Самара региональ “Дуслык” иҗади – иҗтимагый оешмасы волейбол командасы “Халыклар дуслыгы – 2013” дип аталган II региональ ачык турнирда 3 урынны яулады

КатегорияӨлкә татарлары, “Дуслык” һәм “Ак бәхет” оешмаларының яңалыклары
Автор Администрация сайта

16 июнь көнне “МТЛ – Арена” спорт комплексында ир-атлар арасында “Халыклар дуслыгы – 2013” дип аталган II региональ ачык турнир  үткәрелде. Әлеге чараның максаты – милләтара бәйләнешне ныгыту, спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, физкультура һәм спорт белән шөгелләнү өчен уңай шартлар тудыру.

Самара өлкәсе “Дуслык” иҗади – иҗтимагый оешмасы волейбол командасы бу турнирда 3 урынны яулады. Татар оешмасыннан булган бу команданы котлыйбыз һәм  уңышлар телибез.

Самара региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы Вице-Президенты Р.Г.Бадамшин (сулдан уңга),          Самара региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы волейбол командасы капитаны Илнур Маннапов,  Бөтендөнья Татар Конгрессының Бюро әгъзасы, Самара региональ “Дуслык”иҗади-иҗтимагый оешмасы Президенты Ф.Б. Канюкаев

Самара региональ “Дуслык” иҗади – иҗтимагый оешмасы волейбол командасы

Фикерләр

  1. Милләттәш

    Котлыйбыз!!!!

  2. Гулия

    Котлыйм!!!

Фикер калдыру