Самара татар-мөселманнарының эше югары бәяләнде

КатегорияИл һәм дөнья татарлары, Ил һәм дөнья хәбәрләре, Татарстан хәбәрләре, Төп яңалыклар, Өлкә татарлары
Автор Администрация сайта

Болгар жыены ТалибБорынгы бабаларыбызның рәсми рәвештә ислам динен кабул итүе истәлегенә борынгы Болгар шәһәрендә “Изге Болгар җыены” уздырылып килә. Быел анда барган 55 мең мөселман арасында Самара өлкәсеннән дә шактый зур делегация бар иде.
Форум
Башта, 12 – 13 июньдә, Казанның “Корстон” комплексында татар имамнарының “Милли үзенчәлек һәм дин” дип аталган алтынчы бөтенроссия форумы узды. Анда Россиянең 63 регионыннан 900ләп делегат килгән иде. Утырышта Татарстан Республикасы президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Россия мөфтиләр Советы рәисе, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Гайнетдин, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, Рос­сия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин һәм башкалар катнашты.
Форумның беренче көнендә делегатлар секцияләргә бүле­неп эшләделәр. Самара өлкәсенең региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин җитәк­челегендәге Самара делегациясе “Татарларның дини тра­дицияләре: аларны саклау һәм үстерү” мәсьәләләрен тикшерүдә катнашты. Бу секция модераторларының берсе булган Талип хәзрәт Яруллин: “Самара өлкәсендә берничә татар оешмасы булып, алар барысы да мөфтият белән тыгыз элемтәдә эшләгәнлектән, бу теманы яктырту зур кыенлык­лар тудырмады. Икенче көнне пленар утырышта секциянең икенче модераторы Габдулла Әдгамов чыгыш ясаганнан соң, эшебезгә уңай бәя бирелде.
Шуны да билгеләп үтә­сем килә, башка регионнар­дан килгән имамнар Самара өлкәсендәге татар-мө­селман эшләре турында хәбәрдар булып, дин һәм милләтне күтәрү өлкәләрендә эшләгән эшләребезгә соклану белдерделәр.
Бөтендөнья татар конг­рессы баш­карма комитеты рәи­се Ринат Заки­ровның Камышлы һәм Кләүле районнары имам-мөхтәсибе Габдулла хәзрәт Мөхәм­мәткәримне “Та­тар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медале белән, ә Тольятти имамы Ис­лам Гомәровны Рәхмәт ха­ты белән бүләкләве дә шу­шы эшләребез нәтиҗәседер”, – дип сөйләде.
Татарстан президенты ва­зи­фасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ерак араларны якын итеп килгән кунак­ларны сәламләгәннән соң Татар­станның баш казые Җәлил Фазлыевка, Россиянең мөфтиләр советы рәисенең беренче урынбасары Рушан Аббясовка, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәистәше, Сарытау мөфтие Мөкаддәс Бибарсовка, Чувашстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең уку-укыту, яшьләр эшләре буенча урынбасары, “Гөлстан” мәдрәсәсе ректоры Наил Җамалетдиновка һәм Самара өлкәсенең региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллинга Рәхмәт хатлары тапшырды. Анда “Рухи һәм әхлаки традицияләрне үс­терү, конфессияара татулык һәм хезмәттәшлекне үстерүгә һәм ныгытуга керт­кән зур өлеш өчен” дигән сүзләр бар.
Алгарак китеп, шуны да билгеләп үтәсе килә: 14 июньдә, Болгардагы Ак мәчеттә ислам динен тарату эшенә өлеш керткән имамнарны котлау чарасында, Самара Җәмигъ мәчетенең имам-хатыйбы Әү­хәт Фоат улы МИНГАЧЕВны да бүләкләделәр. Ул туксанынчы елларда беренчеләрдән булып Самара өлкәсендә мәд­рәсәләр ачу мәсьәләсен күтәргән кеше. Нәтиҗәдә, Гали авылында мәдрәсә ачыла, мәчетләребезгә имамнар әзерләү, балаларга ислам дине нигезләрен сеңдерү эше башлана. Шуның өчен аңа Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте тарафыннан “Әл игтисам” медале тапшырылды.
Әлбәттә, Россия имамнары форумы кебек зур җыен­да тик мактау һәм зурлау сүзләре генә түгел, тәнкыйть тә яңгырый, проблемалар да күтәрелә. Мәсәлән, Мордовия мәктәпләрендә мөселман кызларына яулык бәйләп йөрүне тыю турындагы закон тәнкыйтьләнде. Бу мәсьәләне хәл итү юлларын эзләргә тәкъдим ителгәч, секцияләрдә эшләгәндә Талип Яруллинның һәм Җәлил Фазлыевның яулыкны дини баш киеме түгел, ә бәлки милли кием, дип атарга кирәктер, дигән тәкъдимнәрен искә төшерделәр. Пленар утырышта бу фикерне күпчелек халык хуплады.
Форумда күтәрелгән иң мөһим мәсьәләләр арасында өммәт эчендәге мөнәсәбәтләр тикшерелде. Радикаль ислам ягына авышучылар була калса, Россиядәге традицион исламның икегә аерылу мөмкинлеге бар. Моны кисәтеп, утырышта Россия мөсел­маннарының доктринасы эшләп чыгарылды.
Күптәнге проблема – ислам динен укыту учреж­дениеләре, татар мәктәп­ләре һәм балалар бакчалары ачу мәсьәләләре дә күтәрелде. Ләкин бөтен урын­нарда да хәл алай начар түгел. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев балаларны мөселман рухында тәрбияләү һәм укытуда Татарстанны үрнәк итеп күрсәтте.
Форумда зур кызыксыну тудырган мәсьәләләрнең берсе – Россиянең 90 процент мәчетләрендә имамнарның карт булуы, ә ислам уку йортларын тәмамлап чыккан яшь имамнарның үзләренә башка, керемлерәк шөгыль табарга тырышуы булды. Форумда катнашучылар ислам уку йортларына тагын да күбрәк укучылар җәлеп итәргә кирәк, дигән карарга килделәр.
Ә бәлки, киресенчә, дингә бирелгән иң асыл егетләрне генә сайлап алырга да, алар укып чыккач, мәчет каршында йорт төзеп бирергә, рәсми хезмәт хакы түләп торырга кирәктер? Аларның күпчелеге хезмәт хакы кечкенә, яшәргә урын булмаганлыктан китә бит.
Сарытау өлкәсе мөфтие Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов татар яшьләрендә үзаң тәр­бияләү мәсьәләсен күтәрде: “Татар кешесе күңеленнән динен, милләтен, телен яисә мәдәниятен аерып алып булмый. Ә хәзерге яшьләрнең күңелендә бушлык. Халкыбызны торгызу, үсеп килүче буын вәкилләрен татар рухында тәрбияләү концепциясен ислам дине нигезендә эшләп чыгарырга кирәк”, – диде ул.
Эш “концепция” сүзенә генә терәлсә икән! Монда “глобализация”, “оптимизация” кебек сүзләрне үз эченә алган хөкүмәт сәясәте дә роль уйный шул. Хөкүмәтнең милләтләрне саклау программасына рус булмаган халыкларның күмәк­ләшеп яшәү урыннарында милли телдә укыту мәсьәләсе катгый куелмаса, халкыбызның руслашып баруын туктатуга концепция генә ярдәм итә алырмы икән?
“Мондый җыеннарда сүз куерту белән генә шөгыль­ләнәбез, конкрет эшләр эш­ләнгәне юк”, – дип, үткән елларда әйтелгән сүзләр дә яңгырады. Бу мәсьәләгә Талип хәзрәт Яуруллинның карашы башкачарак: “Россия имамнарының бергә җыелып сөйләшү урыны булу да бик яхшы гамәл дип саныйм. Без бер-беребездән тәҗрибә ала­быз, үзебезнең авыл һәм шә­һәр­ләребезгә кайткач, күргән, белгән­нәребезне кулла­нырга тырышабыз. Гыйбрәт һәм тәҗрибә өчен генә җыелу да файдага”, – дип комментарий бирде.

Болгар жыены Габдулла

Болгар җыены
Форум тәмам­лангач, имам­нарны зур һәм уңайлы автобусларга утыртып Болгар музей-тыюлыгына алып киттеләр. Анда инде 55 меңләп халык җыелган иде. Болгар шәһәрендәге Ак мәчеттә, Изге Болгар җыенын рәсми ачу тантанасы алдыннан, Россия мөселманнарының социаль доктринасына кул куелды. Аның ярдәмендә Россиядә яшәүче теләсә кайсы дин һәм милләт вәкиленә исламның төп принциплары һәм бәхәс уята торган трактовкалары аң­лаешлы булачак. Документ җәмгыятьтәге әхлак һәм сәламәт яшәү рәвеше, гаилә һәм балалар, ватанпәрвәрлек, экстремистлыкка каршы көрәш мәсьәләләрен, шулай ук, дәүләт һәм дәүләт хезмәтенә, Россия законнарына, башка дин вәкилләренә мөнәсәбәт кебек бик күп мәсьәләләрне колачлый.
Болгар шәһәрчеген тарихи һәйкәл итеп торгызуга бөтен көч-куәтен, тырышлыгын биргән Минтимер Шәрип улы сүзләренә караганда, биредә ислам динен тирәнтен өйрәнү өчен бөтен уңайлыклар да булдырылачак һәм бу эш инде тормышка ашырыла да башлаган. “Бүгенге көн тарихка кереп калачак, бүген Россия мөселманнарының доктринасына кул куелды”, – дип игълан итте ул халыкка.
“Истә калган кадерле мизгелләрнең берсе – Татарстанның элеккеге президенты, ә хәзер президент киңәшчесе булып эшләүче Минтимер Шәймиев белән бергә гыйбадәт кылу булды, – дип сөйли Талип хәзрәт. – Миңа аның белән сөйләшеп торырга да туры килде. Форсаттан файдаланып, Минтимер Шәрип улының президент чагында акыллы һәм басынкы сәясәт алып баруы, татар данын күтәрә алуы өчен рәхмәтләремне җиткердем. Ул үзе дә татар халкының үзаңы күтәрелеп, балаларны татар телендә укырга, сөйләшергә өйрәтә алуыбызга канәгатьлек хисе белдерде. Үзебезнең палаткабыз булуга карамастан, Минтимер Шәрип улы мине дә үзенең 200ләп кеше сыешлы палаткасына алып кереп, барыбызны да бәйрәм сые белән сыйлады. Без моны зур дәрәҗә итеп кабул иттек”.

Артефакт Болгарда сакланачак
Бу көннең истәлекле булып калуы өчен тагын бер зур сәбәп бар бит әле. Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин бер гасырдан артык вакыт Уфада, ә аңа кадәр Истамбулда сакланган Мөхәммәт пәйгамбәрнең өч чәч бөртегенең берсен Татарстан мөфтиятенә тапшырды. Күпләр ТәлгатьТаҗетдинның бу адымын бөек гамәл дип атадылар. Моны ул болай аңлатты:
- 700 еллар чамасы бу урында азан тавышы ишетелмәгән. Ләкин Аллаһы Тәгалә кодрәте белән Бөек Болгар хәрабәләрен торгызып, шушындый матур, чәчәк атып утыручы хәлдә күрергә мөмкин булды. Болгарны, Мәдинә шәһәреннән кала, икенче ислам башкаласы дип атар идем. Пәйгамбәребезнең гәүдәсе Мәдинәдә күмелгән булса, чәче Болгарда саклансын, – дип сөйләде һәм якын киләчәктә биредә ислам академиясе ачылып, илебезнең 7,3 мең мәчетенә укымышлы имамнар тәрбияләнә башлавына ышаныч белдерде.
Болгарның “Ак мәчет” диварына махсус уелма ясалгач, мәчет формасындагы чәч саклагычны шунда куячаклар.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.
Рөстәм Миннеханов Самара өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллинга Рәхмәт хаты тапшырды.
Ринат Закиров Габдулла хәзрәт Мөхәм­мәткәримне “Та­тар миллә­тенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләде.

“Бердәмлек”

Фикер калдыру