Проблемалар буенча фикер алышу

КатегорияӨлкә татарлары, “Дуслык” һәм “Ак бәхет” оешмаларының яңалыклары
Автор Администрация сайта

 

12 нче март көнне халыклар дуслыгы йортында татар җәмгыяте лидерлары, ”Дуслык“ Президенты Фәхретдин Бәдретдинович Канюкаев, СОТКА рәисе Әнвәр Имранович Горланов, ”Бердәмлек “ газетасы баш мөхәррире Рәфгать Нәбиуллович Әһлиуллин белән очрашу узды. Очрашу барышында татар телле Самара өлкәсе укучыларының иң яраткан газетасы өстендә еллар буена торучы проблемалар буенча фикер алышынды. ”Бердәмлек” газетасы баш мөхәррире Рәфгать Нәбиуллович Әһлиуллин бәян иткән проблемалар төрле иде. Шуларның бер өлешен көчле иганәчеләрне җәлеп итеп чишеп була. Иганәче ролендә шәхси инвестор да, дәүләт структурасы да була ала. Соңгы елларда газетага дәүләт тарафыннан матди ярдәм ел саен күрсәтелеп килә. Моның өчен җирле хакимияткә рәхмәт белдерергә кирәк. Әмма дәүләт предприятие чыгымнарының нибары чиреген генә каплый.

)
)
)

Фикерләр

  1. Аноним

    “Бердэмлек”кэ ярдэм итэгэ. Самара татарлары очен хава кебек кирэк газета дип уйлыйм. Татар зыялылара, иганэчелэр эйдэгез проблеманы хэл итик.

  2. Саимэ

    Рәфгать Әһлиуллин газетаны калдырса, кем кулына кала ул?! Бармы достойный кандидатлар?!

  3. Аноним

    Римма Нуретдинова дигэн кызыгыз кайда? Она, наверное, справилась бы.

Фикер калдыру