Самара өлкә татар “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Рәфгать Нәбиулла улы ӘҺЛИУЛЛИНга!

КатегорияКотлаулар
Автор Администрация сайта

Хөрмәтле баш мөхәрриребез һәм остазыбыз!

Сез өлкә татар газетасын ачып, аны 23 ел дәвамында укучыларыбыз өчен кызыклы һәм файдалы итәргә тырышасыз. Юлыгызда нинди генә киртәләр очраса да, ихтыяр көче күрсәтеп, заман җилләренә баш имичә, сынмыйча-сыгылмыйча үз юлыгыз белән атлый бирәсез. Гел шундый булып калырга Ходай насыйп итсен! Сезне чын күңелдән олуг юбилеегыз белән котлап, тагын озак елларга исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, гаилә бәхете, күңел көрлеге һәм каләм хөрлеге телибез.

Эшебездә төп кеше сез,

Җаваплы вазифагыз.

Сезнең белән бергә эшләп,

Һәрвакыт сокланабыз.

Иртә дими, кич димисез,

Ял дигәнне белмисез.

Бүген бәйрәм белән котлап,

Зур уңышлар телибез.

Авырлыклар җиңел үтсен,

Идеяләр тиз килсен.

Эш арбасын тартканда да

Күңелегез шат булсын!

Бердәмлеклеләр.

 

 

Фикер калдыру