Похвистнево районының Мәчәләй авылы халкы башка төбәкләрдә яшәүче мәчәләйлеләр белән очрашачак!

КатегорияИл һәм дөнья татарлары, Өлкә татарлары, “Дуслык” һәм “Ак бәхет” оешмаларының яңалыклары
Автор Администрация сайта

БТК әгъзасы,

Самара региональ “Дуслык”иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Ф.Б. Канюкаевка

Хөрмәтле Фәхретдин Бәдертдинович!

 Тарихи мәгълүмәтләрдә расланганча Россиядә берничә Мочәли авылы бар:

- Түбән Новгород өлкәсе Пильнә районында Иске һәм Яңа Мочәли авыллары,

- Самара өлкәсе Похвистнево районында Мәчәләй авылы,

- Пенза өлкәсе Каменка һәм Вадинка районнарында Мочалейка авыллары,

- Татарстан Республикасы Чүпрәле районында Мочәли (Мунчәли) авылы.

Бу авылларның башлангычы булып Ниҗгар өлкәсендәге Иске Мочәли авылы, аннан чыккан кешеләре тора дигән мәгълүматлар да бар тарихта. Чүпрәле районында урнашкан Мочәли (Мунчәли) авылы турында тарихи китап чыгару максатында бер төркем район активистлары, язучылар Түбән Новгород өлкәсе Пильнә районында урнашкан Иске һәм Яңа Мочәли авылларында, Самара өлкәсе Похвистнево районында урнашкан Мочалеевка авылында булып, материаллар туплаганда без моңа тагын бер кат инандык. Бу авылларда башлыча мишәр халкы яши, кешеләрнең күбесенең фамилияләре охшаш, ошаган кешеләр дә юк түгел. Бүгенгесе көндә шушы авылларда яшәгән милләттәшебез охшаш телебезне, гореф гадәтләребезне саклап яшиләр.

Быелның 25 августында Татарстан Республикасы Чүпрәле районы Мочәли (Мунчәли) авылында зурдан итеп 5-нче тапкыр “Авыл бәйрәме” үткәрелә. Программада якташлар, югарыда санап үтелгән барлык Мочәли (Пенза, Түбән Новгород өлкәсендәге) авылларыннан да кардәшләребез-туганнарыбыз делегация белән катнашачаклар.

Шушы уңайдан, хөрмәтле Фәхретдин Бәдертдинович, Сезне һәм Сезнең җирлектә урнашкан Мочалеевка авылыннан чыккан шәхесләрне, авылдашларны да бәйрәмдә катнашырга чын күнелдән чакырып калабыз. Бер очрашу үзе бер гомер дигән татар халкында. Шуңа да барлык Рәсәйдәге Мочәли халкы бер җирлектә очраштырып тарихны барласак, киләчәктә дә бергә аралашып яшәр өчен бер мөмкинлек булыр иде.

Делегациядәге кешеләр саны чикләнмәгән, теләге булган Мочәлине күрергә теләгән барлык туганнарны да алып килегез. Делегация составында үзегезнең көрәшчеләрегезне, җырчыларны, коркән укучы балаларны да алып килергә мөмкин, чөнки бәйрәмнең кичке өлеше мәйданда үтәчәк, ә көндез дини чаралар үткәрү планлаштырыла.

 

Татарстан Республика Чүпрәле районы Мунчәли авылы V “Авыл бәйрәме” программасы:

25 август 2012 ел – шимбә

10.00 – 12.00“Коръкән уку” буенча балалар һәм яшьүсмерләр арасында конкурс. Мунчәли авылы мәдәният йорты.

11.00 – 15.00   “МУНЧӘЛИ-УКУЛАРЫ”. Мәчетенең 15 еллыгына багышлап – Дини җыен, бәйрәм вәгазләре, җомга намазы, корбан ашлары. Үткәрү урыны – мәчет каршындагы мәйдан.

15.00- 18.00  “Бөек татар драматургы Туфан Миңнуллинны искә алу кичәсе. “Шәҗәрә бәйрәме, Мочәли авылларыннан килгән туганнар белән очрашу.

18.00 – 24.00 “Авыл бәйрәме”. Бәйрәмне ачу тантанасы, якташларның чыгышлары. Татарстанның атказанган артистлары һәм күренекле сәнгать осталары катнашында зур бәйрәм концерты, милли корәш, ат чабышлары. Үткәрү урыны – мәдәният йорты каршындагы мәйдан.

23.00  Бәйрәм салюты.



Тирән ихтирам белән Чүпрәле муниципаль районы

Башкарма комитеты Җитәкчесе урынбасары Ильмир Расихович Измайлов.

Фикер калдыру