамил» мәчетендә безгә кичке аш һәм ятак урын әзерләнгән иде.

Шайтан. Иблис. Җен.

Шайтан күпчелек вакытын мәчеттә үткәрә, диләр. Биредә ул нәрсә эшли икән? Мәчет бит гыйбадәт йорты…
Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһис-сәлам мәчеттә намаз укытканда: «Сафларыгызны төзек итегез, араларыгызны якын тотыгыз! Хак Тәгалә белән ант итәмен, мин шайтанның кара сарык кыяфәтендә сафлар арасыннан үтеп кергәнен күреп торам», — дия торган була.
Азан әйтелгәч, хәленнән килгәнчә, мәчет юлын-дагыларны котыртып кире боргач, Иблис шайтаннары белән мәчетләргә агыла. Максаты — мәчеткә барган халыкны саташтыру, талаштыру.
«Сез мәчеттә шундый кешеләрне дә күрерсез: Аллаһы! Тәгаләнең исемен зикергә алмыйча, рәкәгатькә китүчене (бу кеше мәзнүк дип аталыр) һәм авызын ачып иснәгәндә Аллаһы Тәгаләне искә алмаучыны да (бусы мәлжүм дип аталыр)».

Гомәр әфәнде Батыршинның әнисе Рабига апаны искә алу кичәсе булып узды

17 мартта Алексей Толстой урамын­дагы Тарихи мәчеттә Гомәр әфәнде Батыршинның әнисе Рабига апаны искә алу кичәсе булып узды. Монда җыелган халык арасында Мәскәү каласыннан, Мордовиядән, Ульян өлкәсеннән, Татарстаннан Һәм башка төбәкләрдән килгән кунаклар да бар иде.
Әлбәттә, мондый мәҗлесләр үткәрелүе – ул динне, гореф-гадәтләрне пропагандалау Һәм саклау рәвеше. Моның өстенә бу мәҗлес барыбыз өчен дә матур бер үрнәк булды. Ата-ананы искә алу, алар рухына багышлап догалар кылу – ул үзе бер изгелек.

Нәүрүз бәйрәме кайдан килә?

Аның Ислам дине белән турыдан-туры бәйләнеше юк. Ләкин дә ул Шәрык (Восток) илләрендә яшәүче фарси Һәм төрки телле халыкларның төп бәйрәме булып санала. Урта Азиядәге Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан республикаларында ул хөкүмәт бәйрәме итеп рәсмиләштерелгән. Кайдан килә соң аларда Нәүрүзгә мондый хөрмәт?
Хәзерге заман галимнәре раславынча, фарси Һәм төрки халыкларының 5 мең еллык тарихы бар. Алар электән галәм серләрен өйрәнеп, ай Һәм кояшның җир табигате белән бәйләнешенә төшенеп, шуңа яраклашып яшәгәннәр. Алар ел әйләнәсендәге дүрт чорда бәйрәм иткәннәр. Болар: Нәүрүз, Сабан туе, Сөмбелә Һәм Нардуган. Нәүрүз бәйрәменнән соң яңа ел исәбе башланган. Бу чорда кышын йокыга талган җәнлекләр уяна башлаган, агачларда сок йөреше көчәйгән, бөреләр кабарган, гомумән, табигать җанлана башлаган.

Самарада ислам сайты барлыкка килде

Тарихи мәчетнең үз сайты эшли башлады:   http://www.tarihi-mechet.ru/

Биредә ислам диненә кагылышлы кызыклы яңалыклар, әңгәмәләр, язмалар укырга мөмкин. Шулай ук төрле вакыйгалардан фоторепортажлар, мөселманнар өчен файдалы белешмә-мәгълүматлар да урнаштырылачак.

Тупли авылы һәм андагы мәчетләрнең тарихы

Тупли авылында дин көчле булганга, аның белән Кизләү мәдрәсәсе мөгаллимнәре, имамнар һәрвакыт тыгыз элемтәдә торганнар. Алар үзләренә биредән шәкертләр, ә мөршидләр (суфичылар) үзләренә мөридләр туплаганнар.

Мәүлидне зурладык

Безнең авылның мәһабәт, ямьле мәчетендә Мәүлид бәйрәме булып узды. Бирегә, шөкер, бик күп авылдашларыбыз җыелды, хатын-кызлар да байтак иде. Бәйрәмне имамыбыз Галиулла Мамышев башлап, барысын да шушы шатлыклы вакыйга белән тәбрикләде.
- Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) турында күбрәк белгән саен йөрәкләребездә аңа карата булган мәхәббәт хисе арта бара. Ә әлеге хис арткан саен аның белән рухи бәйләнеш булуын без ныграк тоябыз һәм аннан башка тормышыбызның төссезләнүен сизәбез, – диде ул үз чыгышында.   

“Йә үзең чукынасың, йә балаларны чукындырасың”

 “Нигә татарлар үзләре теләп тәре тага?” исемле хәбәрем чыккач, шалтыратучылар булды. Бер ханым хәтта яныма килеп, үзенең хәлләрен бәйнә-бәйнә сөйләп китте.

Мәчәләйдә кунакта

Иманлы халык

Самара Региональ «Дуслык» иҗади иҗтимагый оешмасының вице-президенты Рафыйк  Габдулла улы Бадамшин тәкъдиме һәм ярдәме белән аның төп йортында – Мәчәләй авылында яшәүче әти-әнисе Габдулла Габсаләм улы һәм Миңлегөлсем Сәүбән кызының өендә Мәүлид мәҗлесе узды. Авыл халкы мул табын тирәли Коръән укып, салаватлар, мөнәҗәтләр әйтеп, Пәйгамбәребезнең туган көнен бәйрәм итте.
Мин дә әлеге дини чарага чакырылып, бик матур җирдә урнашкан  Мәчәләй авылында кунакта булып кайттым. Милләттәшләремне күреп бер сөенсәм, биредәге халыкның динлелегенә хәйран калып, күңелем тагын да үсте сыман.
Мәҗлестә миңа авыл мәчете мулласы Таһир Булатов белән аралашып алырга да мөмкинлек туды. Ул Мәчәләйдә тәртип хөкем сөрүе, авылда дүрт мәчет туктаусыз эшләп торуы хакында сөйләде. Аның сүзләренчә, һәр гыйбадәтханәгә 12-18 карт йөри, җомга көннәрендә намазга халык тагын да күбрәк җыела икән.

Мәүлид – дөнья вә ахирәт сәгадәтләренә юл салган мөбарәк көн

Рабигул-әүвәл аеның 12нче көнен дөньядагы күпчелек мөселманнар олылап бәйрәм итә. Бу – сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.с.) дөньяга килгән көн.
Без Пәйгамбәребез туган көнне фәкыйрь вә ятимнәргә ярдәм итеп, мәҗлесләр ясап, Мөхәммәдкә (с.г.в.с) салаватлар әйтеп, аның шәфәгатенә өмет итәбез. Менә быел да безнең өлкәбездәге төрле мәчетләрдә, мөселманнарның гаиләләрендә дин кардәшләребез мул табыннар тирәсендә Коръән укып, салаватлар, мөнәҗәтләр әйтеп, Мәүлид аен тантаналы рәвештә бәйрәм иттеләр.

Самара өлкәсе мөселманнары: “Без сезгә сокланабыз”

Әңгәмәбез – Самара өлкәсенең Камышлы, Кләүле, Исаклы районнары имам-мөхтәсибе, Самара өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтендәге Президиум әгъзасы Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘТКӘРИМ белән.
– Самара өлкәсендә динебезнең торышы ничек? Шул хакта сөйләп уза алмассызмы икән.
– Мин 1994 елда Самара өлкәсендәге Гали авылы мәдрәсәсендә белем алып чыкканнан соң, имам булып эшли башладым. Бүгенге көнгә кадәр шул вазифамны уңышлы гына үтәп киләм. Мин эшли башлаганда өлкәбездә 24 мәхәллә теркәлгән иде, хәзерге вакытта исә аларның саны – 96. Диния нәзарәтебез эшли башлаганнан бирле (1995 елдан) мөфти вазифасын Вәгыйз хәзрәт Яруллин алып бара. Без аның эшчәнлегеннән бик тә канәгать, ул үзенең тырышлыгы белән мөселманнар белән генә түгел, өлкә хөкүмәте, районнар җитәкчеләре белән, шулай ук башка конфессияләр белән дә җылы элемтәләр урнаштыра алды.

Самар милләтпәрвәрләре Мәүлид аен зурлады

Самар татарлары динебез исламнан ерак торалар дип әйтеп булмый. Рамазанда ай буена авыз ачтыралар, Мәүлид аенда да үзенә бер тырышлык белән Коръән ашлары уздырып киләләр. Самар өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Минәхмәт Хәлиуллов үз акчасына хатын-кыз активистларга Коръән табыны оештырды.

Хаҗ сәфәрендә танышу

Хаҗ сәфәребезнең соңгы көннәрендә Мәдинә шәһәрендә булган бу очрашу һич кенә дә исемнән чыкмый.
Күңелемне көн-төн бимазалап торганга, аның турында тәфсилләп язмыйча җаныма тынгылык тапмам бугай дип, кулыма каләм алдым.

Тупли авылы мәчетләре тарихы

Ислам динендә сәүдә эше мактаулы хезмәт булып санала. Ул һәрвакыт икътисад, мәдәният, мәгърифәт, фәннәр һәм диннәр үсешенә дә сәбәбче булган. Зур сугышлар нәтиҗәсендә сәүдә юллары тирәсендәге авыллар, шәһәрләр вакыт-вакыт җир белән тигезләнсәләр дә, сәүдә җанланганда алар яңадан калкып чыкканнар.
Үз заманында Самара Җәясе дөньядагы иң зур сәүдә үзәге буларак танылган (аның мәйданы — 1600 квадрат километр). Анда ага-базарлар, караван-сарайлар, товар саклау складлары һәм зур-зур базарлар корылган. Бу турыда матбугатта инде шактый күп язылган.