Республикакүләм ислам викторинасында 700дән артык бала катнашты

КатегорияДини кызыклы мәгълүмат
Автор Администрация сайта

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге “Зәкят” хәйрия фонды белән берлектә узган ял көннәрендә Болгарның “Ак мәчет”ендә республика күләмендә ислам викторинасын уздырды. Ислам буенча гыйлемнәрен сынарга Татарстанның 45 мөхтәсибәтеннән 700 дән артык бала җыелган иде. 5-9 сыйныф укучылары ике көн дәвамында ярыштылар. Викторина шимбә көнне малайлар, якшәмбедә кызлар арасында узды.

Чарада мөфти урынбасарлары Илдар хәзрәт Баязитов, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, балаларны районнардан оештырып алып килгән район мөхтәсибләре катнашты. Мөхтәрәм дин әһелләре чарага җыелучыларны мөфти исеменнән сәламләделәр һәм балаларга уңышлар теләп, дини гыйлем алырга чакырдылар. Баш казый үзенең чыгышында, бабаларыбызның Ислам дине кабул иткән тарихи җирендә менә шушылай балаларны күпләп җыеп, аларга ислам кыйммәтләрен җиткерүнең яңа бер чарасы барлыкка килүен күркәм бер гамәл буларак билгеләп узды. Шулай ук чарада Спасс районы башлыгы Камил Нугаев та булды.

Җиңүче балаларга “Зәкят” фонды әзерләгән кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук аларга махсус күңел ачу чаралары һәм күркәм мәҗлес тә оештырылган иде, дип яза Диния нәзарәте.

Фикер калдыру