Самара Җәмигъ мәчетендә «Мәрхәмәтле йөрәк» хәйрия акциясе үтте

КатегорияӨлкә татарлары, Өлкәбездәге дин
Автор Администрация сайта

22 декабрь көнне «Duslar club» иҗади берләшмәсенең инициативасы һәм Самара өлкәсе мөселманнарының Диния назәрәте ярдәме белән Самара Җәмигъ мәчетендә «Мәрхәмәтле йөрәк»хәйрия акциясе үтте. Чараның максаты – мохтаҗларга социаль ярдәм күрсәтү һәм кирәкле әйберләр җыю, шулай ук, яшьләрдә әхлакый сыйфатлар һәм мәрхәмәтлелек тәрбияләү.
Чараны тантаналы рәвештә «Duslar club» иҗади берләшмәсенең активисты Әлфия Кирасирова ачып җибәрде, аннан соң сүз Самара өлкәсе мөселманнары Диния назәрәтенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр һәм яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Радик Рәвгать улы Газизовка бирелде. Ул җыелган яшьләрне сәламләде һәм әлеге чарада катнашырга теләк белдергәннәре, саваплы гамәлләр кылырга әзер булулары өчен аларга рәхмәт сүзләре җиткерде.
Акция ачылу билгесе буларак, һавага йөрәк формасындагы кәгазь фонарь очырылды. Ул үзенә күрә яшьләрнең йөрәкләре ярдәм итү өчен һәрвакыт әзер булуны символлаштыра.
Алга таба акциядә катнашучылар «Нур» мәдрәсәсенә юнәлделәр. Мәдрәсәдә Радик Рәвгать улы 2012 елның маеннан биредә кирәк-яраклар фонды оештырылган булуы һәм мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итергә теләүчеләр әлеге фондка киемнәр, китаплар, уенчыклар , урын-җир кирәк-яраклары китерә алуы турында сөйләде. Шушы вакыт эчендә күп гаиләләргә ярдәм күрсәтелгән, күп кенә балалар һәм үсмерләр өчен социаль үзәкләр, Самара шәһәрендә яшәүче гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәкләре белән хезмәттәшлек җайланган. Моннан тыш, Самара өлкәсе мөселманнарының Диния назәрәте башка шәһәрләр белән дә хезмәттәшлек итә.
Хәйрия акциясе кысаларында яшьләр дә үз өлешен кертте һәм ятимнәр, авыр хәлдә калган гаиләләр, гарипләр өчен әлеге фондка кирәкле әйберләр (кием-салым, урын-җир кирәк-яраклары) алып килде.
Әйберләрне балаларга тапшыргач, акциядә катнашучылар өчен Җәмигъ мәчете буенча экскурсия оештырылды. Аларга 1999 елның 28 ноябрендә ачылган Җәмигъ мәчете турында кыскача белешмә бирделәр. Мәчетнең бинасы хәзерге заман ислам архитектурасы кануннарына туры китереп салынган. Мәчетнең мәйданы 3600 кв.метр, манараның биеклеге 67 метр. Бина эчендәге залларны 750 кв. метрлы Таҗикстаннан кайтарылган келәмнәр бизи. Мәчетнең эчке бизәлеше буенча да әлегә кадәр үзгәртү, яңарту эшләре алып барыла. Шулай ук мәхәллә кешеләре тырышлыгы белән мәчет янында ял итү паркы торгызылды.
Мәчет бинасы үз эченә 5 меңгә якын намаз укучыны сыйдыра ала. Җәмигъ мәчетенең архитектур комплексында “Нур” мәдрәсәсе дә урын ала. Әлеге уку йорты 60 кешегә белем бирергә исәпләнгән.

Кызыклы экскурсия салмак кына чәй эчүгә күчә. Чәй табыны артында “Нур” мәдрәсәсе остазы Сәйфетдин хәзрәт Мурсалимов “хәйриячелек – исламның үзәгендә торучы хәзинәләрнең берсе”, ди. Әлеге сүзләренә дәлил итеп ул Коръәннән күпләгән аятьләр китерде. Чараны оештыручылар үзләре исә: “әлеге акцияне оештырып без шәфкатьлерәк булабыз, чын күңелдән кылынган яхшылык бит бу, хәзерге заман җәмгыятенә шундый эчкерсез ярдәм кулы суза белү җитми бугай, без әлеге акциябез белән шул турыда уйландырыга да җыендык” – диләр.
Әлеге акциядә катнашучыларга теләктәшлек белдәргәннәре һәм оештырулары өчен чиксез рәхмәтемне белдерәсем килә. Яхшылык кылыгыз һәм һәрвакыт йөрәгегез яхшылык белән типсен. “Аллаһы Тәгалә сезгә уңайлыклар, җиңеллекләр бирсен, яхшылыгыгыз арттырылып кайтарылсын. Амин!”

Гузәл Салахова.

Фикер калдыру