Пәйгамбәр яклауга мохтаҗмы?

КатегорияИл һәм дөнья татарлары, Ил һәм дөнья хәбәрләре, Илдәге һәм дөньядагы дин
Автор Администрация сайта

Мөхәммәд Пәйгамбәргә карикатуралар ясауга каршы Грозный шәһәрендә үткәрелгән митингны Татарстан Диния нәзарәте яклап чыкты.
19 гыйнварда Чечня башкаласында миллионга якын кеше урамга чыкты. Анда Чечня халкы гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән дә мөселманнар һәм башка дин вәкилләре җыелды. “Без Мөхәммәт Пәйгамбәрне (с.г.в.) яратабыз” дигән шигарь астында оештырылган әлеге акция белән алар дөньяда дини хисләрдән көлү күренешләренә каршылык белдерде. Грозныйның үзәк мәйданында кешеләр Коръәннән аятьләр укып, Аллаһ Илчесен мактап салаватлар әйтте.

Бу – гыйнвар башында Франциядә булган хәлләрнең – коралланган адәмнәрнең “Charlie Hebdo” атналык сатирик журналы редакциясенә бәреп керүе һәм башка террористик һөҗүмнәренең кайтавазы. 17 кешенең гомерен өзгән адәмнәр үзләренең кансыз гамәлләрен француз журналы хезмәткәрләре Мөхәммәт Пәйгамбәрне мыскыл итүче карикатуралар бастырган өчен җәзасын күрде, дип аңлаткан. Европада халык котычкыч террористик гамәлләргә каршылык йөзеннән митинглар үткәрсә, кайбер мөселман илләрендә гаммәви мәгълүмат чараларында дини кыйммәтләрдән көлүне туктатуны таләп итүче чыгышлар яңгырый башлады.

Европа илләрендәге вакытлы матбугатта дини темаларга карикатуралар бастырылуы Татарстан мөселманнарында да борчу хисләре уята. “Сүз иреге хокукы төрле милләт һәм дин вәкилләреннән торган җәмгыятьнең рухи кыйммәтләреннән һәм әхлакый идеалларыннан көләргә ирек бирә дигән сүз түгел. Җәмгыятьтәге тынычлыкны, төрле мәдәни караштагы кешеләр арасында дустанә мөнәсәбәтләрне саклауга күп көч таләп ителсә, милләт һәм диннәрне үзара каршы куяр өчен артык тырышырга кирәкми. Теләсә кайсы радикаль һәм экстремистик күренешләрне дини карашлар белән акларга тырышкан кебек, сүз иреге дә социаль җавапсызлыкка нигезләнә алмый”, – дип белдерү ясады Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте.

Ислам диненең асыл кыйммәтләрен ныклап өйрәнүгә өндәп, Татарстанның “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы рәисе Әлмира Әдиатуллина, үз чиратында, республикада фетнә уятырлык сәбәпләргә җирлек тудырмаска чакырды. Әлмира Әдиатуллина драматург Туфан Миңнуллинның Галиәсгар Камал театры сәхнәсендә утыз елдан артык уйналган “Әлдермештән Әлмәндәр” пьесасы буенча мультфильм төшерергә җыенуларын тәнкыйть утына тота. Андагы төп геройлар – Әлмәндәр карт һәм Әҗәл образларын искә алып, ул: “Җәмәгать, кем ул Газраил? Аннан көләргә безнең ни хакыбыз бар? Без иман китерәбез бит. Инандым Аллаһы Тәгаләнең барлыгына вә берлегенә, вә ышандым Аллаһы Тәгаләнең барлык фәрештәләренә: Җәбраил – вәхи (хәбәр) китерүче, Газраил – җан алучы, Исрафил – сур өрүче, Микаил – җил, болытлар кубаручы, Кираман-Кәтибин – ике иңебездәге ике фәрештә дип. Балалар күңеленә дәһрилек орлыгы, оеткысы салу була бит. Күрә торып фетнә чакыру бу! Фәрештәләргә кизәнергә кем хокук бирде безгә?” – дип мөрәҗәгать итә…

http://intertat.ru

Фикер калдыру