Пәйгамбәребезне зурлап

КатегорияӨлкә татарлары, Өлкәбездәге дин
Автор Администрация сайта

Авылыбызның нәкъ уртасында мәчет каршында азан моңына күмелеп, иман нурлары белән яктыртылып мәдрәсәбез басып тора. Биредә Гали авылыннан гына түгел, ә башка төбәкләрдән килүчеләр дә дини белем ала.

Мәдрәсәдә елына берничә тапкыр корбан мәҗлесләре һәм башка дини бәйрәмнәребез үткәрелә. Менә былтыр авылдашларыбыз – абыйлы-энеле Мөдәррис һәм Расих Латыйповлар, Рамил Мостафин, Фидаил Нураев аллы-артлы итеп, бөтен авыл халкы өчен ифтар мәҗлесләре уздырганнар иде. Быел Наил хәзрәт Курмаев тарафыннан оештырылган Мәүлид бәйрәме дә мәдрәсәдә шулай ук зурлап узды.

Биредә белем алучы шәкертләр Коръәннән аятьләр укыгананн соң, Наил хәзрәт Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.с.)нең тууы, аның ничек пәйгамбәрлеккә килүе, көнкүреше турында тәфсилләп сөйләде. Аннан Нурислам Баһаутдинов мәүлид әйтте. Чит төбәкләрдән килгән шәкертләр дә моңлы итеп Мөхәммәд Пәйгамбәргә (с.г.в.с.) багышланган мөнәҗәтләр әйттеләр. Дагыстан егете Әбделкадыйр Насретдинов үзенең ана телендә бик матур итеп мөнәҗәт укыды.

Изге теләкләр теләнеп, Наил хәзрәт Курмаев дога кылганнан соң, кунаклар чәй табынына чакырылды. Ир-атлар ашап-эчкән вакытта без, хатын-кызлар, аерым бүлмәдә Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) турында видеофильм карадык. Ир-атлар икенде намазына чыгып киткәч, без дә гыйбадәт кылып, чәй табынында сыйландык.

Аллаһыга шөкер, өстәл тулы мул ризык иде. Үзебез дә Мәүлид бәйрәменә буш кул белән килмәдек, камыр ризыклары пешереп китердек. Пешекче кызлар Гөлшат Гыймаева, Рамилә Насыйрова да тәмле ашларын да, башка төрле сыйларын да күп итеп пешергәннәр иде. Аларга табынны әзерләүдә булышкан Наилә Йосыпованы, Гөлйөзем Абдуллованы да мактап телгә аласы килә.

Авыл халкы исеменнән Похвистнево районы мөхтәсибе, Гали мәдрәсәсе ректоры Минтаһир хәзрәт Сираҗевка, бу күркәм мәҗлесне оештыручыларга олы рәхмәтләр җиткерәсем килә. Изгелекләре үзләренә савап булып икеләтә әйләнеп кайтсын иде.

Саимә МОРЗАХАНОВА

Гали авылы,

Похвистнево районы.

“Бердәмлек”

 

Фикер калдыру