Самара өлкәсендә балалар бакчаларына чиратларны бетерергә ниятлиләр

КатегорияТөп яңалыклар
Автор Администрация сайта

детсадСамара өлкәсендә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә чиратлар белән көрәш дәвам итә. Шулай итеп, «Демография» илкүләм проекты кысаларында өлкә җитәкчелеге алдында 3 яшькә кадәрге һәм 3-7 яшьлек нәниләр өчен балалар бакчаларында урыннар булдыру бурычы тора. Мәгълүмати сәясәт департаменты мәгълүматларына караганда, бу ел ахырына 11 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе ачылачак, димәк, 3 яшькә кадәрге балалар өчен 485 урын һәм 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар өчен 2045 урын барлыкка киләчәк.

Киләсе елга планнарда -4740 урынлы тагын 13 балалар бакчасы төзү. Шулай итеп, Самара өлкәсендә «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру балалар бакчаларына, шул исәптән, 3 яшькә кадәрге сабыйлар өчен ясле төркемнәренә, 2022 ел башына чиратны бетерергә мөмкинлек бирәчәк.

Россия Федерациясе Дәүләт Советы президиумының киңәйтелгән утырышын әзерләү буенча семинар-киңәшмә барышында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру һәм аларның төп күрсәткечләренә ирешү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Фикер алышуда Самара өлкәсе губернаторы да катнашты, дип яза “Комсомольская правда”.

Фикер калдыру