Самара өлкә татар “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Рәфгать Нәбиулла улы ӘҺЛИУЛЛИНга!

КатегорияКотлаулар
Автор Администрация сайта

Бу көннәрдә “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Рәфгать Нәбиулла улы Әһлиуллин зур юбилеен билгеләп үтә. Ул Самара өлкәсендә генә түгел, Россиянең татарлар яшәгән төбәкләрендә дә танылып, хөрмәт казанган шәхес.

Рәфгать Нәбиулла улы Самара өлкәсендә татар милләтен күтәрү өчен күп көч куйды. 80нче еллар ахырында, илебездә демократия җилләре исә, милли мәсьәләләр күтәрелә башлаганда татар җанлы милләттәшләребез белән бергәләп өлкә татар “Туган тел” җәмгыятен оештыруда катнашты ул. Җәмгыятьнең беренче эше итеп татарларның рупоры булырлык газета чыгару бурычы куелгач, бу мәсьәлә дә тиз арада хәл ителеп, аның баш мөхәррире итеп Рәфгать Нәбиулла улы Әһлиуллин билгеләнде.

Рәфгать әфәнде! “Бердәмлек” газетасы Сезнең җитәкчелек һәм тырышлык белән чын халык газетасына әверелде. Аның битләрендә халкыбызның тарихы, гореф-гадәтләре, ислам дине, сәнгать һәм сәясәт темалары күтәрелә, бүгенге тормышны күзаллап, киләчәккә туры юл күрсәтелә. Газетага авыллардан һәм шәһәрләрдән даими язып торучы, хәбәрчеләр дә бар, укучылары да күп.

Бердәмлек”, өлкәгә генә түгел, гомумән, бөтен татар дөньсына танылып, күпләр тарафыннан яратып укыла торган газеталарның берсе. Алга таба да шушы туры юлдан барырга насыйп булсын.

Сезгә, Рәфгать әфәнде, озак елларга исәнлек-саулык , хәерле озын гомер, җан тынычлыгы, гаилә бәхете, эшегездә уңышлар телим.

Фәния ШӘФИГУЛЛИНА, күп еллар бергә

эшләгән элеккеге каләмдәшегез.

Мәскәү шәһәре.

* * *

Хөрмәтле каләмдәшебез Рәфгать Нәбиулла улы!

Сезне ихлас күңелдән олы юбилеегыз белән котлап, шушы гомер бәйрәмегезнең мәңге онытылмаслык матур истәлекләр калдыруын телибез!

Без Сезне «Бердәмлек» газетасын оештыручы, 23 ел дәвамында аның баш мөхәррире һәм татар халкының телен, мәдәниятен саклап калу өчен җан аткан күренекле шәхес буларак беләбез.

Һәр чор үзенең заман киртәләрен куя, һәм Сез аларны җиңеп барасыз. Бүгенге көннәрдә дә татар матбугатын нәшер итү – олы ихтирамга лаеклы, рухи ныклык һәм зур җаваплылык таләп итә торган тынгысыз, ләкин ифрат та игелекле хезмәт ул. Халыкка хезмәт итү дип тә атарга була.

Сез һәр башлаган эшегезне тирән фикер йөртеп, җиренә җиткереп башкарасыз, тирә-ягыгыздагы кешеләргә һәрвакыт ихтирамлысыз.

Дөньяның нинди генә борылышлары булмасын, «Бердәмлек» газетасы «Яңа Вакыт» газетасының остазы да, дусты да, киңәшчесе дә булып кала. Рәхмәт Сезгә!

Мөхтәрәм юбиляр, шушы матур бәйрәмегез уңаеннан бездән дә җылы, якты теләкләр кабул итеп алыгыз. Алдагы гомерегезне яраткан эшегездә иҗат итеп, саулыкта-сәламәтлектә, күтәренке кәеф, гаиләгез, дус-ишләрегез белән уздырырга язсын!

Тирән ихтирам белән

Оренбург өлкәсе «Яңа Вакыт» газетасы мөхәррире

Фәннур ГАЙСАРОВ.

* * *

Хөрмәтле Рәфгать Нәбиуллович!

Олы юбилеегыз уңаеннан күңел түреннән чыккан иң изге теләкләрне кабул итегез!

Сез “Бердәмлек”нең чишмә башыннан тотынып, бүгенгәчә рульне нык тотасыз, өлкә татар җәмәгатьчелегенең тормышы газета битләрендә киң яктыртыла, газета – милләт җанлы һәрбер кеше өчен көтеп алган кунак, аны яратып укыйлар һәм монда, һичшиксез, редактор буларак керткән шәхсән өлешегез дәәйтеп бетергесез зур.

Сезгә саулык, тыныч, имин тормыш, эшегездә зур уңышлар телибез, тагы да озак еллар төбәгегездәге татар халкының мөнфәгатьләрен кайгыртып, исән-имин яшәргә һәм эшләргә язсын.

Түбән Новгород өлкәсенең “Туган як” газетасы баш редакторы Олег ӘНДӘРҖАНОВ, газетаның хөрмәтле редакторы Рәүф АБДУЛЛИН һәм барча релакция коллективы.

* * *

Хөрмәтле Рәфгать Нәбиуллович!

Сезне чын күңелдән юбилеегыз белән котлыйбыз. Сезгә сәламәтлекнең ныгын, гомернең озынын телибез. Иҗат ялкыныгыз сүнмәсен, сүрелмәсен.

Татар мәгърифәте диеп,

Күпме сез көч түктегез.

Максат куеп, бик тырышып,

Таулы юллар үттегез.

Җитәкчелек эше җиңел түгел,

Түземлекләр бирсен хезмәттә.

Җыйнап әйтик: бездән изге теләк -

Үтсен гомерегез хөрмәттә.

“Камышлы хәбәрләре” газетасы хезмәткәрләре.


 

 

Фикер калдыру