Самара өлкә татар “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Рәфгать Нәбиулла улы ӘҺЛИУЛЛИНга!

КатегорияКотлаулар
Автор Администрация сайта

Хөрмәтле Рәфгать әфәнде!

Самара шәһәр «Ак бәхет» иҗади-иҗтимагый оешмасы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне юбилеегыз белән тәбриклим.

Мин Сезнең шәкертегез буларак, тормышыгыздагы, хезмәтегездәге һәм башка юнәлешләрдә булган максатчан гамәлләрегез белән горурланам, ирешкән биеклекләрегезгә сокланам. Мәртәбәле бүләкләрегез Сезнең фидакарьлекне, югары һөнәри осталыгыгызны тагын бер кат раслый.

Бердәмлек” милли басмалар рәтендә иң алдынгыларның берсе булып санала. Газета үз укучыларын тапкан икән һәм инде егерме елдан артык аларны кызыксындырып тора икән, димәк, Сезнең тоткан кыйблагыз туры. Талантлы җитәкче булуыгыз һәм әйдәп баручыга хас сыйфатларыгыз, бетмәс-төкәнмәс энергиягез, эрудиция һәм ихтыяр көчегез әнә шулай һәрвакыт алда барырга мөмкинлек бирә.

Якты ният белән кыласы гамәлләрегез алга таба да күп, җаныгыз тыныч, күңелегез һәрвакыт шулай шат, гаилә иминлегегез нык булсын! Хезмәтегездә яңадан-яңа уңышлар телим!

Самара шәһәр «Ак бәхет» иҗади-иҗтимагый оешмасы рәисе

Р.Р.НУРЕТДИНОВА.

 

Фикер калдыру