Самара татарлары “Боз озату” бәйрәмен уздырды

КатегорияӨлкә татарлары, “Дуслык” һәм “Ак бәхет” оешмаларының яңалыклары
Автор Администрация сайта

30 нчы март көнне Самараның Спорт сараенда татар халкы бергәләп “Боз озату”, ягъни язны каршы алу бәйрәмен билгеләп үтте. Әлеге зур чараны, Самара өлкәсе хакимияте һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты фатыйхасы белән, Самара өлкәсе “Дуслык” иҗтимагый иҗади оешмасы оештырды.
Халкыбызда бик матур бәйрәм йолалары  сакланып, милләтебезне рухи яктан баетып, җанын чисталап, дәвалап, буыннарны тоташтырып тора. Шул йолаларыбызның берсе – “Боз озату” йоласын борынгы бабаларыбыз юкка гына уйлап тапмаганнар. Аннан сихәт, зур чистарынулар күргәннәрдер. “Боз озату” йола бәйрәме борынгы бабаларыбыз мирасы кабат халкыбызга әйләнеп кайтты. Әлеге тамашаны Чувашиянең Урмай авылыннан “Мишәр” эстрада–фольклор ансамбле сәхнәләштереп бәйрәмгә җыелган халыкка тәкъдим итте. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит Гыйбатдинов куйган күренешне  Самара халкы бик җылы кабул итте.  Әлбәттә, “Мишәр” ансамбле белән белән бергә Оренбург өлкәсенең Әсәкәй районыннан “Ялан” яшьләр бию ансамбле һәм Самара өлкәсенең  Камышлы районы р Иске Ярмәк авылыннан “Ак каен” фольклор ансамбле дә кушылды.
5 мең кеше сыешлы зал шыгрым тулы иде. Бу чарага Самара өлкәсенең тирә-күрше шәһәрләреннән, татар авылларыннан, шулай ук Оренбург өлкәсеннән, Чувашия Республикасыннан, Мәскәүдән дә милләттәшләребез килгән иде.  Бәйрәмгә җыелган халыкны Самара өлкәсе “Дуслык” иҗтимагый иҗади оешмасы җитәкчесе, әлеге тантананың төп оештыручысы, иганәчесе,  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бюросы әгъзасы Фәхретдин Канюкаев котлады.  Аннан сәхнәгә  Самара Губернасы Думасы рәисе Виктор Сазонов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев, шулай ук өлкә хакимияте,  шәһәр җитәкчеләре  сәламләде.
Бәйрәм концертын Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәләхов һәм “Татарстан Яңа  гасыр” телевидениесеннән Замирә Гәрәева алып барды. Ә сәхнә түрендә  “Казан” бию ансамбле, Татарстанның халык артисты Равил Харисов, Рөстәм Вәлиев,  Татарстанның атказанган артистлары Резидә Шәрәфиева, Вил Усманов, Рөстәм Закиров, ИлСаф,  җырчы Гүзәл Җәләлова булды. Мәскәүдән килгән Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты Наилә Фатехованың чыгышын да алкышларга күмделәр.  Самара шәһәренең “Яктылык” мәктәбе укучылары чыгышын да яратып кабул иттеләр. Россиянең халык артисты Надежда Бабкина һәм “Русская песня” ансамбле “Боз озату” тамашасына җыелган  тамашачыга халкыбызның “Тала, тала”  җырын да бүләк иттеләр. Россия күләмендә узган “Голос” телевизион җыр бәйгесе җиңүчесе, Россиянең иң шәп тавышы исемен йөртүче,  күпме татар кешесенең җанына милли горурлык орлыклары  салучы, Евроведение халыкара җыр бәйгесендә Россия данын яклаячак татар кызы – Татарстанның атказанган артисты Динә Гарипова бәйрәмнең бизәге булды.
Фойеда көн дәвамында Татарстаннан килгән һөнәр осталары үз эшләрен тәкъдим иттеләр, сәүдә күргәзмәсе эшләде, җыр-моңнар яңгырап торды.  Бәйрәмгә җыелган халык соңыннан, оештыручыларга чын күңелдән рәхмәт әйтеп, таралды.

Гөлназ ШӘЙХИ

tatar-inform.ru

Фикер калдыру