Самара шәһәренең Спорт сараенда “Боз озату” бәйрәме үтәчәк

КатегорияБелдерүләр, Өлкә татарлары, “Дуслык” һәм “Ак бәхет” оешмаларының яңалыклары
Автор Администрация сайта

Самара региональ «Дуслык» һәм шәһәр “Ак бәхет” иҗади-иҗтимагый оешмалары, Самара хакимияте, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты ярдәмендә татар халкының “Боз озату” дип аталган милли бәйрәме узачак. Ул 30 март көнне Самара шәһәренең Спорт сараенда үтәчәк.

Боз озату” – табигатьнең кышкы йокыдан уянуын, Идел елгасының бозлары күтәрелүне, әйләнә-тирәнең язгы яңаруын тасвирлый.

Бәйрәмдә Россия Федерациясенең, Татарстан Республикасы һәм Самара өлкәсенең танылган шәхесләре катнашуы көтелә. Программага гармун уйнау, мөселман һәм милли киемнәрен тәкъдим итү, тамашачыларга кызыклы, мавыктыргыч уеннар кертелгән.

Хөрмәтле сайтка керүчеләр! Кичәгә әзерлек эшләре башланды. Бүгенге көндә оештыру комитеты туплана. Оештыруда катнашырга теләүчеләр 8-927-74-35-484 телефоны аша үзләренең теләк-фикерләрен җиткерә алалар. Шулай ук, фикерләрегезне сайтта калдырырга да мөмкин.

Фикерләр

  1. Лилия

    Эстрада йолдызларыннын кемнәр була? Хотелось бы узнать побольше информации…

  2. Лилиягә җавап

    http://tatar-duslyk.ru/%D0%B4%D0%B8%D0%BD%D0%B0-%D0%B3%D0%B0%D1%80%D0%B8%D0%BF%D0%BE%D0%B2%D0%B0-%D0%BF%D1%80%D0%B8%D0%B5%D0%B4%D0%B5%D1%82-%D0%B2-%D1%81%D0%B0%D0%BC%D0%B0%D1%80%D1%83/

Фикер калдыру