Самара өлкә татар “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Рәфгать Нәбиулла улы ӘҺЛИУЛЛИНга

КатегорияКотлаулар
Автор Администрация сайта

Хөрмәтле Рәфгать Нәбиулла улы!

70 яшь – ир-ат өчен тормыш тәҗрибәсе тупланган бер чор. Үз гомерегездә сез шактый авыр, сикәлтәле юллар узып, күпне белеп, күпне кичергән булсагыз да, әле дә иҗатка уралып, Самара өлкә “Бердәмлек” татар газетасын җитәклисез. Карлыгачтан көнне, сандугачтан төнне сорамыйча эшлисез, авырлыкларны җиңеп, үз юлыгыздан тайпылмыйча барасыз.

Киләчәктә дә Сезгә хәерле исәнлек, иҗади уңышлар, гаилә бәхете телибез. Яшәү дәфтәрегезгә озын, тыныч гомер язылсын иде.

Аккан сулар кебек еллар үтә,

Һич туктатып булмый вакытны.

70 яшьлек гомер гомермени?

Яшә, әйдә, тагын җитмешне!

Самара өлкәсенең “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс ШӘКҮРОВ.

Фикер калдыру