РИИда мөселман журналисты мәктәбе ачыла

КатегорияИл һәм дөнья татарлары, Ил һәм дөнья хәбәрләре, Илдәге һәм дөньядагы дин, Татарстан хәбәрләре, Төп яңалыклар
Автор Администрация сайта

РИИда мөселман журналисты мәктәбе ачыла Мәктәп октябрьдән эшли башлый

 (Казан, 15 сентябрь, “Татар-информ”). Россия ислам институты мөселман журналисты мәктәбенә тыңлаучылар җыя башлады. Аның кысаларында мәктәп укучыларын киләчәктә РИИның “Журналистика” юнәлешенә укырга керү өчен рус теле, әдәбияты, җәмгыять белеменнән БДИ тапшыруга әзерләү күздә тотыла. Дәресләр бушлай үткәрелә, дип хәбәр итә уку йортының матбугат хезмәте.

Мөселман журналисты мәктәбе октябрьдән эшли башлый. Дәресләр киләсе елның маенда төгәлләнәчәк. Укучыларны БДИга РИИ доцентлары әзерләячәк. Шулай ук мәктәп кысаларында журналистика нигезләре буенча да белем бирү планлаштырыла. Бу дәресләр чыгарылышларга журналист белгечлеге белән якыннанрак танышырга һәм иҗади имтиханга әзерләнергә ярдәм итәчәк. Укучыларны интернет-газета редакциясе булдыру, фотоюнәлеш буенча кызыклы мастер-класслар көтә.

Дәресләр атнасына 2 тапкыр кичке якта уздырылыр дип көтелә.

http://tat.tatar-inform.ru

Фикер калдыру