“Сайра” конкурсына кастинг игълан ителде

КатегорияКызыклы мәгълүмат, Милләттәшләребез тормышы, Татарстан хәбәрләре, Төп яңалыклар
Автор Администрация сайта

0143

 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм “Барс медиа” группасы “Сайра” проектын тормышка ашыру кысаларында татар җыры яшь башкаручылар өчен кастинг игълан китә.

Бу хакта Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итэ.

“Сайра” проекты яшь талантлы җырчылар эзләүне һәм аларны татар эстрада үсешенә җәлеп итү максат белән гамәлгә ашырыла.

Кастинг бүген Яр Чаллы шәһәренең Чаллы дәүләт татар драма театрында, 9 декабрьдә Әлмәтнең Әлмәт татар дәүләт драма театрында, 15 декабрьдә Казанда, С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында узачак.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/08/176689/

Фикер калдыру