” Гаиләдә атаны зурлаган хатынның балалары акыллы була”

Мине һәрвакыт халык арасында зур абруй казанган кешеләр сокландыра. Андыйлар белән башкалар санлаша, алардан үрнәк алалар, киңәш сорыйлар, хөрмәт итәләр. Ә иң мөһиме – мондый кешеләрнең, гадәттә, балалары да тәртипле була.

Гали авылында туып-үскән Габделхәй углы Габделхәмит Асылгәрәевка шундый сүзләр туры килә.

Туган авылында 36 ел буена участок милиционеры булып эшләгән подполковник званиесендәге Габделхәмит турында үз эшен җанын-тәнен биреп башкара, диләр. Бик тә сирәк кешеләр генә бер урында шулкадәр озак эшлиләр. Бигрәк тә шушындый авыр хезмәттә.

Озак эшләү – бер нәрсә, ә менә үз хезмәтен лаеклы башкару – бу инде икеләтә мактауга лаек. Габделхәмит әфәнде – шундый уңышларга ирешкән кеше. Асылгәрәевлар – полиция династиясе.

Габделхәмит әфәнденең өч улы да, әтиләре эзеннән китеп, шушы хезмәтне сайлап алганнар.

Асылгәрәевлар гаиләсеннән дүрт кеше иртән полиция хезмәтен башкарырга чыгып китә! 

Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк

Безнең Гали авылы тарихы бик бай. Революциягә кадәр биредә һәр мәхәллә каршында мәдрәсәләр эшләгән. Анда мулла-мөәзиннәр ир балаларны, ә аларның хатыннары кыз балаларны укыткан. Ә мәдрәсәләр ябылганнан соң, дини белем бирү мәчетләрдә дәвам иткән. Шуңа күрә безнең авыл халкы гомер-гомергә рухи яктан бик бай булган.

1922 елда укытучыларның берсе – Зәкия апа Насыйрова Йосыф Харисов дигән кешенең өендә яңа программа буенча 1 – 2 сыйныф балаларын укыта башлый. Ә беренче совет мәктәбе биредә 1923 елда ачыла. Муллабыз Миргасыйм хәзрәт Гайнуллин, үз вазифасыннан ваз кичеп, мәдрәсәне мәктәпкә әйләндерә. Шулай итеп, Галидә авыл балаларын, яшьләрне яңача укыту чоры башлана.

Авыл кешесе үстергән ипекәйнең кадере бармы?!

Без аның белән тук ба­шакларын җилдә тибрәтеп утырган бодай басуында оч­раштык. Илнур комбайныннан сикереп төште дә безнең барыбыз белән дә кул биреп, исәнләшеп чыкты. Без, ди­гә­нем, мин һәм Яңа Мансур авылы җирлеге башлыгы Ирек Миргабиҗан улы Газиев идек.

Илнур Илшат улы Шакиров, ике ел элек Похвистнево рай­онының Яңа Мансур мәк­тә­бендә тугызынчы сый­ныфны тәмамлаганнан соң, авылдашы  Минегали Сәмигулла улы Гай­саровның крестьян-фермер ху­җалыгында комбайнчы яр­дәмчесе булып эшли. Ә быел инде аңа ышанып үзенә ком­байн тапшыралар.

Гали яшьләре ничек күңел ачкан?

Халык арасында “Бәйрәме булганның эше дә бар” дигән әйтем йөри. Безнең Гали авылында хәзер дә бик матур мәдәни чаралар уза, элек тә шулай булган. Еракта калган вакытларда моның ничек булганын белү өчен мин 90га җиткән авылдашларыма мөрәҗәгать иттем.

Башлыча алар аулак өйләргә җыелып ял иткәннәр, кич утырганнар, каз өмәләрендә тырышып эшләгәннәр, кичке уеннарда катнашканнар, сабантуйлар үткәргәннәр.

Кич утырганда кызлар чигү чиккәннәр, шәл, оекбаш, бияләйләр бәйләгәннәр. Алар янына, гармуннарын тотып, егетләр килгән. Тик аулак өйнең сирәк хуҗабикәсе генә аларга өйгә узарга рөхсәт иткән, диләр.

Челтер-челтер чишмәбез..!

Похвистнево районының Иске Мәчәләй авылында изге эшләр башкаручы саф күңелле кешеләр күп. Күптән түгел шуларның берсе – Шамил Әхмәтзыя улы МАМЫШЕВ белән сөйләшеп торырга туры килде.

- Безнең авыл чишмәләргә бай. Тик соңгы вакытта аларны карау, чистарту, төзекләндерү эшләрен алып бару сирәгәйде. Менә шуңа уңайсызланып йөргән көннәремнең берсендә авылдашым Рәфыйк Исмәгыйлев белән киңәштек тә эшкә керештек. Оныгым Равил да безгә кушылды.

Бер әнкәйнең биш шатлыгы алар…

Похвистнево районының  Иске Мәчәләй авылындагы Хәдичә Галиулла кызы Ма­мы­шеваның гомер йомгаган сүтеп карасаң, шушы гади авыл хатын – кызының тапкырлыгына, үткенлегенә, күңел матурлыгына сокланмый мөмкин түгел. Аның язмышы мавыктыргыч, кызык­лы вакыйгаларга бик бай.

Әтисе Бөек Ва­тан сугышына кит­кәндә аңа нибарысы өч яшь була.

- Әткәй азап­ланып сугышта йөр­гәндә: әгәр дә исән-имин туган җиремә аяк баса алсам, кызларым үсеп җиткәч, аларны сорап килүче егетләр белән сатулашмый гына кияүгә бирер идем, – дип нәзер әйткән.

Җил шәһәренең символлары

Похвистневода шәһәрнең 125 еллык юбилеен билгеләп үтәргә бөтен көчкә әзерлек эшләре алып барыла. Бәйрәм тантанасы 31 августка бил­ге­ләнгән.

Похвистневоны “Җил шә­һәре” дип тә атыйлар бит әле. Шуңа да төрле җил тәгәр­мәчләре, флюгерлар, җиде җил астында торучы шәһәрне тасвирлаучы матур күренешләрнең сәбәпчеләре булып торалар. Әле борынгы вакытлардан ук флюгерлар уңыш китерүче талисманнар булып саналганнар.

Быелгы юбилей елында “Җил шәһәре” – Похвистневода дүрт флюгер урнаштыру каралган. Беренчесе һөнәрчеләр йорты өстенә куелган булса, икенчесе сәнгать мәктәбе түбәсенә менгереп урнаштырылды.

Халык әйтсә – хак әйтә

Гомер-гомергә татар авылларында әхлаклы, тәрбияле, үрнәк итеп куярлык матур гаиләләр яшәгән. Кыз бала кияүгә чыгарга яки егет өйләнергә теләсә, иң элек аның ата-бабасының кем, нинди кешеләр икәнлеген искә төшергәннәр, нәселенә карап, бәя биргәннәр.

Андыйлар авылларыбыз-да бүген дә күп әле. Шундыйларның берсе – Похвистнево районының Иске Мәчәләй авылында яшәүче Иваевлар гаиләсе. Алар турында  мин биредә бары тик матур, җылы сүзләр генә ишеттем.

Язучылар десанты Галидә

Похвистнево районының Подбельски авылына Самара өлкә Язучылар берлегеннән 20ләп язучы килеп төште. Аларны безнең яклардагы шигырь сөючеләр, район һәм авыл администрацияләре башлыклары, мәдәният хәзмәткәрләре һәм китапханәчеләр каршы алды. Шушы уңайдан Подбельски Мәдәният йортында бик матур шигърият кичәсе уздырылды, ә саубуллашканда кунакларның һәрберсенә районыбызда нәшер ителгән “Родники земли Похвистневской” дип аталган әдәби альманах бүләк ителде.

Мәктәбебездә – Сабантуй

Похвистнево районының Гали авылы мәктәбендә гөрләтеп Сабан туе үткәрелде. Күптән гадәткә кергән бу бәйрәмне һәр ел саен мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Кәүсәр Шәйхетдинова оештыра.

Быелгы Сабан туе дога белән башланып китте. Аны бик моңлы итеп 11нче сыйныф укучысы Нәфис Башаров укыды да, изге теләкләр теләп, багышлады да. Бәйрәмдә үткән уку елына йомгак ясалды, аннары яхшы укучыларга бүләкләр тапшырылды.

Дога булып барсын

Кайвакыт кешенең хисләре күңеленнән ташып чыга, һәм аларны кемгә дә булса сөйләп бушанасы килә башлый. Ә инде игътибарлы тыңлаучы табылса, яхшысы да, яманы да җил алгандай тарала да бетә. Гали авылының чибәр, уңган, күп чараларда катнашып, авыл халкының күңелен яулап өлгергән өч бала әтисе Ринат Латыйпов, мәсәлән, эч серләрен бөтен авыл белән уртаклашырга булды. Ул моны хәйрия концерты оештырып эшләде.

Хәйрия концерты турындагы яңалыкны ишетеп, авыл халкы түземсезлек белән нәрсә буласын көтә башады. Ә көне җиткәч, Мәдәният йортына олысы да, кечесе дә кереп тулды. Хәйрия концертына 50 сум гына түләп керергә мөмкин иде һәм бу бик дөрес: пенсионерлар, балалар өчен күтәрерлек бәя. Ә ил төкерсә, күл була, дип бик дөрес әйтәләр. Кассада шактый гына сумма акча җыелып, ул акча Гали мәдрәсәсе фондына тапшырылды.

Язгы бер көн елны туйдыра

Похвистнево районының Иске Мәчәләй авылындагы “Восток” авыл хуҗалыгы пред­приятиесе дә язгы кыр эшләренә ныклап әзерләнде. Авыл тирәсендәге 1853 гектар мәйдандагы җирне эшкәртеп чәчү өчен өчәр Т-150 һәм ДТ-75, дүрт МТЗ тракторы ремонтланган, көнбагыш чәчү өчен яңа чәчкечләр сатып алынган.

Тиз көннәрдә бөтен мәй­даннарда тырмалау эш­лә­рен үткәрдек. 360 гектар мәйдандагы уҗымнар да яхшы кыш­лаганнар. Хәзер алар өстәмә тукландыру алалар, бөҗәкләргә каршы химикатлар белән эшкәртеләләр. “Восток” хуҗалыгы язгы чәчүне быел беренче репродукцияле орлыклар белән генә башкарды.

Яңа Мансурда Җиңү бәйрәме

Похвистнево районының Яңа Мансур авылында да Җи­ңү бәйрәме тантаналы төстә билгеләп үтелде. Авыл уртасында сугышта һәлак булганнарга куелган һәйкәл янына бөтен авыл халкы җыелган иде. Биредә авылның сугыш һәм хезмәт ветераннары оешмасы рәисе Әкълимә Субеева, шәфкатьлелек оешмасы җитәкчесе Галимҗан Шә­ях­мәтов, авыл җирлеге башлыгы Ирек Газиев, сугыш һәм хезмәт ветераны Дәмин ага Йосыпов чыгыш ясадылар. Һәйкәл янына чәчәкләр куелды. Мәдәният йортында авыл үзешчәннәре һәм мәктәп укучылары тарафыннан зур бәйрәм концерты күрсәтелде.

Афәтле ул еллар гел истә

Бездән урам аша гына Хәдичә әби һәм аның кызы Әминә апа яши иде. Хәдичә әбинең вафат булуына күп еллар үтте инде, ә менә Әминә апа бүгенгесе көндә дә шул өйдә яшәп ята. Ул 80 яшендә булса да, кешегә ялынып тормый, кирәк эшләрен үзе эшли дә куя. Аллаhыга шөкер, мәҗлесләргә дә йөри, йорт тирәсендә дә мәш килә.

Ураза тәмамлангач, Әминә апага гает садакасы керткән идем. Сөйләшеп киттек. Ул миңа елый-елый үзе кичергән вакыйгалар турында сөйләде. Язмыйча булдыра алмадым.

Безнең башкорт урамы

Без данлыклы Гали авылының Башкорт урамында (аны рәсми рәвештә Заречная дип атап йөртәләр) яшибез. Аны башка урамнардан кечкенә генә елга аерып тора. Тау итәгенә җәелеп утырган бу урамда бүгенге көндә 33 йорт бар. Биредә яшәүчеләр барсы да бик уңганнар: бакча чәчәләр, мал-туар үрчетәләр, теплицаларында помидор, кыяр үстерәләр. Шуңа тормышлары да җитеш. Һәр йортта диярлек 2 – 3 машина бар.

Урамыбыз көннән-көн матурлана, яшәрә бара. Бакчалар башында гына ямь-яшел болын җәйрәп ята. Ә анда челтер-челтер итеп борынгыдан калган Изгеләр чишмәсе ага. Авыл халкы аны “Бабкай чишмәсе” дип атый. Бу якларда яшәгән Морат бабкай турында халыкта яшәгән риваятьтә: “Чишмә суы төрле авырулардан дәва булып тора. Күпләр шушы изге суны “Зәмзәм суы” белән тиңлиләр”, – диелә. Бүгенге көндә чишмә тотып алынган, янәшәдә генә “Дога йорты” урнашкан. Авылдашлар монда килеп үзләренә җан тынычлыгы табалар.

Без Котылдык – Яшьләр урамында яшибез

2010 елда Гали авылына 400 яшь тулды. Шул чакны мин кызыксынып, ә безнең урамыбызга ничә ел икән соң, дип уйлана башладым һәм бу сорауга җавап эзләргә тотындым.

Урам урынында элек Тәрҗиев исемендәге колхозның беренче бригадасы урнашкан булган, диләр. Анда күпләп атлар тотканнар, ә тирә-якта буш җирләр җәйрәп яткан. 1963 елда шушы урынга беренчеләрдән булып Нәүфәл абый Моратовлар гаиләсе бура күтәреп, өй салып кергән.Бер ел үткәч, алар кырыена Рәшит абый Вәлиевлар гаиләсе яңа өй җиткерә. Аннары – Шәяхмәтовлар, Мостафиннар. Тагын бер елдан соң Гәрәевләр, Алтынбаевлар, Насыйровлар һәм Сәйфетдиновлар гаиләләре дә төп йорттан аерылып чыгып, үзләренең өйләрендә яши башлыйлар.

Нәселдән килгән балта остасы

Хәзерге вакытта һәр авылда үз эшен башлап, ярыйсы гына уңышларга ирешүчеләр бар. Похвистнево районының Иске Мәчәләй авылында яшәүче Наил Фәрит улы Субеев әнә такта ярдыру кәсебенә алынган.

Авылда күмәк хуҗалык таркала башлап, эшсезлектән аптырап йөри торгач, аңа хезмәт биржасына басарга туры килә.

- Ләкин анда миңа ошаган эш табылмады. Биржа хзмәткәрләре грант алу өчен конкурста катнашырга тәкъдим ясадылар, бизнес-план төзергә дә булыштылар. Миңа шунда бәхет елмаеп, грант алуга ирештем. Шул акчага, такта ярдыруны башлап җибәрү өчен, кирәкле эш кораллары сатып алдым. Авылдашларым Рәшит Иваев, Наил Исмәгыйлев, Вәлиулла Апкалимовлар минем белән эшләргә риза булдылар, - дип сөйли бу турында Наил Субеев. - Мин үзем яшьтән балта остасы һөнәрен күреп, өйрәнеп үскән кеше, чөнки әтием дә үзебездә һәм тирә-як авылларда халыкка өйләр салып көн күрә иде.

«Галидә үткән бөтенроссия ат чабышы — геополитик юнәлешнең күренеше»

Самар өлкәсенең Гали авылына Русиянең 11 төбәгеннән  100 дән артык  җайдак  җыелды. Биредә татар конгрессы кубогына бөтенрусия татар авыллары арасында ат ярышлары узды. Галидә  мондый күләмле чаралар беренче тапкыр гына үтми. 2 ел элек биредә бөтенрусия татар авыллары Сабан туе башланып китте. Әлеге ат чабышын гади ярыш дип карарга кирәкми. Бу Гали авылының эчке потенциалы һәм, инде кагыйдә буларак, киләсе елларда ул башка төбәктә дәвам итәчәк.

Гали Сабан туе хезмәт кешесен зурлады

Гомерләре буе Сабан туйларына йөрүчеләр соңгы еллардагы үзгәрешләрне күреп шатланалардыр, дип уйлыйм. Советлар чорында рөхсәт булырмы-юкмы дип, курка-курка уздырылган мондый милли бәйрәмнәребезне күпләр әле дә хәтерлидер. Авылларда колхозлар таралып, халык ни эшләргә, кая барырга белми аптырап йөргән вакыттагы Сабан туйларның ачысын да күп татыдык. Менә хәзер авыл тармагының кабат аякка басып килүен күрергә дә насыйп булды. Дөрес, бу уңай күренешләр бөтен җирдә дә түгел, зуррак татар авылларында гына башланды әлегә. Шулай да, халык акрынлап үз җиренең хуҗасы булырга өйрәнеп килә.

Мәчәләйдә кунакта

Иманлы халык

Самара Региональ «Дуслык» иҗади иҗтимагый оешмасының вице-президенты Рафыйк  Габдулла улы Бадамшин тәкъдиме һәм ярдәме белән аның төп йортында – Мәчәләй авылында яшәүче әти-әнисе Габдулла Габсаләм улы һәм Миңлегөлсем Сәүбән кызының өендә Мәүлид мәҗлесе узды. Авыл халкы мул табын тирәли Коръән укып, салаватлар, мөнәҗәтләр әйтеп, Пәйгамбәребезнең туган көнен бәйрәм итте.
Мин дә әлеге дини чарага чакырылып, бик матур җирдә урнашкан  Мәчәләй авылында кунакта булып кайттым. Милләттәшләремне күреп бер сөенсәм, биредәге халыкның динлелегенә хәйран калып, күңелем тагын да үсте сыман.
Мәҗлестә миңа авыл мәчете мулласы Таһир Булатов белән аралашып алырга да мөмкинлек туды. Ул Мәчәләйдә тәртип хөкем сөрүе, авылда дүрт мәчет туктаусыз эшләп торуы хакында сөйләде. Аның сүзләренчә, һәр гыйбадәтханәгә 12-18 карт йөри, җомга көннәрендә намазга халык тагын да күбрәк җыела икән.

Капиталистлар авылы

Расих Латыйпов – Самара өлкәсендәге мәшһүр Гали авылының формаль булмаган лидеры, Постхвиново районының “Туган тел” җәмгыяте рәисе, авылдагы иң эре хуҗалык – “Хәләл ит” ширкәте башлыгы.

Мәчәләй авылыннан фотосурәтләр