Рөстәм Миңнеханов: “Татарстанда Санкт-Петербург көннәрен уздыру дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгыта”

КатегорияИл һәм дөнья татарлары, Ил һәм дөнья хәбәрләре, Татарстан хәбәрләре
Автор Администрация сайта

Рөстәм Миңнеханов: "Татарстанда Санкт-Петербург көннәрен уздыру дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгыта"Фото:prav.tatarstan.ru

Санкт-Петербург һәм Татарстан Республикасы хезмәттәшлек юлларын барлый

(Казан, 19 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстанга эш сәфәре белән Санкт-Петербург губернаторы Георгий Полтавченко җитәкчелегендә зур делегация килде. Татарстанга сәфәрләренең төп максаты – Санкт-Петербург һәм Татарстанның бизнес-берләшмәләре арасында хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алышу, эшлекле мөнәсәбәтләрне ныгыту. Бүген кич С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында ТРда Санкт-Петербург көннәре ачылачак. Санкт-Петербург сәнгать осталары концерты булачак.

Казанның “Корстон” комплексында Татарстан һәм Санкт-Петербургның үзара хезмәттәшлеге буенча төбәкара форум узды. Аның нәтиҗәсе буларак, ике як предприятиеләре бер-берсенең продукциясен алмашу мөмкинлекләрен барларга тиеш булачак.

Форум ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул зур делегацияне сәламләүгә шат булуын белдерде. Бүгенге форумның Татарстанда Санкт-Петербург көннәре кысаларында узуын искәртте. “Без хезмәттәшлекне җанландыру, ике як өчен дә кызык булган актуаль проектлар турында фикер алышу, предприятиеләребез арасында туры багланышлар урнаштыру мөмкинлеген югары бәялибез. Санкт-Петербург – безнең стратегик партнер”, – дип, Президент төбәкләр арасында товар әйләнешенең 17 млрд сум тәшкил итүен һәм аны берничә тапкыр арттырырга кирәклеген әйтте.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Петербургка йөк һәм җиңел автомобильләре, комплектлау детальләре, химия һәм нефть химиясе сәнәгате продукциясен, туклану продуктлары, суыткычлар, дәвалау препаратлары юллавын билгеләп узды. Ә Петербургтан республикага шулай ук җиңел машиналар, лифтлар, тракторлар, җиңел сәнәгать һәм азык-төлек сәнәгате продукциясе, лак-буяу материаллары кайтарыла. “Иң мөһиме – безнең күп кенә әйдәп баручы предприятиеләребезнең Санкт-Петербург оешмалары белән эшлекле элемтәләре булуы”, – дип белдерде Президент.

 

Рөстәм Миңнеханов Петербургта ТР вәкиллеге эшләвен, ел саен безнең республика делегациясенең Питерда икътисади форумда катнашуы билгеләп үтте. Ул Петербургтан Казанга машина төзү предприятиеләре вәкилләре, энергетик җиһаз җитештерүчеләр, транспорт, сәүдә компанияләре вәкилләренең килүен белдерде. “Татарстанда партнерлык элемтәләрен киңәйтү мөмкинлеген табачагыгызга ышанам” , – дип мөрәҗәгать итте республика башлыгы кунакларга. Президент бүген яңа төбәкара килешү имзаланачагын әйтте. “Шул рәвешле, ике яклы элемтәләрне үстерү кораллары формалаша”, – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов бүген икътисад үсеше өчен яңа чыганаклар эзләү зарурлыгына басым ясады. “Энергочимал моделенә алмашка акрынлап инновацион үсеш моделе килә. Татарстанның 2030 нче елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясе дә шуңа йөз тота. Без аны төзегәндә Санкт-Петербургтан экспертларны да җәлеп иткән идек”, – диде республика башлыгы.

Президент Кама инновацион территориаль җитештерү кластер территориясендә киңкүләм проектлар гамәлгә ашырылганын билгеләп узды. Якындагы 7 елда бу кластер сәнәгый җитештерү күләмнәрен 3 тапкыр арттырып, 2 трлн сум тәшкил итәчәк, диде ул. Рөстәм Миңнеханов бу юнәлештә Түбән Кама, Яр Чаллы, “Алабуга” махсус зонасына зур өмет баглануын белдерде.

Президент иртәгә делегациянең тагын бер махсус икътисади зона – Иннополиска барачагын хәбәр итте. “Иннополиста бүген 21 резидент бар. Без Россия масштабында IT-үзәк булдыру максатын күздә тотабыз”, – дип ассызыклады ул. Рөстәм Миңнеханов “Химград” технополисы, Кама индустриаль паркының эш куәтен билгеләүче берничә күрсәткечкә тукталды. Ул Кама индустриаль паркы мәйданы бүген 643 мең кв. м булуын билгеләп үтеп, тагын 500 мең кв. м га арттыру, 4 меңләп яңа эш урынын барлыкка китерү ниятләнүен әйтте. Президент IT-паркның Казанда һәм Яр Чаллыда мәйданчыклары булуын билгеләп узды. Анда бүген 145 резидент, 3 мең 314 эш урыны исәпләнә. 8 млрд сумлык подукция җитештерелә.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук муниципаль дәрәҗәдә сәнәгый мәйданчыклар оештырылуын, бүгенге көндә 52 мәйданчык булуын әйтеп узды. 2020 нче елга бу санны икеләтә арттыру фаразлана, диде ул.

Рөстәм Миңнеханов республикада яңа үсеш ноктасы булдырылганын әйтеп, социаль-икътисади үсеше алдан билгеләнгән территория буларак Яр Чаллы моношәһәренә дә тукталды. “Чаллының “КамАЗ” белән бәйле булуын беләсез. Теләсә нинди икътисади каршылыклар шәһәр икътисадына җитди йогынты ясый”, – диде ул. Президент якын елларда республикада җитди транспорт проектлары планлаштырылуын искәртте. “Бу Европа – Көнбатыш Кытай” транспорт коридоры. Ул аннары безнең аша сезгә дә барып җитәр. Свияжск мультимодаль логистика үзәге, һәм, әлбәттә, Мәскәү – Казан тиз йөрешле магистраль төзелеше. Бу проектлар безнең республикага яңа мөмкинлекләр бирә”, – диде республика башлыгы.

Рөстәм Миңнеханов, туризм өлкәсенә тукталып: “Без туризм базарында актив эшлибез. Санкт-Петербургның бу өлкәдә бай тәҗрибәсен һәм зур потенциалын исәпкә алып, туризм безнең хезмәттәшлек өчен өстенлекле булыр дип ышанам”, – диде.

Президент Казанның спорт ягыннан да үсеш алуын билгеләп узды. “Казан, Санкт-Петербург кебек үк, 2018 нче елда футбол буенча Дөнья чемпионатын кабул итәчәк. 2019 нчы елда без һөнәри осталык буенча “ворлдскилдс” чемпионатын кабул итәчәкбез. Бу чараларда тәҗрибә алмашу мөһим”, – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанны Петербург белән үзара отышлы икътисади элемтәләр генә түгел, ә мәдәни, фәнни багланышлар, хәрби-патриотик эш тә берләштерә. Президент Ленинград өлкәсендә татар җәмгыятьләренә күрсәтелгән ярдәм һәм ТР белән үзара мәдәни проектларга теләктәшлек өчен Георгий Полтавченкога аерым рәхмәтен җиткерде. “Без алар белән даими очрашып торабыз һәм шәһәр җитәкчелеге адресына бары тик рәхмәт сүзләре генә ишетәбез”, – диде Р.Миңнеханов. “Татарстанда Санкт-Петербург көннәрен уздыру безнең дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуда мөһим этап булыр дип ышанам” – дип төгәлләде ТР Президенты.

http://tat.tatar-inform.ru

Фикер калдыру