Җир кешесе ул…

КатегорияКамышлы районы, Өлкә татарлары
Автор Администрация сайта

Камышлы районының Ярмәк җирлегенә кергән Яңа Ярмәк авылының крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Рәфис Мотыйгулла улы Габидуллин белән без басуда очраштык.

- Әгәр дә, Аллаһы Тәгалә язып, һава торышы әйбәт торса, быел уңыш мул булырга охшаган. Уҗым бодае әйбәт кенә  кышлап, башак җыя инде. Ә мин үзем – җир кешесе, җирне яратам, – диде ул канәгатьләнүен яшермичә.

Әйе, туып-үскән авылын, җирне яратучы, хезмәт җимешләренә ихлас күңелдән шөкер итүче кеше генә әйтә ала бу сүз­ләрне.

Авылда колхоз производствосы таркалганчы Рәфис Габидуллин агроном булып эшләп, аз булса да эш тәҗрибәсе туплап калырга өлгерә. Ә инде күмәк хуҗалык таркалгач, егет аптырап, шәһәргә китеп бара. Шау-шу, ыгы-зыгы, бөтенләй белмәгән чит кешеләре белән каршы ала аны таш кала. Билгеле, җан тартмаган нәрсә беркайчан да йөрәккә якын булмый.

- Безне шәһәрдә беркем дә колач җәеп каршы алмый бит. Авылдан азык-төлек килеп тормаса, биредә яшәүләре бик читен. Өстәвенә авыл кешесенә эшнең дә иң авыры, аз акчалысы эләгә.

Шулай бераз шәһәрдә яшәп маташкач, беркөнне йо­кыдан уянып киткәндәй булдым да, туктале, мин соң монда, карт әти-әниемнән ярдәм кө­теп, ни эшләп ятам? Кемгә үч итеп, ни уйлап туган авылымны ташлап китеп бардым соң әле?! Беләгемдә көчем, йөрәгемдә җегәрем булганда туып-үскән ни­ге­земә кайтып, иткә үгезләр үстерә башлыйм. Әгәр дә минем кебекләр авылда  эшләмәсә, кемнәр генә хез­мәт итәр соң анда?! – дип уйладым да, авылыма кайтып төпләндем, - дип әңгәмәбезне дәвам итте Рәфис.

- Татар авылларының киләчәге без – яшьләр кулында. Әгәр дә без гаилә корып, икмәк үстереп, авылда яшәсәк, мәктәпләребез дә ябылмас иде, – дип өстәп куярга да онытмады ул.

Гаиләгә килгәндә, Рәфис белән аның хәләл җефете Эльвираның кызлары Әлмирәгә – 5, уллары Динарга 3 яшь. Шушы яшь гаилә кечкенә ятим Сашаны да куенына сыендырган. Бу баланың аларда тәрбияләнүенә дә берничә ел үтеп киткән инде.

Шушы ягымлы малай миңа да бик ошады. “Мәктәптә яхшы укыйм, бигрәк тә татар телен яратам”, – диде Саша. Ул бер акцентсыз, оста, матур итеп татарча сөйләшә, әти-әнисе, әби-бабасы турында да җылы сүзләр генә әйтте.

Габидуллиннар гаиләсе үзләренә аерым йорт сатып алып, башка чыкканнар. Инде гаражлы, мунчалы хәзерге заманга яраклаштырылган ике катлы йорт төзергә тотынганнар. Шушында ук икмәк салу өчен амбар да булачак.

- Без авыр эштән курыкмыйбыз, бер-беребезне аңлап, киңәшеп эшлибез. Эльвира шәһәрдә туып үссә дә, шәһәр тормышы аны кызыктырмый, авылдагы мул, иркен тормышны ярата төшә, – диде хуҗа.

Ул авылга кайту белән терлек асрый башлый. Иткә үстерергә сатып алган яшь бозауларның бик кыйммәткә төшүен аңлагач, савым сыерлары асрарга керешә. Билгеле, ун баш сыерга азык күп кирәк. Шуңа күрә ул әти-әнисенең, өлкән яшьтәге туганнарының җир пайларын арендага алып, күп итеп печәнен дә, фуражга ашлыгын да үзе үстерә. Былтыр көнбагыш үстереп, аңардан май ясатып, табыш алса, быел әнә уҗым бодае үстерергә алынган.

Аның хуҗалыгында техника да җитәрлек. Сабыйларын һәм хатынын утыртып, кунакка алып барырга дисә, йортында өр-яңа “Приора” машинасы басып тора.

- Аллаһыга шөкер, тынычлап йоклыйбыз, кредитларым юк, налогларны үз вакытында түләп барам, - ди ул.

Хатыны Эльвира­га сыерлар саварга булышу өчен авылдашлары Сиринә Хә­би­буллинаны алган. Ә терлек кара­рга Си­ри­нәнең ире Илгиз яр­дәм итә.

Бәлки, кай­бе­рәү­­ләргә Га­бидул­лин­нар­­­ның тормышы әки­ят­­тәгечә ансат булып тое­­ладыр. Ә бит шушы бай­лыкка, муллыкка ирешер өчен  аларга күпме тырышырга, ял, йокы күрмичә авыр хезмәт башкарырга, көч куярга туры килгән. Моны үзе авылда яшәгән кеше генә аңлый аладыр.

- Әткәй миңа: “Улым яшь чагыңда  вакытыңны бушка уздырма, тырышып эшлә! Шул очракта гына картлык көнеңдә рәхәтләнеп ял итәрсең, аннан соң улың синең юлыңны дәвам итәр, дип киңәш биргән иде”, – дип исенә төшерә Рәфис.

Әйе, халыкта “тырышкан табар, ташка кадак кагар” дигән әйтем бар бит. Ирле-хатынлы Габидуллиннарның тормышы моңа яхшы дәлил булып тора.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

Камышлы районы,

Яңа Ярмәк авылы.

“Бердәмлек”.

Фикер калдыру