Самара мөселманнары Мәүлид бәйрәмен билгеләп үтте

КатегорияӨлкәбездәге дин, “Дуслык” һәм “Ак бәхет” оешмаларының яңалыклары
Автор Администрация сайта

Самара региональ «Дуслык» иҗади-иҗтимагый оешмасы, Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте белән берлектә узган елның февраль аенда мөселманнарның зур бәйрәмен – Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.с.) туган көнен үткәргәннәр иде. Әлеге традицияне дәвам итеп, быел, 25 гыйнварда В.Я. Литвинов исемендәге мәдәният йортында Мәүлид бәйрәме уздырылды. Чараның максаты – милләттәшләребезгә рухи һәм дини тәрбия бирү. Быел да Мәүлидне зурлап билгеләп үттеләр. Бәйрәмгә тамашачылар зал тутырып килгән иде. 

Һиҗри календаренең өченче ае булган, рабигул-әүвәлнең 12 көнендә ислам дөньясы Мәүлид бәйрәмен билгеләп үтә.

Самара өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин  дин кардәшләребезне сәламләп, Мәүлиднең дини-тәрбияви төсмерен искәртеп үтте. Бу көнне мөселман кардәшләребез сәдакалар өләшә, мул табын әзерли диде. Шулай ук, Самара өлкәсе хакимиятенә дә рәхмәтен белдерде.

Тамашачыларны, килгән кунакларны Самара региональ «Дуслык» иҗади иҗтимагый оешмасының президенты Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаев та котлады:

  • Үткән ел без беренче тапкыр бу залда Мәүлид бәйрәмен билгеләп үттек.  Бу сәхнәдә Чувашия Республикасыннан килгән кунаклар да чыгыш ясаган иде. Бу гадәтне без киләчәктә дә дәвам итәргә булдык. Безне әти-әниләребез ислам дине кануннары буенча тәрбияләде. Бүген без, үз чиратыбызда, балаларыбызны да шул тәртип буенча тәрбияләргә тиеш, дип уйлыйм. Моның өчен барлык мөмкинлекләр дә бар.

 

Самара өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин  15 яшь имамга Рәхмәт хатлары тапшырды. Ә Самара региональ «Дуслык» иҗади иҗтимагый оешмасының президенты Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаев түбәндәге яшь имамнарны акчалата бүләкләде:

Имам- ахун, имам- мөхтәсиб Сагдеев Илгизар хәзрәт;

имам- мөхтәсиб Гумеров Ислям хәзрәт;

имам- мөхтәсиб Каримов Абдулла хәзрәт;

Имам- хатыйб Мингачев Габделәхәд хәзрәт;

Имам- хатыйб Сафин Иршат хәзрәт;

Имам- хатыйб Канюкаев Авхадетдин хәзрәт;

Имам-хатыйб Курмаев Наиль хәзрәт;

Мөәзин Гирфанов Ильяс хәзрәт;

Мөәзин Сабиров Ильнур хәзрәт;

Имам- хатыйб Вакказов Расих хәзрәт;

Имам- хатыйб Галиуллин Гумар хәзрәт;

Имам- хатыйб Рамазанов Әнвәр хәзрәт;

Имам- хатыйб Калимуллин Ринат (Мөхаммәд) хәзрәт;

Имам- хатыйб Яруллин Гомәр хәзрәт;

Имам- хатыйб Биктаев Наиль хәзрәт

Самара өлкәсе Губернаторы Николай Иванович Меркушкин исеменнән котлауларны Осипова Надежда Петровна һәм Кирсанов Роман Сергеевич җиткерделәр.

Залда утырган милләттәшләребезне сәламләп, Бөтендөнья татар конгрессы матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Фирдинат кызы Шәйхиева Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Зиннур улы Закировның мөселманнарның төп бәйрәмнәренең берсе – Мәүлид белән котлау сүзләрен әйтте.

Чакырылган кунаклар: “Бәрәкәт” төркеме (Казан шәһәре), Татарстан Республикасының халык артисты Миңгол Вәлиев, Тольятти шәһәре һәм  Иске Ярмәк авылының килгән коллективлар.  “Нур”, “Гали”  мәдрәсәләре шәкертләре елдагыча Мәүлид бәйрәме уңаеннан Мөхәммәд Пәйгамбәрне (с.г.в.с.) зурлап вәгазьләр, догалар, мөнәҗәтләр укыдылар. “Яктылык” мәктәбе укучылары заманча тегелгән мөселман киемнәрен тәкъдим иттеләр.

Өлкәнең имам-мөхтәсибләре Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.с.) тормыш юлы, аның ничек итеп дингә килүе турында сөйләделәр.   Мәүлид бәйрәмендә, гадәттәгечә, сәхнәдән матур салаватлар, Коръән сүрәләре яңгырады. Бәйрәм ике телдә – татар һәм рус телләрендә алып барылды.

 Тамашачылар мондый зур масштаблы бәйрәмне оештыручыларга олы рәхмәтләрен белдерделәр һәм изге теләкләрен җиткерделәр.

Элек Самара шәһәрендә Мәүлид бәйрәмен бу кадәр зурлап үткәргәннәре юк иде әле.

 

Гөлфия КӘРИМОВА

 

Фикерләр

  1. илгизар-хазрят Сагдеев

    Бик матур узды Байрям! Оештручыларга, иганячеляргя Аллахынын рахмятляре яусын! Бигряктя «Барякят»не чакруыгыз мавлидкя барякят китерде!
    Аллахы Раббым килячягебез хаерле булсын!

  2. Аноним

    Спасибо организаторам! Хороший праздник. я первый раз посетил такое мероприятие (мама попросила отвести). я думал что уже совсем обрусел, оказывается еще нет )))

  3. Зиннәт апагыз

    Оештыручыларга Аллахының рәхмәтляре яусын!!! Саулык телим һәрбарчагызга! Бәйрәм искиткеч булды.

Фикер калдыру