Салам-Торхан

КатегорияӘкиятләр
Автор Администрация сайта

Булган, ди, шулай бер Салам-Торхан. Бик ярлы булган бу, җәй көне кырда йоклый икән. Беркөнне моның янына Төлке килә:
— Әй, Салам-Торхан, ди, үтте гомерең, өйләнмәдең дә, ди. Өйләндерәм мин сине. Алып чык шушы авылдан бер тавык, ди, мин сине өйләндерермен, — ди.
Тавыкны алып чыга Салам-Торхан, Төлке ашый. Шуннан Төлке тора да бер шәһәрнең баена китә. Байга керә бу, исәнлек-саулык сораша.
— Бир әле син бер подаука (бер пот әйбер), — ди Төлке. — Сәлам-Торханның бакыр акчаларын амбардан амбарга авыштырырга кирәк, ди, яңа амбар салдыра, искеләрнең өрлекләре сынган, — ди.
Подауканы ала да кич белән кире илтеп бирә байга. Иртәгесен тагын бара.
— Салам-Торхан көмеш тәңкәләрен күчерә, бир әле подаукаңны, — ди. Бай әйтә:
— Миннән дә бай кеше бар икән, агай, ә! — ди. Өченче көнне тагын барып сорый Төлке:
— Бир әле тимер подаукаңны, Салам-Торхан алтыннарын авыштыра, — ди.
Бай тагын аптырый: «Миннән дә бай кеше бар икән», — дип уйлый. Төлке кире китергән саен подауканың читләренә берәр тәңкә кыстырып китерә. Бай аларны кире бирмәкче була. Төлке әйтә:
— һәй, аның өчен берни түгел ул, калсын үзеңдә, — ди.
Шулай подауканы өченче тапкыр китергәндә, бай Төлкене өенә кыстый.
— Минем вакытым юк, —ди Төлке. — Иртәгә минем кодага барасым бар, мин ул егетне өйләндерәм хәзер, аның җәмәгате юк, — ди.
Бай, моны ишеткәч, тагын да кыстый башлый. Байның кызы бар икән.
— Бик озак тотмасаң, кереп чыгармын чыксам, — ди Төлке.
— Озак тотмам, Төлке дус, менә минем кызым бар, шуны димләргә кирәк аңа. Мин сине буш итмәм, — ди бай.
— Ярар, әйтеп карармын, —ди Төлке, — миңа түгел бит, аның күңеле әллә кемдә булуы бар. Риза булса, димләрмен, — ди.
Төлке кайтып китә дә сөйли Салам-Торханга:
— Егет, эш барып чыга, хәзер теге байның кызын алабыз сиңа, — ди. Салам-Торхан әйтә:
— Сөйләмә юкны, ди, кем килсен миңа, ди. Өскә кияргә күлмәк-ыштан булмасын, минем ише хәерчегә кем килсен, — ди.
Төлке әйтә:
— Кайгырма, — ди.
Иртә белән тагын барып җитә бай йортына.
— Ну, Шакир бай, —ди Төлке, — мин тегене бордым. Сөйләшергә килдем, эшне бетереп кайтырга була, — ди.
— Бик рәхмәт, бик яхшы эш, — ди бай.
— Күпме акча, күпме кием-салым сорыйсың, әйт шушында, — ди Төлке.
— Безгә бернәрсә дә кирәкми. Кияү үзебезнеке, безнең бар нәрсә дә бар, — ди бай.
— Ну, алайса, кияү үзеңнеке, — ди Төлке, — яхшы, туйны ни вакытка куябыз?
Бер көнне билгелиләр. Егет шул көнне кызны алып китәргә тиеш була. Шунда Төлке әйтә:
— Без киләсе күперләрегез начаррак икән, аны ныгыттырырга кирәк, — ди. Кода әйтә:
— Аннан күп атлар, күп йөкләр йөри, ватылмас, нык ул күпер, — ди.
— Ярый алайса, ватылмаса, — ди Төлке, — әмма безнең атлар бик зур, арбалар бик авыр, чыдармы икән? — ди.
Төлке кайтып китә хәзер Салам-Торхан янына сөенче алырга.
— Ну, Салам-Торхан дус, эш булды, — ди Төлке, — менә фәлән көнне туйга барырга, җәмәгатьне дә алып кайтырга, — ди.
— Юкка йөрисең, — ди Салам-Торхан, — мин аны алып кайтып кая куйыйм, миңа нигә килсен соң ул, — ди мескен.
— Булгач була инде, булдырабыз, — ди Төлке. Көне килеп җиткәч, китәләр болар икесе җәяүләп.
— Соң мин анда ничек барып керим шушы кием-салым белән, — ди егет, — ул бит бай кеше икән, — ди.
Төлке әйтә:
— Кайгырма, керербез, — ди.
Болар күпергә барып җитәләр. Төлкенең киңәше буенча күперне, сүтеп, агызып җибәрәләр. Төлке Салам-Торханны чишендерә дә, суга кертеп, зирек агачына тотындыра. Төлке тегендә үзе генә барып җитә. хәзер.
— Кода, әйттем бит мин сиңа, күперләреңне төзәттер, дип. Менә монда килгәндә, күпер җимерелеп, кияү суга төште, белмим, исәндерме, юктырмы, — ди Төлке. — Мин, үзем генә коткара алмагач, монда йөгердем, — ди.
Байның кешеләре шунда ук күпер янына чабалар.
— Салам-Торхан! — дип кычкыралар.
Тегеннән Салам-Торхан аваз бирә. Салам-Торханны судан чыгарып, арбага салалар да, төреште-реп, йортка алып кайталар, киендерәләр, ашарга утырталар. Аккан мал өчен бер дә кайгырмыйлар болар.
Төлке әйтә:
— Аның малы бетәрлек түгел, — ди.
Кияү бер дә ашамый. Сыпыргалап, гел киеменә генә карап утыра. Бабасы сорый:
— Нигә кияү бер дә ашамый, гел киеменә генә карап утыра? — ди.
— Ашар иде дә, аның кием-салымы нинди иде бит! — ди Төлке. — Шуны юксына, — ди. Ә Салам-Торханга шыпырт кына әйтә: — Син киемең белән генә булышма инде, аша. Сиздерәсең бит, — ди.
Салам-Торхан ашарга ябыша.
Мәҗлесләр үтә, туй бетә. Төлке, Салам-Торхан белән сөйләшеп, алданрак кайтып китә. «Син фәлән авылдагы фәлән карчыкка кайт, мин шунда фатир алырмын», — ди ул Салам-Торханга. Төлке, юлда кайтканда, ат көтүчеләренә очрый. Анарга әйтә:
— Иртәгә моннан зур түрә үтәчәк, ди. «Кем көтүе?» дип сорасалар, «Салам-Торханныкы» дип әйтегез, алар сезгә күп бүләкләр бирерләр, — ди. Аннан соң сыер көтүчеләрен очратып та шул ук сүзләрне әйтә. Сарык көтүчеләренә дә шул ук сүзләрне кабатлый. Аннары теге авылдагы карчыкка барып керә. Ул бөтен тирә-якка данлыклы бай карчык булган икән.
— Ну, әби, нишлибез? — ди Төлке. — Яу килә, команда килә, нишләрсең, кая барырсың икән? Сине бетереп китәләр бит алар. Булмаса, әби, алар киткәнче коега төшеп тор, алар киткәч, мин сине чыгарырмын, — ди.
Карчык риза була. Төлке аны чиләккә утыртып коега төшерә, нәкъ шул вакыт арканны да кисеп җибәрә. Карчык кое төбенә китә.
Менә Салам-Торхан да хатыны белән юлга чыга. Ата-анасы, туганнары, якыннары әллә ничә ат байлык белән юл тутырып киләләр. Килеп җитәләр юл тирәсендә йөргән ат көтүенә. Сорыйлар:
— Кемнеке бу көтү? — диләр.
— Салам-Торханныкы, — ди көтүчеләр.
— Хатын, — ди бай, — бар икән кияүнең байлыгы. Болар безнең көтүчеләр икән, бүләк бирик, —
ди.
юлар көтүчеләргә күп кенә бүләкләр биреп алга китәләр. Бераз баргач, сыер көтүе очрый.
— Кем көтүе бу?
— Салам-Торханныкы.
— Хатын, бар икән кияүнең байлыгы, — ди бай.
“агын күчтәнәчләр биреп китәләр. Барып җитәләр сарык көтүенә.
— Кем көтүе бу?
— Салам-Торханныкы.
Менә, хатын, без үзебезне бай дип әйтәбез, кияү бездән дә баерак икән, — ди бай.
Тагын бүләкләр чәчеп узып китәләр.
Менә, Салам-Торхан йорты дип, теге карчык өенә барып керәләр болар. Шуннан соң, алып килгән эн нәрсәләрне урнаштырып, ашка-суга тотыналар. Ә анда пешекчеләр бөтенесен әзерләп торган-икән.
(унак булып өч-дүрт кич кунгач, кода белән кодагый кайтып китәләр. Болар хәзер эшне бик яхшы т баралар. Төлке дә шунда бик рәхәт тора. Салам-Торхан Төлкене бик кадерли: «Үлсәң, мин сине ын әрҗәгә салып күмдерермен», — ди.
Берзаман Төлке авырый башлый. Беркөнне иртән күрәләр — Төлке үлгән. Салам-Торхан хезмәт-әрен чакыртып кертә дә Төлкене тау башындагы чокырга илтеп ташларга куша. Хезмәтчеләр кне әрҗәгә салып, өстенә салам төяп, тауга китәләр. Бара торгач, берсе әйтә:
— Пычагың бармы, Төлкене туныйк, — ди. Гөлке бик курка, бик каушый.
Икенчесе әйтә:
— Әй-й, ди, аның белән пычранып йөргәнче, ди, беткәнмени безнең кладовойда төлке тиресе, —
Шулай диләр дә әрҗәне чокырга аударалар.
Төлке чокырдан чыга да Салам-Торхан яши торган йортка кайта.
— Ну, Салам-Торхан, булдырдың, ди, сүзеңдә тордың, алтын әрҗә белән күмдең, — ди. Салам-Торхан бик ояла. Берничә елдан Төлке чыннан да үлә, ышанмыйча, аны өч көн күммичә алар, шуннан соң гына бик зурлап күмәләр. Ә йортка үзләре хуҗа булып калалар.

Фикер калдыру