Рөстәм Миңнеханов «Татарстанның эшлекле партнерлары» XIII форумының пленар утырышында катнашты

КатегорияИл һәм дөнья татарлары, Татарлар турында, Татарстан хәбәрләре, Төп яңалыклар
Автор Администрация сайта

1Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстанның эшлекле партнерлары» XIII форумының пленар утырышында катнашты.

Пленар утырыш Чаллыдагы ИТ-паркта узды.

Чарага Россия Федерациясенең 40тан артык төбәгеннән һәм 11 чит илдән 300ләп бизнес-бергәлек һәм милли-мәдәни оешмалар вәкилләре җыелган иде.

Бизнес-форум төбәкара сәүдә-икътисадый һәм мәдәни багланышларны ныгыту максатларында уздырыла. Оештыручысы – Бөтендөнья татар конгрессы, шулай ук эшчәнлеге татар халкын берләштерүгә юнәлгән Бөтендөнья татар эшкуарларына ярдәм күрсәтү ассоциациясе идарәсе.

Искәртәбез, форум беренче мәртәбә 2000 елда уздырылган, аннары кайбер сәбәпләр аркасында берничә ел уздырылмый торган. 2017 елда форум «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә уздырылды.

Быел форумның модераторы – «Милли Шура» рәисе Васил Шәйхразиев.

Форум кысаларында Әстерхан өлкәсеннән, Төмәннән, Нижневартовсктан, Санкт-Петербургтан, Свердлау өлкәсеннән, Башкортостан Республикасыннан, Казахстаннан килгән эшлеклеләр партнерлыкны оештыру, уртак бизнеслар булдыру турында үз тәкъдимнәрен керттеләр.

Форумда катнашучылар шулай ук чыгышларында «Татар халкының үсеше стратегиясе»н булдыру һәм эшләү темасын да күтәрделәр, документ татарларны берләштерүгә ярдәм итәчәк, дип белдерделәр.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов форумда татар телендә чыгыш ясады. Ул, аерым алганда, билгеләп үткәнчә, бүген глобальләшү заманында ана теленә ярдәмнең яңа алымнарын һәм рәвешләрен эзләргә кирәк. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, туган теле, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре кадерле булган һәркем ватандашлары белән хезмәттәшлек өчен көчләрен туплый ала.

Бүген яңгыраган чыгышлар буенча Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, ул кайбер әйтелгән фикерләрне һәм тәкъдимнәрне язып алган.

Фикер калдыру