Россия мөслимәләре шурасы Казанда ифтар мәҗлесе үткәрә

КатегорияИлдәге һәм дөньядагы дин
Автор Администрация сайта

Бүген Казанда, Рамазан ае уңаеннан,  ифтар мәҗлесе үткәрелә. Аны “Россия мөслимәләре шурасы” федераль иҗтимагый оешмасы уздыра.

“Татар-информ” МА хәбәрчесенә әлеге оешма рәисе Наилә Җиһаншина белдергәнчә, ифтарда 100 гә якын кеше катнашыр дип көтелә. Алар арасында күп еллар дәвамында ислам нигезләренә өйрәтүче абыстайлар, ислам вузлары, ТР мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчеләре, хәйриячеләр, мөнәҗәтләр башкаручылар, Төркия Республикасының Казандагы генераль консулы Сабри Тунч Ангылы һ.б. катнашачак.

Имам Рөстәм хәзрәт Ясавиев мәҗлес алдыннан изге Рамазан ае турында, бүген генә түгел, ә башка көннәрдә дә изгелек кылырга, юмарт булырга кирәклеге хакында сөйләячәк. Безнең бурыч – кешеләр бер-берсен ишетергә һәм аңларга өйрәнсен өчен, барысын да эшләү. Аллаһ кешегә байлык җибәрә, ул аны ничек сарыф итәчәген сынау өчен бирә”, – диде Наилә Җиһаншина.

Шулай ук бүген кич хәйрия үзәге тормышы авыр хәлдә калган ятим балаларга һәм ялгыз аналарга финанс ярдәме күрсәтәчәк. Бүген бирегә килә алмаучылар янына үзәк вәкилләре, Рамазан ае тәмамланганчы, үзләре барачак.

tat.tatar-inform.ru

Фикер калдыру