Самара өлкәсендә 1.6 миллион кеше гриппка каршы прививка ясаткан

КатегорияКызыклы мәгълүмат
Автор Администрация сайта

привикаСамара өлкәсендә гриппка каршы вакцинация кампаниясе ахырына якынлаша. Прививка ясатырга теләүчеләрне яшәү урыны буенча сырхауханәләргә чакырдылар. Губерна халкының 49,4%ы  гриппка каршы шушы саклану чарасын күргән.

2018 елда Самара өлкәсенә балалар өчен 464 000 доза вакцина алынган, өлкәннәр өчен 1 117 000 доза бирелгән һәм гриппка каршы тагын 6000 доза өчен өлкә бюджеты хисабыннан түләнгән. Декабрь башында табиблар 9098 авыру очрагын теркәгән – шәһәрлеләрдә парагрипп һәм риновирусларны гына түгел, ә дуңгыз һәм Гонконг гриппын да диагнозлаганнар.

Фикер калдыру