Россиядән Төркиягә туристлар агымы һәм сәүдә мөнәсәбәтләре торгызылырга мөмкин

КатегорияИл һәм дөнья татарлары, Ил һәм дөнья хәбәрләре, Татарстан хәбәрләре
Автор Администрация сайта

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургта Россия белән Төркия мөнәсәбәтләрен җайлау мәсьәләләре буенча сөйләшүдә катнаша

(Казан, 9 август, «Татар-информ», Арсений Маврин, Миләүшә Низаметдинова). Санкт-Петербургның Константинов сараенда Россия Президенты Владимир Путин һәм Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган очрашуы бара.

Эшлекле иртәнге аш форматындагы очрашудга икътисад, энергетика, транспорт министрлары, Сирия низагын җайга салу буенча экспертлар, шулай ук төбәк башлыклары кушылды. Дәүләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салу мәсьәләсендә сөйләшүгә кушылганнар арасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та бар.

Киңәйтелгән форматтагы шушы очрашу алдыннан Владимир Путин белән Рәҗәп Эрдоган тар даирәдә очрашып сөйләште. Анда ике дәүләтнең тышкы эшләр министрлары һәм президентлар ярдәмчеләре катнашты. Ул сөйләшү ике сәгатьтән артык вакыт барды, монысы күпме вакытка аласы әлегә билгеле түгел.

Фикер алышуга чыгарылган темалар арасында – туристлар агымын торгызу. Россиянең Төркия курортларының туристик хезмәтләреннән баш тартуы сәбәпле, әлеге ил быел гына да 800 млн АКШ доллары күләмендә акча югалткан. Бу мәсьәлә уңай хәл ителгән очракта, Төркиягә Россия туристларын куркынычсызлык ягыннан тәэмин итәргә тиеш була. Моннан тыш, яклар ике икътисади проект турында фикерләшә: Төркия хәрбиләре Россия бомбардировщигын бәреп төшергәннән соң мөнәсәбәтләр суынганчыга кадәр республика территориясендә Россия проекты буенча атом электр станциясе төзү планлаштырылган иде. Төркия проектны эшләтеп җибәрү яклы. Илләр “Төрек агымы” проекты – Кара диңгез төбеннән газүткәргеч төзү буенча эшләрнең яңадан башлануы белән дә кызыксына.

Тукталачак тагын бер мәсьәләгә – ул сәүдә мөнәсәбәтләрен җанландыру. Дәүләтләр арасында чикләү керткәннән соң, товар әйләнеше рәсми мәгълүматлар буенча гына да 40 процентка кимегән.

Яклар Сириядәге вазгыяьне җайга салу мәсьәләсенә дә тукталырга ниятли. Сөйләшүдә ике яктан да шуның буенча экспертлар катнаша.

Әлегә нинди дә булса килешүләр имзалау планлаштырылмаган. Шулай да, “Россия 24” телеканалындагы коллегалар фаразлавынча, барысы да үзгәрергә мөмкин. Владимир Путин һәм Рәҗәп Тайип Эрдоган очрашуның гомуми нәтиҗәсен уртак матбугат конференциясендә белдерер дип көтелә. Анысы эшлекле иртәнге аштан соң ук була.

(Миләүшә Низаметдинова әзерләде).

http://tat.tatar-inform.ru

 

Фикер калдыру