Пенсионерлар өчен Чулпан «пансионаты»…

КатегорияӨлкә татарлары
Автор Администрация сайта

Камышлы районының “Яр­мәк” җирлегенә кергән Чулпан авылындагы 107 йортта 264 кеше яши. Бу авылның тарихын зур дип атап булмый, ул 1928 елда барлыкка килгән, ә 1929 елда инде биредә  мәктәп ачылган. Бөек Ватан сугышы елларында бу авылның 33 ир-егете яу кырында башын куйган.

Авыл уртасында тирә-юньгә иман нуры чәчеп, Аллаһы йорты – мәчет басып тора. Авырулар өчен фельдшер-акушер пункты бар, картларга дүрт социаль хезмәткәр ярдәм күрсәтә, кибет, китапханә, мәдәният йорты да тулы көчкә эшли. Сишәмбе – бу якларда базар көн. Бу көнне, җирлек үзәге булган Иске Ярмәк базарына барып, кирәкле әйберләрне алып кайтырга була. Ә почта юк, районнан  китерелгән газета-журналларны Миләүшә Мин­һаҗева тарата. Авыл юлларына таш түшәлгән, су проблемасы хәл ителгән, өйләргә газ кергән, интернет челтәре эшләп тора. Байтак өйләрдә кайнар су, җылы бәдрәф тә бар.  Авылның матурлыгын, төзеклеген күреп хәйран каласың. Хәтта ялгыз яшәүче карчыкларның өйләре дә башкаларныкыннан нык аерылмый.

Мәктәп ишеген ачып керүгә миңа каршы Алсу Сафиуллина чыкты. Ул, аралашучан кеше буларак, авыл хәлләре турында сөйләп бирде.

Колхоз таркалып, авылда эш калмагач, яшьләр читкә китә башлаган. 1978 елда тө­зелеп,  1989 елда  тугызъеллыкка әве­релгән мәктәп янә башлангычка әйләндерелгән һәм хәзер Иске Ярмәк урта мәктәбе филиалы булып санала.

Укытучы Гөлнария Атлас кызы Минһаҗева, дә­рес би­рү­дән тыш, биредә  җы­еш­тыручы да булып эшли, мәк­тәптән тыш эшләрне дә алып бара. Гомумән, нинди эш килеп чыга, барын да башкара ул. Без килгәндә Гөлнария Атлас кызы эш белән киткән иде. Ә Алсу ханым озак еллар балалар укытканнан соң эшсез калган һәм  кирәк чакта гына Гөлнария Атласовнага ярдәм итәргә килеп йөри икән.

- Мәктәбебездә барлыгы дүрт укучы укый. Шулар арасында тәрбиягә алынганнары да бар. Башка милләт балалары булуларына карамас­тан, алар татарча да бе­лә­ләр, шигырьләр, җырлар өй­рәнәләр, бәйрәмнәрдә бик теләп катнашалар, атнасына ике сәгать укытылган татар теле дәресләренең берсен дә  калдырмыйлар, – дип сөйләп китте ул. - Авылда картлар күп, урта яшьтәге кешеләр дә бар, әмма эш булмагач,   хатын-кызлар күбрәк бала табарга шикләнәләр, гаиләдә бер-ике бала булса, шул җиткән, диләр алар.

Барыбызның да эшлисе ки­лә. Мәктәбебез ябылганга йө­рәк әрни. Ә ни хәл итәсең?!  Хез­­мәт стажы дәвам итсен дип, тәрбиягә бала алучылар саны арта бара. Менә үзем дә ике ятим бала алып карый башладым. Улларым Илнар белән Руслан  үсеп җитеп, югары уку йортларын тәмамладылар. Ил­нар өйләнде, хәзер киленем Юлия белән бәби көтәләр. Ә тәрбиягә алынган Настя белән Ваня  бик акыллы балалар булып чыкты.

- Авылда яшәргә күңелсез түгелме соң?

- Юк. Тормыш иптәшем  Әх­мәт мәктәптә каравылчы булып эшли. Биш кенә мең сум хезмәт хакы алып эшләсә дә, безгә җитеп тора. Ул гармунда уйный, мин җырлыйм. Авылның Мәдәният йортында уздырылган төрле чаралар­да, бәйрәмнәрдә катнашабыз. Җәй көне табигать коча­гында ял итәргә ярата­­быз: күлдә балык тотабыз, урман-болыннардан җиләк-җимеш җыя­­­быз, үзебез үстергән яшел­чәләрдән кышкылыкка төр­ле ризыклар әзер­либез.  Шө­­­кер, авылыбыз тыныч, халкы­­быз яхшы, шуңа кү­рә биредә без­гә бик ошый.

Тәрбиягә алган Ваняның шә­һәрдә өч бүлмәле фатиры бар бит. Анда китеп торырга мөмкинлегебез  булса да,  тынчу шәһәрдә газ исләре иснәп, читлектәге кош сыман яшисебез килми. Ә биредә үз җиребезгә үзебез хуҗа булып яшибез. Әгәр эш булса, балаларыбыз да кайтыр иде, дип уйлыйм. 

Чулпанның фельдшер-аку­шер пунктында эшләүче Сәрия Габдерәхимова белән дә очрашырга насыйп булды. Иске Яр­мәк офисына беркетелгән бу филиалга атнага бер тапкыр гомумпрактика табибы Риф Габидуллин килә һәм авыруларны кабул итә, ә шәфкать туташы Сәрия ханым аңа ярдәм итә,  авыручылар була калса, көн дип тормый, төн дип тормый, ярдәмгә ашыга икән.

- Әби-бабаларыбызга Иске Ярмәк шәфкатьлелек оешмасына барып дәвалану курсларын үтәргә була. Өлкәннәр хәзер рәхәттә яшиләр, аларга социаль хезмәткәрләр гел ярдәм итеп тора, – дип сөйли Сәрия ханым.

Ул үзе дә тәрбиягә җиде бала алган булган. Шу­ларның өчесен үстереп олы тормыш юлына бастыруы, үзе­нең ике баласы турында да сөйләде…

Авыл китапхәнәсендә дә булдым. Китапханәче Кадрия Ситдыйкова 30 ел хез­мәт итә икән инде биредә. Китапханәдә барлыгы 7мең китап бар.

- Китап фондыгыз яңар­тылып торамы, татар телендә китаплар кайтарыламы? – ди­гән соравыма каршы Кадрия Мөстәкыймовна:

- Ике ел инде бернинди китап та кайтарылганы юк, – дип җавап бирде. - Ярты ел саен Ярмәк җирлеге яр­дә­мендә “Бердәмлек”, “Камыш­лы хәбәр­ләре” газеталарын яздырып алабыз. Мәктәп про­грам­масына кирәк булган ки­тапларның барысы да бар. Авыл халкы китапханәгә бик теләп йөри. Даими укучыбыз – 84 яшьлек Кәримә әби Минетдинова китапларны аеруча яратып укый.

Хезмәт хакыбыз кечкенә бул­са да, мал асрагач, бакча үс­тергәч, җитеп тора. Фермер Әгътәс Җәләев бездән арендага алган җир пайлары өчен печән белән  икмәкне өебезгә үк китереп бирә.

Чулпан авылында яшәүче күтәренке күңелле кешеләр бе­лән танышып, тормышлары турында сөйләшеп, кайту юлына чыккач, кайчандыр бер авылдашым белән булган әңгәмә хәтеремә килеп төште. Аңардан: “Менә атна саен шәһәрдән авылга кайтып йө­рүеңне күрәм, авылны яра­тасыңдыр инде?” – дип сорагач, ул миңа: “Авыл хуҗалыгы таркалмаган булса, әллә нигә дә шәһәргә китмәгән булыр идем. Туган авылымның туфрагы да изге бит. Биредә минем бөтен борчуларым тарала, сәламәтлегем артып кит­кәндәй була. Әтидән калган нигеземә аркамны терәп, кояш җылысына рәхәтләнеп утырсам, үзем үстергән ярмалы бәрәңгене майга манып ашасам, мәтрүшкә кушып бәйләгән каен себеркесе белән чабынып мунча керсәм дә, әйтеп бетермәслек ләззәт кичерәм. Аллаһы боерса, гомерем булып, пенсиягә чыксам, авылыма кайтырмын әле”, – дип сөйләгән иде.

Дөресен әйткәндә, бу мәсьә­лә мине күптән борчый. Шундый уңдырышлы җирләре, матур, бай табигате була торып та, татар авыллары пенсиядәге картлар өчен уңайлы пансионатлар гына булып калмаслармы яисә таралып-таркалып бет­мәсләрме икән?

“Сала бай булса, кала да бай була”, дигән әйтем бар бит. Кызганычка, соңгы  елларда үз хуҗалыгы белән яшәүче авыл кешесе сатуга чыгарырлык продукция үстерә алмый башлады. Чөнки  терлек асрау, яшелчә үстерү кыйммәткә төшә. Шуңа күрә авыл кешесе тормыш алып бара алсын өчен, авылда эшләргә, яшәргә мөмкинлекләр тудыру турында уйланыр вакыт җиткәндер.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

“Бердәмлек”.

Фикер калдыру