Рөстәм Миңнеханов: “Барыбызның күңелендә бүгенге Сабан туе матур бәйрәм булып истә калсын”

КатегорияМилли бәйрәмнәребез, Татарстан хәбәрләре
Автор Администрация сайта

Төп бәйрәм мәйданы итеп билгеләнгән Казанның Тынычлык (Мирный) бистәсендәге Каенлыкта Сабан туе кызганнан-кыза бара. Хәзерге вакытта төп мәйданда милли уеннар үзенә бөтереп ала, эстрада йолдызлары, республиканың иҗат коллективлары төрле милләт җыр-биюләрен бүләк итә. Елгыр егетләр баганага менә, берәүләр аркан тартыша, башкалар чүлмәк вата, көянтә-чиләк белән су ташый, капчык бәреп сугыша, баһадир ир-атлар келәмдә милли көрәш спорт төре буенча көч сынаша: бүген 100 дән артык ир-ат батыр исеме өчен көрәшә.

Татар халкының милли бәйрәме ачылышы тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Куркынычсызлык советы секретаре Николай Патрушев, Төркия Республикасы башкаласы Истанбул шәһәре мэры Кадыйр Топбаш, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин һәм башка абруйлы кунаклар катнашты. Сабан туен казанлылар, башкала кунаклары, шулай ук төрле илләрнең куркынычсызлык мәсьәләләре белән шөгыльләнүче югары вәкилләре, V Төбәк һәм милли ММЧ форумы делегатлары, тамаша кыла.

Төп мәйданда бәйрәм татар авылы көнкүреше һәм күп милләтле Татарстан халыклары традицияләре турында матур күренешләр белән театральләштерелгән прологтан башланды. Мәйданда татар, рус телләрендәге җырлар яңгырап торды.

Рөстәм Миңнеханов Казан халкын, башкала кунакларын Татарстан Республикасы җитәкчелеге исеменнән Сабан туе белән тәбрикләде. “Барыбызның күңелендә бүгенге Сабан туе матур бәйрәм булып истә калсын”, – дип Президент бәхет, шатлык, сәламәтлек теләде.

Ул Казан Сабан туен мәркәзебезнең мәртәбәле кунаклары, төрле илләрдән күп санлы делегацияләр тамаша кылуын билгеләп үтте. “Истанбул мэры Кадыйр Топбашка рәхмәт әйтеп узам. Без, Истанбулда вакытта, шәһәрнең нәкъ үзәгендә оештырылган Сабан туе бәйрәмен тамаша кылдык. Бу ике халык арасында яхшы, ихтирамлы мөнәсәбәтләрне күрсәтә. Без бүген спорт, мәдәният, дуслык рухы хөкем сөргән зур мәйданда күңел ачабыз”, – дип төгәлләде Рөстәм Миңнеханов чыгышын.

Илсур Метшин да Казан халкын, шәһәр кунакларын бәйрәм белән тәбрикләде. “Яхшы һава торышы, явып узган шифалы яңгырлар өчен шатлыгыбыз тулып таша”, – дип белдерде шәһәр башлыгы.

Николай Патрушев кичә Казанда куркынычсызлык мәсьәләләре белән шөгыльләнүче 61 илдән югары вәкилләр очрашуы тәмамланганын искәртеп узды. Ул форумда катнашкан затлар исеменнән, Казан шәһәре, Татарстан Республикасы җитәкчелеген яхшы кунакчыл мөнәсәбәт, эшлекле мохит тәэмин итү өчен рәхмәтен җиткерде. “Сабан туе – искиткеч бәйрәм. Бүген бәйрәм шатлыгын 61 ил вәкилләре уртаклаша. Өйләренә кайткач, алар, һичшиксез, Татарстанда кайнаган тормыш, бәйрәм үзенчәлекләре турында сөйләячәк”, – дип белдерде Н. Патрушев.

Истанбул башлыгы Кадыйр Топбаш бәйрәмдә катнашучыларны татарча “исәнмесез” дип сәламләде. “Бәйрәм көнендә биредә сезнең белән булу – үзе зур бәхет”, – дип, ул казанлыларга Истанбул халкы исеменнән ялкынлы сәлам җиткерде.

Кунаклар өчен керә-керешкә үк Татарстанның 11 муниципаль районыннан авыл ишегаллары җәелдерелгән. Арча, Алексеевск, Буа, Биектау, Яшел Үзән, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Нурлат, Теләче, Балык Бистәсе районнарыннан иҗат коллективлары бәйрәм кунакларына республика территориясендә яшәүче халыкларның көнкүреш культурасын, традицияләрен күрсәтә, җыр-биюләре белән дәртләндерә.

Сабан туеның төп ярышы көрәштә 13 авырлык категориясендә җиңүчеләр һәм призерларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. Абсолют авырлык категориясендә җиңүче тәкә һәм “Лада Калина” автомобиле белән бүләкләнәчәк.

Балалар өчен дә күңел ачу чараларын оештыру онытылмаган. Алар балалар Сабан туе мәйданында төрле ярышларда көч сынаша ала. Казан зоопаркы контакт зоопаркын китергән. Балалар пони һәм атларда йөри ала. Шулай ук аниматорлар, балалар өчен төрле аттракционнар, кабартылган батутлар эше оештырылган.

 

Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА

tatar-inform.ru

Фикер калдыру