Салават Фәтхетдинов Илһам Шакировка бюст ачты (ФОТО)

КатегорияИл һәм дөнья татарлары, Ил һәм дөнья хәбәрләре, Кызыклы мәгълүмат, Татарстан хәбәрләре
Автор Администрация сайта

Имештер, “Салават” җыр театры партиясе – СҖТП үз эшчәнлеген чын-чынлап башлап җибәрмәкче. Өстәвенә моннан бер көн элек кенә 27 нче сезоннары башланды, шул уңайдан партиянең дә XXVII съезды көтелә. Җитәкчеләре Салават Зәкиевич кәнәфиендә калырмы-юкмы – анысын съезд делегатлары хәл итәчәк, ди.

Делегатлар – тамашачы, билетлары – мандат кесә­ләрендә. Зал, гадәттә­гечә, шыгрым тулы. Әмма тавыш бирү тыныч кына узмас кебек, җитәкчелеккә дәгъва кылучы, болгатып йөрүче бар, ул хәзерге лидерны җае чыккан саен чеметкә­ләп, ризасызлык белдереп, гаепләп тора, үзен өстен итеп күрсәтергә омтыла. Партия җитәкче­сенә исә һич сынатырга ярамый, өстәвенә юлбашчылары Ил­һам Шакиров­ның таләбе бик катгый: “Җырларга, җыр­ларга һәм җырларга!” Генсекретарь Салават шуннан чыгып үз девизын булдырган: “Кем җырлый белми, шул җыр­ламый”. Тамашага да җыр­чылар менә шушы таләп нигезендә сайлап алына. Салават ул яктан бик уяу: һәр җыр мәгънәле, тәр­бия­ви булырга тиеш, җырчы­ның да итагатьле, сөй­кемле булуы шарт.

Салават үзе бик матур доклад әзерләгән. Әлбәттә, ул – җырлы-моңлы нотык. Тамаша барышында партия җитәкчесе бик тырыша: сәх­нәдән чыгып та тормый диярлек. Репертуарында элеккеге җырлары, халык моңнары өстенлек итә, яңалары да хәтсез. Делегат тамашачыларны үзеннән биз­дермәү өчен тырыша, юлбашчыларына да үтә игъ­­тибарлы. Бюст ачу – ме­нә шуның бер дәлиле. “Доклад” тыңлаучыларга да хөр­мәт хәттин ашкан: шулай булмаса, ике метрлы, йөз килолы, алтмыш яшен тутырып килүче җырчыны чакырыр идеме?! Заманында иҗат эшчәнлекләрен бер­гә башлаган Хәмдүнә, Фирзәр, Альфред, Ядкәр, Та­һир, Илфак, Әлфис һәм башкалар – концерт-та­ма­шаның сүнмәс-сү­релмәс, то­­­ныкмас би­зәкләре. Яшь­ләр дә тәҗ­рибәле сәхнә ос­тала­рының үкчәләренә басып килә.

Салаватның инануынча, Камал театры ул – изге урын. Тамаша-докладта хал­­­кы­быз­га армый-талмый хез­мәт ит­кән сәнгать әһел­ләрен искә алу, аларны яшь буынга аңлату-тө­шендерү максаты да куелган һәм дә бүген халыкка туг­ры хезмәт итүчеләр дә онытылмаган. “Татар җыры, татар моңы туң йөрәк­ләрне дә эретү сәләтенә ия, – ди СҖТП җи­тәкчесе һәм съездга әзер­ләнәбез дигән сылтау белән сәхнәдә бик кызыклы, мәгъ­нәле тамаша барлыкка кил­гән.

Шәхсән минем үземә соң­гы көннәрдә төнге бер­ләргә кадәр барган репе­ти­ция­лә­рен дә күрү насыйп булды. Таләпләр никадәр генә авыр булса да, берәү дә уфтанмады, сыкранмады. ”Са­лават” җыр театрында эшләүчеләр корычтай чыныга. Аның мәктәбен уз­ган кешегә тормыш итү җай­лырак, җи­ңелрәк”, – ди­юлә­рендә хак­лык бик зурдыр. Камал театрындагы тамашадан халык яхшы кәеф, күңел күтәрен­ке­леге белән таралды. Чын иҗат менә шул буладыр инде.

Фото №1

Фото №2

Салават концертыннан ФОТОрепортажны монда карый аласыз.

Фикер калдыру