Самара аэропортына яңа исем билгеләнде

КатегорияИл һәм дөнья хәбәрләре, Төп яңалыклар
Автор Администрация сайта

 

самара аэроп“Россиянең бөек исемнәре” проектына йомгак ясалды, аның кысаларында илнең 45 аэропортына күренекле кешеләр исемнәре биреләчәк. Самараның һава аланын легендар очкыч аппаратлар конструкторы Сергей Королевка багышлап атаячаклар.

 

Тавыш бирү буенча икенче урында – конструктор Николай Кузнецов, өченчедә – Самарада туган режиссер Эльдар Рязанов һәм Тольяттига нигез салучы Василий Татищев иде.

 

Шулай ук “Королев” исемен алу өчен МәскәүнеңВнуковоаэропорты да дәгъва иткән иде, ләкин ул Самарага тавыш буенча оттыра һәм аның исеме буенча карар әлегә кабул ителмәгән.

Фикер калдыру